«ИЗГЕ ЯЛГАН» (повестьның ахыры)
– Хәтерлисеңме, син: «Кайда тыныч икән?» – дидең. Тау куышында тыныч. Мин очлы таягымны сөйрәп ауга киткәндә, син учактагы утны сүндермичә сакларсың, яме, әни? «Һәйкәл» дерт итте. «Һәйкәл» җанланды: – Ярар, улым…
8
...Әхсәнә аның курткасын чөйгә элде.
– И әти, әти, өстең җеп-юеш! Йә, Карамалыда ни хәлләр? Дусларың
Сәгыйдәттәй, Гөлинә исән-саулармы? Айтуганнан хәбәр бармы? Алар турында сөйләп, мине дә хафаландырдың. Үземнеке генә әз иде, әти.
Хейтерлар мине пычрата. Имеш, мин – булдыксыз блогер кисәге. Һәр
видеоны мыскыллап, комментарий язалар. Әгәр ызгыш-талаш күрсәтсәм,
болай тешләшмәсләр иде. Ә мин әхлаксыз әйберләргә алынмыйм. Чөнки
синең тәрбия! Тыңлыйсыңмы, әти?
Тыңлый. Нишләп бөтенесе дә берьюлы сөйли? Әхсәнә, Сәгыйдә карчык,
Айтуган, Гөлинә, Сабит, Әхтәм...
– Әти, әти! – Арадан кызының тавышы аермачык ишетелгәч, ул күзен
ачты...
– Аллага шөкер, уяндың, әти!
– Йокладыммыни?
– Җиде көн реанимациядә аңсыз яттың, әти! Хастаханәдә син. Табиблар
икенче тапкыр коткарды, өченчесендә ярдәм өлгермәскә мөмкин, әти!
– Кеше бер генә туа, бер генә үлә, кызым. Яңгыр һаман коямы?
– Коймый, җир шытырдап кипте. Хәлеңне белергә каләмдәшләрең
килгән иде. Газинур, Зәйдулла, Марсель, Рөстәм, Вакыйфлар. Яраталар
үзеңне.
– Яратмыйлар, хөрмәт итәләр.
– Ә менә чибәр генә бер ханым коридорда елап утырды. Шәкерте
Нәкыйбә мин ди.
– Артыңнан яшь кызлар елап калса, үлсәң дә үкенмәссең, – диде
Галишан, уен-көлкегә борып.
– Әнине көнләштермә, әти!
Түшәм-диварлары акшарланган палатада җан кысыла иде:
– Кызым, телефонымны бир!
– Өйдә ул. Сиңа телефон турында онытырга кирәк.
Ул, терсәгенә таянып, башын күтәрде:
– Кушканны эшлә, Әхсәнә! Киемнәрне дә китер!
«Өченчесендә ярдәм өлгермәскә мөмкин...» Дөнья чабуыңнан тартып
җибәрмәсә – өлгерерләр. Ниндидер бер җиңеллек тоеп, караваттан төште
Галишан. Палатаның зур тәрәзәсен йөзе белән тутырып, кояш көлә. Үртәп
көлә: «Йа, картлач, йөрәгеңә төягән йөгең белән таудан менгәндә, аска
тәгәрәдеңме?» Тәгәрәмәде, зәгыйфь кенә үләнгә тотынып калды. Көч җыяр
да тагын өскә үрмәләр. Яшәү – ул тоташ көрәш.
Капчык белән киемнәрен китергәч кисәтте кызы:
– Телефоныңны кабызма, әти! Сиңа борчылырга ярамый. Баш табиб
тагын биш-алты көн рәтлисе ди сине. Мин ике сәгатьтән киләм, яме?
Үзе авырса да, кирелеге сау-сәламәт иде. Сүнгән телефон «терелде».
Гөлинәдән ун шылтырату, Сабиттан... «Энемне таптым, унсигезендә
авылда җирлибез. Үтенеп-гозерләп сорыйм, Галишан абый, матәм чарасына
кайтыгыз».
Бүген ничәсе? Ничәсе бүген?! Егермесе! Ник әз генә сабыр итмәдең,
ник иртәгә-берсекөнгә шартлап ярылмадың, йөрәк?
Нәрсә салды, нәрсә киде – аңышмады Галишан.
...Урман артында көткән Сабит, башын иеп кенә:
– Озаттык. Зурлап. Погонлы абзыйлар да килде, – диде. – Өч яралы
иптәшен коткарган, ә үзе... Кабахәт мин, битемә төкерегез, Фаязов абый!
«Бөтенегезгә дә төкерек җитмәс, энем. Хәтта ил төкереге дә җитмәс».
– Йортта ни хәлләр?
– Йорттамы? Сәгыйдә әби телдән язды. Ләм-мим. Беркемгә дә,
бернәрсәгә дә реакциясе юк. Карамалыда Фидан абый балачагында еланнан
өркеп, телсез калды. Ым белән генә аңлатыр иде. Ишетә, җавап бирми. Тәки
телсез килеш картаеп үлде. Сәгыйдә әби дә аның кебек булмасмы икән?
«Ым» белән генә яшәткән заман. Җир тулы «фиданнар». Галишан да –
шуларның берсе.
Ул сусыз гына әче дару чәйнәде. Авыз бөреште.
– Иртәгә абыйның рухына мәчеттә укытабыз. Зинһар, китмәгез, Фаязов
абый!
...Зур капка ачык иде. Урам җиле ишегалдындагы бауга элгән
эскәтерләрне җилфердәтә. Гөлинәнең күз яшенә манып юылган керләр
Айтуганның «өчесе»нә хәтле кибәрме икән? Кабат чылатыр кыз аларны,
кабат-кабат.
«Фәрештә», ыңгырашып, аның күкрәгенә капланды:
– Яраткан кешем салкын җир куенында. Кияүгә чыкмаган килеш тол
мин. Хыялымдагы балаларым да ятим. Сәгыйдә әби – тере мәет, икенче
тәүлек ашамый-эчми, сөйләшми, акылга җиңеләйде, ахры. Әйт, ничекләр
түзик, язучы абый, әйт!
Йә, нәрсә әйтерсең икән изге ялган корбаны? Карават читендә
хәсрәтеннән таш һәйкәлгә әйләнеп телдән язган карчыкны йомшартырлык
сүз бармы ул дөньяда? Тап син аны, тап!
Өзми-куймый, Әхсәнә шалтыратты:
– Әти, хастаханәдән кайттыңмы? Акланма, тыңла гына. Аңладым инде,
үзеңнең кагыйдәң буенча уйнамасаң, изеп-сытачаклар. Мин бүгеннән
блогер түгел, кире мәктәпкә кайтам, әти!
Каләме белән хан сарайлары салдырган, диңгез-океаннарда караблар
йөздергән, чүлдә гөлләр үстерткән, җиде кат җирнең серенә төшендергән,
уйландырган-хыялландырган, яраттырган-нәфрәтләндергән, сөендергән-
көендергән язучы бер сүзгә корыганмы?
Галишан, карчыкның каршына тезләнеп, ябык кулыннан сыйпады. Нәкъ
әнисе... Аның да авыр эштә эшли-эшли бармаклары кәкрәйгән иде. Нәрсә
әйтергә, йә? Чынбарлык белән чагыштырганда хыялдан яралган әкиятләрдә
хакыйкый дөреслек күбрәк. Аңа кеше ышанмастай әйберләр турында язма
диләр. Сез язмагыз, ә ул яза. Сез «урман әкияте»ндәге хәлләр уйдырма
гына дип алданып яшәгез, яшә!
– Хәтерлисеңме, син: «Кайда тыныч икән?» – дидең. Тау куышында
тыныч. Мин очлы таягымны сөйрәп ауга киткәндә, син учактагы утны
сүндермичә сакларсың, яме, әни?
«Һәйкәл» дерт итте. «Һәйкәл» җанланды:
– Ярар, улым…
Тәмам.
«КУ» 01, 2025
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев