Ватаным өчен
Бөек җыр ул – Бөек Ватан өчен Сугыш кырларында үлүе.
Совет чоры татар поэзиясенең күренекле вәкиле Фатих Кәрим (Фатих Әхмәтвәли
улы Кәримов) 1909 елның 9 гыйнварында Россиянең элекке Уфа губернасы Бәләбәй
өязе (хәзерге Башкортстан Республикасының Бишбүләк районы) Ает авылында
мулла гаиләсендә туа. 1945 елның 19 февралендә, Көнчыгыш Пруссиядәге соңгы
сугышларның берсендә һәлак була.
Бәлки, бу хат соңгы хатым булыр,
Иң дәһшәтле утка керәмен,
Шулай була калса, кояшны да
Бүген соңгы тапкыр күрәмен.
Мин сугышка керсәм, дошманымның
Йөрәгенә төзәп атамын;
Үзем үлсәм, балаларым кала
Минем гомерем булып, Ватаным.
Кала дөнья, кала бар матурлык,
Ал чәчәкләр кала болында,
Чәчәкләргә төренеп, эзем кала,
Җырым кала үткән юлымда.
Үләм икән, үкенечле түгел
Бу үлемнең миңа килүе,
Бөек җыр ул – Бөек Ватан өчен
Сугыш кырларында үлүе.
1942.
«КУ» 01, 2025
Фото: unsplash
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев