Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Сердәш каен

Серләремне сөйлим каен кызга, Аның да бит сердәш яры юк.

Күл буенда ялгыз каен кызы,
Тибрәнә ул иртән җилләрдә.
Кемне көтә икән, нигә килми
Сөйгән яры аның, көткәндә?
Каен кызы чакыра үз янына,
Күңел һаман шунда ашыга.
Зөһрә йолдыз якты нурын сибеп,
Юл яктырта чибәр сылуга.
Һәркөн саен киләм күл буена,
Бәлки килер диеп сөйгәнем.
Шашкын йөрәк ярсып-ярсып тибә,
Өзгәләнә минем үзәгем.
Тик нигәдер килми сөйгән ярым,
Мәхәббәтем янды утларда.
Нигә шулай кырыс булдың, язмыш,
Аердың син безне язларда?!
Айлар, еллар уза, каен кызы
Һаман ялгыз, һаман пары юк.
Серләремне сөйлим каен кызга,
Аның да бит сердәш яры юк.


Филсинә КОРБАНГАЛИЕВА.

 

«КУ» 01, 2025

Фото: unsplash

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев