Логотип Казан Утлары
Повесть

«ИЗГЕ» ЯЛГАН (повестьның дәвамы)

Ак Кирмән диварларына явыз Иван гаскәре белән көрәшкәндә чәчрәгән бабаларның каны әле дә сөртелмәгән кебек. Йөрәкнең кай нүешеннән бәреп чыга соң бу ачы нәфрәт?! Биш гасырга якын вакыт узган... Ә сигезенче- тугызынчы буын баласы Галишанның һаман хәтер капкасы ачык...

(Әсәрне башыннан укыгыз)

2
Башта фатирга кайтып, өс киемен алмаштырыр. Аның өчен «зур
урындагы кеше» беркем дә түгел. Адәмнең зурлыгы урындык белән
үлчәнми.
Ак Кирмән диварларына явыз Иван гаскәре белән көрәшкәндә чәчрәгән
бабаларның каны әле дә сөртелмәгән кебек. Йөрәкнең кай нүешеннән бәреп
чыга соң бу ачы нәфрәт?! Биш гасырга якын вакыт узган... Ә сигезенче-
тугызынчы буын баласы Галишанның һаман хәтер капкасы ачык... Актан киенәсе... Белгән догаларны укып керәсе... Шаһитлар рухына... Киемгә
кытлык юк, шкаф тулы кием. Кызы Әхсәнә гардеробын ай саен яңарта.
Германиядән дә җибәрәләр чүпрәк-чапрак. Бер гомердә генә тузмый алар.
Исраф. Кичәгесен ташла да яңасын ки. Картлык күлмәге генә салынмый,
анысы еллар белән тукылып-тегелеп, купмаслык иттереп тәненә береккән.
Болай аңа ап-ак чәче дә, түгәрәк сакалы да килешә тагы. Кайчандыр «уклау
йоткан» төп-төз гәүдәсе, сорау билгесе сыман әз генә аска бөгелде, әмма
бу бөкрәю дә килешә.
Пеләшләнгән акыллы галимнәр: «Бәндәгә кырык ел гомер
тәгаенләнгән», – диләр. Ә бусы Галишанның ачышы түгел, бары тик шушы
фикерне сүтеп-җыеп, аң иләге аша иләргә маташу гына: «кырык яшеңне
бәйрәм итәргә ярамый», имеш. Бу әнә шул «ачышлар»га бер дәлил дә
кебек. Һәр нәрсәнең куллану вакыты, ягъни срогы бар. Фәлән сәгатьтән
соң сөт әчи, ипи сөрси, көнкүреш техникасына килсәк – телевизор искерә,
суыткыч туза. Кеше организмында да яши-яши котылгысыз үзгәрешләр
башлана. Аның каһарманы – куыштагы кыргый илле ягына табан авышмас.
Шушы ук «пеләшләр», кырыкның чиген узып гомерегезне озайтам дисәгез,
ялкауланмагыз, баш миен эшләтегез ди. Китап укы, шигырь ятла, телләр
өйрән, табышмак чиш. Гади, әмма файдалы «биремнәр». Мәктәп балалары
белән очрашуда Галишан әлеге киңәшләрне кабатлагач (чын күңелдән!) зал
пырык-пырык көлгән иде. «Вәт борынгы абый, бүген «баш мие» аларның
кулындагы телефонда, анда бөтен сорауларга җавап бар!»
Мәктәптән ул бик борчылып, мыжык карт кебек үзалдына сөйләнеп
кайтты. «Роботлар» буыны үсә. Уйлап интекмиләр, «шайтан тартмасы»ннан
җаны теләгән мәгълүматны алалар. Тапкырлау таблицасын яттан белмиләр,
калькулятор белән кушалар-тапкырлыйлар. Алгарыш диләр, арткарыш бу!»
Әмма ул үз эчендә генә буран дулата, чөнки ажгырып чапкан тимер
тәгәрмәчле замана машинасы язучы Фаязов каядыр тәнкыйтьләде, каядыр
күсәк белән орды дип кенә тизлекне киметмәячәк иде. Әти кеше еш кына
укытучы кызы белән бәхәсләшә, хәер, ул бәхәс тә түгел, йомшак кына кара-
каршы әйтешү. Әхсәнә – әнә шул «замана машинасы»ның пассажиры, ә
Галишан – җиккән ат арбасында барган юлчы. Кызы:
– Әти, әнә Кадим абый, синең яшьтәшең, ул да бит совет чоры кешесе.
Ничек яраклашты син өнәмәгән заманга, – дип каты бәрелмичә генә
әрләгәндә Галишан елмая гына иде:
– Кадим кордаш җитез, аягына тиз киенде, ә синең әтиең озаграк
мышкылдады. Ул арада заманагыз чиген ябып та куйды. Калдым мин аргы
ярда, кызым.
Соңгы көннәрдә Әхсәнә «бәйләнми» – мәктәптән соң каядыр китә
дә югала. Ай ярымнан җәйге каникуллар, ул ял хәстәренә кыштан ук
әзерләнер: йә сәяхәткә, йә диңгезгә җыеныр, самолётка билет юнәтер иде,
ни гаҗәп, быел пошмый кыз. Берәр егет-мазар белән таныштымы? Һәр кич
күрешәләрме? Майлы ботка тиз туйдырмасмы?
Ишектән чыкканда гына (озын гомерле булыр!), Әхсәнә кайтты.
– Сусадым, эссе, – диде кыз, кулы белән битен җилләтеп. – Әти, болай
киенеп-ясанып кая барасың? Ак күлмәктән, кара чалбардан! Прәм егет
солтаны!

– Берәүнең йомышын йомышлыйм, кызым.
Әхсәнә җитәкләп диярлек аны диванга кертеп утыртты.
– Чү әле, чү, әти! Миндәге яңалыкларны тыңла башта. Мәктәптән китәм
мин, әти.
Галишан сагайды.
– Директор белән әрләштеңме? Синең телең минекеннән дә үткенрәк.
– Юк ла, ул мине гел үрнәк итеп куя. Нәрсә диим икән? – Кызы җавап
эзләгәндәй түшәмгә текәлде. – Авыр бүген укытулары. Кырык ата баласында
кырык төрле холык. Һәрберсендә телефон, дәрестә тәртипсезләнсәләр,
кисәтергә ярамый. Кырын карасаң да видеога төшерәләр. Аннары әти-
әниләре: «Балама юри каныга» дип жалу яза. Сезнең чор бүтәнрәк, әти.
Малай-шалай шукланса, укытучы кулындагы указка белән җилкә чокырына
тамызган. Әгәр инде өйдәгеләргә зарлансагыз, әтиегез: «Мөгаллимәне
ачуландырма», – дип, тагын берне өстәгән.
– Баланы кыйнап-сугып тәрбияләмиләр, кызым. Зур ялгышлык ул.
– Ә сез бит барыбер укытучыларыгызны яраткансыз. Бүген дә аларны
сагынасыз! Этнең койрыгын кем кисә, шул яхшы, әйеме, әти?
– Андый тәрбия дөрес түгел, – диде Галишан һәм катгый рәвештә: –
Синең дә мәктәптән китүең дә дөрес түгел! – диде.
Әхсәнәнең күзе шарланды:
– Әти, әти, нишлисең, ә? Син җитәкләп балалар бакчасына илткән
кыз күптән буй үсте! Ул үз язмышына үзе хуҗа. Тормышымны өр-яңадан
үзгәртәм. Коуч курсына язылдым. Коуч үзеңнең мөмкинлегеңне ачыклап,
максатыңа ирешергә өйрәтә.
– Коуч, кушуч. – Галишан рифма тезде. – Йә, шуннан?
– Шәхси эшемне ачам. Әнә күпме таныш-белеш челтәрле бизнеста
катнаша. Биокушылмалар, буяну-бизәнү әйберләре сатып, тәмам баедылар.
Өчесе кечкенә фатирлардан коттеджларга күчте.
Үскән икән шул, буй җитмәслек дәрәҗәдә үскән кыз. Хәзер ул синең
кулыңа тотынып атламый, кәкреме-бөкреме, хәзер аның үз сукмагы. Монда
нотык уку файдасыз. Алай да әти кеше ризасыз гына:
– Безнең нәселдә алтыга алып бишкә сатучылар булды. Уңмады берсе
дә. Сәүдәдә без булдыксыз. «Челтәрлеләр» көтүенә адашкан сарык бәрәне
төсле иярмә, кызым, – диде.
– Ә кем сата, ди, әле! Котла, мин видеоблогер, әти! Беләсеңме, нинди
шәп кәсеп ул? Кызык-мызык төшереп, видеоконтент аша җибәрәсең. Миңа
меңәрләгән кеше язылса, көненә биш мең! Шуны утызга тапкырласаң, аена
йөз илле мең! Аудиториям күбәйгән саен, керемем дә артачак. Миңа реклама
да бирәчәкләр. Котла инде, әти! Сиңа да өлеш тиячәк: өч томлыгыңның
спонсоры Әхсәнә Фаязова дип сана.
Тавык төшенә тары керсә, язучы төштә генәме, өнендә дә китап дип
саташа. Кайда сез, илһамлы еллар?! Иҗат табасында берсеннән-берсе
шәбрәк әсәрләр пешә һәм суынырга да өлгерми, укучы аны «ашап» бетерә.
Чын мәгънәсендә рухи азык итеп ашый, кибет киштәләре бик тиз бушый
иде. Әйе, бар иде шундый еллар. Алар каядыр су кебек акты, акты, акты...
Башта пот сыман түрдәге почмакка кунаклаган телевизорга алданды адәм,
чит ил сериалларындагы геройларны жәлләп, күз яше түкте ул. Ә үзенең тормышы кол Изауралардан да кызганычрак иде. «Бер күзле шайтан»ны
алыштырган гаджет, смартфон, айфон ише тагын да кәттәрәк алдавычлар
китаплардагы сүз тәмен, сүз кодрәтен бетерде. «Китап шулай әйтә», –
димиләр хәзер, «Интернеттан укыдым», – диләр. Галишан алай ук «искелек
калдыгы» түгел, кирәк, телефоны да кирәк. Ләкин ул адәм баласын роботка
әйләндермәсен иде.
– Әти, нигә уйга чумдың әле?
Әхсәнә аны җиңеннән тартып «уятты».
– Ә? Томнар дисеңме? Алар яңа әсәрләрдән туплана. Мондый буталчык
заманда нәрсә язасың?
– Бик рәхәт заман, әти. Һичьюгы элек ничек яшәдегез, шулар турында
истәлекләр яз. Казанда җомга-якшәмбе бер дежур даруханә эшли, без
авырсак, сез әни белән шуны эзләп чаба идегез. Бүген, әнә, безнең урамда
гына алар сигезәү, чыгарга иренсәң – телефоннан заказ биреп, өеңә китерт.
Кибетләрдә икешәр сәгать зәңгәрләнгән тавык белән ярты кило ак майга
чират торуларыгызны сурәтлә!
– Мин дә санадым, кызым. Бишесе безнең йорт тирәсендә генә. Тик
аларда акбурдан әвәләгән ясалма төймәләр генә. Супермаркетлар да дүртәү.
Без элгәре чын сөттән аерткан каймак ашадык, зәңгәрләнгән тавык дигәнең
дә антибиотик кадап кабартылмаган табигый кош ите иде. Чиратмы?
Дуслашып туганлаша идек без ул чиратларда. Дөньядагы хәлләрне дә
шунда ишетә идек.
Аның дәлилләре көчле идеме, әллә «искелек калдыгы» белән бәхәсләшү
мәгънәсезлек икәнен аңладымы, Әхсәнә:
– Сүз көрәштермик сәнә, әти, – диде. – Алайса, бу тәкъдимемә колак
сал. Язучыларның мәктәпләрдә укучылар белән аралашуы сирәгәйде.
Без укыганда атна саен киләләр иде. Кызык иде безгә, әдипләрнең
исемнәренә хәтле хәтердә кала иде. Бүген тугызынчы сыйныфтагы малай
иншасында: «Тукай Чапаев дивизиясендә сугышкан» дип язган. Заманга
гына сылтамыйк инде, әти, әйдә, социаль челтәрләрдә әсәрләреңнән өзекләр
урнаштырыйк. Яшьләрнең оясы шунда. Укырлар. Бердән – тәрбия чарасы,
икенчедән, син – авторга пиар. Исемең күренмәгәч онытыласың бит, әти!
– Мәшәкатьләнмә, ул челтәрләрегездә кәгазь исе юк! – Галишанның
сабыр савытының төбе тишелде. – Мәктәбеңә кайт та Галишан Фаязов
романнарын укыт! Шуннан соң ул онытылмас.
«Онытылмас, онытылмас...» Аның баш миендә бертуктаусыз «тукран»
тукылдады. «Тукран» ялгышмый, халыкның диңгездән дә тирәнрәк хәтере
саекса? Бауман урамындагы унтугызынчы йортның ишеген кем ачмаган
да кем япмаган! Берлекнең тар гына коридорыннан сөрген газапларын
кичергән чал чәчле Хәсән Туфан, тәбәнәк кенә буена шигырь рухы
сеңдергән Сибгат Хәким, проза остасы Гомәр Бәширов, җыелышларда:
«Әдәбиятка лилипутлар килә», – дип талантсызлар, әмма әрсезләр турында
кисәткән Шәйхи Маннур, һәр хикәясе асылҗеп белән үрелгән Фатих
Хөсниләр һәм тагын әллә кемнәр, әллә кемнәр... Барысы да синең-минем
хәтердәме? Әдәбиятның да үз кануны, ул да табигать кебек, искесе череп,
яшь үсенте шытсын өчен, иҗат туфрагына яңа орлыклар чәчтерә. Гадәттә,
кайбер ныгып та җитмәгән яшь үсенте: «Мин генә!» – дип, күккә – кояшка үрелә. Аңа кадәр язучылар кәгазь генә буяган икән! Алар инде Галишаннар
үткәндә диварга сөялеп, юл бирмәс. Галишан да андый хөрмәт көтмәс.
Көтмәс тә, «ник алай икән?» дип сызланмас та.
Кара син, бу уйларның әллә ничә тыкрыгы: берсеннән чыга гына,
икенчесеннән керә. Мондый караңгы почмакларны урап узуың хәерле. Ни
көчәнеп тә – күтәрмәслек йөк, ни тырышып та – үзгәртмәслек хәлләр азмы?!
Ярый ла, шуны аңларлык акыл бар. Хәзер аның максаты (бәлки, бурычы!)
айфонлы карчыкның зимагур малаен эзләп табу. Галишан, аңа нәрсә дияр?
Монысы уйланылмаган. Алар үскәндә картлар, күршеңме ул, туганыңмы,
мөһим түгел, бәлки ул түбән, бәлки югары очныкыдыр, урамда берәр этлек
эшләсәң, шытырдатып колакны борыр иде. «Миңа тияргә кем син?» – дия
алмыйсың, син әти-әниеңнән тыш, бөтен авыл баласы. Һәр очраган әби-
бабайның, апа-абыйның сине тәрбияләргә хакы бар. Ә Галишанга андый
хокук бирелмәгән. «Зур кеше»нең колагына үрелерлек буй да юк. Белеше
ватсапка егетнең исем-фамилиясен язды. Рәхмәт яугыры, икешәр катлы
имән ишекләрне шакып азапланмыйсың икән, колагын борырга ярамаган
Сәгыйдәттәйнең түрә малае Сөембикә манарасы янында көтәчәк, ди. Кыл
өчтә!
Төгәллек яраткан Галишан, артык чабулап, иртәрәк килде. Мөгаен, аны
манара ашыктыргандыр, бәйсезлек яулап та, соңра бәйле булып калган
елларга хәтле милләтем дип җан аткан төркем (шул исәптән Галишан
да) монда шәһит киткән бабалар рухына дога кыла иде. Ул шушы якты
мизгелләрне хәтерендә яңартып, чирәмгә тезләнде генә, мәйданда әрле-
бирле йөренгән тәртип сакчысы килеп җилкәсеннән каптырды:
– Басыгыз! Сез тәртип бозасыз, гражданин!
Галишан, тезен тагын да катырак җиргә кадаклап, бөтен гайрәтен
тавышына күчерде:
– Кулыңны ал! Татар баласымы син? Татар икән, тыныч кына дога тыңла!
Җилкә бушады. Ул күтәрелгәндә ни-нәрсә саклаганын үзе дә аңламаган
«сакчы» кулын чигәсенә тидереп:
– Сержант Исхаков, честь имею! – диде. – Хәзер үк китегез! Әгәр
шайкагыз белән митинг оештырсагыз, унбиш тәүлеккә яптырам, гражданин!
– Яптырырсыз анысы, – диде Галишан, кояшта кысылган күзен
угалап. Аларга табан бер атлый, бер сикерә берәү ашыга, тәгаен, айфонлы
карчыкының улы Айтуган иде. Бәйләнчек сержант та аны күрде һәм йөзен
чытып китеп барды. Зур кешенең шәүләсе дә куркыта шул.
– Сез язучы абыймы? – Егет килә-килешкә үк исәнләшергә дип кулын
сузды. – Үзгәрмәгәнсез, абый. Кыш бабайлар төсле агаргансыз гына. Яхшы
хәтерлим, мин сигезенче класста укыганда, сез безнең мәктәптә чыгыш
ясадыгыз. Сораулар белән күмдек без сезне. Әллә Исхаков куркытамы?
Игътибар итмәгез, аның гадәте шундый: тиктомалдан туристларга бәйләнә.
– Шулай, безгә бәйләнү җиңел. Синең кебек зур кешеләргә генә теше
үтмидер. Әнә, синнән ничек шүрләде.
Айтуган, кайнар шулпа кабып авызы пешкәндәй, һавага өрде:
– Әни өчен генә зур кеше шул мин. Аңладым, абый, аңладым. Әнидән
илче сез. Ул мине тиргәдеме? «Улым, шалтыратмый», – дигәндер. Аның
өчен сезнең кебек олы язучы прокурор дәрәҗәсендә. Кайда күрештегез?

– Оят, егет, оят! Анаң сине юллап Казанга килгән! Их син, зур кеше!
– Көлдермәгез, абый. Әни колхоз рәисе Бәдретдиннән көнләште. Агай
айгыр җиккән тарантаста урамнан җилдергәндә, әни: «Вәт, ичмасам, зур
кеше!» – дип кала. Рәис ак «Волга» юнәткәч, агайның дәрәҗәсе икеләтә
зурая. «Син дә, улым, кара эштә чиләнмә, аның кебек нәчәлник бул», –
дип тукый иде әни. Базарда сөт-каймак сатып, мине институтта түләүле
факультетта укытуы да кара эштән аралау өчен иде.
– Хәзер рәхмәтең шулмы? Биек урындыкларга кунаклагач, анаңны санга
сукмаскамы?
– Сезне дә әни ышандырган икән! Бернинди урындыгым да юк, Кирмән
мәйданын җыештыручы гап-гади эшче мин, абый! – Айтуган елмайды,
тик бу кимсенүле елмаю иде. – Безнең ише чабаталы авыл баласының
артыннан этүче булмагач, йә ул көтүче, йә урам себерүче. Институтны
«кызыл диплом»га тәмамлаган идем. Кемгә хаҗәт синең белемең! Сез
әйткән биек урындыклар бай балалары өчен. Хет «икеле»гә укысыннар!
Дөреслек юк ул, абый, көч кенә бар.
Галишан, төкереген чәчә-чәчә, киресен исбатласынмы? Ул егетнең
аркасыннан шапылдатты:
– Дөреслек дисеңме? Синең белән мин генә табарлык түгел, аны бик
тирән яшергәннәр. Заманында без казып караган идек тә, борын гына
канаттык. Өстәгеләрнең «дөреслеге» белән яшәргә тиеш без, яшь дустым.
Йа, урам җыештырсаң ни. Эштән чирканма! Буең озын, колагыңны борыр
гына идем. Анаң белән көн дә хәбәрләшеп тор. Тәккә генә аңа кәттә телефон
кайтармагансыңдыр.
– Иске ул, тотылган. Мин сезгә андый вәгъдәләр бирә алмыйм. Әни
шалтыратканда хәрби комиссариатта идем. Җибәрәләр мине, абый.
– Кая?
– Тегендә. Әнигә белгертмим. Йөрәге начар, егылып та үләр. Авыл
зиратындагы әләм кадалган яңа каберләрне күрә бит ул.
– Син – аның сыңар баласы. Булмыймыни? – Галишан авырлык белән
генә сулады...
– Табан ялтыратыйммы? Грузия, Казакъстан чикләре ачык пока. Анда
чират. Бер танышым тәвәккәллик ди. Грузиннарга ди. Берәр бөерне сатсак,
акчасына өч ел кайфуем ди. Качмыйм, әни өчен генә көенәм. Сездән
үтенәм, абый, вакыт-вакыт аның белән аралашыгыз, зинһар! Әни Бауман
урамындагы китап кибетеннән сезнең китапларны күп ташыды. Икесен,
култамгалысын, әле дә шкафта саклый. Кулыма повестка тоттыргач, миндә
дә язучы сәләте ачылды: әкият ул, кәгазьгә күчерергә генә өлгермәдем.
Укып, бәлки, мактар идегез.
Егет күз карашы белән үлчәгәндәй, манарага күтәрелеп карады.
– Без бәләкәй чакта әбиләр Сөембикә иң өске каттан сикергән диләр
иде. Баксаң, ханбикәне Мәскәүгә тотык итеп биргәннәр икән.
– Халык риваятьләргә ныграк ышана. Чөнки аны үзе уйлап таба, яшь
дустым. Йә, әкиятеңне яттан сөйлә!
– Минеке кызганыч, ахыры күңелсез тәмамлана, абый. Тыңлагыз, әйдә!
Борын-борын заманда елга-күлләр генә аерган. Аргы белән Бирге
урманнарда яшәгән, ди, киек кошлар, киек җанварлар, төрле-төрле шуышучы-үрмәләүчеләр. Дус-тату гомер чиккән болар, бер-берсенә
кунакка йөрешкән, бәйрәмнәрдә бергә биегән-җырлаган. «Биргеләр» җир
астындагы хәлләрне яхшы белә, казылма байлыкларны да тиз таба дип,
үзләренең башлыгы итеп йомранны сайласа, «Аргылар» җитәкчелеккә җиз
елан кулайрак, ул ике метрлы буе белән шуышып, тәүлек эчендә мәмләкәтне
тикшерә дигәннәр. Шулай матур гына яшәгәндә, йомран көтүе «Биргеләр»
хакименә жалу яза. Безне – синең кан кардәшләреңне елан җәберли, әгәр
тиз арада якламасаң, җиз күлмәкле явыз нәселебезне корытачак, имеш.
«Бирге» башлыгы күршеләргә шымчы саесканнарны очырган. Хак икән,
елан: «Сез – йомраннар аздыгыз, җирне тишкәләп-чокырлатып бетерәсез,
астан юл казып, җанварларның ояларын җимерәсез», – дип, боларны хәтәр
кыса, мәгәр очрасалар, чагып та үтерә икән. Йомран да мәмләкәтендә
барлык канатлы, йонлы, мөгезле, тояклы «халык»ны җыеп: «Аргылар»га
сугыш игълан итәбез», – дигән. Карт аю шатор-шытыр колагын кашыган да:
– Бездә дә урман тулы йомран, берсе дә азынмый, синең кардәшләреңдә
гаеп, – дигән. – Сугышмыйк, үзара килешеп, солых төзик.
Йомран, алгы аякларында сикергәләп, аюга акырган:
– Син, бетле тун, кыш буе каткан тәпиең белән акылыңны да суыргансың!
Минем әмеремә буйсынмасаң, выжт биләмәдән! Ну-ка, сакчылар, куыгыз
моны далага!
Дүрт сакчы бүре тешләрен ыржайтып аюга ташланган.
– Аю агай хаклы: күршеләр белән без – берүк җан ияләре. Менә мин,
мисалга, ничек алардагы төлке туганымны үтерим?! Син, патшамыз, бу усал
ниятеңнән тыйлык! – дип чәпчегән Төлкебикәгә дә башлык «эләктергән».
– Әй, салам койрык! Болай миңа каршы сөйләсәң, авылдан аптөшеп
ашаган тавыгыңны кыстырам хәзер! Сакчылар, ыргытыгыз бу хәчтерүшне
ботыннан сөйрәп чокырга! Тагын кайсыгызның теле кычыта? Кем чәпчи?
– Мин! – ди куян! – Мине куркак дип мыскыллыйсыз, колагымны җил
генә дерелдәтеп калтырата, батыр мин! Безнең гаилә сугышка ике куллап
каршы. Ул якта безнең кода-кодагыйлар! Быел гына кызыбызны куян
егетенә кияүгә бирдек. Тиздән бәләкәч оныкларыбыз туа.
Бермәлгә киек-җанварлар: «Без алардан килен төшердек! Безнең
туганнарыбыз шунда!» – дип шаулашкач, куянбикә тагын да батыраеп
өстәгән:
– Канкардәшләр белән сугышмыйбыз! Без – тынычлык тарафдарлары!
Йомран:
– Кыргый алмагачларыгызның кайрысын кимерә-кимерә симердеңме
әллә, фетнәче? – дип, учлап-учлап, куянның йөзенә туфрак сипкәч,
бүреләргә боерган: – Моны да чокырга түндерегез!
– Ник син аны ризык белән битәрлисең? Үзең соң, үзең, кырдан урлап
ташыган бодай хапылдата-хапылдата дүрт читлегә әйләнмәдеңме?
Әлеге чинак тавыш иясе кырмыска икән.
– Бу бөҗәкне дә сытыгыз, сыт! – дигән йомран.
Ул көнне ризасызлар белән чокыр тулган, имеш. Аның каравы, ялагай
тычканнар, «тәлинкә тотучы» күселәр сугышны хуплап, тәпиләрен
күтәргән. Уннан артык гаскәр оештырган болар. Токымдаш хәшәрәтләргә
аркаланып гайрәтләнгән йомран һәрберсенә корал өләшкән. Яшь аюларга – утлы күсәк, пошиларга – сәнәк-көрәк, каргаларга – дары,
бүреләргә – кылыч, куяннарга – сөңге. Ә тукраннарга: «Сез югарыда, сезгә
барысы да ачык күренә, дошманга атарсыз», – дип – ук-җәя.
Иң әүвәл, күрше дәүләт чигендә траншеялар казыр өчен, арбаларга төяп
кабан дуңгызларын озатканнар. Керпеләргә үтә дә яшерен бурыч йөкләнгән:
барча еланнарны – җизен, карасын, сарысын ауларга! Үзендәгеләрне патша
тиз генә җыйдыртып зур-зур сандыкларга бикләттергән, ди. Болытларга хәтле
тузан туздырып канкардәшләр дөмбәсләшкән, ди. Ике яктан да бер-берсен
атып тукраннар кырылгач, агач-куакларны корт баскан, яраланган киек кошлар,
җанварлар үлгән, кыскасы, сихри урманнарның йөрәге тибүдән туктаган, ди.
Йә, әкиятемне ничек бәялисең, абый?
Галишан кырыс кына:
– Анаңа шалтырат, – диде. – Ямансулыйдыр анаң. Үзең... – Ул егетнең
күзенә туры карамады, караса, тетрәнүе аңа да йогар төсле иде. – ...үзең
исән-сау гына әйләнеп кайт. Нәшриятка яңа китабымны тапшырган идем,
басылгач, сиңа да бүләк итәрмен, Алла бирсә.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 01, 2025

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев