Әдәби берләшмәләрдә
Кара җирнең кара малае
Кара җирнең кара малае мин, Басу-кырлар – минем тәхетем.
Кара җирнең кара малае мин,
Тамырларым җиргә береккән.
Ерак бабамнар да иген иккән,
Җир сөргәннәр элек-электән.
Кара җирнең кара малае мин,
Басу-кырлар – минем тәхетем.
Күпләр өчен сәер тоелса да,
Кара җир ул – минем бәхетем.
Кара җирнең кара малае мин,
Шатланамын туар көнемә.
Үзем булдырганча тырышамын,
Тирем тама кара җиремә.
Ашар ашым, сөйгән эшем бар дип,
Рәхмәт укып яшим Ходайга.
Әйтегезче, тагын ни кирәк соң
Кара җирне сөйгән малайга?!
Тәбрис ФӘХРЕТДИНОВ.
«КУ» 01, 2025
Фото: unsplash
Теги: татарча шигырь
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев