«ИЗГЕ» ЯЛГАН (повестьның дәвамы)
...Беләгенә ап-ак сөлге элгән Сәгыйдәттәй капка төбендә үк көтә иде. Кыска гына вакыт эчендә кешегә бик нык якынаясың икән. Гүя карчык аның әнисе, ә Галишан – юлда Казан тузаннарын кага-кага кайткан улы. Бер-берең белән кочаклашып күрешмисең, алай гадәтләнмәгән, ярату күзеңдә чагыла да йөрәк тибешендә сизелә.
6
Кемнәр җиңде? Алар ягымы, каршы якмы? Бер әзмәвер кыргый аткан
таш күкрәкне «җимерде». Ә үзе өлгермәде, ташы учында йомарланган
килеш эреде. Төштә гел киресенчә: йөгерәм дисәң – аяклар камырга әйләнә,
сугам дисәң – бармаклар оешып ката. Вакыт исәбен югалткан хыялдагы бу
күчеш – йә ул тау куышындагы борынгы кеше, йә иркен фатирында яшәгән язучы, аң савытына сыешалмый. Кичтән тун төймәсе хәтле йөрәк даруы
эчелмичә йокыга түнелгән. Учта шул икән.
Әхсәнә телефоннан сөйләшә. Тавышы назлы-ягымлы. Мәктәптән китсә
дә, укучыларыннан аерылмый кыз, әнә, берсен туган көне белән тәбрикли.
– Теләкләреңә ирешәсең, Азат. «Тугыз»дан соң укуыңны дәвам ит.
Программист һөнәрен сайлавыңны хуплыйм. «Ботаник» дип үртәгән өч
малайны тукмыйм дисеңме? Бокс түгәрәгендә шөгыльләнгәч, көчле син,
әлбәттә. Тыңла әле, Азат, ызгыш-талаш синең кебек акыллы егетләрне
бизәми.
Менә сиңа мә! Кичә генә иң ямьсез күренешләрне төшерергә җыенган
Әхсәнә укучысын әшәкелектән тыя. Төн бушка узмаган: уйлаткан-
уйландырган.
– Хәерле иртә! – диде Галишан, кызы телефонын сүндергәч.
– Хәерлесе белән, әти! Юын да, ашыйбыз.
Иртәнге тәгам – чеби боткасы йөрәккә файдалы, ди.
– Төнлә саташып, бик каты кычкырдың, әти.
– Сугыштым, кызым.
– Кем белән?
– Кавемдәш кыргыйлар һөҗүм итте.
Әхсәнәнең ирене кебек күзе дә зурайды:
– Нинди кыргыйлар, әти?! Сөйлә!
– Төш кенә ул.
– Борынгы чорлар белән артык мавыкмыйсыңмы икән, әти? Бүгенгесе
белән яшә син!
Бүгенгесе... Соңгы гасырның соңгы көннәрендә, аш бүлмәсендә, ботка
ашап утырмагаең Галишан. Әстәгъфирулла, әстәгъфирулла!
– Әти, уйга батма! – Әхсәнә кашыгы белән тәлинкәсенә шакылдатты. –
Суына, аша! Мин дә төнлә начар йокладым. Син безне язучы баласына алай
килешми, болай килешми, кеше ни дияр, кешедән оят дип үстердең! Уңга-
сулга тайпылма, туры юлдан гына атла. Кыен бит болай яшәүләре, әти-и!
Галишан кырыс кына:
– Моңарчы зарланмый идең, бүген генә нинди чебен тешләде? – диде.
– Ишет, зинһар, әти, минем тормышымда үзгәрешләр башланды. Блогер
мин, блогер! Аудиториям үзгә. Алар мәктәп балалары кебек авыз ачып,
үгет-нәсыйхәтләр тыңламый, аларга яндырган-көйдергән кирәк. Төнлә
уйлый-уйлый шуны аңладым: ызгыш-талашлар турында төшерә алмыйм
әле. Чөнки тәрбия кушмый. Синең тәрбия, әти!
Яндырган-көйдергән кирәк...
«Алай бөтенесен дә эре тишекле иләктән иләмә, кызым. Чүбе калыр,
орлыгы коелыр. Безнең милләт – басудагы алтын бөртек. Син мактаган
заман – авыру, чир, кызганыч, татарны да аямый, бу зәхмәттән дару –
тел, дин, иман, әхлак, гореф-гадәтләр, шулар белән дәвалансак кына,
терелербез», – дип, ата тәрбиясен дәвам итәргәме? Туган нигезендә ярсый-
ярсый утын тураганда ул, әйе, бәхетле иде. Бәхетле, чөнки татар офыгында
төн карасын куып таң атты. Кояшы саран иде, әмма ул алдагы елларда
көчлерәк яктыртыр дигән өмет белән яшәтте. Сүнде өметләр... Кителде
дөнья пыяласы, кителде. Аны ябыштырырлык җилем дә юк.
Галишан, уйларын үзенә сеңдереп, берни дә әйтмәде. Кызы да бәхәс
куертмады. Ул белә: кыеклатып та, читләтеп тә милләтне яманларга ярамый,
күтәрми мондый тәнкыйтьне әтисе, күтәрми.
– Әти, бүген нишлисең? – диде Әхсәнә, кызыксынып түгел, борчылып. –
Тиктормас җан син, мөгаен, каядыр җыенасыңдыр. Телефоныңны кабызган
килеш тот!
Галишан, хәйләкәр елмаеп:
– Сүндермим, йә кызлар шалтыратыр, – диде.
– И әти-әти! Нинди кызлар! Син әнидән башка хатын-кызлар заты
күрмәдең бит! Алай дисәң, берәүгә гашыйк инде син. Кемгәме? Әдәбиятка,
әти! Тик ул гаиләне алыштырмый бит. Әни сине өзелеп-өзелеп Германиягә
чакырды. Аңа да синсез күңелсез. Оныклар белән юанса да, сине сагына әни.
– Өч елдан абыеңның хезмәте тула. Үзләре кайта, боерса. Түзик!
Хатының сагына, ә син? Хисләнү ир-атка килешәме? Гомерендә беренче
һәм соңгы тапкыр әнисен җирләгәндә елады ул. Кинәт кенә икесен
тоташтырган галәм җебе өзелде. Кендек дип тә атыйлар аны. Озак кына
җир белән күк арасындагы бушлыкны ни иҗат, ни гаилә, ни дус-ишләр
тутыра алмады. Гаҗәп: хыялында үзен кыргый зат итеп тоеп, тау куышында
утырганда җиһан капкасы ачыла да әнисенең күз нуры сирпелеп, җанны
җылыта иде. Ана белән бала мәхәббәте иң көчлесе икән. Шул хәтле яратты
газизен Галишан! Мондый ярату хатыны белән балаларына әллә ни тимәде,
моны ул яшермәде дә.
– Әти, синең башың җилсез көндә дә зыр-зыр әйләнгән тегермән кебек.
Тагын нәрсә тарттырасың инде? Карале, әти... – Әгәр берәр гозере булса,
Әхсәнә шыпырт кына сөйләшә. – Әти, сыйфатлы видеолар төшерер өчен
миңа яхшы камералы яңа телефон кирәк. Ул кыйбат. Сиңа кичә каләм хакы
түләделәр. Бурычка бир! Әҗәтемне процентлар белән кайтарам.
Кызының ялгышын тагын да тирәнәйтәм дисә, бирә гонорарын Галишан.
– Ул акчаның иясе бар, Әхсәнә.
– И әти, ә мин өметләнгән идем. Дуслардан әҗәткә сорармын инде.
Әлегә искесе белән эшләрмен. Әзләп халык җыям. Планда ике-өч меңлек
аудитория.
Рухына ят шөгыльдән туяр берзаман бу бала. Әлегә ул юлында тәгәрәгән
ташка абынып, тезен канатмаган. Кирелеге, тискәрелеге, үҗәтлеге белән
ул тач Галишан!
...Җомга көннәрендә Казан урамнары иңгә-буйга тарая. Юлда өчәр-
дүртәр рәт машина, алар ыжгырып чапмый, җәяүлеләр сыман «атлап»
кына бара. Бөке, бөке! Кемнәр гаепле? Туган нигезен ташлап, Казанга
тайган халык ял кичендә дәррәү авылына кузгала. Ташкала үзе дә зур авыл,
гөнаһысын ничек юар, ул адәм баласын фәлән сәгатьле генә акчалы эш,
мал-туарсыз рәхәт тормыш, спорт сарайлары, театрлар, күңел ачу чаралары,
әйдә, күч дип ымсындырып тамырыннан куптара да атна саен капкасы
бикләнгән ятим йортына кудырта.
Автобус та шыгрым тулы. Паспортларына карап җыйганнар диярсең,
барысы да өлкән яшьтә. Болар туган нигезен сагынган һәм тузанлы юлга
сибәләгән яңгыр кебек шул сагынуын бастырырга өметләнгән әби-бабай.
Сакал-мыеклы бер агай аңа кул изәде:
– Бире кил, бире! Бер урын буш.
Урын тәрәзә кырыенда иде. Хуш, күңеленнән генә Сәгыйдәттәйгә ни-
нәрсә әйтәселәрен барлар. Кайсы үзәктә: ялганмы, дөреслекме? Кайсы?
Без капчыкны тишми ди Гөлинә.
– Ераккамы, сәфәрче?
– Карамалыга.
Юлдашы «тел бистәсе» иде.
– Мин дә шуннан. Казандагы оныкның хәлен белеп кайтыш. Кечкенә
чагында гына авылны яратты, үскәч, сездә күңелсез ди. Знамы, күңелсез.
Авылда интернет начар. Аның өчен бу фаҗига. Йоклаганда да телефон
кочаклап йоклый, җүнсез. Кызык иткән шушы тартмачыгы үзен, бөтен
фотоларын сөрткән. Без сурәтләрне альбомга ябыштыра идек. Артына
елын-көнен язып. Исән, әнә, минем өч альбомым. Менә сиңа мәңгелек
архив. Безнең заманда яшьләр тәртипле иде, хәзергеләр бозык.
– Мең ел элек тә яшьләр бозылды дип чәпчегәннәр, – диде Галишан.
– Һы, әллә син шул гомердән бирле яшисеңме, сәфәрче?
– Әйе, беренче гасырдан бирле.
– Сәер кеше син. Карамалының этләренә хәтле таныш миңа. Син
кемнәргә кайтасың?
– Кайтмыйм, киләм. – Сәер генәме, көне-көне белән дорфа да Галишан.
Керделе-чыктылы холкы өчен үзен гаепләми дә. Җилкәдә ике «кош»: уңда –
дөреслек, сулда – ялган. Кайсысын сайлыйсы, йә, кайсысын?!
– Сәгыйдәттәйләргә килешем, – диде ул.
– Кит аннан! – Юлдашы тезенә шапылдатты. – Сәгыйдәнең ни ир, ни
кыз туганы юк. Син кем соң?
«Кем, кем...» Җиде ятларның да хәсрәтен йөрәге аша үткәргән Галишан
Фаязов ул. Әдипләр халыкныкы диләр, әнә, каләмдәшләренә «халык
язучысы», «халык шагыйре» исеме бирәләр. Ә халык бер орчыкта эрләнгән
асыл җептән тукылмаган: бар яманы, бар яхшысы. Син шул яманының да
язучысымы?
– Мин Сәгыйдәттәй малаеның танышы, агай-эне.
– Әттәгенәсе! Аның улы Айтуган зур урында, ди. Син дә югарыданмы,
сәфәрче?
– Югарыдан, – диде Галишан. – Фатирым бишенче катта.
Юлдашы кеткелдәп куйды.
– Әттәгенәсе! Эшең дә, яшәвең дә югарыда икән, сәфәрче. Сәгыйдә белән
без яшьтәшләр. Мәктәптә укыганда, Бәдретдин атлы малай белән без аңа
гашыйк идек. Кыз – кашыкка салып, сусыз йотарлык чибәр. Көндәшем
хәлле кеше баласы, атасы ферма мөдире, ә мин – ярлы-ябагай. Ушлы кыз-
кыркын бай кияү сайлый. Сәгыйдә ни хикмәттер, Бәдретдингә дә, миңа
да карамады. Мәктәп тәмамлагач, ул фермада сыер сауды, без сыйныфташ
белән авыл хуҗалыгы институтында дүрт ел укыдык. Мин – агрономлыкка,
көндәш – хисапчыга. Знамы җир кешесе туфракта казына, минем гомер
кыр-басуда үтте, ә акчаны оста санаган кеше дәрәҗәгә ирешә. Бәдретдинне
колхоз рәисе итеп үстерделәр. Йөзде хуҗалык диңгезендә ата карак. Түлке
көймәсен комга тиз терәттеләр. Мин хатын белән ял йортында идем, хәтәр
усал иптәш моны хурлап, журналга язган.
«Мин идем ул «хәтәр» бер иптәш», – дип мактансынмы Галишан?
Әтәчләр яшь чакта койма башына менеп кычкыра. Алар әле көчле, алар
гайрәтле, ә картайгач, кикрик шиңә, койрык шәрәләнә. Кайнар баштан
кылынган кайбер элеккеге гамәлләр үкендерә. «Адәмнең күңеле тирес
икән, ис таратып, анда казынма». Менә сиңа соңлап кына кергән акыл!
– Сәгыйдә тәки кияүгә чыкмады. Кырыклар тирәсендә генә малай тапты.
– Юлдашы яшьли сөйгән яры турында шактый мәгълүмат туплаган иде. –
Баланың әтисе кем – табышмак! Гайбәтчеләргә чәйнәп төкерергә валчык та
каптырмады чибәркәй. Сиңа, мужыт, аның сөяркәсе билгеледер, сәфәрче?
Галишан, теленнән агу тамызып:
– Мин биек кибәннәр генә өям, абзый. Вак чүмәләләр кызыксындырмый
мине. Әтисе кем? Сөяркәсе кем? Сиңа ни пычагыма ул! – диде.
...Тукталышта Гөлинә басып тора. Тикмәгә генә каршы алмый кыз, аның
сагышлы күзендә инәлү-ялвару: «Сәгыйдә әбигә чын дөресен белгертмәгез!
Аның өчен «Айтуган казакълар илендә командировкада».
– Язучы абый, без Казанда Айтуган белән күрештек. Вокзалдан
озаттым. Егетем банк карточкасын миңа калдырды. «Акча күчсә, әнигә
бирерсең», – ди. Ул үлмәскә тиеш! Үлми бит ул, әйеме, үлми!
Җил очырткан сары чәчләр Галишанның беләгенә «сибелде». Аны
култыклап үксегән кыз баланы ничек юатасың, йә, Ходам?!
Көрәк күтәргән ике карт исәнләшкәч кенә, кыз, үксүеннән туктап, күз
яшен сөртте:
– Бүген иртән Бәдретдин бабай үлде. Улы Сабит Төркиядә, ялда. Авылда
кабер казырга кеше дә юк.
Тез астына суккандай чүгәләп алды Галишан. Көннәрдән беркөнне
һәркем фани дөнья агачыннан өзелә. Яфрак кына адәм. Ник кисәк кенә
калтыратты әле? Калтыратты, чөнки мәрхүм аның каләменнән кыйналган
иде.
Мәктәп турысында ул Гөлинәгә боерды:
– Сезнең хуҗалыкта көрәк бардыр, китер!
– Бар, бар. Зинһар, Сәгыйдә әбигә дөресен әйтмәгез.
– Әйтмәм.
– Вәгъдәме?
– Вәгъдә.
«Изге» ялган. Бәлки ул дөреслектән көчлерәктер? Бәлки.
Зиратта: «Син кем?» – дип төпченмәделәр. Тупыл ботагына сарган
каргалар да шомайган иде.
...Беләгенә ап-ак сөлге элгән Сәгыйдәттәй капка төбендә үк көтә иде.
Кыска гына вакыт эчендә кешегә бик нык якынаясың икән. Гүя карчык
аның әнисе, ә Галишан – юлда Казан тузаннарын кага-кага кайткан улы.
Бер-берең белән кочаклашып күрешмисең, алай гадәтләнмәгән, ярату
күзеңдә чагыла да йөрәк тибешендә сизелә.
– Җир казуы авыр, тирләгәнсеңдер. Корымга буялмыйча гына мунчада
чайкан, канатым, – диде хуҗабикә.
Җиргә кунган фәрештәләр ничек керләнми икән? Кыз бала кыяфәтендәге
бер фәрештә Айтуганның әнисен саклый. Галишанның вәгъдәсенә
ышанмый, ышанса да – шикләнә. Элек-электән татарда самавыр белән гаилә башлыгын өстәл башына утыртканнар. Аңа да хөрмәт, урыны түрдә.
Айфоны ватылган Сәгыйдәттәй боек. Телефон өчен көенәме икәнни?
Әхсәнә яңасын алса, искесен кайтарыр. Берәр сәбәп белән дә, бернинди
сәбәпсез дә бу авыл юлын таптар әле ул. Карчык туктаусыз күлмәк итәген
сыпырды. Нәкъ Галишанның әнисе! Гүя әйтәсе сүзен бармагы белән
тигезли!
– Бәдретдин «мәңгелек йорты»на китте. Аллаһ хөкемендә хәзер. Аны
алай ук начар кеше димим. Ул миңа дөнья бәһасе ир бала калдырды.
Пар бөркегән самавырдан су агызган Гөлинә, кулы пешкәндәй:
– Ай Аллам! – диде.
Сәгыйдәттәй яулык читен авызына табан тартты:
– Кызым, син дә, Галишан канатым син дә – улымның якыннары. Сезгә
серем сыяр. Кырыкта да мин бик матур идем. Бәдретдин гел күзләде
үземне. Бер караңгы көзге кичтә тәрәзәмне шакыды абзагыз. «Никахсыз
бусагамнан атлатмыйм», – дигәч, яшереп кенә күрше авыл мулласыннан
никах укыттырды. Бәдретдиннең дә шарты булды: хатыныма гайбәт
ирештермә, бала тапсаң, миннән дип лыгырдап йөрмә. Җир-күкләр патшасы
шаһит: телемне җиде йозакка бикләдем. Улым тугач, абзагыз эзен суытты.
Танымады Айтуганны. Мин дә аны көтмәдем. Зинһарлап сорыйм, белеп
кылган гөнаһым өчен битәрләмәгез, балакайлар. Аллакаем, җебеде әбиегез,
җебеде. Ачуланмагыз, балакайлар. Ахырзаман галәмәте: дөнҗа болгана.
Телебизерны кабызсаң – фәлән җирдә шартлаган, фәлән җирдә янган.
Сугыш диләр. Аулда да куркыныч: хезмәтеннән ике солдат качкан ди,
этләр белән сарайлардан, базлардан шуларны эзләделәр. Котым алынды,
миңа: «Синдә яшеренмәделәрме?», – дигәчтен. Берәр арурак төштә баш
төртерлек тыныч урын бармы икән, балакайлар?
– Бар. Тау куышында, – диде Галишан уены-чыны белән.
– Шунда беркавымга апкит әлсә, канатым. Еракмы үзе?
– Якын. Хыял очыртып кына илтеп куя.
– Әкиятче син, канатым.
– Ә без күбрәк әкиятләргә ышаныйк. Чәеңә рәхмәт, Сәгыйдәттәй. Мин
кузгалам.
– Хуш, канатым, хуш!
Галишан тукталышка хәтле озаткан Гөлинәнең сумкасына конвертын
салды:
– Яңа мунчага минем өлеш. Осталардан эшләттер, сеңелем.
«Фәрештә» пышылдады:
– Айтуган кайтыр бит, әйеме, язучы абый?
– Кайтыр, сеңелем.
Монысы да изге ялганмы?
(Дәвамы бар)
«КУ» 01, 2025
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев