«Каурый каләм» әдәби түгәрәге әгъзалары белән очрашуга рәхим итегез!
Керү ирекле
Бүгенге көндә Татарстан Республикасының төрле районнарында әдәби берләшмәләр эшләп килә. Алар тирәсендә районның милли җанлы актив кешеләре, каләм тибрәтүчеләр тупланган.
«Казан утлары» редакциясе әдәби берләшмәләр белән эшне җанландыру, районнарда яшәүче язучылар иҗатына игътибарны арттыруга йөз тоткан очрашулар уздыру, журналның һәр санында Татарстанның бер районындагы әдәби түгәрәк әгъзларының әсәрләрен аерым рубрикада тәкъдим итү максатыннан, «Әдәби берләшмәләрдә» проектын башлап җибәрә. Беренче очрашу 22 гыйнварда сәгать 10.00да, Арча районы үзәк китапханәсендә, «Каурый каләм» әдәби түгәрәге әгъзалары белән була.
Дуслар, сезне көтеп калабыз! Рәхим итегез!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев