Әдәби берләшмәләрдә
Җилләр елый...
...Кыш уртасы... Карлы яңгыр ява, Ана бәгърен телеп тамчы тама.
Көнбатыштан шомлы хәбәр килсә,
Яшь толларның бәгырьләрен кисә...
Улы яуда калган чал ананың
Җанын телеп елак җилләр исә...
Еш күзәтәм, сыеша алмый күктә,
Кургаш болытларның агышларын,
Берсен-берсе этеп талгын гына
Еракларга китеп барышларын...
Эх, алсачы алар аналарның
Кайгы-хәсрәт тулы сагышларын...
...Кыш уртасы... Карлы яңгыр ява,
Ана бәгърен телеп тамчы тама.
Яшәү ямен әле татымаган
Яшь җаннарга әйтерсең лә дәва –
Таштай каткан бәгырьләрне юып,
Ап-ак карга тозлы яше тама.
Марсель ШӘРӘПОВ.
«КУ» 01, 2025
Фото: unsplash
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев