«ИЗГЕ» ЯЛГАН (повестьның дәвамы)
Ә берәү гомере буе гарьләнеп яшәгән әнә: аңа китап ни пычагыма, ул биш былтыргы кара буяуны язучының каләме белән агартмакчы. Аны да кызганды Галишан. Ул үзе дә кызганыч иде. Бу буталчык дөньяга әллә алдан, әллә соңарып туды…
4
Җир шарының бөтен чүп-чарын себереп түгәрдәй булып, себерке
белән уңлы-суллы селтәнгән «белдекле Әхтәм» белән баш кагып кына
исәнләште. Әхтәмгә бу кушамат болай гына тагылмаган, Әхтәм дөньяда
ниләр бар – кайда җир тетрәгән, кайда су баскан, кайсы илләрдә түнтәреш
оештырганнар, барысын да ишетеп-тыңлап бара, аның белән бәхәсләшмә
дә, барыбер үзенекен өстен калдыра.
Буранлы кышларда булышу нияте белән кар көрәсәң, колагыңны томала:
күршесе чәтелдәп башыңны тубал ясый. Җәйге айларда гына аңардан
котыла Галишан. Агачтан тротуарга берән-сәрән коелган яфраклар белән
әйдә, рәхәтләнеп куышып уйнасын «белдекле».
Күрде исә, «әһә-һәй» ди каршы йөгергән Әхтәм бу юлысы аңа илтифат
итмәде. Яңалыклары искердеме икәнни?
– Нишлисең? – диде Галишан, аңа якынаеп.
– Аю тунап, тире эшкәртәм!
Әхтәмнең кырлы-мырлы җавабы болай да сыкраган бәгырен тырнап
төште.
– Хуш, эшкәрт!
– Тукта! – Күршесе себерке сабы белән аның аягына төртте. – Гаиләдән
берәр якын кешесен ерак сәфәргә озатканнан соң өч тәүлек хатын-кыз
идән юмый, ир-ат йорт тирәсен себерми. Йола шундый. «Тәүге ирем явыз иде, – ди бичәм Самирә. Мин – аның икенче сөеклесе. – Себергә эшкә
киткәндә, артыннан идән юып, капка төбен җыештырып, эзенә көл сиптем,
кире кайтмасын дип», – ди. Әбисе өйрәткән. Кайтмаган явыз. Шуңа алдан
ук чистартып куям.
– Син дә берәр кая тәвәккәлләдеңме әллә, дус?
– Малай әнә... – Әхтәм кызарта-кызарта, маңгаен ышкыды. – Малай
бит, әнә, ярты еллык командировка ди. Анасы белән мине тинтәккә саный.
Сизмиләр ди, ахры. Сизәбез, «махсус хәрби операция» дип атала аның
командировкасы. Син, нәрсә, дәшмисең, бөек язучы?
Бүген Галишан өчен уйлар уйлаткан авыр көн иде. Карамалыдан ул
телен йозакка бикләп кайтты. Бер йөрәккә хәттин күп җыелды. Айфонлы
карчык, «зур» эштәге Айтуган, «урман әкияте», моңсу Гөлинә, акчасы
җитмәгәч төзелмичә яткан мунча, үчле авыл хуҗасының этлеге, бирән чире
йоккан фельетон каһарманы һәм менә Әхтәмнең сәер йоласы...
– Нәрсә диим, дус? Сабыр бул.
– Сиңа әйтүе җиңел, бу афәт синең ишегеңне шакымый, малаең чит
илдә. – Әхтәм ачу белән себерке чыбыгына кадалган яфракны таптады.
– Нишләтик, аерым-аерым түгел, ил өстенә килгән афәт, дус.
Бикле телеңнең йозагын шылтыратма икән! Күршесе ярсыды, күзе акаеп,
ирен читләре күбекләнде. Ул кинәт кенә Галишанны бәреп егар кебек иде.
– Ниткән ил белән?! Мине шыр наданга санама, яме? Малайның
нәчәлниге әллә кайчан үзенекен Грузиягә тайдыртты. Андыйлар миллион!
Акчалыларга чикләр ябылмаган. Каядыр укыдым, сугышка сәясәтчеләр
корал, байлар – азык-төлек, ә безнең ише ярлы-ябагай баласын бирә.
Сугыш беткәч, сәясәтчеләр бер-берсенең кулын кыса, байлар кибетләрдә
бәя күтәрә, ярлылар баласының каберен эзли.
– Телевизор карау, төрле хәбәрләр ишетү дә зыянлы, – дип, күршесенең
нәфрәт утын үзенә яудырган Галишан теләгенә иреште: Әхтәм аны элеп
алып селкеп салды:
– Күп язу файдалымы? Нәстә үзгәрде син китап арты китап язып,
җә? Сугышлар туктадымы? Африка илләрендә оланшак туйганчы ипи
ашадымы? Миллиардерлар юмартланып байлыгын гади халыкка өләштеме?
Безнең өч тиенлек пенсияләр биш тиенгә арттымы? Борынгы чорга
мөкиббән, имеш. Тьфү! Вәт син бүгенгесен яз. Андый батыр икән. Кем
өчен, нәстә өчен яу кырында япь-яшь җегетләр үлә? Яз дөресен! Утырма
кыягаз буяп!
Әхтәмнең «уты» зәһәр. Галишан Фаязовны кәкре-бөкре, аксак-туксак,
сукыр-пукыр дип хурламасыннар, әмма гөнаһсыз Каләменә тел-теш
тидермәсеннәр.
Газиз милләтем-татарым дия-дия әзме көрәште ул Каләм! Бар иде, бар:
мәйданнарда «азатлык» дип кычкырып, алгы сафларда атлаган чаклар.
Кулын каера-каера, автозакка сөйрәгән таза милиция капитаныннан ул
бер ыргылуда ычкынды. Икәү ябыштылар, аларны да селтәп атты. Бүгенге
хәлләр аны да хафаландырмыймы? Ничек кенә хафаландыра.
– Тыныч кына яшәгәндә, бәрәңге белән килки балыгы ашап кына. –
Әхтәм борынын мышкылдатты. – Нинди зур илебезне – Советлар Союзын
таркатты, сезнең ише хәсрәт домкратлар. – Демократлар, дус.
– Ничек атасак та, ярый безгә – каткан тезгә! – Әхтәм себеркесенә
таянды. – Кыздым берсәк. Ачуланма, Галишан. Малайны озату мәҗлесе
уздырмыйм. Сәяхәткә китми. Әзрәк кереп чык әле син безгә. Бәхтияр
сине хөрмәт итә, күңеле булыр. Гарәпчә сукалыйсың, юл догасы укырсың.
Саклаган да, яклаган да бер Аллаһ кына безнең хәзер.
Керде Галишан, догалар укып, теләкләр теләп, яшел юл капчыгына
садакасын салды. Күрше егете Бәхтияр тыныч, кабаланмыйча гына билгесез
«сәфәре»нә кузгала. Кемгә авыррак – киткәннәргәме, калганнаргамы?
Әхтәм белән хатыны тетелеп-тетелеп елый. Калганнарга авыр... Тагын өстәп
дару эчәргә, ахрысы. Инфаркт кичергән йөрәк тиз хәлсезләнә. Табиблар
вак-төяккә борчылмагыз диләр. Кайда монда вагы да, кайда төяге? Гел
эредән, гел зурдан... Йөрәк төбе тишек чиләк түгел, боларны җыя-җыя да
кая илтеп түгәргә белмичә шартлап ярыла.
Әхсәнә өйдә иде. Сирәк бәхәсләшә алар, андый чакта күк тә күкри, яшен
дә яшьни. (Ике чор, ике буын!) Ләкин һәркем үзен хаклы дип расласа да,
ата белән кыз арасындагы җылы сүрелмәде.
– Кызым, шкаф тартмасыннан нитроглицерин алып бир, – дигәч тә, көзге
каршысында боргаланган Әхсәнә, куркып, аңа борылды:
– Әти, тагын йөрәгеңә дөнья чүбен төяп кайттыңмы?
Җен алыштырганмыни, кызының йөзе танымаслык булып үзгәргән:
кап-кара калын каш, кара озын керфек, мичтә пешкән майлы кабартма
кебек ирен...
– Авызыңа корт чактымы соң, кызым?
– Әй, үртәмәсәнә, әти! Мәктәптә укытканда дресс-код дип җәфа
чиктерделәр. Капчык төсле соры костюм, чүмәлә итеп баш түбәңә өйгән
чәч. Безнең директор консерватор иде, янәсе, укытучы – балаларга
үрнәк. Ә өлкән сыйныф кызларының һәркайсында буялган озын карчыга
тырнагы, колакта – алтын алка, муенда – алтын чылбыр. Бүгеннән мин
тыю-тыелулардан азат! Менә иренемә филлер дигән препарат кадаттым.
Матурмы, әти?
– Табигый матурлыгың белән чибәр син, кызым.
– Шулай инде, керпе дә баласын йомшагым дип сыйпый, ди.
Язылучыларым «колхоз» димәсен өчен кыяфәтемне рәтләдем әле.
Шәһәр халкын туендырган, авыл-салаларны яшәткән күмәк хуҗалыклар
көннәрдән-беркөнне тискәре образ сыйфатында гына телгә алыныр дип
кем фаразлаган? Галишан бу юлысы бәхәс кузгатмады. Хәл юк иде. Төнлә
иләмсез жуылдап һәм болай да сирәк кунак йокыны качырып, йорт өстеннән
самолётлар очты. Ул төнге өстәл лампасын кабызды. «Казан утлары»ның
чираттагы саны. Яңа исемнәр байтак. Хуш, Галишаннарга алмаш үсә.
Журнал әдәби әсәрләр белән генә чикләнмичә соңгы биттә реклама бастыра
башлады. Байлардан әллә ни акмаса да, ярап тора. Продюсер Нәкыйбә
Сарматова... Таныш йөз. Исеме дә таныш!
Галишан лампаның утын көчәйтте. Күзе караңгы төндә энәгә җеп
сапларлык: ялгышмый ул! Хәтер дә ялгышмый: Язучылар берлеге каләм
тибрәткән биш яшь авторны аңа беркетте. Әдәби остаз белән айга өч
тапкыр очрашып, шакмаклы дәфтәргә язылган хикәяләрне сүтеп җыя-җыя. Шуларның дүртесе, бу шөгыленнән туеп, иҗаттан бизде. Калды
бердәнбер Нәкыйбә исемле кыз бала. Күкләрдән иңгән талант! Аның
һәр хикәясе камил, кайдадыр өтер генә төртәсе дә, кайдадыр сызык кына
сызасы. Ләкин болытларга кадәр үрлисе үсентенең тамырына балта
белән чаптылар. «Балтачы» яшь авторлардан көнләшкән Нури Фикрятов.
Мәрхүмнәр турында яманлап сөйләмиләр, ди, яманламый Галишан,
мәгәр журналда Сарматованың сурәтен күрмәсә, Нуриның ул чактагы
әшәкелеген искә алыр идемени! Алар икесе дә редколлегия әгъзасы, әмма
максатлары төрле: Фаязов яшьләрне әдәбиятка тартса, Фикрятов, аларның
һәр өйрәнчек әсәрен пыран-заран китереп, тәнкыйть яза. Ә азау ярган өлкән
язучыларга кагылмый, чөнки үз балтасы белән үзе үк туракланырга мөмкин.
Нәкыйбәнең хикәясен дә ул ватты-сындырды, анда файдалы тәнкыйтьнең
тамчысы да юк, анда кызның каләменнән каһкаһә белән көлү генә. «Җавап»
озак көттермәде. Чираттагы редколлегия җыелышында ишек ачылды һәм
матур гына түгәрәкләнеп килгән (кияүдә!) Нәкыйбә Сарматова, кулындагы
журналны өстәлгә ташлагач, нәфрәт тулы карашы белән әле Фикрятовны,
әле баш мөхәррирне яндырып:
– Чукынып китегез, – диде.
Бу нәфрәтнең очкыны Галишанга да чәчрәде кебек. Ул шәкерте артыннан
йөгерде. Ләкин кыз секунд эчендә гаип булган иде. «Баш»ның «мондый
усал әйберләрне бастырмыйбыз», – дигән вәгъдәсенә ышанып уяулыгын
югалттымы икәнни остаз? Бер шаккатуга икенче шаккату өстәлде: керфек
сирпегән саен кызарган оялчан Нәкыйбәнең тузынуы башка сыймады.
Мондый очракта Галишан нишләргә тиеш? «Фикрятов – кабахәт, ул талантлы
яшьләргә аяк чала», – дип, «балтачы»ны тиргәргәме? Вакланмаска! «Иҗат
юлың озын, беләм, сиңа тагын кизәнерләр, син күңелеңне төшермә, яз!» –
дип үгетләргәме? «Тукта, әзрәк суынсын, аннары очрашырбыз», – дип, ун
көннән шалтыраткан Галишанга карлыккан тавышлы ир-ат:
– Монда мин хуҗа, ә элеккеләре фатирны миңа сатты. Адресы? Не знаю,
аптыратма, – диде.
Нәкыйбә эзсез югалды. Менә ничәмә-ничә елдан соң сюрприз: продюсер
ханым журналда реклама биргән. Бәлки үпкә-сапкалар онытылгандыр.
Үткәннәр – үткәндә, бүген баш мөхәррир бүтән, редколлегия бүтән, заманы
белән бергә Галишан да бүтән... Күрәсе иде бу кыз баланы. Син күрмәк тә,
ә ул очрашуга атлыгып торырмы, шунысы шикләндерә.
Ашыктырмыйча гына таң атты. Адәм баласы олыгайган саен сабырлыгын
җуя, ахрысы. Хәер, Галишан утызда да, кырыкта да пырдымсыз иде. Тау
күчәр, холык үзгәрмәс! Ул кызын уятмас өчен аяк очына гына басып, аш
бүлмәсенә үтте. Кайнар чәй эчеп, каткан кан тамырларын йомшартасы.
Аның кебек үк йокысыз халык бар икән: кызы да уянды, аның ирене
йөзләгән балкорты чаккандай борын тишегенә хәтле җитеп күпергән.
– Әти, кая болай иртәләдең? Тагын каядыр барасыңмы? Чистый
йөремсәккә әйләндең син.
– Язучыны аягы туйдыра.
– Бүрене, әти.
Галишан, кызганып, Әхсәнәгә карап куйды. Табигый матурлыгын бозган
«челтәр корбаны!» Йә, әти кеше, кайда синең үгет-нәсихәтең? «Алай эшләмә», – дип заман яшьләренә әйтеп кара: «Акыл сатма», – диячәкләр.
Әйтерсең лә акыл акчага сатыла.
– Дөньяга күренерлегең дә юк инде, кызым.
– Өч-дүрт көннән шеш кими дим бит, әти. Әлегә өйдә мин. Интернеттан
блогерлар тормышын өйрәнәм. Тәҗрибә тупласам, эш көйләнә минем. Син
дә төшке ашка соңарма. Йөрәк даруың кесәңдәме? Сакланып кына йөр,
баскычларда тайма.
Күрсәтмәләр белән «коралланган» Галишан җәяү генә Бауманга китте.
Үзе шау-шулы тынгысыз урам дип сукрана, үзе гел шунда бара. Ияләшкән
эскәмияне хосусыйлаштырмагае! Бәлки ярты гасырдан: «Монда фәлән
елларда язучы Галишан Фаязов ял иткән», – дип, утыргычның аркасына
истәлек тактасы кадакларлар. Көл, агай, көл!
Журнал егетләре бай продюсер ханымның телефонын ватсапка юллаган
иде, сөйгәне белән беренче мәртәбә күрешкән яшь егет сыман каушаган
Галишан, кулы калтырап, саннарны җыя алмыйча интекте. «Өчле»гә
төртсә, «дүртле»гә эләкте. Хәерсез, бармак калын, ә төймәләр чепи күздән
дә бәләкәйрәк. Ник дулкынлана ул? Әйе, остаз иде. «Иде» – үткән заман,
аның бүгенгесе белән бернинди бәйләнеше юк. Әдәбият капкасы һәркемгә
ачык: керәсеңме, чыгасыңмы – ихтыярың. Талантлы шәкерте дә аның белән
хушлашмыйча «чыкты». Димәк, хөрмәте шул хәтле генә. Синең шуңа эчең
янамы, картлач?
Нәкыйбә Сарматованың кырыс тавышы колак яфрагын «пешерде»:
– Алло! Сез кем? Ни йомыш?
– Исәнме, Нәкыйбә? Фаязов мин!
Чыбык очындагы тынлык озакка сузылмады. Гөрләде телефонда
«күгәрчен», гөрләде.
– Әрсез җырчылар дисәм, сез икән, Галишан абый! Саумысыз?! Ни
хәлләрдә яшисез? Сезне Бауман урамында еш күрәм. Офисым шул
тирәдәрәк. Эндәшергә кыймыйм. Сез яшел эскәмиядә. Уйга чумып
утырасыз, күңелдән генә яңа әсәр язасыз булыр. Бүлдермим дим.
– Мин хәзер дә яшел эскәмиядә, – диде Галишан.
– Очам, биш минуттан яныгызга очам.
...Кайчандыр әдәбият мәйданына әйдәкләгән чыра кебек ябык кыз бала,
еллар томаны артына күмелгән, ә остаз дип саналып та, остаз дәрәҗәсенә
ирешмәгән Галишан кырыена сөягенә ит кундырган таза гәүдәле хатын
утыргач, аның авырлыгыннан эскәмия дә чүгеп куйды.
– Менә мин, Галишан абый.
– Күрәм, син.
– Кинәт кенә кайларда югалды дисез инде, әйеме? Мине бит талант
дидегез, хәтта сирәк талант. Һәм бу игелексез кызый алтын каләмен
сындырып ташлый. Ул нәкъ сезнең кебек иҗатка багынган, өстәлендә тау-
тау кәгазь, дистәләгән авторучка иде бит. Ә теге явыз абый бер селтәнүдә
өмет-хыялларымның канатын кисте. Әзер түгел идем мин андый усал
тәнкыйтькә. Тирем бик нәзек иде. Урамнан елый-елый чабам, карынымдагы
туачак нарасыем тибенә. Мин түгел, шул балам каргады аны. Сез каргышка
ышанасызмы? Мин ышанам. Бавыры череп үлгән диләр, дөресме?
Галишан сискәнде. Ул бөтенләй дә чит-ят кеше белән очрашты бугай. – Син шуңа сөенәсеңме, Нәкыйбә?
– Сөенмим. Күз яше җирдә ятмый икән.
– Ничә ел усаллык исәпләп яшәгәч, авырдыр сиңа, ыргыт куеныңдагы
ташыңны, кызый.
– Әй, аның исеме белән пычранмыйк әле. Әдәбиятка яшьләр киләме,
Галишан абый?
– Көтүе белән киләләр.
– Сез аларның да остазымы?
– Киресенчә, алар безгә остаз.
– Яшь авторларга тукмак эләгәме соң?
– Эләкми. Без егет-кызларны бишектә тирбәтеп, имезлек каптырып
үстерәбез. Язудан гына гайрәтләре чикмәсен дибез.
Бу күңелсез сөйләшүнең ахыры-азагы сызландырган соңгы сорау белән
тәмамланырга тиеш: «Ник миңа әйтмичә качтың, Сарматова?»
Сорамады. Җавабын болай да белә: Галишан аны «балтачы»дан
якламады. Көрәшсен кызый, янәсе. Ул үзе «терсәк сугышы»нда чыныкты,
кайдадыр хөсетле абзыйлар төртә-кадый, әдәбият мәйданыннан
кысрыклаганда, бирешмичә үҗәтләнеп язды да язды. Баксаң, бөтен кеше
дә тәнкыйтьне күтәрми, артка чигенә икән.
– Хәзерге акылым белән алай эшләмәс идем, Галишан абый. – Нәкыйбә
үкенәме, әллә кыланамы гынамы? – Ирем – төрек егете, йортлар төзи
иде. Без Казанда төпләнергә килештек. Имеш, мин сәләтле язучы, имеш,
мин иҗат казанында кайныйм. Шул рәнҗетелгән көннәремдә иремнең
бригадасын Мәскәүгә күчерделәр, кызган баштан күперләрне яндырып,
аның белән киттем. Анда улыбыз туды, фатир алдык. Культмассовик
дипломы кулымда, мәдәният йортына урнаштым. Әкрен генә һәвәскәр
җырчылар белән таныштым. Концертлар оештырдык бергәләп. Сезгә минем
тормышым кызыкмы соң?
Аркасы белән тойды: урамның аргы яктагы кафе ишеге төбендә
журналист Зөбәер Әбри кул болгый. Соңгы курста журналда практика үтте
ул. Бүлмәдәш абыйлары, сыра ташытып сынагач: «Йомышка ярый», – дип,
аны редакциядә калдыртты.
– Кызык, сөйлә Сарматова, сөйлә.
– Мәскәүдән Төркиягә юл тоттым. Гомергә дип. Тик мин чит илне
яратмадым. Туган җиремне, дусларымны, аш-суларымны сагынып, киредән
Казаныма кайттым. Ялгызым гына. Бик теләсәм, Мәхмүтне дә ияртә идем.
Акылым белән исәпләдем: ник төрек баласын тамырыннан куптарып бәхетсез
итим. Аның үз ватаны, ризыгы, туган-тумачасы. Улым да әтисен сайлады.
Алар сагындыра, билгеле. Шөкер, эш белән юанам. Яшь татар җырчыларын
сәхнәгә әзерлим. Әдәби басмада реклама бирүемә гаҗәпләнмәгез, анда
шагыйрьләр оясы. Бәлки, кызыксынып, җыр текстлары язарлар.
Хәйләсез җан! Кемнең күзенә төтен өрә?! Бергә каләм тибрәткән
яшьтәшләренә: «Мин дә исән!» дип, журнал аша үзенең барлыгын
белгертә.
Зөбәер кул болгап арды бугай, әрсезләнеп, эскәмия артына килеп басты.
Сүз тыңлый дисәң, тыңларлык сүзе дә юк, барысы да ачыкланды: «Сәләтле
шәкерт» дип очындырган Нәкыйбә Сарматова – Галишанның үкенечле ялгышы. Язар өчен талант кына җитми, көрәш рухы да кирәк. Кимсенеп
һәм гарьләнеп каләм ташлау – көчсезлек билгесе.
Түземсез Әбри җиңелчә генә җилкәне «шакыды»:
– Дус, йә, дус. Без дә сиңа йомыш белән идек.
– Китәм, – диде Нәкыйбә, йөзеннән нур чәчеп. Гүя бу күрешүдән аның
дөньясы түгәрәкләнде. – Сезне мин тагын күрәм әле, остаз!
Нәкъ җырдагы кебек: «Мин тагын бер сиңа киләм әле...»
...Кафеда кызып-кызып бәхәсләшкән ирләр Галишан кергәч тынды.
Заманында бу икәү, хәер, аны урыныннан куптарып, кафега әйдәгән өчәү
белән ул «Кылыч» журналында эшләде. Эшләде дип аерым өстәл, аерым
урындык биләмәде, аңа редакия заданиесе белән барып кына язасы иде.
Бүген «Кылыч» үзенең утырышын табын белән бизәп үткәрә, ахрысы. Тик
болар, шул исәптән Галишан да, «элеккеләр». Түрдәге киң җилкәле, шадра
Мәрдәнша баш мөхәррир урынбасары иде. Бер алама гадәте белән теңкәне
корытты шадра: тота да фельетонга үзенең мәгънәсез сүзләрен өсти. Ә
«мин» дип кәпрәйгән Галишанның өтерен дә сызарга ярамый. Югыйсә
журнал «шабашка» урыны гына, аның төп вазифасы – әдәби әсәрләр язу.
Гонорар исемлегенә кул куй да Аллаһы әкбәр дип дога кыл.
Өстәлнең сул ягына бите чөгендер кебек кып-кызыл Борис кунаклаган,
ул, һава җитмәгәндәй, авызын ачып, еш-еш сулый. Мөгаен, бәхәстә
Мәрданша җиңгән моны. Бу «өчлек» белән сәлам алышмаганга биш былтыр
иде. Ишетте Галишан, болар шәхси нәшрият оештырып китап дөңкелдәтә,
чын мәгәр дөңкелдәтә, кич китергән кулъязма мичтәге ипи кебек «пешеп»
кибетләргә озатыла. Сыйфаты ни дәрәҗәдә? – аларга «нипачум»: акчасы
гына түләнсен.
«Миңа ни йомыш?» димәде Галишан, көтте. Сагынудан саргаеп, бер
күрергә зар-интизар булып чакырмады «өчлек».
– Кардәшләрем, – нәселләре җиденче буын бабаларына барып
тоташамыни, Мәрданша һәркайсын туганнар чутына кертеп нотыгын
башлады. – Бүгенгесе көндә каләм хакына яшәүләре авырлашты. Гәзит-
журналларда гонорар өч тиен дә биш тиен генә. Үзебез этләнмәсәк – ачтан
үләрлек. Берәүсе үзе турында документаль әсәр яздырмакчы. Абзагыз череп
баеган, өч коттеджы, соңгысы ярты миллиардлык, ди.
– Өч йортта яшәр өчен өч гомер кирәк, ул мәңге үлмәскә тиеш, – диде
Галишан.
Мәрданшаның маңгай сырлары тагын да тирәнәйде.
– Көлмә, кардәш, көлмә. Безнең ятьмәгә алтын балык эләкмәкче!
Мәрданшаның хәйлә капчыгын чишмәсәң дә, аңлашыла: байдан яхшы
гына акча каермакчы нашир. Каерсын! Һавада бөтерелеп очкан җүләр
акчалар әзмени?! Шунысы да аңлашыла: «шайтан хезмәтчесе» итеп аны
сайлаганнар.
– Кардәш, аның турында син генә язасың, – диде Мәрданша.
– Точно, син генә, – дип җөпләде икәү.
– Хагын килешербез, – диде Мәрданша.
– Точно, килешербез, – дип кабатлады ике «попугай».
Нашир шадраларын биетеп елмайды.
– Син, кардәш, җиңел аяк, иренмичә авыл-районнарны күп айкадың.
Тәхәллүсең ут иде. Чеметкәли Чеметкәлиев! «Баш» сиңа сәмәннәрне
жәлләмәде.
Аңа бүген нәшриятка сугыласы. Авторларга бушлай бирелгән сигез данә
китапны аласы. Элек ул аларны кул тамгасы белән якын дусларына бүләк
итә иде. Китапның тузан бөртеге кундырмаган кадерле чаклары! Нишләдең
син, дөнья? Нишләп сансызга әйләндең?
Өч пар күз шелтә белән аңа текәлде. Кармагыңны озак саласың, кардәш,
«алтын балык», үпкәләп, кире диңгезгә йөзмәгәе.
Галишан чынаягын өстәл уртасына таба шудырды.
– Чәегез суынган.
Мәрданша бармак шартлатты:
– Официант, тиз генә кайнар чәй яса!
Нашир, үзе «алтын балык» роленә кереп, аның һәр теләген үтәргә әзер
иде. Зөбәер сыра ташып табанын гына шомартмаган, телгә дә остарган икән:
– Техник прогресс нәтиҗәләрен күрәсездер, Галишан әфәнде. Тиздән
безнең белән тимер кешеләр идарә итәчәк. Роботлар ягъни. Ясалма акыл
коточкыч үсештә. Фи димәгез, гасыр ахырында «тимер кешеләр» язачак
роман-бәяннарны. Сез – әдипләргә эш бетәчәк. Шуңа да акча көрәп кал,
Галишан әфәнде.
Кайчакта яшьләр хәсрәт күрәзәчеләрдән дә уздыра. Әсәр иҗат итәр
өчен җан кирәк, җан... Алай ук сөенмә син, егет. «Тимерләр» язып кына
утырмас, алар да адәмнәр үрнәгендә төркемнәргә бүленер, аларның да гади
бакырдан ясалганы, алтыннан коелганы (хәерчеләре һәм байлары) булыр.
Ә тау куышындагы Галишан чалымнары сизелгән кыргый бу хәлләрдән
әлегә бихәбәр. Ул мамонт аулап арган. Учак кырыенда очлы таш... Тагын
үткенлисе... Бер дәвер ишеге ябылып икенчесе, өченчесе һәм дә йөзенчесе
ачылганда, тамак туйдырыр өчен яланкул ауга йөрмәс (ризыктан өстәле
сыгылыр) тук чырайлы адәм, нәфесе белән явызлыгы арта-арта берсеннән-
берсе хәтәррәк кораллар уйлап табар ул. Җир шарын бүлгәлә, тала, үтер,
коллыкка ку. Акылы кителгән цивилизациянең соңгы «табышы» – атом
бомбасы Зөбәерләрнең прогрессына симез генә нокта куяр. Тау куышында
бер кыргый янә учак тергезер. Очлы таштан башланыр җирдә яшәеш.
Уйдан уелган Галишанны Борис айнытты:
– Ризалаш, малай! Спонсор агай театрда шаулатып юбилееңны уздырыр.
Үзеңне иң затлы бутикларда киендерер. Ресторанда банкет, бүләкләр...
Кайсыбызга мондый бәхет тәтегән, ди!
Ә аңа бу «бәхет» нигә кирәк? Иҗаты белән алдырмаган уртакуллар
сәхнәдә ике-өч сәгатьлек шоу-тамаша ясый. Бәгъзенең түшенә берәр
оешманың калайдан чүкелгән медален тагып, Мактау кәгазе тоттыралар.
Төче сүзләрдән, мактаулардан (ул атаклы, ул танылган икән!) күкнең
җиденче катына менгән бәгъзе озак, бик озак җиргә төшми. Төшәсе дә
килми. Чөнки алтмыш-җитмеш китап әвәләп тә укылмаган бичараны анда
укучылар көтми...
– Сыйладыгыз, рәхмәт!
Ул пар бөркелгән чәйгә кагылмады. Торып ишеккә таба атлаганда,
урындыгын аудара-аудара, Мәрдәнша аның артыннан ташланды:
– Ризамы син, Фаязов? Язасыңмы?
– Юк! – диде Галишан, беләгендәге сәгатенә чирткәләп. – Вакытым
чамалы.
– Ничек «чамалы»? Син ирекле, беркайда да эшләмисең, Фаязов?
– Эшләмәгән кешегә вакыт җитми икән. Син – эшле, димәк, вакытың
күп, үзең яз!
– Уф, сиңа ялыныр идекме без, кардәш, ялыныр идекме! Мондый акчага
дәүләт бүләге ияләре дә алыныр иде. Хикмәт синдә, Фаязов. – Нашир түш
кесәсеннән искереп саргайган «Кылыч» журналын чыгарды. – Кара, сигезенче
биттә Чеметкәли Чеметкәлиев фельетоны. Синеке! База директоры Әфләтүн
Сарухановның тетмәсен тетәсең. Рәссам аны кулына утлы кисәү тоттырып
та сурәтләгән. Көчәйткән язмаңны. Ул заман өчен нинди хурлык! Син
аны коммунист башы белән карт-корының дачаларына ут төртеп, җир
колачлый дигәнсең. Югарыдагы әшнәләре хөкемгә тарттырмаган, аклаткан.
Өсте-өстенә шәхси база төзеп, котырып баеган фельетон герое! Хәзер ул
үзен мактатып китап яздырмакчы. Түлке синнән! Шарты шундый. Ник
кәҗәләнәсең инде, мөгезсез?
Гаеплисе дә юк кебек. Мәрдәнша бизнесын саклар өчен күкрәге белән
җир тырмап шуыша. Акча дигәндә иблискә җанын да сатмагае. Тик җансыз
нишләр ул?
Кызганды Нәширне Галишан.
Ә берәү гомере буе гарьләнеп яшәгән әнә: аңа китап ни пычагыма, ул
биш былтыргы кара буяуны язучының каләме белән агартмакчы. Аны да
кызганды Галишан.
Ул үзе дә кызганыч иде. Бу буталчык дөньяга әллә алдан, әллә соңарып
туды…
(Дәвамы бар)
«КУ» 01, 2025
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев