Логотип Казан Утлары
Юбилейлар

Ихлас дуслык дәвам итсен

Фатиһ Кутлуга – 50 яшь

1 Мәрхүмә язучы Дания Гайнетдинованың (1952–2024) соңгы язмасы.

Фатиһ бәй Кутлуның әнисе Шүкран Кутлу, сабые дөньяга аваз салганда, аңа
зур киләчәк юрагандыр, мөгаен. Төркиядә туып-үсеп, инде егет булып җиткән
Фатиһның Татарстаныбызга килеп, зур дәрәҗәләргә ирешүенә, гаилә корып,
балаларына үрнәк әти, тормыш иптәше – Гөлшат ханыма ныклы таяныч була
алган чын ир-ат булуына сокланырга
гына кала. Аның оста тәрҗемәче, Гаяз
Исхакый исемендәге премия лауреаты
булып танылуы гына да күпләргә
үрнәк булып тора. «Татарстан» дәүләт
радиосында эшләгәндә, Фатиһ бәйне
тапшыруларыбызга чакырып, иҗаты,
эш-гамәлләре, уңышлары турында
шактый күп сөйләшергә туры килде
миңа. Бу язмамда Фатиһ бәй иҗатына
бәяләмә бирүне максат итеп куймадым.
Фатиһ бәй һәм аның гаиләсе белән
якын дуслар булып китүебезгә унбиш
елдан артык вакыт үтеп киткән икән
инде. Бер-беребезгә кунакка йөрүләр
дә күңелдә онытылмаслык хатирәләр
калдыра. Тормыш иптәше Гөлшат
ханымның музыкага гашыйк булуы, музыка факультетын тәмамлап, фортепиано буенча
балаларга дәрес бирүләре, укучыларының тырышлыклары турында сөйләгән эчкерсез
хатирәләре һәрдаим күңелдә. Үзләренең балаларын да иҗат мохитендә тәрбияли алар.
Олы кызлары Рауза Казан инновацион институты каршындагы көллияттә дизайнерлык
буенча белем ала. Раузаның «Татарстан» радиосында балалар тапшыруларында
чыгышлар ясавын да әйтеп үтик. Ул – яхшы әңгәмәдәш һәм шигъри сүз остасы да.
Фатиһ бәйнең «Татарстан» радиосындагы ихлас чыгышлары 2010 елларда
башланып киткән иде. Әңгәмә барышында җыр-моң темасына кагылган сөйләшүләрдә
җырлап та җибәрә ул. Язучы-тәрҗемәче булып китмәсә, туганы – төрек җырчысы,
автор-башкаручы Кәмал Кутлу кебек җырчы булыр иде бәлки. Шунысын да искә
алып үтик: 2011 елда Казаныбызда Кәмал Кутлуның җырлар альбомы дөнья күргән
иде. «Апрель яңгыры», «Җаным минем», «Авыл гүзәле», «Ялвардым Раббыма» һәм
башка дистәләгән мәхәббәт җырларын үз эченә алган җыентык ул вакытта безнең
өчен дә зур ачыш булды.

Фатиһ бәй, сөйләшеп утырганда да, моңлы берәр җыр җырлап, күңелне тагын
да күтәреп җибәрергә оста.
Җыр дигәннән, тагын бер хатирә искә төште. Шулай ук «Татарстан» радиосы
дулкыннарында Флёра апа Сөләйманова башкаруында яңгырый торган «Әниемә»
җыры турында Фатиһ бәй белән тапшыру эшләгән идек. Әлеге җыр заманында
безнең радио студиясендә яздырылган иде. Флёра апа бу җырны Казакъстанга
баргач ишетә һәм бик яратып, Татарстаныбызга алып кайта. Башта казакъча
җырлый. Җырның шигырен Гафу Каербәков, көен Шәмши Калдаяков язган.
Җырны татарчага радиобыз режиссёры Госман Әхмәтҗанов тәрҗемә иткән.
Фатиһ бәй әлеге җырны төрекчәгә тәрҗемә итеп, әнисе Шүкран Кутлуга да
ишеттерергә өлгерә әле. Кызганыч ки, Шүкран ханым 2023 елның 6 февралендә
туган шәһәре Каһраманмарашта җир тетрәү вакытында һәлак булды. Фатиһ бәйне
тетрәндергән «Әниемә» җыры тарихын язып тормыйм. Тапшыруда Фатиһ бәй аны
бик дулкынланып, бәгырьләргә үтеп керерлек итеп сөйләгән иде. Шунда ук ул
әлеге җырны әнисе Шүкран ханыма ишеттергәнчә төрек телендә эфир дулкыннары
аша тыңлаучыларыбыз күңеленә дә җиткерә алды. Тапшыру беткәч, шактый
тыңлаучыларыбыздан рәхмәт сүзләре дә ишеттек. Җыр-моң аның күңеленнән
чыгып та тормый бугай. Төрле очрашулар вакытында да, дустанә табын артында да
җырлый ул. Туганы рок-музыкант Кемаль аһәңнәреннән, аның серле авазларыннан
һич кенә дә калышмый, бәлки моңлырактыр да. Рәхмәт сиңа, Фатиһ бәй!
Иҗат дөньясы тылсымлы да серле, сихри дә ул. Иҗат дөньясына кереп киткәнсең
икән, аннан чыгам димә. Фатиһ бәйне дә күренекле язучыларыбыз әсәрләре иҗат
дөньясына алып кереп, шул мохиттә яшәтә, күрәсең. Тәрҗемә өлкәсендә эшләү аеруча
зур җаваплылык сорый. Күренекле язучы Аяз абый Гыйләҗев белән ул исән чакта
танышып, аның хәер-фатихасын алап калган Фатиһ бәй үзен бүген дә бәхетлеләрдән
саный дип беләм. Ул вакыттан бирле шактый еллар үтсә дә, Аяз абыйны остазым дип,
күңел түрендәге уй-хисләрен дусларына гына түгел, чиксез күкләргә дә җиткерә сыман.
Аяз абыйның тормыш иптәше Нәкыя апа да аны туганыдай якын күрә. Нәкыя апаларда
аның иҗат белән шөгыльләнер өчен өстәле дә бар. Гыйләҗевлар гаиләсе белән мин дә
аралашып яшәдем. Хәзер дә еш булам. Барган саен диярлек Фатиһ бәй эшләп утыра. Аны эшеннән бүлдермәс өчен бүлмә ишеге аша сәламләшәбез дә, Аяз абый бүлмәсенә
кереп, Нәкыя апа белән хәл-әхвәл белешеп утырабыз. Фатиһ бәйнең бу фатирга килеп
иҗат итүе юкка гына түгелдер, биредә Аяз абый рухы яши бит, әйтерсең лә ул остазы
янәшәсендә. Юкка гына Аяз абый да Фатиһ бәйгә заманында: «Фатиһ бәй, Сез минем
йортыма кояшның бер кисәген алып кердегез. Рәхмәт!» – дип, китапларына култамга
язып бирмәгәндер. Менә шул кояшның бер кисәге бүген дә әлеге фатирны җылытып,
иҗатка рухландырып тора сыман. Әлеге җылылыкны мин үзем дә, Нәкыя апа янына
килгәч, Аяз абый бүлмәсенә кереп утыруга тоям. Аяз абый белән Нәкыя апаларның
бу фатиры аларның бала-оныкларына да илһам биреп, бәхеткә әйдәп торсын иде.
Тәрҗемәләре белән үзенең укучыларын чит илләрдә дә тапкан, зур дәрәҗәләргә
ирешкән Фатиһ бәй Төркиядә яшәп гыйлем бирүче галимнәр белән дә дус. Мин
үзем дә Төркиядә эш сәфәре белән булганда, Фатиһ бәйнең киңәшен истә тотып,
андагы галимнәр белән очрашып сөйләшкәнем булды. Шуларның берсе – Төркиянең
Истанбул каласында яшәүче галим Һүсәен Барган. Ул татарлар дөньясы, татар әдипләре
турында кызыксынуы һәм Аяз Гыйләҗевның Төркиядә басылган әсәрләренең популяр
булуы турында да сөйләгән иде. Аның белән әңгәмәне дә радиобыз тыңлаучыларына
ирештергән идек. Менә шулай ике ил арасында галимнәр белән дә дуслаштыра Фатиһ
бәй.
Шөкер, дөнья әдәбияты күгендә йолдыз булып балкырдай язучыларыбыз аз түгел.
Әмма әдип классик булырдай нинди генә шәп әсәр иҗат итмәсен, аның хакында башка
халыклар белмәсә, әсәрләре чит телләргә тәрҗемә ителмәсә, ул ныклап танылып
китмәскә дә мөмкин. Шөкер, язучы-тәрҗемәче Фатиһ бәй – татар язучыларының
әсәрләрен төрек теленә тәрҗемә итеп, ике ил арасында әдәби багланышлар булдырган
олы иҗатчы. Фатиһ бәйнең иҗат чишмәсе саекмавын, ургылып торуын, гаиләсенең
дә бәхетле булуын теләп калам.
Еллар санын дисбе итеп тезеп,
Берәмтекләп барлый барабыз.
Сезгә имин көннәр, мул табыннар,
Сәламәтлек теләп калабыз.
Иҗатыгыз һәрчак гөрләп торсын,
Эшләрегез һәрчак уң булсын!
Укучыларыгыз артып торсын,
Фикердәшләрегез күп булсын!
Халкым сезне таныр инсафлыктан,
Эшегезнең тояр хикмәтен.
Бәя куяр тоткан кыйблагызга,
Ходай салыр сезгә рәхмәтен.


Дания ГАЙНЕТДИНОВА,
Татарстанның атказанган
сәнгать эшлеклесе,
язучы.

 

«КУ» 01, 2025

Фото: архивтан. Дания Гайнетдинова белән Фатиһ Кутлу.

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев