07 (июль), 2026
ШИГЪРИЯТ ҺӘМ ЧӘЧМӘ ӘСӘРЛӘР
Зиннур МАНСУРОВ. Даим сызлап тора милләт аңы... Шигырьләр. ...............3
Факил САФИН. Кояшта – сагыш төсе. Бәян. ....................................................11
Лилия ФӘТТАХОВА. Сөйлә, Казан!.. Шигырьләр. ...........................................50
Гөлинә ХИСАМЕТДИНОВА. Җилгә каршы. Повесть. ......................................55
Рәшит БӘШӘР. Яшен булып йөрәк яшьнәр дә... Шигырьләр. ........................82
Марат КӘБИРОВ. Мәңгелеккә сәфәр алдыннан. Хикәя. ................................87
СҮЗ КОДРӘТЕ ХАЛЫКЛАРНЫ БЕРЛӘШТЕРӘ
Зөлфия ХАННАНОВА. Чаңгырый-чаңгырый гына очып барам... Шигырьләр. .....................113
ЯҢА ИСЕМНӘР
Индира ГАБДУЛЛИНА. Хыялдагы сурәтләр. Хикәя. ........................................118
Әдәби берләшмәләрдә: «Илһам»да илһамланып. Баулы районы иҗатчыларының шигырьләре. (Лилия Фәхриеваның кереш сүзе белән) .......................................................................................123
ӘДӘБИ ТӘНКЫЙТЬ
Зимфира ИСЛАМОВА. Затлы әсәр укыгач... ...................................................129
ШӘХЕС
Чулпан һәм Фираз ХАРИСОВЛАР. Сикәлтәле юллардан казанышларга. ....132
Миллият:Дания ЗАҺИДУЛЛИНА. Архивлар алиһәсе. ........................…….....143
Китап күзәтү: Ихтыяр КЫЯМОВ. Телләребез башка булса да, күңелләребез бер. ..............148
Хәтер: Рафис КОРБАН. Авылдашым Шәрәфи. ..............................................152
Алмаз ХӘМЗИН. Берәгәйле җырчы. (Рафаэль Сәхабиевның тууына – 75 ел). .......................157
Илдус ДИНДАРОВ. Бердәнберем, Бикколым! (Автобиографик повестьтан өзек)...............160
ГАБДУЛЛА ТУКАЙНЫҢ ТУУЫНА – 140 ЕЛ
Тукай һәйкәле – Уральскида. Сәхифәне Ландыш ӘБҮДӘРОВА әзерләде. .............179
Фотоархив: «Казан утлары» архивыннан. ....................................................180
Хәтер-хатирә: Эльмира ЗАКИРОВА. Яшел пыяла аша. ..............................182
Әдәби мизгелләр: «Казан утлары» – Мамадышта. ......................................185
Газиз тавышлар: Кардәшләргә моң өләшкән татар. (Латыйф Хәмидинең тууына – 120 ел). .....186
Язучы – димәк, тел галиме. (Гәрәй Рәхимнең тууына – 85 ел ).
Сәхифәне Нәсим АКМАЛ алып бара. ............................................................187
Шаян сәхифә: Ирек ФИРГАЛИЕВ. Алтын балык киңәше. Юмористик хикәя. ……...188
Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан. Сәхифәне Вакыйф НУРИЕВ әзерләде .......190
-
Язучы, прозаик Рәҗәп БӘДРЕТДИННЕҢ «Казан утлары» журналын укучыларына мөрәҗәгате
Махсус хәрби операциядә һәлак булган абый хакында бу әсәр... -
Аклану әмәле
Илеңдә борынгы авыллар таркалса, сиңа да үкенеч утында янасы. -
ЗАТЛЫ ӘСӘР УКЫГАЧ...
«Казан утлары» журналының быел февраль санында Айгөл Әхмәтгалиеваның «Юл азагы бер нокта» повесте басылып чыкты. Шәхсән үзем әлеге әсәрне зур кызыксыну белән укыдым. -
Синең исмең...
Саумы, Казан! Кан тамырың буйлап, Юллар килә сиңа, уйлар килә. Мең тармаклы алар, меңәр җәпле – Синдә Бербөтенгә әверелә. -
Карурман
Адаштым да кереп карурманга, Чыгалмыйча йөрим. Юллар юк. Кара урман шаулый... янәшәмдә Киек-җәнлек тотар уллар юк. -
Мин – шагыйрь
Ишет, җиһан, ишет син мине: Үтерүче түгел. Мин – шагыйрь! -
Тукай һәйкәле – Уральскида
«Тукай Уральскида» 2001 елның 30 октябрендә Казакъстанның Уральск (Җаек) шәһәрендә Габдулла Тукайга бюст ачыла. -
Заманында без шоңкарлар идек!
Яшь чакларда без шоңкарлар идек, Биек иде безнең хыяллар. Максат – җилле, җаннар серле иде, Бармы бүген шуны тойганнар? -
Ат булдым
Гомер буе ат булдым мин, Яшь чакта – чабыш аты. Камчы белән суга-суга Кудылар мине каты. -
Музейда туган тәэссорат
Мирас булып күчкән патша таҗы – аны башсыз зат та кигән ич. -
Бүген...
Саумы, Казан! Күз карасы сыман – кадерле син безгә, якын, затлы! -
Тукай бүген яшәсә...
Юк, сокланмас! Каләмен ул Кылычы итәр иде, Безнең «сакау» телебезне Бик каты сүгәр иде. -
Июнь аеның җиңүчеләре билгеле!
Котлыйбыз! -
Өч кошым
Мин озаткач сине, озак көттем, Киткән юлларыңнан күзләдем. -
Үзгәрешләр булып Вакыт ага
Вакыт ага үзгәрешләр булып, Үткән күчә бүгенгегә таба. Ни ул анда киләчәкне каплап, Тынны буып алып, күзне яба? -
Яулык
Ак яулыклы ана дога кылса, Фәрештәләр басыр күч сырып... -
Әтиләр кайтмады сугыштан
Тамакларда төер, хәтерләр үлемсез, Әтиләр бит һаман күңелдә. Күз яшьләре тама әниләрнең, Җиңү көне дигәч, бүген дә. -
Уңмаган эш хикмәте
«Оешмаган затлар бездә оекбашның уңын сулга иртүк бутап кияләр». Гамьсез түрә яңа көнне шулай башлар… -
Сикәлтәле юллардан казанышларга
Профессор Р.А.Юсупов менә шулай күп еллар буена илебездәге иң күренекле югары педагогика уку йортының бердәм коллективының тырышлыгы белән, үзен аямыйча, бөтен егәрлеген, акыл көчен җигеп, бай тәҗрибәсеннән файдаланып, уңышлы җитәкчелек итә, вузның шанлы тарихын яңа казанышлар белән баетуга, данын тагын да күтәрүгә ирешә, республика һәм Россия мәгарифенең тарихында якты эз калдыра. Шул ук вакытта гаять актив, игелекле иҗтимагый эшләре белән республикабызның гуманитар тормышын алга җибәрүгә үзенең лаеклы өлешен кертә. -
Син
Җирлисең бит ана телең – мәнсез син... Яхшысы да, яманы да син...син...син. -
ЧОРЛАР БЕЛӘН ЭШ ИТТЕ, ҮЗЕ ДӘ БЕР ЧОР ИДЕ
Тарих фәннәре докторы, Татарстан фәннәр академиясенең мөхбир- әгъзасы, республикабызның атказанган фән эшлеклесе, фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясе лауреаты Фаяз Хуҗинның тууына 75 ел. -
СУГЫШТА – ИЛ ӨЧЕН, ТЫНЫЧТА ТЕЛ ӨЧЕН КӨРӘШКӘН
Күренекле тел галиме, тюрколог, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Вахит Хаковның тууына 100 ел. -
Мин – компьютер төймәсе
Канатсызлар белән – Аңлый моны Күкләр Серен белгән. -
Архивлар алиһәсе
«Уңышларыгызның сере нидә?» дигән сорауга Гөлмира Сәлимҗан кызы тарихны яратуда, дисциплинада, мине канатландырган остазларымда, һәр башлангычыма терәк булган тарихчы-галимнәрдә һәм гаиләмдә дип җавап бирә. Бу җавапларга – холыкта, ныклыкта, рухи тамырларда дип тә өстисе килә. -
Хыялдагы сурәтләр (хикәя)
Күп тә үтмәде, Әминә тормышындагы уңай үзгәрешләр белән уртаклашыйм дип, Ләйлә яшәгән йортка килде. Тик аңа хуҗабикәнең бу йортны сатып, күз күрмәгән якларга чыгып китүе турында хәбәр иттеләр. Тылсымчылар һәркайда кирәк, димәк, Ләйлә дә үзен өзелеп көткән кешеләр янына киткәндер дип уйлады Әминә. Һәм кайтуга кулына үзенең пумала, буяуларын алып, эшкә тотынды... -
Елъязмада – тарих сурәтләре
...Вакыт белми тып-тын агышларны, Язмыш җиле кайчак каты ора. Идел-йортка әманәтен йөкли Орышлардан өнсез калган Болгар. -
АВЫЛДАШЫМ ШӘРӘФИ
Габдулла Шәрәфи (Габдулла Шәрәфетдин улы Шәрәфетдинов) (1926–1997) – күренекле татар язучысы, 1972 елдан СССР (ТАССР) Язучылар берлеге әгъзасы. Татарстанның (1976) һәм РСФСРның (1986) атказанган мәдәният хезмәткәре. -
Кызылъярым
Баулы ягында урнашкан Бик матур бер авыл бар. Горурланып әйтә алам: Ул бит – безнең Кызылъяр. -
Яз сулышы
Яшәү өчен Ходай Биргән бар(ы)сын, Синең тормыш – Синең кулыңда. -
Чаңгырау торна тавышы
Мин белмимен, таралырмы бермәл Куерыплар торган кара болыт?! Әйтер сүзләремне әйтәлмәгәч, Чаңгырый-чаңгырый очтым, торна булып... -
БЕРӘГӘЙЛЕ ҖЫРЧЫ
Рафаэль Сәхабиевның тууына – 75 ел -
Свислочь кына
Йөрәкләрне ачып салдык Үз күреп, туган күреп. Башкортны да, татарны да Борчыган уйлар бер үк. -
Ялган
Бар да бетә, яна, әмма ялган Сугыш кырыннан да сау чыга. -
Дөньяга килү хәлләре
Таныш акушер сөйли -
ЯШЕЛ ПЫЯЛА АША
Мөдәррис Әгъләмов... Хәер, безнең өчен ул гел Мөдәррис абый булды инде. Ул үзебезнеке иде... -
«КАЗАН УТЛАРЫ» – МАМАДЫШТА
Бу юлы сәфәребез – Мамадышка. «Әдәби берләшмәләрдә» проектының чираттагы утырышы район Үзәк китапханәсендә узды. Баш мөхәррир урынбасары Вакыйф Нуриев йөзьяшәр «Казан утлары» тарихында Мамадыш язучыларының зур урын алуы турында сөйләде. -
Кеше һәм Ул
Тереклеккә тормыш биргән Кояш нуры – бары Син! Йөрәкләргә сөю биргән Яшәү көче – бары Син! -
Хакыйкатькә таба бара юллар...
...Һәм үзгәргән Казан-кала йөзе, Ерагайган азан тавышлары. Якынайтыр өчен араларны Һәм онытыр өчен каргышларны – Кирәк булган озын-озак еллар. -
Әрнешү
Буш офыкка торам карап, Йөрәккәем әрни канап. Серләшерлек адәм дә юк. Хөр җилфердәр әләм дә юк. -
БЕРДӘНБЕРЕМ, БИККОЛЫМ!*
Нурлат шәһәре автовокзалында ике ир гәпләшеп тора. Ябык чырайлы, сирәк кашлы, чал сакаллысы, башын чайкый-чайкый: – Ялгышасың, энем! Син барасы авыл Биккол дип атала, Бикүле түгел. Анысы бөтенләй башка якта, – дип кырт кисте. Аркасына юл букчасы аскан, тавык йомыркасы сыман озынча түгәрәк йөзле, сипкелле, базык гәүдәле яшь егет, аптыраудан, шардай күзләрен челт-челт йомгалады: – Бәй, икесе ике авылмыни алар? -
Кояшта – сагыш төсе (бәян)
Фидаил әбисе-бабасы тәрбиясендә үскән ятим егет иде. Шулай дисәк, дөрес булыр, чөнки әнисе исән-имин булса да, ул беренче киявеннән аерылып кайткан һәм, малайны бабасы белән әбисе карамагына тапшырып, бәхет эстәп, башка авылга кияүгә китеп барган. -
АЛТЫН БАЛЫК КИҢӘШЕ (ЮМОРИСТИК ХИКӘЯ)
Ханым йөгерә-атлый Зөягә төшеп җитүен сизми дә калды. Алтыннан колак кагасы килмәсә дә, куркуы җиткән иде, балыкны суга җибәрде. – Рәхмәт, ханым, – диде аңа алтын балык, – сүземдә торырга тырышырмын, шөбһәләнмичә әйт, ни телисең: затлы автомобильме, кәттәрәк квартирамы, йә булмаса зур гына хезмәт хаклы эш урынымы? Теләгең мөмкин кадәр тиз үтәлер. -
Кояшта – сагыш төсе (бәяннең дәвамы)
...Тормыш – ормыш ди, бу рәхәтлеккә чик куелды, язгы ямьле бер көндә яшь бичәсен, улын калдырып армиягә китеп барды Фидаил. Армиядә Украинага эләкте. Офицерлар ныклап әйтеп куйдылар – шәһәргә чыккач, сак булырга кирәк! -
Кояшта – сагыш төсе (бәяннең дәвамы)
– Бергә барабыз! – диде ул, кинәт үзендә көч тоеп. – Үзең генә кунакка барып кайтмассың бит инде... Минем дә шәһәр күрәсем, сыер астыннан чыгып, дөнья гизәсем, күңел ачып, бераз юанасым килә. Фидаил хатыныннан мондый ныклыкны көтмәгән иде, ни әйтергә белмичә, мич янындагы эскәмиягә барып утырды. Башын аска иеп, уйланып торгач, сүз башлады. -
Кояшта – сагыш төсе (бәяннең дәвамы)
Флүзә, чишенеп, тирәсендә бөтерелгән улын читкәрәк кагып, әкрен генә әбисенә күтәрелеп карады. – Фидаил... Кайтканмы соң?.. – Кайтмаган шул, калган... – Әбисенең тавышы калтыранып чыкты. – Шушы су сөлегедәй хатынын тагын ятим хәлендә яшәтә бит, адәм тәганәсе! -
Кояшта – сагыш төсе (бәяннең дәвамы)
Фидаилнең күңелен нидер яндырып үтте. Күрәсең, кызга карата күңелендә нидер бөреләнгән, әмма таҗларын ачарга өлгерә алмый калгандыр. Аның шулай булуы яхшыгадыр да. -
Кояшта – сагыш төсе (бәяннең дәвамы)
Фидаил үз янына чакырып хат җибәргәч, Флүзә, иләсләнеп, Филисне алып, юлга чыгып китмәкче иде, әтисе каршы төште: «Үзең генә аяк та атламыйсың, энең Дамир озата барыр!» – дип кистереп әйтте. Дамир булмаса, белмим, гомер авылдан чыкмаган яшь хатын бу шайтан олаккан җирләргә барып җитә алыр идеме?.. -
Кояшта – сагыш төсе (бәяннең дәвамы)
...Ышануы юкка булмаган икән. Фидаил авылга көзгә таба кайтып керде. Вәгъдә иткән акчалар булмаган, күрәсең, өстендә һаман шул иске кәчтүм, яшькелт күлмәк, аягында шәлперәйгән ботинка. -
Җилгә каршы (повесть)
– Сула!.. Балам, сула!.. Әни тавышы... Әни тавышы бит бу! Зөфәр көч-хәл белән авырайган керфекләрен селкетте. Әйбәтләп күрә алмаса да, баш очында түм- түгәрәк яктылык эленеп торганын, анда әнисенең шәүләсен шәйләде. Иреннәрен ялаштырып, бик авырлык белән генә: «Әни-и-и...» дип сузды. -
Җилгә каршы (повестьның дәвамы)
– Төн узмаган, таң атмаган бер вакыт. Ишекне каты итеп дөбердәттеләр. Без ачмадык. Шуннан тагын да катырак дөбердәтә башладылар. Без ачмыйбыз. Берзаман тынлык урнашты. Шунда нәрсәдер тамган кебек булды. Карыйбыз: ишек астыннан өйгә ниндидер сыеклык керә. Нәрсә инде бу? -
Җилгә каршы (повестьның дәвамы)
Зөфәрнең башында план туды! Ул яңадан чират торып, акча эшләячәк тә, русча китаплар сатып алачак. Аннары 2нче сыйныфның рус теле дәреслеген! Ул барысын да алдан укып куячак! Ул сыйныфта рус телен иң яхшы белүче булачак! Күрсәтәм әле мин сезгә «чаплашка»ны! -
Җилгә каршы (повестьның дәвамы)
– Кешеләр мәрхәмәтлерәк һәм гаделрәк булсыннар иде. Маңгай күзләре томаланганда, күңел күзе белән караңгылыкта да яктылыкны эзләп таба алсыннар иде. Марсо әнә шундый ул. Дөньяңны караңгылык каплаганда, уйларыңда яктылык сызыгы калсын, балам... -
Җилгә каршы (повестьның ахыры)
– Әти, син очарга өйрәндем дисең бит әле... – Әйе, улым, иҗат ул – очыш. – Мин дә очачакмын! – Бик яхшы, улым! Тик син нинди юл сайлаячаксың соң? – Мин музыкада очармын, әти. Мине дә сине таныган кебек танырлар, мин дә җиңәрмен, медальләрем дә булыр! – Бик яхшы, улым! Тик җиңү – җиңелүгә юл ул...