БЕРДӘНБЕРЕМ, БИККОЛЫМ!*
Нурлат шәһәре автовокзалында ике ир гәпләшеп тора. Ябык чырайлы, сирәк кашлы, чал сакаллысы, башын чайкый-чайкый: – Ялгышасың, энем! Син барасы авыл Биккол дип атала, Бикүле түгел. Анысы бөтенләй башка якта, – дип кырт кисте. Аркасына юл букчасы аскан, тавык йомыркасы сыман озынча түгәрәк йөзле, сипкелле, базык гәүдәле яшь егет, аптыраудан, шардай күзләрен челт-челт йомгалады: – Бәй, икесе ике авылмыни алар?
* Нурлат шәһәрендә яшәүче язучы, журналист Илдус Диндаровның үз башыннан кичкәннәрен, күңелендә
тирән эз калдырган истәлек-хатирәләрен туплап язган «Камчылы еллар һәм бормалы юллар» дип аталган
автобиографик повесть-мемуарыннан өзек. Язманы тулысынча журналның сайтыннан укырга мөмкин.
Нурлат шәһәре автовокзалында ике ир гәпләшеп тора. Ябык чырайлы, сирәк
кашлы, чал сакаллысы, башын чайкый-чайкый:
– Ялгышасың, энем! Син барасы авыл Биккол дип атала, Бикүле түгел.
Анысы бөтенләй башка якта, – дип кырт кисте. Аркасына юл букчасы аскан,
тавык йомыркасы сыман озынча түгәрәк йөзле, сипкелле, базык гәүдәле яшь
егет, аптыраудан, шардай күзләрен челт-челт йомгалады:
– Бәй, икесе ике авылмыни алар?
– Менә шунда да инде аның хикмәте. Еш кына бутыйлар аларны, синең
кебек. Ялгышмас өчен исемнәрен русчага әйләндереп карарга кирәк. Алай
иткәндә Биккол – Бикуловога, ә Бикүле Степное Озерога әйләнә дә куя. Ну,
аермасын сиздеңме инде хәзер? – дип очлады сүзен тегесе...
Мин дә тәҗрибәле, өлкән кешенең фикеренә бишкуллап кушылам.
Атамалары бердәй диярлек яңгырашлы, охшаш булганлыктан, читтәгеләр
безнең райондагы әлеге ике авылны дөрестән дә гел буташтыра. Игезәкләрмени...
Бикүле нинди генә асыл авыл булса да, Бикколга җитми инде! Ул бит үзе
дә бер генә! Җөмһүриятебезнең Нурлат-Октябрь төбәгендәге туып-үскән
изге төягем! Шулай анысы, һәркемнең туган туфрагы үзенә якын, кадерле.
Башкаларына караганда да, газизрәк, тансыграк. Шуның шикелле, Биккол
авылы минем өчен җир йөзендәге бердәнбер җәннәт почмагы кебек ул
дисәм дә, туган ягына мөкиббән һәркем мине яхшы аңлар. Миңа калса, аның
исеме дә бит шактый үзенчәлекле. Һәрхәлдә Татарстанда «адашы» юк бугай.
Лениногорски районындагы бүтәнчәрәк яңгырашлы Сарабиккол дигән авылны
исәпләмәгәндә. Инде дә ары китеп, шөһрәтле Оренбург якларында нәкъ шул
ук мәгънәле исемне йөрткән тагын бер Биккол бар икән әле. «Саташып аткан
таң» романын язганда бу җирләрне аркылыга-буйга гизгән күренекле әдип
Факил Сафин үзенең юлъязмасында шушы борынгы ямчылар авылын Пугачёв
явына, аның узаманы Салават Юлаевка мөнәсәбәтле рәвештә теркәп куйган.
Пугач фетнәсе бастырылгач, исән-аман калган әлеге Биккол кешеләренең,
патша гаскәрләре эзәрлекләвеннән качып, безнең тарафларга яшертен генә
килеп төпләнүе һәм дә яңа авылга нигез салуы бик ихтимал. Бөтен Рәсәйне
тетрәткән канлы бәрелешләрдән соң андагы крестьяннарның авылы-авылы
белән Казан губернасына күчеп утыруы турында дөреслеккә туры килә торган
риваять-легендалар тикмәгә генә чыгарылганмыни?! Оренбург төбәге минем
әтием Хәйдәргали Галимдар улы Диндаровның нәсел-ыруы, кан-кардәше, ата-
бабалары, кем әйтмешли, кадим чорыннан ук тамырланган изге туфрак та әле.
...Йөзьяшәр аксакалларның Нурлат районындагы Биккол авылын
телгә алганда исә, борынгы сүз кыстырып, карлы-бозлы Себер белән дә
«галәкәсе бар аның», ягъни багланышлы, дип сөйләгәннәрен дә балачактан ишетеп калганмын. Казан дәүләт университетында укыганда, Татарстан
Республикасының милли архивында аңа кагылышлы кайбер документларга
(«ревизская сказка»лар) юлыктым. 1858 елның 13 апреле белән теркәлгән
бер елъязма Чистай өязенең Дала-Биләр күле волостендагы яңа күчеп килгән
Биккол авылы кешеләре – элегрәк Себердә яшәгән Тантур морзаларының
чукындырылмаган йомышлы татарлары турындагысы ифрат кызыклы. Мин ул
документларны 2010 елда нәшер ителгән «Язмышлар балкышы – Бикколым»
китабында шәрехләп урнаштырган идем.
Татарстан Республикасының географик картасыннан аның аскы, көньяк
чигендә, атамасы русча күрсәтелгән Бикулово авылын тапсагыз, басу-
кырларының күрше Самара өлкәсе җирләренә чөй сыманрак кереп торуын
шәйләрсез. Ульяновск өлкәсе дә терәлеп диярлек тора бит әле безнең басу
капкасына. Бер караганда, авылыбыз биләмәсе һәрьяклап камалып, чолгап-
чорнап алынган кебек.
«Авылыгыз, диләр, урыс арасында
Кысылыпмы калган кишәрлек». –
Ул «кочакта» ләкин эремәдек,
Тишеп чыкты әрсез мишәрлек», –
диебрәк тасвирларга да тырышкан идем мин аны. Ягъни мәсәлән, безне, татар-
мишәр өммәтен, үзеңә буйсындыру ансат түгел, баш бирмәс үзсүзлек, кирелек,
әрсезлек, кыюлык, гайрәт җитәрлек, янәсе.
Биккол, чыннан да, Татарстанның иң ерак көньяк ноктасында, ачуым
килмәгәе, әллә кайдагы җәһәннәм читендә үзенә бер ялгыз утрау булып торса
да, һич тә кайнап торган, шаулы тормыш агымыннан яр буена чөерелеп, замана
«арба»сыннан төшеп калганга охшамаган. Егерменче йөз башында, төгәлрәге,
1905 елда авылым кырлары янәшәсеннән генә Сембер-Уфа тимер юлы төзелә
башлый һәм 1910 елны безгә иң якын (18-20 чакрым), эре генә торак пункты
саналган бүгенге район үзәге Нурлатта тәүге тимер юл станциясе сафка баса.
Кыскасы, авылдашларым шуннан бирле Бикколдан өч-дүрт чакрымдагы
Розовка тимер юл разъездында мәшәкатьсез-нисез пассажир поездына утырып,
шул ук Нурлатка иң күбе ярты сәгать эчендә рәхәтләнеп барып җитәләр.
Ут күршеләребез Самара, Ульяновск шәһәрләреннән Нурлат, Әлмәт, Чаллы
якларына йөк ташу транспорты үтеп-сүтеп такырайткан машина юлы да
безнең авыл читеннән уза бит әле. Менә шундый уңайлыклары булган авылга
ничек инде русчалатып «медвежий уголок», ягъни мәсәлән, дөм караңгы,
аулак почмак, дип, теге-бу итенгәләп, борын җыерып, кул селтәргә мөмкин?!
Киресенчә, халкының элек-электән әллә кайларга, дөньяның аръягына сәфәр
чыгып китәргә мәле табылган, картлар әйтмешли, чуен юлы булган. Йөремсәк
аякка төк иярә, дигәндәй, әнә шулары өчен дә Биккол авылы кешеләре һәрчак
укымышлы, мәгърифәтле, зыялы булулары белән аерылып торган, күрәсең.
Тирә-юнь авылларга мулла-мунтагай вазифасына нәкъ бездән «кодалап»
киткәннәр элек.
Шул рәвешле кыска гына тарихи белешмә биргәннән соң, берникадәр
«лирик» чигенеш ясарга да мөмкиндер... Безне, малай-шалайны, ике-өч
кенә йортлы әлеге разъезд, гел генә инде менә, магниттай үзенә тартып
торган. Тоз сипкәннәрмени! Паровозларның моңсу, сагышлы, җилкендергеч
гудокларымы, әледән-әле гөрселдәп-дөбердәп узып торган товар поездларымы, ерак-еракларга хәтле сузылып яткан шома рельсларның һич сәбәпсез, торым-
торымнан ухылдап, зеңгелдәп алуымы – һич белмәссең, кайсы ягы беләндер
сихерләп, үзенә җәлеп итеп тора да тора инде менә!
...Турысын әйткәндә, анда яшәүче обходчик – тимер юл караучы хезмәтен
башкаручы Пётр пиччәнең яшелчә бакчасы нигъмәтләре күңелләрне кытыклап,
нәфесне котыртып ымсындыргангадыр әле. Башкисәр, батыр малайлар көпә-
көндез шул малны чәлдерергә килеп йөриләр дә иде инде бирегә. Пенсиядәге
кешенең чирле аягына баса алмавын ишеткәч бигрәк тә узыналар. Гарип-
горабаның бакча сакларга рәте калмый, янәсе. Һәм шул ялгышлык аркасында
шактый гына камчы «ашаулары» кыйссага кереп калган.
– Минем үземә дә ул «һөҗүм»нәрнең берсендә катнашырга туры килде бит...
Шундый гөнаһым булды, яшермим. Малай чак шуклыгы инде... – дип, татлы
хатирәләргә чумды бүген җаваплы гына кәнәфи биләгән бер авылдашым...
Посадка ягыннан биек киртәле гөлбакчага төшеп, кыяр, помидор, суган
ише «ганимәт»не кабаланып умыра-умыра ыштан кесәләренә, күлмәк белән
корсак арасына шудырырга гына тотынган болар, хуҗаның Трезор кушаматлы
яман да усал эте, котырынып өрә-өрә, өйдәгеләрне аякка бастырган, гөнаһ
шомлыгы. Кыңгыр эшләре фаш булгач, хәрәм җимешләрне коя-коя, Биккол
ягына элдертүдән башка чаралары калмаган, билгеле. Әмма ләкин Пётр
абзыйның хәйлә тозагына килеп капканнар. Теге чатан дигәнебез, ажгырып
торган гайрәтле, һәйбәт айгыр җигелгән, пар резин тәгәрмәчле җиңел арбасына
менеп кунаклаган да, иһаһайлап куа чыккан. Разъездның ул ягында – боз
өстедәй тап-такыр кыр... Башкаеңны кай җиргә тыгарга да белмәссең... Аксак
сыңары арбасында җәелеп утырган хәлдә, эч пошудан кызык-мызык эзләп,
кәеф-сафа корып йөрүчеләрне берәм-берәм ипле генә куып тота да икән, кай
җирең кычыта, чаж да чож камчы белән яра икән. Авыртудан ачыргаланып
акырган-бакырган малайларны әнә шул рәвешле тирән коры ерганакка хәтле
«сыйлап» озаткан шул...
Маҗара шуның белән очланса, кулак калдыгының, вак-төяк милекченең,
ягъни мәсәлән бакча хуҗасының, шуның хәтле дә «кансыз» кыланганы өчен,
нык кына рәнҗер идек тә, күңел төбендә барыбер ниндидер юшкын калыр
иде... Ә монда вакыйга һич көтелмәгәнчә тәмамлана: обходчик борылып
кайтканда, елап-сыктап беткән, куркуыннан «әни-әнекәем»нән гайре кәлимә-
сүз әйтерлеге калмаган чит-ят бер малайны күреп ала. Тын гына үксүдән бөтен
гәүдәсе тартышкан ул 6-7 яшьлек нарасый теге карак-угрылар «өереннән» икән;
зурлар бакча басканда, тышта сакта торырга тиешле «часовой». Агач-куак
төбендә утыра-утыра оеп китеп, күз ачып йомганчы булып алган ыгы-зыгыны
абайламый да калган гөнаһсыз сабый. Пётр абзасы аны юата да, кулларына
үзе күтәрә алган хәтле помидор-кыяр тоттырып, җиңел ат арбасында тирбәтә-
тирбәтә Бикколга, өенә үк илтеп куя. Аның исә монда үз «знакумнары» бар.
Әлеге күңелсез хәл «ачысы»н кемнеңдер юмарт табынында, бүтән «әчкелтем-
төчкелтем» белән, һич булмагандай «юып» алынганлыгына да шикләнмәскә
мөмкин... Кеше бакчасын шул рәвешле талап, «утап чыгу» мәсьәләсен дә бик
зурга җибәрмәгәннәр... Әйе, әмма булды инде андый баш китмәле хәлләр,
күңелле генә башланып, ямьсез тәмамланган маҗаралар, булды... Тәрбия
чутыннан тотнаксыз, тәртипсез бала-чагага яхшы ук каты сабак биргән,
ул начар гамәлдән озакка тәүбә иттергән шул разъезд Мичурины! Гыйбрәт
дигәннән, арт шәрифләре хәзер дә кымырҗып куя ди кайбер егет-җиләннең...
Шактый еллар узгач, миңа да күзгә-күз очрашырга насыйп итте ул Пётр пиччә белән. Теләсә кайсы ел фасылында да район үзәгенә бару өчен, разъезд
юлын таптаудан бушамады Биккол халкы. Авылның үзеннән Нурлатка машина-
мазар онытылганда бер генә пәйда була лабаса... Мин дә бервакыт, башкача
чарам калмагач, соңлап кына, җиде яшьлек кызым Гөлнара белән тимер юлга
барырга чыктым. Җәйге җылы кич... Авырыксынып торган кызым белән
акрын гына атлыйбыз шулай. Өч-дүрт чакрым ара әллә ни түгел дип, бала
көен көйләп бара торгач, пассажир поездына соңга калынган бит! Нишләргә?!
Кире авылга кайтып китмәссең бит инде... Ничек тә бүген Нурлатка барып
җитәргә! Кызым арыды, алҗыды; сырхауга сабышкан сабыйга күп кирәкмени
соң! Ул арада караңгы да төште. Билет сата торган бәләкәй алачыкта икәү генә
утырып калдык. Разъезд – куе караңгыда, тирән тынлыкта. Күршедәге ярым
җимерек йорт кәмәшендә генә берничә сәрхуш шау-гөр килеп пирәшләп рәхәт
чигә. Шикләндерә, төнгә калсаң, әллә нинди бәндәләрдер...
Менә шулай ут йотып, шомланып торганда, таякка таянган Пётр агай
үзе килеп чыкмасынмы! Картайган, элегрәк оч-очлары өскә таба бөтерелеп
торган чем-кара купшы мыегы, хәзер агарып, авыз читләренә ябышып,
салынып төшкән. Хәлемә кереп, сорашты абзый. Без татарча сөйләштек. Аның
чувашларга хас җиңелчә акценты гына сизелеп тора.
– Пүген пүтән пассажир поезды пулмый пит, – диде ул, көенү-пошынудан
тел шартлатып, минем мәшәкатемә кайгыртучанлык белдергәч. – Әйдәгез,
бездә куныгыз да, иртәнге поезд белән китәрсез...
– Юк, Пётр Сергеевич, кызымны ничек булса да бүген үк күрсәтергә кирәк
врачка... Бәлки... товарный белән?..
Ул безгә карап, дагаланып торган мыек чылгыйларын сыпыра-сыпыра
уйланып торды. Аннан соң, кул сәгатенә күз төшереп алгач:
– Менә ярты сәгатьтән Нурлат ягына какраз товарный состав уза. Монда
ике-өч минутка туктый... – дип мәсьәләне хәл итте.
– Менә шуңа эләксәк, яхшы булыр иде, – дидем, куанып.
– Әйдәгез, алайса, – диде дә, Пётр Сергеевич, титаклый-титаклый безне
тимер юл буена, үзе генә тәгаен белгән урынга озатып куйды. Иң кырый тимер
юлга уфылдап, шалдыр-шолдыр килеп туктаган товар поездының йөк вагоны
башындагы ачык тамбурга җәтрәк менеп урнашуыбызны сабыр гына көтеп
торды. Состав кузгалмыйча китмәде. Без егерме-утыз минуттан барып та
төштек Нурлатка. Бик тә яхшы, игелекле кеше булып чыкты ул тимер юлчы.
Мин боларны ни өчен язам соң? Разъезд белән авыл кешеләре арасындагы
якты сукмакларга яшәешнең шуның ише вак-төякләре генә кара күләгә төшерә
алмаганны дәлилләү, кеше һәрчак кеше булып кала ул дигән мөһим фикерне
әйтү өчен. Үзара мөнәсәбәтләр барыбер дә яхшы, һәйбәт ут күршеләрнеке
кебек, дусларча татулыкта иде ул заманда.
* * *
Самара (ул чорда Куйбышев) ягындагы күмәк хуҗалыклар безнең
басуларга ызандаш, чиктәш. Уңдырышлы, ару, чиста басу-кырларында нинди
генә культуралар икмиләр иде алар элек! Авылдашларга бөтенләй ят, затлы
ризыклар – мәк белән көнбагышына кадәр. Аларын соңрак бездә дә үстерергә
өйрәнделәр анысы. Боларга өстәп, безнең төбәк тагын бүтән иген-таруга, сөт-
майга, бәрәңгесенә-башкасына, нефтькә бай дип мактану дөрес булырмы?!
Без бит туган җиребезне югары уңышлы, бәрәкәтле, мул булганы өчен генә яратмыйбыз. Барыннан да бигрәк ул туган туфрак, туган төяк, кендек каныбыз
тамган изге, ата-бабалар ядкаре булганы өчен кадерле, газиз. Бүтән җирләргә
охшамаган үзенә бер төрле яме, гүзәллеге өчен дә! Хәер, иң якын зат – газиз
ананы ни өчен яратуыңны аңлатып тору артык бит. Шуның шикелле... Һәм бу
эчкерсез мәхәббәт яшәгән саен көчәя генә бара.
...Кайчандыр Себер урманнарыннан яисә Оренбург далаларыннан килгән
ата-бабаларыбыз башта мыштым гына рус авыллары ышыгына, Каен чокыры
дип аталган җиргә урнашканнар. Аннары инде, күпмедер гомер кичкәч,
кыюланып, әрсезләнеп, ул түбәнлектән тагын да югарырак күтәрелгәннәр,
калкурак җирдә тамыр җәйгәннәр. Хәзер Биккол ямьле, биек үрләрдән ерактан
ук балкып каршылый үзенең балаларын.
Нурлат юлындагы ул иңкүлектә, коры чокыр ярында җимешеннән сыгылып
торган алмагачлар да бар иде. Алар бу төштә нигезләнгән рус авылларыннан
ташландык хәлдә, кыргыйланып калган... Данлы сугышчан юл үткән,
заманында бер-бер артлы райком секретаре, район газетасы мөхәррире,
республика матбугатында үз хәбәрче булып торган, типография директоры
хезмәтен башкаручы Михаил Тимофеевич Чекалин мине Нурлат редакциясендә
очраткан саен: «Йә, ничек хәлләр, якташ?» – дип, якын итеп, үз күреп эндәшә
торган иде. Авыз тутырып якташ дип зурлавына гына берникадәр гаҗәпсенеп,
сәерсенебрәк калгалый идем.
Аның эш бүлмәсендә икәүдән-икәү ниндидер бер производство мәсьәләсен
хәл иткәннән соң бу табышмак та чишелде... Михаил Тимофеевич йомшак
кына тамак кыргалап, өстәлендәге кәгазь-мәгәзне, эш булмаганнан эш булсын
дигәндәй, ә чынында эчке кичерешләрен сиздермәс өчендер, һич кирәкмәгәнгә
бер яктан икенче якка күчереп мәш килгәндә:
– Син бит Биккол егете... Сездән ике-өч чакрым гына түбәндәрәк, Каен
чокыры дигән буа тирәсендәге авылны... Александровканы хәтерләмисеңме?
Хәер, син яшьрәк идең шул әле... Кайчандыр нәкъ менә шул салада туган
кеше бит мин, дорогой мой земляк! Понимаешь?! Әй-е-е, аннан бирле
күпме гомер узган, күпме чабата тузган... – дип сүз башлады да, бераздан
кулындагы ручкасын әвеш-тәвеш китергән хәлдә, кисәк кенә тынып калды.
Бу минутларда, яңак сөякләрен уйната-уйната уйланып, туган нигезен, газиз
йортын, якыннарын җирсеп искә төшерүе булды, ахрысы... Ә миңа соң
ник хәтерләмәскә ди ул саланы?.. Хәзер генә ул йорт урыннары җир белән
тигезләнеп беткән. Мал-туар таптап эштән чыгарган, киртәсез-нисез зиратында
бер-ике агач тәре генә тырпаеп тора әнә... Барыбер дә кемгәдер мәңгелек туган
төяк, мөкатдәс җир, изге туган туфрак бит ул! Һәм дә арырак, Николаевка
исемлесендә, каралты-куралы берничә ызба узган гасырның алтмышынчы
елларында морҗаларыннан төтен чыгарып ята иде әле. Сугыштан соң аның
башлангыч мәктәбенә Бикколдан русча сабакка йөрүчеләр дә булган хәтта...
Һәм болар барысы да бөтенләй булмагандай җиргә сеңгән, әсәре дә калмаган,
гаип булган, имеш... Берёзовкасы да бетеп бара әнә...
Михаил Тимофеевич, ниһаять, чуалчык, бәйләнчек уйларыннан арынып, янә
хәтер йомгагын сүтәргә кереште. Ул инде дулкынлану, бимазалану, гасабилану
изасыннан котылып, әңгәмәне тыныч кына, сабыр гына фәлсәфи агымга салды:
– 1931 елда армиягә алдылар да, шуннан бирле авылга таба юл өзелде.
Аннары, минекеләр дә, бүтән туган-тумачам да тәртәне читкә каерган. Кая
ул алай гына, урамы-урамы белән ташлап киткәннәр... Хәзер ачыкланганча,
хәтта бөтен авылы белән! Ни җитмәгән инде аларга, ә?! Ни әйтсәң дә, широкая русская душа! Безнекеләргә бит һәрчак иркенлек кирәк, хәтта күз карашына
да киртә булмаслык, офыкларгача ерак киңлекләр! Әйе... Игътибар иткәнегез
бардыр, безнең авыллар гадәттә киң биеклек-калкулыкларда, ташкын елга-
сулы, даладай тигез, ачык җирләрдә урнашкан була, сезнең халык исә күбесенчә
вак инешле, тыныч, аулак урыннарны, урман култыгын кулай күргән. Аннары
сезнекеләр үзләре теләп читкә китәләр икән, уптым-илаһи нәселе белән
кузгалмаган, башта берәрсен генә «разведка»га озаткан. Туган җир белән араны
кырт өзмәгәннәр, димен. Ә безнең халык озак уйлап-нитеп тормаган, киткән дә
барган бөтен авылы белән кубарылып. Чөнки безгә һәркайда да барыбер җил
уңайга, яхшы, юллар такыр, кая барсаң да туган җир, туган төбәк кебек бит...
Күпне күргән ил карты хикәятен игътибар белән тыңлыйм, үзем эчтән генә
сөенеп, ирәеп утырам. Дөрестән дә бит, ул телгә алган ташландык рус авыллары
кебек, болгавыр замана шаукымы белән, давылсыз-нисез, төбе-тамыры белән
куптарылып таралмаган, шул аяныч хәлләргә тарымаган, вәйран булмаган
Биккол, шөкер! Дөрестән дә бит элегрәк татар авылыннан «дастуйный» эш
эзләп гаиләдән, токымнан бер тәвәккәле генә читкә сәфәр чыгып киткән. Яңа
җирдә ипле урнашкач кына бүтән туганнарын чакырып хат язган. Утызынчы
елларда Донбасс, Кузбасс, Себер якларында милләттәшләребез тыгыз
утырган мохит-даирә, диаспора әнә шул рәвешле барлыкка килгән. Оренбург
якларындагы төсле…
Уйчан Дим, йөгерек Богырыслан
Шар тәгәрәтерлек шыр дала ягы дип үртәсәләр дә, күңелкәйнең туып-
үскән төбәктән барыбер бизәсе юк, урмансыз-нисез, чокыр-чакырлы шушы
җир дә һич гайрәтне чигерми, ихлас мәхәббәтне сүрелдерми. Дөрес анысы,
рәхәтләнеп балык тотарлык, шаулап аккан елгалар да, каз-үрдәк коенырлык
зур, киң инешләр дә юк бездә, нишләтәсең аны!.. Әллә ничә чакрымдагы
Чирмешән елгасына бара-бара гына да күзләрең тонар. Кондырчасына да аның
күпме чакрым! Су чыганагыннан бар булганы – авыл уртасында җәмәгать
казыткан түгәрәк буа. Шуңадыр да инде Оренбург төбәгендәге чеп-чи татар
шәһәре – Богырыслан тумасы булган атабыз, «Һай, бу якларда тау-түбәләрнең
юклыгы!» дип, кимсенеп тә, үртәлеп тә язган күренекле шагыйрь шикелле,
туган каласын юксынганда, сөмсере коелып, төшенкелеккә бирелеп, тикмәгә
генә сыкранмагандыр, бахыр. Олылар белән уйный-көлә сөйләшеп утырганда,
көтмәгәндә генә:
– Юк инде, юк, Муса абзый!.. Рәтле генә елгасы булса иде икән ичмасам...
И-и-и, ул безнең Ырынбур ягында-а... – дип, хыялга бирелеп, әйтәсе сүзен
дә төгәлләп бетермичә, кулындагы әйберен кинәт кенә өстәл өстенә ташлап,
ифрат рәнҗетелгән, кимсетелгән кыяфәткә керүенә, ул да булмый, әлеге
мескен халәтеннән айныгандай, шундук, минут эчендә гадәтенчә шаярта
башлавына үзем шаһит. Мин, тугыз-ун яшьлек малай, дөресен әйтим, аның
туган авылым турындагы ошбу сүзләренә үпкәли, эчтән генә аның белән
тиргәшә торган идем.
Хикәятемнең шушы урынына җиткәч, күз алдыма илленче еллар азагында
әтиемә Арча педагогия көллиятеннән яшьлек дусты, ахирәте – мәшһүр педагог,
атаклы «Әлифба» китабы авторы Сәләй Гататдин улы Вагыйзов бүләк итеп
җибәргән фотосурәт калкып чыга. Ерак яшьлегендәге каләмдәшенә, кордашына
багышлап рәсем артына язган ул дүртьюллыкны ничектер ятлап калганмын. Сәләй ага Дәрдемәнднең «Кыш көннәре» дигән мәгълүм шигырен беркадәр
үзгәртеп, файдаланып язган аны:
Картайды җиһан...
Гөлләр дә бетте!
Дим буйларыннан
Диндар да китте...
Әтием, шушы хәйран үкенеч һәм әрнү хисләре белән сугарылган, сагыш,
юксыну тулы сагынычлы сәлам билгесен вакыты тигән саен алып укый торган
иде. Җырларга кереп калган үзе моңсу, үзе дәртле, мул агымлы, әлеге шатлык,
сагыш дәрьясын күзаллап, шау-шаулы, мөкатдәс, кабатланмас яшьлеген бер-
бер артлы күңеленнән кичергәндер... Балык тоту җәһәтеннән, ямьле Димнең
тын, яшел ярлары буендагы куе таллыкта икәүләп кармак салып каршылаган
сандугачлы сихри таңнарны да, көймәләрдә, шаян дулкыннар өстеннән җитез
генә ишә-ишә, сәйран кылып йөзгән чакларын да... Эх, яшьлек, тиле яшьлек!
Ә аларның икесе дә, дөрестән дә, Оренбург төбәгенең хәйран ташкын, алкын
сулы, гүзәл табигатьле, бәрәкәтле туфрагында туып-үскән мәгариф әһелләре.
Үсмер, егет чаклары да давыллы бер дәвергә туры килгән. Якташ дусты бер
генә яшькә өлкәнрәк, 1908 елгы... Татар Байтуганы авылы тумасы Сәләй
аганы юксынып, сагынып искә төшергәндә, тавышы-өне өзелеп, калтыранып
киткәли, нык дулкынлануын яшерә алмыйча җәфалана иде әтием. Билгеле ки,
аның электәге авыр язмышына, югары ыргылышта тукталып калган иҗатына
гамьсез булмаганга инде бу. Соң, ничек кайгырмасын да, уфтанмасын, бер кул
бармаклары кебек бер-берсенә якын иде бит алар, язмышы да Сәләйнекеннән
әллә ни ерак китмәгән.
– Мин нәрсә?.. Әнә Сәләй... Ятимлекнең ни икәнен биләүдә чагында ук
татый башлаган кеше бит ул, – дип, әрнеп, авыр кичерешләрдән тавышы
карлыгып, гасабиланып ютәлли-ютәлли, әнием белән сөйләшкәннәре әле дә
колак төбендә яңгырап тора. Сәләй аганың гыйбрәтле, сикәлтәле дә бормалы
гомер юлын әтием белән алышкан хатлар буенча да чамаларга мөмкин иде...
Ни аяныч, бәһа биреп бетермәслек ул тарихи истәлекләр 1975 елны авылдагы
йортыбыз белән бергә янып көлгә әверелде... Совет Армиясендә хезмәт итеп
кайтып төшүемә, диварларына бишек җыры аһәңе сеңгән ызбабыздан пыскып
калган хәрабәнең, кисәүгә әверелгән бүрәнәләрнең зәңгәрсу төтене дә таралып
өлгермәгән иде әле...
* * *
Туган нигез, туган йорт, кадерле, газиз, изге җаннар хакында сүз кузгалган
икән, үзенең балачагы да шикәрле, баллы-татлы булмаган бит Хәйдәргали
Галимдар углының. Дүрт-биш бала арасында ни өчендер артык кашык
төсле читкә тибәрелеп, нәкъ Тукай язганча, «эткәннәр дә төрткәннәр» аны,
«...күгәрченнәр эчендә бер чәүкә булган» ул... Сабый чакта ярый әле, ә менә
бераз үсә төшеп, башка акыл керә башлагач... Нечкә күңелле, тиз үпкәләүчән,
җаны, бәгыре сынык, боек үсмернең, елга буйларында качып, моңаеп йөрүе
бер генә булмагандыр... Гаять кырыс, юктан гына кызып, күтәрелеп бәрелүчән,
комкайрактай кытыршы холыклы, каты бәгырьле атасы – Галимдар ага
«тискәре, киребеткән» улының ата-бабалар «үнәре»н үзләштерүен, үз юлын
дәвам итүен теләгән, «давайлаган», әмер биргән, боерган. Нинди тәҗел һөнәр, профессия турында сүз баруы аңлашыла булса кирәк. Богырыслан ул чорда
башлыча татар сәүдәгәрләре каласы буларак танылган, олысы-кечесе, йә
зур сәүдә йортлары тотып, йә урам катында вак-төяк сатып, кырыктартмачы
эшендә көн иткән. Төгәл статистика мәгълүматларына караганда, каланың
үзәк урамнарындагы иң эре, һәйбәт кибетләрне гомер-гомергә татар байлары
биләгән... Кызу канлы атаның өзми-куймый таләп итеп, кем әйтмешли, көн
дә «эчәгесен савып» тиргәвенә, җәберләвенә, камчы шартлатып торуына
түземлеге төкәнеп, бик яшьли туган нигезен ташлап чыгарга мәҗбүр була
Хәйдәргали. Читтә-ягада үз көнен үзенчә күреп яши башлый. Үзлегеннән
торып югары белем алуга ирешә. Китап сөяр, йомшак, назик табигатьле,
хисчән, мавыгучан яшүсмер барысыннан битәр шигърияткә мөкиббән. Ул
Сәләй ахирәте белән ярыша-ярыша шигырь чыгару белән мәшгуль, күкрәгендә
кайнаган, тынгы бирмәгән уй-фикерләрне кәгазь битләренә күчергәндә
дөньясын оныта. Борылып-сырылып аккан йөгерек Богырыслан, уйчан Дим
буйларында йокысыз төннәр бәрабәренә туган иҗат җимешләрен бер-берсенә
укый торган булганнар, килешмәгән җирләрен бергәләп төзәткәннәр, матур
әдәбият турында фикерләшеп бәхәсләшкәннәр, киләчәк турында рәхәт чигеп
хыялланганнар җан дуслар.
Үткән йөзнең егерменче еллары азагында – утызынчы еллар башында
аларның икесен дә эреле-ваклы әдәби түгәрәкләрдә, иҗади берләшмәләрдә
очратабыз. Ул дәвердә Оренбург, Самара яклары рәсми төстә Урта Идел крае
биләмәсендә торган (1934 елны гына Оренбург аннан бүленеп, өлкә статусы
ала). Нәкъ шул елларда шушы төбәктәге язучылар оешмасына караган татар
секциясе барлыкка килә. Аның составына исә крайның дәүләт нәшрияты,
«Колхозчы» газетасы хезмәткәрләре белән бергә, төрле эштә мәшгуль һөнәр
ияләре һәм укучы яшьләр дә керә. 1931 елда яңалифчә «Ударлы адымнар»
исемле беренче күмәк шигъри җыентыкта Хәй Диндаров тәхәллүсе белән
тәүге иҗат җимеше дә басылып чыга әтиемнең. Брошюрадай юка, йомшак
тышлы ул китапчыкны үз кулларым белән тотарга насыйп булды. Чорына
күрә таман, әллә ни күз явын алырлык түгел, тәмәке төрергә дә яраксыз
каты, саргылт кәгазьдә нәшер ителгән. Әмма хикмәт бит тышкы күренештә,
басманың сыйфатында түгел, ә мәгънәви ягында, асыл эчтәлектә. Ул дәвернең
кайнар сулышы бөркелгән сугышчан романтика набатын ишеткәндәй буласың
аның битләрен актарганда. Әти кебек кайнар, ашкынулы хисле, ташкын
күңелле, революцион романтика белән канатланган яшь шагыйрьләр иҗаты
тупланган әлеге китапта. Ул елларда әнә шундый, кычкырып торган сугышчан
хәрби атамалар, төшенчәләр, әллә ниткән чагыштырулар белән күбрәк
эш иткәннәр каләмкярлар. Алар бөтен Җир шарында яңа тормыш төзүне
тизләтергә чакырып оран салган, ут-ялкын бөркеп торган заманча шигарьләр,
бөтендөнья капиталына каршы көчле ут ачарга, матур киләчәккә удар адымнар
белән барырга өндәгән ифрат гайрәтле эпитетлар, ачы кинаяле метафоралар
белән шыгрым тулы. Әтинеке дә эчтәлеге белән башкаларныкыннан әллә ни
аерылмый, билгеле.
...Хәйдәр берничә иптәше белән берләшмәнең чираттагы утырышы
буласы бүлмәдә әнә шул уртак иҗат җимешен актара-актара, үз-үзләренә
сокланып утырганда, аксыл күлмәк, кара тупас ботинкалар кигән Сәләй дусты
ишелеп килеп керде. Авызы ерык, кулында – юка гына китапчык. Аны-моны
сорашканчы, ул шуны селки-селки:
– Карагыз әле, тагын бер ударлы китап! – дип шәрран ярды. Кемдер шул әйберне кулыннан тартып алырга да өлгерде. Өерелешеп карасалар, дөрестән
дә, тышына акка кара белән: «Габдрахман Теләш, «Ударлы көннәр», 1931,
Татиздат» дигән сүзләр сугылган. Үзләренекедәй шундый ук яңгыравыклы,
һәйбәт исемле китапны күргәч, көнләшүдән бермәлгә егет-кызларның
сөмсерләре коелып, куанычлары сүрелгәндәй булды хәтта.
– Булса ни! Бик исең киткән икән! Безнеке алданрак басылды бит. Без –
беренчеләр! – дип, тынычландырды аларны әдәби берләшмәнең иң чибәр, иң
тәвәккәл холыклы шагыйрәсе, димәк, сүзе-фикере бәхәс тудырмый торган
абруй иясе... Үзенекен генә иң талантлы дип санаган мактанчык, дуамал
яшьлек галәмәте инде бу!
Архивтан күренгәнчә, әтинең кайбер тезмә язмалары «Коммуна» кебек
газеталарда да басыла. Сәләй Вагыйзов исә – «Комбайн» исемле әдәби
журналда үз кеше. 1933 елда аның «Безнең үсеш» дигән коллектив җыентыкта
кыска гына, кабатланмас «Сәләй» тәхәллүсе белән басылган шигырьләр
шәлкеме бигрәк тә игътибарга лаек. Шактый ук өметле җан азыгы, дияр идем
мин аны. Бөек Ватан сугышына чаклы Татарстан Язучылар берлеге органы
булган «Совет әдәбияты» журналында Сибгат Хәким, Шәйхи Маннур һ.б.
кебек шактый танылган шагыйрьләр белән беррәттән, аның иҗат җимешләре
дә еш урын ала... Әгәр алга таба тормышы шәхсән үзенә бәйсез рәвештә бу
хәтле дә фаҗигаи кискен борылыш ясамаган булса, Сәләй Вагыйзовтан ярыйсы
гына, һәйбәт шагыйрь чыккан булыр иде, мөгаен... Җыеп кына әйткәндә,
икесе дә активлар, тату, бердәм; соңрак, иш янына куш, дигәндәй, татарның
күренекле әдипләре булып танылачак Сәхаб Урайскийлар, Ибраһим Газилар
белән аралашып, дуслашып бетәләр.
Һәм менә дәһшәтле, җәбер-золымлы утызынчы еллар уртасы җитә, шуларга
ялганып сугыштан соңгы авыр, космополит кебек төрле «кан дошманын» эзләү,
фаш итү, рисвай итү чоры да килеп кушыла. Биредә инде ике дусның юллары
мәңгегә аерыла... Бөек Ватан сугышына беренчеләрдән булып киткән Сәләйнең
шуннан соңгы эзе югала... Аның сугыштан соң «халык дошманы» мөһере
белән Печора лагерена эләгеп, 1949 елда гына иреккә чыгарылуын бик соңлап
ишетә Хәйдәргали. Үзе исә ул куркыныч ярлыктан, «җәза машинасы»ның
бәйләнчек күз уңыннан ниндидер могҗиза белән генә вакытлыча «төшеп» кала.
Дәвер гарасаты бу юлы читләтеп үтсә дә, ул шәхес культы чорының көйдергеч
җилләре, эсседән-эссе чүлләр сәмумы бераз соңрак барыбер куырып, өтеп
китәчәк әле аны, дәһшәтле камчы ул чагында яшендәй уйнаклап алу белән
генә чикләнмәячәк...
Тәкъдире һич гаепсез килеш ачы каргышка юлыккан, иң авыры – үз
тирәсендәге кемсәләр тарафыннан да әнә шулай нахакка кыерсытылган,
кимсетелгән, җәберләнгән затлы шәхесләр белән гел очраштырып, күрештереп
тора яшүсмерне. Тормышның, халык әйтмешли, «кайталы да китәле» хәлендә
торган чагы... Ун-унике яшьлек Хәйдәр сабакка барганда, уртача буйлы,
җептәй нечкә, чем-кара мыеклы, каратут йөзле кешене очраткалый. Эшлекле,
җитди кыяфәтле, ниндидер кичерешләргә чумып, башын иеп барган бу ир-егет
алай ук төксе, йомыкай түгел икән үзе, тынгысыз уйларыннан арынып, үзенә
бөтенләй таныш булмаган малайның хөрмәт белән әйтелгән сәламен кабул
кылмыйча калмый. Барган җиреннән иренмичә туктала да:
– Нихәл, иркәм, ару гынамы? – дип, моңсу гына елмая-елмая, аны-моны
сорашкан булып, башыннан сыйпап узарга вакыт таба. Хәйдәр бик танып белә
ыспай киемле, чибәр йөзле, ягымлы кешене. Иске Ярмәк тумасы, данлыклы «Ак каен» җырының авторы, күренекле шагыйрь Зыя Ярмәки ул. Богырысланда
укытучылар әзерләү курсларында эшләп йөргән көне. Мәгариф өлкәсендә
абруй казанган белгеч тә, үткен каләмле журналист та, актив җәмәгать
эшлеклесе дә. Газеталарда әледән-әле тирә-юньдәге кимчелекләрне көйдергеч
тәнкыйть утына алган мәкаләләр язып бастыруы, ялкынлы чыгышлары аңа
бик кыйммәткә төшә: утызынчы еллар башында «буржуйлар шагыйре»,
фәлән-фәсхет, дип мәсхәрәләп совет матбугатыннан бөтенләй читләштерәләр
үзен. Әсәрләрен нәшер итү юлы киселгәч, иҗаты күзгә күренеп саега
башлый, дөньяда яшәү мәгънәсе калмый аның өчен. Каһәрләнгән язучы сәяси
эзәрлекләүдән качып, Урта Азия якларына чыгып китәргә дучар ителә, үлемен
дә шунда, чит-ят туфракта таба. Репрессия, «кызыл террор» афәтен фаш итү
дәвере башланганчы, озын-озак елларга татар әдәбиятында Зыя Ярмәки дигән
талантлы шагыйрь җир йөзендә бөтенләй булмагандай, күз уңыннан гаип
булып, югалып тора...
...Һәм менә узган гасырның туксанынчы еллары башында легендар әдипнең
«Ак каен» дигән үлмәс, моңлы җырын ихтыярсыздан, эчтән генә көйли-көйли,
мин – әтинең варисы – беренче тапкыр Иске Ярмәккә барып чыктым. Аннан
соң да шагыйрьнең олуг юбилеена чакырулы идем. 2011 елларда янә тагын
бер күренекле авылдашлары, олпат язучы Халикъ Садриның тууына 120
тулуга багышланган хәтер кичәсендә дә катнашырга туры килде... Ул мәңге
онытылмас шатлыклы вакыйгалар, һич алыштыргысыз, татлы, куанычлы
күңел җимешләре булып, үз эчемдә генә калды, ни кызганыч, әтием белән
генә уртаклашырга насыйп булмады шул...
Әти үзе ул заманның йөзек кашыдай күрекле затлары, җәмәгать эшлеклеләре
белән тыгыз аралашуы турында саран гына, сүз арасында гына телгә ала
иде. Тыйнак иде, «күп сүз – юк сүз» гыйбарәсен көндәлек кагыйдәсе итеп,
гөрләп узган дәверләр хакында җәелеп торып әңгәмәләр корырга, гәп сатарга,
мактанырга, масаерга яратмый иде. Үзенең абруе, дәрәҗәсе җәһәтеннән,
кем әйтмешли, тиресеннән чыгардай булып, күкрәк кагу аның өчен ят иде.
Комсомол-яшьләр органнары эшчәнлегендә актив катнашып йөргән елларда,
ВЛКСМның Оренбург губерна комитетында инструктор булып эшләүче,
үзеннән нибары өч яшькә өлкәнрәк якташы Муса Җәлил белән ничәмә
тапкыр очрашуын да уңайсызланыбрак кына, сүз арасында гына телгә
алганы булды. Үзебез дә инде һич нигә пошмас, ваемсыз балалар булганбыз,
димме, бөтен дөньяга танылган шул шәхес хакында әтиебез исән-сау чакта
тәфсилләбрәк сорашырга башка да килмәгән. Эх, хәзерге акыл булса... Бары
шул яшь Җәлил турында, «йомры, таза гәүдәле, терекөмештәй хәрәкәтчән,
янып торган ут күзле егет», дип сөйләгәне генә колакка эләгеп калган... Татар
шигъриятендә сизелерлек тирән эз салган Әнвәр Давыдовның Оренбург
өлкәсендәге Камышлы авылында (хәзер Самара өлкәсенә керә) тууы күпләргә
мәгълүмдер инде. Сугыштан соң Камышлы районының татар телендә чыга
торган «Югары уңыш өчен» газетасында баш мөхәррир булып эшләве дә... Һәм,
сүз җаеннан, инде аннан да шактый элегрәк, 1939 елда нәкъ шул ук газетада
әтиемнең дә баш редактор булып торуын да билгеләп үтмичә булмый. Бер үк
басмада хезмәт иткәч, бер үк таныш сукмаклар ул күренекле шагыйрь белән
дә очраштырган, әлбәттә. Әнвәрнең абыйсы – тагын бер танылган журналист,
шулай ук район газетасы мөхәррире вазифасын башкарган Мирза Давыдов
белән исә якыннан торып хезмәттәшлек иткәне, аралашканы, әдәбият-сәнгать
даирәсендә бергәләшеп кайнаганы төгәл билгеле.
Тарихтан укып белүебезчә, ул шомлы, болгавыр, хәтәр чорларда кулыңа
каләм алып, нидер язып үзгә, яңа фикер белдерү, газета чыгару, бигрәк тә
матбугат басмасын җитәкләү, партия алдында баш мөхәррир сыйфатында
җавап тотарга әзер булуыңны раслап, һәр санга имзаңны төшерү бер дә
ансат эш булмаган. Партиячел басма саналган газетага кул куйган кешедән
мәгълүм күләмдә шәхси кыюлык та таләп ителгән әле. Газета битләрендәге
сәяси язмалар өчен генә дә түгел, ялгыш киткән юк кына, вак кына хәреф
хатасын, дөрес кулланылмаган һәрбер сүзне күреп, тотып алып, чебеннән фил
итеп күпертү, сәяси мәкер дәрәҗәсенә күтәреп, халык дошманы ясаулары,
башкитмәле гаеп ташлап, өтермәнгә илтеп тыгулары да бик ихтимал. Шуңа
күрә дә мөхәррир дигән җитәкченең еш алышынып торуы бер дә гайре хәл
булмаган ул яманатлы, болгавыр, буталчык чорда.
Әтиемнең әлеге Камышлы басмасына кадәр Татарстанның Чирмешән
районындагы «Трактор» исемле газетаны нәкъ каргышлы 1934–1938 еллар
арасында, ягъни «халык дошманы» дигән кара тамга сугылган зыялыларны
эзәрлекләүләрнең отыры кызган, иң котырган чорында исән-имин җитәкләп
баруы үзе генә дә ни тора! Кирәге чыккач, районның атаклы Лашман урта
мәктәбендә гуманитар фәннәр буенча дәресләр үткәрергә дә өлгергән ул.
Җөмләдән, Туймәт авылы тумасы, Социалистик хезмәт каһарманы Габбас
Гыйматдинов әтиемдә белем эстәгән шәкертләренең берсе. Ул Нурлат-Октябрь
районында КПССның беренче секретаре булып эшләгәндә:
– Абруе искиткеч зур иде аның... Өс-башы белән генә дә үзенә бер төрле иде.
Ул пөхтә хәрби гимнастёрка, галифе чалбар, ул хром итекләр!.. Бил каешында
– шәхси корал кобурасы. Без, яшүсмерләр өчен, ир-ат солтаны булган инде
ул, – дип сокланып сөйләгән иде миңа.
Ә бит ул каһәрле чорда күз өстендәге каш булып артык активлашу да
юньлегә илтмәгән. Хакимият, махсус органнар тарафыннан һәрдаим үткен күз
уңында, «игътибар үзәгендә» тору һәр көнне һәлакәт белән очланырга мөмкин.
Нужа бабайның камчы-чыбыркысын баш өстендә гел шартлатып торуын
сизмичә, тоймыйча буламыни?! Шуның төсле, әтигә дә, иртәме-соңмы, шомлы
явыз көчнең басымыннан, эзәрлекләвеннән котылырга язмаган икән. Анысы
Нурлат-Октябрь төбәгенә күчеп килгәч куып тота... Әлегә исә ваемсыз яшьлек
еллары, һич нигә карамастан, киләчәккә өмет, ышаныч белән текәлгән күз
карашлары, яныңда – шул якты хис-тойгыларны ихлас бүлешерлек эчкерсез
ахирәт-дуслар...
Һәр нәрсә кызыл төс җетелеге белән бәяләнгән нәкъ шул чорда татар
халкының булачак бөек җырчысы Рәшит Ваһаповны да күреп, аралашып яшәү
бәхете елмайган әтиебезгә. Байтак еллар узгач, аның концертын тапшырганда,
радиоалгычка кереп китәрдәй булып, колагын үрә торгызып, ифрат бирелеп
тыңлавы тикмәгә генә булмаган инде. Аеруча «Умырзая» җырын дөньяларын
онытып тыңлавы истә. Дивардагы кара катыргы радио тәлинкәсенә үрелеп,
колагы белән сырышкан җайсыз халәтеннән кызык табып, көлеп йөдәткәч, без,
почык борыннарга, нидер аңлаткандыр да әле, оятыма, хәтердән җуелган хәзер.
Ә менә бусы күңел төпләрендә калганы... Көлке дә, кызганыч та... Студент
вакытында нык дуслашып киткән Рәшит белән Казан театры куйган бер
спектакльдә артист булып катнашканнарына мөнәсәбәтле. Сүзсез-нисез сәхнәгә
кереп-чыгып йөргән төссез-чырайсыз статист кыяфәте-халәтеннән әллә ни
артык җире булмаган инде аның. Артык кырыс, усал (бет чәйнәгән дип тә
җибәрәләр андый кемсәләр турында) режиссёр кушуы буенча, пар күке «ролен» башкарырга тиеш булганнар ике дус җегет. Ягъни мәсәлән, спектакльнең кирәк
җирендә шул моңсар кош сыман, «агач» башыннан бер-бер артлы «күкелдәп»
сагышлы иңрәү өне чыгарырга тиеш булганнар... Менә бермәлне чын театр
артисты булырга хыялланып йөрүче ошбу «сәнгать әһелләре» өчен дә сыналыр,
«шөһрәт казаныр» мизгел килеп җитә. Режиссёр ярдәмчесенең ишарәсен
тотып алуга, сәхнә түбәсе астына ук менеп кунаклаган Хәйдәр белән Рәшит,
үз «номерлары»н көтә-көтә көтек булып каушауданмы, әллә юри-мырый
шукланыпмы, көтмәгәндә бертавыштан, дөнья ярып, «кикриккүк!» дип,
яшелле-зәңгәрле яман да иләмсез аваз салалар. Пьесадагы гашыйкларның
бер-берсенә сөю-мәхәббәтен аңлаткан үтә киеренке, гаять кайнар хисләр
ургылып торган бер вакытта бит! Бу төштә спектакль каһарманнарының
кызганыч, йөрәк өзгеч халәтен эчтән генә «янып», жәлләп күзәтүче теләктәш
тамашачылар, саран яшь тамчыларын сөртә-сөртә кайгыру-хәсрәтләнү
урынына, үзләре дә сизмәстән бот чабып көлешә, шаркылдый башлаганнар.
Чыннан да, әкәмәт ләбаса: кайдан килеп карурманда әтәчләр булсын ди инде?
Ачуы кабарган режиссёр безнең хулиганнарны шул биеклектән, «дан-хөрмәт
яулау тәхетеннән» таяк белән суккалап, куып төшерә. Шул китүдән егетләр
театрдан бөтенләй бизәләр, ваз кичәләр. Аның каравы, татар дөньясында
Рәшит Ваһапов дигән мәшһүр җырчы күтәрелеп чыга. Хәйдәргали Диндаров
исә танылган мәгариф хезмәткәренә әверелә.
Күр инде, моның ише истәлекләрне, хикәятләрне еш сөйләгәндер
әтием... Күбесен өлкәннәр колагына гына атап... Арча ягыннан дусты Сәләй
Вагыйзовтан килгән хатларга да әллә ни дикъкать ителмәгән бит, эх, без –
ташбашлар! Алар арасында әтинең безнең районнан, шул исәптән, әлбәттә,
Бикколдан сәләтле генә егет-кызларны Арча педагогия көллиятенә кабул
итүне сорап язган үтенеченә Сәләй аганың җавап хатлары да булган бит! Сүз
җаеннан, әтинең ул тәкъдиме, хәер-фатихасы белән Сәләй ага аларны укытып,
белгечлек алып чыгуда ярдәм иткән.
Җитмешенче елгы янгында харап ителгән кыйммәтле ядкарьләр искә
төшә дә, ул рухи байлыкны югалтулардан күңел сыкрап куя хәзер. Югалту
артыннан югалту, үкенеч өстенә үкенеч... Әтиемнең изге туган төягенә, атаклы
замандашларына мөнәсәбәтле күпме кызыклы, искитмәле тормыш сәхифәләре,
күпме җанлы күренешләр тарих чоңгылларына төшеп иңгән, эреп беткән...
Хәтерем ялгышмаса, сугыштан соң үзе дә туган ягына, Оренбург төбәгенә,
җанына тансык Дим буйларына бер генә тапкыр да кайтып килмәде ичмасам!
Хәтта почта аша да элемтәсе өзелгән иде. Үз чиратында андагы туган-тумачасы
да «Читтә адашып, юлдан язган угылга» хат-хәбәр сырлап мәшәкатьләнмәгән.
Бичарадан ни чара, дигән күк, аптырагач, бу аңлаешсыз галәмәтне замана
шаукымына гына, тормышның катлаулы, бормалы юлларына, ахыр чиктә
социаль шартларга, вазгыятькә сылтап калдыру да урынлы кебек. Эзәрлекләү
органнарының күп ишетүчән очлы колагыннан, күп күрүчән үткен күзеннән
яшеренү максаты белән, бер-берсенә һичнинди хәбәр, мәгълүмат бирүдән
качып, зар-интизар булып, кан калтырап гомер итеп яшәгән күпме гаиләләрне
белә тарих ул дәһшәтле, каргышлы елларда! Шулай да үзара багланышны табу,
эзгә төшерү өчен, «Җепшек еллар, тыныч еллар да бар иде бит соңрак», дигән
икенче төрле фикер дә тынгылык бирми... Әмма ләкин хакыйкать, чынбарлык
шундый: кан-кардәшләре, туганнары турында җәелеп торып сөйләми, бик
сирәк кенә искә ала иде әти. Яшьлегендә ата кеше тарафыннан рәхимсез
төстә рәнҗетелү-кимсетелү ярасы шулкадәр төзәлмәслек булып, саркып ятар икән дә, шәхси горурлык, мин-минлек галәмәте ялгыш-хаталары өчен, якын
кешеңне гафу итү һәм кичерү тойгысыннан шул хәтле өстен торыр икән, тәүбә,
әстәгъфирулла! Бүтәннәргә сиздермәскә тырышып, эченнән генә янып-сызып,
начар сүзгә күңелдән генә үрсәләнеп, рәнҗеп йөри торган, гаять түземле, сабыр
кешеләр рәтеннән иде шул ул әтиебез.
Җитмешенче еллардагы теге каһәр төшкән пожардан соңгы көл-туфракны
айкап, бутап, актарып табылган, чит-читләре ялкында янып-көеп, ярым-
йорты калган чуар кәгазь-мәгазь чүплегеннән әтинең яза башлап та, азагы
тәмамланмаган бер хат кисәген гаять кыенлык белән генә укып-ерып чыгарга
мөмкинлек булды. Аны әтием Сәләй дустына адреслап сырлый башлаган да,
дәвам итәргә җайлы вакыт тигәнен көтеп, әһәмиятле документлар эченә үк
җыеп куйган булган:
«...Мин, сукбай, киребеткән, булдыксыз малай, әтинең ышанычын аклый
алмадым инде, хәерле булсын. Шуның өчен өебездән куып чыгарылганмындыр
да. Мин язучы булырга хыялланган, артист булалмаган бер интеллигент кәмәше
генә бит, нишләтәсең. Әти минем сәүдәгәр сыйфатында аршын таягы тотып,
чут төймәсен тартуымны, Богырысландагы күпләгән яшьтәшләрем кебек, асыл
кибет тотучы байгура булуымны теләде, адым саен шуны тукып колак итемне
ашады... Юк, кайтасым юк яңадан аның катына. Гафу үтенеп, борынымны
салындырып кайтканны көтмәсен дә... Бичара анам гына кызганыч. Минем
аркамда ул күпме кыен ашый, мескенем...»
Менә хәзер дә янгын-төтен исе аңкып торган, танылыр-танылмас шул
юлларны укыйм да, «Күңел түрендә, бәгырендә укмашкан кара төенне, кайнар
кан тибеп торган яраны бик якын кешең тарафыннан күзеңә карап әйтелгән,
ихласлык, җылылык белән өретелгән, назлы димим, ягымлы сүзләре генә дә
төзәтә аладыр, мөгаен», кебегрәк уйларга биреләм. Ул Зәйнәп исемле ягымлы,
сөйкемле ерак әбиебезне дә – әтинең газиз әнисен, һичкайчан күрергә язмады
безгә. Таштай каты холыклы, тоткан җирдән сындыра торган Галимдар
бабабызның үзен дә... Йөз-кыяфәтләрен дә белмибез хәтта. Фотосурәтләре
дә юк ичмасам! Оныкларына да, бүтән варисларына да эстафета буенча
биреп калдырырлык җанлы истәлек-хатирәләр кайда соң алар?! Нәсел-ыру,
буыннар алмашында моннан да үкенечлерәк, җанны талаучы югалтулар булуы
мөмкинме соң?!
* * *
Җан тартмаса да, кан тарта, диюләре дә хактыр. Без барыбер, гомеребез
буена, үзебез дә сизмәстән, җаныбыз-тәнебез белән ирексездән әтием туган
газиз төбәккә омтылганбыз, тартылганбыз... Һәм 1973 елда әтиебез вафат
булып, берникадәр вакыт узгач, сиксәненче елларда ата-бабамнар яшәгән
изге туфракка аяк басу бәхетенә ирештем, ниһаять. «Бөтендөнья тарихы»
өчен мөһим булмаган тагын бер искәрмә... Нәкъ шул 1973 елның августында
якты дөньяга килгән беренче балабызны, кызыбызны, бабайның тәүге оныгы
– ике айлык Гөлнараны кулында тирбәтергә, яратып үчекләргә, үчтеки итеп
сөяргә өлгерде әле, шөкер, шул ук елның октябрь аенда йөрәк өянәге белән
кинәт өзелгән әтиебез. Бүтән мәңге аралашырга насыйплар әйләмәгән шул
бабай белән оныкка! Менә сиңа безнең үзебездән каһкаһәле рәвештә көлгән
ачы язмыш «шуклыгы»!
...Әтинең туган ягына бару өчен, барча мәшәкатьне читкә куеп торып, катгый төстә тәвәккәлләп кузгалуыбыз исә төпчегебез, бердәнбер сеңелебез
Гөлсинә аркасында килеп чыкты, рәхмәт яугыры! Кем дә түгел, ул тынгысыз,
кайгыртучан җан кайдандыр Богырысландагы бабамнар адресын юнәткән дә,
шуның буенча җәйге ял вакытында хатыным Сәкинә белән юлга кузгалдык.
Әллә ни кыенлыгы да юк икән үзе: әүвәле поезд белән – Бөгелмәгә, аннары,
берничә сәгатьтән соң, йомшак автобус утыргычында бишектәгедәй тирбәлә-
тирбәлә Богырысланга барып төшәсе. Биредә сөекле бабабыз Галимдарның
бертуганы, борадәре Минвәли атлы агабыз токымы яшәп ята... Шушы җирдә
кинәт кенә ул мөхтәрәм картның бер мәзәк гадәтен аерып сөйләгәне хәтергә
килде әле менә әтинең... Сәүдә йортындамы, каядыр эшләп йөргән ул Минвәли
агай. Яшенле яңгырдан бик каты шүрли, алай гынамы, әллә нишләп котлары
оча торган булган, имеш. Чатырдап күк күкрәп, ялт та йолт яшен яшьнәүгә,
җан-фәрманга атылып идән астына төшеп кача икән әзмәвердәй ир-егет... Ә
без исә, аның Татарстандагы нәселдәшләре, җәен авылда, яшен камчылары
уйнаклаган ул матур, чиләктән койгандай мул яңгырларда гаиләбез белән
җыелышып, чолан ишеген киереп ачып куеп, илаһи табигатьнең шул могҗизаи
хикмәтен тамаша кылырга ярата идек!
...Без, хатын белән, Богырысланга килеп төшкәнче әле, ата-бабамнарның
туган ягы күренешләрен, табигать манзарасын автобус тәрәзәсеннән күземне дә
алмый карап, тамаша кылып бардым. Әтиемнең яшьлеге үткән «яшел бишек»не
йотылып дигәндәй, күзәтә-күзәтә, ул гомер кичергән, давыллап узган дәверне
мөмкин кадәр җетерәк күзалларга тырыштым. Географиядән ишетеп белә идем
инде: Богырыслан башлыча күпсанлы елгалар, инешләр, чишмәләр төбәге ул...
Александр Пушкин замандашы – язучы Сергей Аксаковның «Багров оныгының
балалык еллары» повестын бер генә тапкыр укымаганмындыр. Чөнки ул нәкъ
шушы төбәкнең гүзәл табигатен ифрат яратып, таңнар калып тасвирлый.
Аның мавыктыргыч сәхифәләре белән танышканда, күңелемә якын, кадерле
Богырыслан, Дим, Сок атамалары еш очрап тора. Әлбәттә, хәзер, автобуска
утырып, олы юлдан барганда, ул елга-инешләрнең, күлләрнең чит-читләре генә
көмештәй елтырап, җемелдәп, яктырып кына кала... Ә юксынулы күңелләрне
ымсындыру өчен шунысы да җитә икән...
Әүвәл Богырыслан шәһәренең исеме «буга» (үгез) һәм «арыслан»
сүзләреннән гыйбарәт икәнен искәртү лазем. Һәм бу сүзтезмә, сиңа – ялган,
миңа – чын, дигәндәй, һич кире каккысыз, ышандыра торган, корыч дәлил белән
раслана. Шәһәр үзе Зур Кинель елгасының (татарча киң юл, ягъни киң елга
юлы дигәнне аңлата, Кинәле дигән атамасы да бар) Мочегай исемлесенә койган
җирдә урнашкан икән. Аксаковның музей-тыюлыгы тирәсендә боргаланган-
сыргаланган ул елганы әдип үз әсәрендә «Богырысланка киң булмаса да, бик
тиз агышлы, тирән, төбе чокыр-чакырлы елга ул. Кызу агымлы булып, астында
бихисап чишмәләр тибеп ятканлыктан, суы кыш көне дә катмый», дип язып
калдырган. IХ йөздә аларның шушы мул балыклы, матур, гүзәл агымсу янында
ничекләр рәхәтләнеп, хозурланып яшәгәннәрен күзаллыйсың да, ихтыярсыз
көнләшүдән көрсенеп куясың хәтта... Ул Аксаков утары бүген дә шул килеш
Богырыслан елгасы буенда, гүзәллеге бөтен яктан түгәрәкләнгән табигать
кочагында җәйрәп ята... Зур Кинәленең уң як кушылдыгы Кондызлы дигән
матур исемле елганы да күрдек. Димне, якты күзле, моңлы, сагышлы булып,
тын гына аккан, җырларда мәңге җырланып бетмәс-төкәнмәс ямьле Димне дә,
әтием белән Сәләй ага сагынышып искә алган әлеге елганы диюем, якыннан
тамаша кылу бәхете елмайды. Хәзер инде ул элеккечә шукланып сикергәләп, бөтерелеп акмый, саекты, юашланды, ди балыкчылар. Әмма ләкин ямь-яшел
ярларында мәңгелек агымга карап уйланып, истирахәт кылып утыруларны
һични белән алыштырып булмый!
Үзем яр буйларын сәйран кылам, үзем әти ни өчен бу матур якларны
ташлап китте икән дип, баш ватам. Язмыш, тәкъдир диләр инде моны. Адәм
юрый, Ходай юллый дигәне дә бар. Әтинең кече кардәшләре, туганнан туган
угыл-кызлары белән танышканда да, бимазалап торган шул сорауны бирүдән
үземне тыеп калам. Бөтенләй яңа заман, яңа тормыш вәкилләре бит алар,
практик-прагматик кешеләр. Шушы яктагы милләттәшләребез кебек үк, сүз
саен назлы «иркәм»не кыстырып сөйләшсәләр дә, ул нәфис хис-тойгылардан
өстен булып, алай бик нечкәләп тормыйлар.
Алданрак әйткәнемчә, әтинең Мөхәммәтвәли атлы агасының кызы Җинан,
уллары Әхтәм белән Наил, аларның балалары, оныклары Диндаровлар нәселен
дәвам итәләр Богырысланда. Кече улы Наил абый, ата-бабалар васыятенә
тугры калып, сәүдә, эшмәкәрлекне гомерлек һөнәре иткән: борынгы татарлар
йоласы буенча тирә-юньнән чабышкы атларын эзләп табу, үрчетү, үстерү,
сату белән шөгыльләнә. Кыскасы, тумыштан уңган-булган кеше икән ул! Без
аның белән шактый якынлашып, дуслашып өлгергән идек, минем юбилеема
килеп тә, ихлас хөрмәтен-ихтирамын белдереп киткән иде. Кызганыч, 2004
елда вакытсыз вафат булды шул эчкерсез туганым... Хатыны Сания – Аксубай
кызы. Балалары үсеп, гаилә корып җибәргәннәр. Алары да, борынгы бабалары
үрнәгендә, бишкә алып, алтыга сатып, дигәндәй, вак-төяк белән сату итү
эшенә мөкиббән, сәүдә мохите булса, ник дөньясы җимерелеп төшми шунда.
Һәм моннан йөз еллар элек әтиемнең туган-тумачасы белән шартлатып өзеп
киткән шәҗәрә җепләре кече кардәшләре белән дә әллә ни ялгана алмый әле:
бер нәсел-ырудан булсак та, соңгы гасыр эчендә күкрәгән сәяси үзгәрешләр
бөтенләй эзсез үтмәгән күрәсең, пыран-заран китергән дисәң дә була... Шәхси
мәнфәгатьләр, зәвыклар, уй-тойгылар, фикер йөртүләр рәвеше бөтенләй капма-
каршы. Алар – физиклар, без – лириклар, дигән кебек. Ул чакта да шулай булган,
хәзер дә шул тирәдә йөри... Алар башлыча эшмәкәр халкы шул, арзан товар
юнәтеп, эзләп, Мәскәү, Самара, Ульян якларыннан кайтып та кермиләр...Базар
юлларына да тузан төшермиләр... Уй-хыяллары гел шул юнәлештә, тарафта
гына... Бер уртак нәсел шәҗәрәсендә урын алган туган-тумача, кан-кардәш
бер-берсеннән читләшкән, ятсынган замана шул. Милекчелек, акча-макча
шәүләсе күзләрне томалый, шайтан юлына кертеп җибәрә. Һәрнәрсә байлык
чуты белән үлчәнә... Алга таба ни күрербез икән тагын бу катлаулы вазгыятьтә…
Кичке әңгәмәләр
Каланы макта, авылда тор, дип әйткән ди бер акыл иясе. Бикколдагы балачак
кичләрен генә дә шәһәрнекенә алыштырмас идем мин. Аның да ямьле, җете
чаклары да төрлечә була... Ел фасылына карап... Мәсәлән, менә болайрак...
Җәй башы... Капка төпләренә җыелышкан олы-кара үзара хәл-әхвәл алышып,
тегесе-монысы турында ашыкмый гына кызыклы, бәхәсле гәп кора. Клубта
караган һинд киносының яисә яңа укылган китапның эчтәлегенә кадәр
җитешәләр. Үзләре әледән-әле йортыбызның капкасына күз салгалыйлар.
Беләм инде кемне көткәннәрен... Ул да түгел, менә, әтием каз үләне генә
үскән, чиста, тыгыз яшел чирәм өстенә зәңгәрсу төстәге патефон чыгарып
куя. Халык тагын да җанлана, тыелып кына шаярткалый, хикмәтле тартма тирәсенә тыгызлана төшә. Корыч энә очыннан көй чыгара торган патефон дип
аталган ул музыка җайланмасы бөтен авылга бездә генә иде бугай. Җәйнең
басынкы, тын кичләрендә аннан талгын гына агылган музыка авыл урамына
бүтәнчә төс-ямь бирә иде шул... Әтием зәңгәрсу тартманың кай җирендер
кәкре тимер кисәге белән нәкъ сөт аергыч сепараторны боргалаган кебек итә.
Шуның белән патефонга җан кертә. Әрҗә уртасына зур белен хәтле, ялтырап
торган тәлинкәне рәтли-җайлый. Вәт могҗиза: беравык кызган табада коймак
чыжылдаган тавыш чыгарып, әйләнә-тулгана да, аннары саңгырау гына булып
ифрат моңлы көй яңгырый башлый. «Гөлҗамал» җыры дип, әйтергә ашыга
кайсыдыр белдеклесе. Әкәмәт инде менә, сихри дулкыннар каз мамыгыдай
җиңеләеп калган гәүдәңне бөтереп ала да каядыр очыртып китә. Һәркем оеп,
камырдай изрәп тыңлый. Аның артыннан тагын бер җыр... Өченчесе... Тәлинкә
беткәнче шулай... Ул арада тәмам караңгы иңә... Күз бәйләнеп, патефонны
боргалап көйләп җибәрү кыенлаша. Энәсе дә тупаслана төшә дә, көйләре,
доңгырдык арбада утырып баргандагы сыман, терт-терт килеп сикергәли,
бозыла... Музыкаль кичәдән күңелләре булган кешеләр, урыннарыннан
кузгалгалап, җиңел сулап куялар, өйгә кайтырга кирәген абайлап, әтигә рәхмәт
укый-укый, бер-бер артлы таралышалар.
Безнең әти уртача буйлы, какча гәүдәле, озынча ябык йөзле кеше иде. Бер
күзе кылыйрак та бугай иде әле. Анысын анык кына раслый алмыйм: балачакта
күзләреңне тутырып тиктомалдан гына кем караган кырыс табигатьле әтиләр
күзенә? Ә менә авызындагы тешләре шактый коела башлаганын өстәл
сугып дәлилли алам. «Самосад» дигән, ачы, зәһәр тәмәкене еш тартканга
күрәсең, тешләре сызлап интекте. Андый чакларда да район үзәгенә барып
мәшәкатьләнми иде ул. Ә менә үләсе елны, җәен, һич булмаганны, үзәк
шифаханәдә теш куйдырырга хыялланып, үлчәмен алдырып йөрде хәтта.
Гомере беткәнен үзе дә сизмәгән икән шул бичара... Үкенечкә калды шул.
Яше-карты нигәдер «Диндаров абый» дип кенә йөртә иде аны. Мәктәптә
Гали Галимдарович дип мөрәҗәгать итәләр иде итүен. Читтән дә килгәч,
авыл кешеләре карашынча, ятрак, серлерәк кеше, үз-үзен тотышы белән дә,
искиткеч укымышлы булганы өчен дә, фәкать фамилия белән генә эндәшерлек
ихтирам-хөрмәт уяткандыр инде. Җәмгыятьтә биләгән урыны да абруйлы...
Хәер, укымышлы затларга шулай рәсмирәк төстә, фәкать коры фамилия белән
мөрәҗәгать итү табигый, гадәти хәл санала иде ул заманда... Зирекледән сугыш
ветераны, авыл советы рәисе булып эшләгән озын буйлы, йонтәс, калын кара
кашлары күз өстенә үк салынып торган Гариф ага Сәлимов, безнең авылга
йомышы төшсә, Хәйдәргали дусты янына кермичә китми иде. Йөзеннән
елмаю качмас, ул үзенчәлекле кеше без, балаларга, кайсы ягы беләндер бик
тә ошый иде. Бусагадан керешли үк ифрат ихлас, намуслы кеше, көр тавыш
белән, «Оланнарны читкәрәк алыгыз, күзем каты, күз тидерүем бар!» – дип,
алдан ук җитди итеп кисәткән өченме, бүтәнчәме. Дөрестән дә, күз тидерү
чутыннан булыр-булмас гаепне дә чын күңелдән үз өстенә алырга торган Гариф
ага сыман вөҗданлы кешене башка очратканым юк минем... Без, балалар,
ул кисәткән саен, киресенчә, чем-кара күзләренә чекрәеп, турырак карарга
тырыша идек. Күрик әле, күзләре ничек тия икән ул, янәсе. Коңгырт-кара
күзләреннән ниндидер чаткылар, ут чыгарга тиеш булган сыман... Ә карчык-
корчык исә, Гариф ага үзе үк танып та торгач, чыннан да, күзе тия торган адәмгә
санап, бәладән башаяк, безне читкәрәк куарга каударлана иде. Мөлаем күз
карашының кемгәдер зыяны тигәне бер дә ишетелмәде үзе. Ә менә сугышта дошманына «күз тидерү» белән генә чикләнмәгән, шактый гына кызу табага да
бастыргандыр үзләрен. Җиңү көнендә күкрәк тулы орден-медальләрен тагып
клубка, тантаналы җыелышка килгәч, сокланудан, таң калудан халыкны «аһ»
иттергәне бар Гариф аганың. Эңгер төшеп, урамда һични күрмәслек хәлгә
төшкәнче утыра иде ул. Бу караңгыда чит авылда адашмас микән соң, дип
аның өчен хафаланып та куйгалый идем мин.
Кичке, төнге караңгы, дип, минем, бәләкәчнең, борчылуы юкка гына булмаган...
Ни сәбәпледер, бөтен илебездә гөлт итеп электр утлары балкыган вакытта, узган
йөзнең алтмышынчы елларына кадәр авылым андый мөмкинлектән мәхрүм иде.
Хәтта без, борын төбендә юеше кипмәгән малай актыклары, трай тибеп туйгач,
пожарный ызбасы артына җыелышып, дәреслектән укыганнарны искә төшерәбез
дә, «Кара инде, Лилин бабай революциядән соң, 20 нче елларда ук Мәскәү
янындагы безнеке кебек салам түбәле прастуй бер авылда электр станциясе ачып
йөргән, ә бездә һаман сукыр тычкан уты гына!» дип, бер-беребезне бүлдерә-
бүлдерә, «гайбәт» сата торган идек.
Кичләрен электрсыз, күзгә төртсәң күренмәслек, дөм караңгы урамнарда
йөрүләре бер дә ансат булмаган инде. Җәйләрен ярый әле... Кышын, көчле
җил-буран котырганда, адашып, бот төбенә җиткән карны ера-ера, тау-тау
көртләргә чумган туган йортыңны таба алмас хәлгә төшәсең... Менә клубта
гадәттәгечә төн уртасында гына кино бетә, ә тышта ул вакытка күз ачкысыз
көчле җил-туфан купкан, биек булып юлга салып өлгергән кар эскертләренә
билдән кереп батышлы. Клубка якын-тирәдәге ызбаларга ничек кирәк шулай
кайтып егыласың, ә авыл читендә яшәүчеләргә нишләргә? Адашып, салам
эскертләре тарафына ялгыш юнәлеш алып, кырга чыгып китеп югалучылар
да булгалый... Ул заманда клуб мөдире булып эшләүче әти бу бәлане алдан
күреп, аны кисәтү юлын үзенчә хәл итәргә тырыша иде: урам як тәрәзәбез
төбенә филтәсе чигенә үк күтәрелгән унлы керосин лампасы куя торган иде.
Шуның маяк яктысына йөз тотып, клуб каршында гына урнашкан өебезгә юл
сапкан авылдашлар, буран бераз тынганчы, безгә кереп утыра торганнар иде.
Шунда була инде ул эчкерсез әңгәмәләр.
Кышкы озын кичләрдә авылның имам-хатыйбы Хәлиуллин Хәйдәр агай
исә безгә әллә кайдан, авыл кырыеннан, ындыр табагы ягыннан ук килеп йөри
иде. Әмма ләкин ул өй эче кичен кеше белән мыжгып торганда түгел, әтинең
берүзе генә калган чагын чамалабрак килә. Кечерәк буйлы, тар күкрәкле,
кәҗә сакаллы, бер күзен кысыбрак сөйләшә торган, аксыл йөзле, оялчан
гына елмаючы, тыйнак бабай булып хәтердә калган... Бүтәннәрдән аермалы
буларак, әтигә, «асубы» якын күрү билгесе итепме, «адаш» дип кенә дәшә.
Һәм юк-барны сөйләшеп, вакыт үткәрү өчен түгел, укыган, белемле, галим
заттан нидер сорашу, үзен борчыган мәсьәләләр буенча фикер уртаклашу
өчен килеше иде булса кирәк аның. Мин инде ул чакта мәктәп баласы, ни
турында гәпләшүләре аңлашылып бетмәсә дә, кайбер нәрсәләрне ятлап,
истә калдырырлык яшьтә идем инде. Белгәнемчә, сүз Хәйдәр картның «рухи
азыгы», ягъни дин турында бара. Әти исә заманына күрә атеист-укытучы
буларак, ул даирәдән бөтенләй читтә тора. Әмма ләкин бу мәсьәләдә үзен
сизгер, итагатьле тота, дингә бәйләнешле гореф-гадәтләрне, йолаларны санлый,
Аллаһы Тәгаләгә ышанучыларны гаепләми, хурламый иде. Балачакта әппәр
итми торып табыннан кузгалмаган, ислам догаларына, сафлыкка тартылган
күңелен дәһри еллар да үзгәртә алмаган аның. Борынгы динле-инсафлы
Богырыслан тумасы ла! Мулла бабай шуны истә тотып, әтинең намуслы зат булуын, мондагы сүзнең шунда калачагын белә торып, четерекле темага аяк
терәп, кыю сөйләшә. Берсендә аларның икесенең дә авызыннан «сөнни»,
«шигый» дигән, минем колакка ят сүзләр дә атылып чыккалады.
Соңрак аңлавымча, ислам диненең төп ике тармакка, бер-берсеннән ни
беләндер аерылып торган ике агымга бүленешеннән бик аз, томанлы гына
хәбәрдар икән кунак. Кая инде авыл кешесенә ул нәрсәләрне нечкәләп тору
ул дәһри замана хөкем сөргәндә! Яшьлектә бер-ике еллык авыл мәдрәсәсендә
алган барлы-юклы белеме дә революция, ике бөтендөнья сугышы (ә Хәйдәр
ага барысында да катнашкан гаскәри) фронтларында коелып, төшеп, җуелып
беткән. Әтиемнең: «Без хак сөнниләр булабыз, адаш абый. Әле бит моннан тыш,
аңа капма-каршы агым – шигыйлек юнәлеше дә бар. Анысын Мөхәммәтнең
кияве Гали тарафдарлары яклый...» – диюе, әңгәмәдәшенең аңына барып
җитмәде бугай. «Ничек инде ул каршы? Кияү була торып, бабасының сүзеннән
чыгыпмы?! Юкны сөйләмә!» итенгәләп, ифрат катлаулы мәсьәләне бабай белән
кияү яссылыгына куеп, авылча гадиләштереп «чишеп», әти белән кызу бәхәскә
бәреп керде хәзрәтебез. Әтием исә, үз сүзен бирмәс өчен, сукыр чебендәй
тикмәгә атылып-бәрелмәде, сабыр гына, төпле итеп:
– Мин үземнең нинди фамилия йөртүемне һичкайчан онытканым юк,
Хәйдәр абзый! – дип кенә куйды.
Аның бу очракта нәрсәгә басым ясап әйтүе, нәрсәне күздә тотуы аңлашыла
булса кирәк. Мин үзем дә әтинең ул астарлы сүзләрен, төбендә яткан асыл
мәгънәсен соңрак, егет булгач кына аңладым. Һәм шуннан соң хәтер төбенә үк
салып куйдым... Бердән, «диндар» сүзенең динле дигәнне аңлатуын искәрткән
ул, икенчедән, теләсә ни булса да үз исем-фамилиямә тап төшермичә яшәргә
омтылам, димәкче булган.
Ә менә карап торырга юаш кына, тәкъва дин әһеле кинәт кенә күз алдында
үзгәрде дә куйды, сакаллы ияге еш-еш дерелдәгән хәлдә, ачуыннан тотлыга-
тотлыга, аягөсте торып, әллә ниләр әйтеп ташлады. Таягын да онытып (анысын
әти Вил абыйның кулына тоттырып, артыннан ук йөгертте), тиргәнә-тиргәнә,
ишекне шапылдатып ябып чапты... Шуның белән ике арада дуслык бетте
дияргә генә кала бит инде бу килештән. Юк, икенче көнне үк кичен безгә янә
килгәч:
– Адаш, син хаклы булгансың икән, гаепләмә, фаразан! – дип үзенең
хаксызлыгын таныды Хәйдәр карт, эчкерсез, беркатлы җан.
Әтинең үткен, җор сүзле, шаян, кызык ярата торган табигате дә
авылдашларын үзенә җәлеп иткәндер, дим. Аның ул ягын Кизләү тумасы,
шул авыл мәктәбендә әти белән бергә эшләгән, Бөек Ватан сугышы ветераны,
Биккол мәктәбендә директор да булып торган Салих ага Усмановтан да яхшырак
белүче булмагандыр. Бу хатирәсен дә фани дөньядан күчкән педагогларны искә
алу кичәсендә уртаклашкан иде.
...Илленче еллар. Мәктәпкә РОНОдан махсус комиссия килеп төшә.
Диндаров алып барган тарих дәресенә дә күзлеге дәһшәтле төстә ялт та йолт
килеп торган, мыегын тырпайткан усал гына рус инспекторы кереп утыра.
Укучыларның белем ягын чамалап, сыйныф җитәкчесенең «кәҗә мае»н сыгарга
алдан ук ниятләп куйган. «Өйгә эш»тән җавап алу өчен, укучылар арасыннан
«корбанын» да шәхсән үзе сайлый. Гөнаһ шомлыгы, очраклы рәвештә бөтенләй
надан бер кызыйга туктала бу. Ә тегесе ык-мык, уклау йоткандай үрә катып
басып торган көне. Явыз инспекторның күз карашыннан җаны үкчәсенә
төшкәндәй, белгәнен дә онытып бетерә мескен.
Укытучы авызын җәеп еларга җитешкән баланы тынычландыра да:
– Сеңелем, «Рәйхан» җырының сүзләрен беләсеңме? Юк, юк, җырларга
кирәк түгел әлегә! Йәле, сөйләп чык шуның эчтәлеген... ашыкмыйча гына, –
дип, инспекторга сиздерми генә күз кыса.
Белмиме соң ул дәвердәге авыл баласы халык җырларын? Кызыйга җан иңә
һәм ул чатырдатып сөйләп бирә атаклы «Рәйхан»ны. Тикшерүче агай татарча
һични аңламый, әлбәттә, әмма җитди, канәгать кыяфәт белән кәгазенә нидер
сызгалый. Теманы әйбәт үзләштергәннәр, әнә теле-телгә йокмый, янәсе. Әти
теге кызыйга бу юлы русчалап әйтә: «Бар, сиңа «дүрт»ле, – ди. Ә тикшерүче
аның белән генә разый түгел, укучыга «биш»ле билгесе куйдырта. Мәзәк
инде! Сыйныфташлар да шат, тапкыр укытучы абыйлары да хуплап елмая. Әнә
шулай котылалар бу юлы атна саен авылга көтмәгәндә килеп, тәмам теңкәгә
тиеп беткән, борынгы камчылы ишандай юкка-барга бәйләнергә генә торган
түрә-бюрократтан...
Беркатлы, самими авыл халкы белән сүзләре килешмәгән, борчаклары
пешмәгән чаклар да булгалаган, әлбәттә, әтинең. Мәсәлән, кып-кызыл битле,
тар маңгайлы, озын торыклы бер агай (исеме онытылган инде) безгә сирәк кенә
килгәли иде. Әмма сүз арасына сәер генә «мең шөкер» дигән кәлимә кыстырып
сөйләнүе белән хәтергә нык кереп урнашкан менә. Аның Маһишәкәр исемле
карчыгы да бар иде бугай. Шуны «Майшикәр» дип, юри исемен бозып атап
та кеше көлдерергә ярата төсле иде ул, мәнсез. Әти сөйләве буенча ярлының
да ярлысы булган ул абзый бушкуыктай гел мактанырга гына тора. Бу юлы да
килеп керешли үк, уртак әңгәмәне бүлдереп:
– Кичәгенәк сарык суйган идек бит әле. Ну, мае шәп чыкты да соң, мең
шөкер! Минем Майшикәр рәхәтләнде инде коймак пешереп, мең шөкер! – дип,
авызыннан тере кош очыра.
Бүлмәдәгеләр дәшмәде, күрәләтә алдашуына мыек астыннан гына мәгънәле
елмаештылар. Аны бик өнәп бетермәсә дә, бүтәннәр алдында гаепләми,
тиргәми иде әтием. Алай гынамы, бервакыт Казанга баргач, төнгә калып, баш
төртер урыны булмаудан гаҗизләнгән шушы авылдашын һичсүзсез үзенең
таныш-белешенә кунарга ияртеп кайта ул. Үз яшьләрендәге, зыялы кыяфәтле,
маңгай чәчләре коелып беткән, гади күзлекле ир һичнинди авырыксыну
сиздермичә каршылый икесен дә. Хатынына русча гына, йомшак дәшеп, кичке
аш табыны хәзерләтә. Авыл агае йокларга яткач, кунакчыл хуҗа белән әтием
төне буе сөйләшеп-гәпләшеп чыгалар. Ярый, хуш, иртәнге чәй эчеп, поездга
утыруга, теге озын торыклы юлдашы сораша икән әтидән. Янәсе, кем иде
ул, безне кундырып чыгарган ачык йөзле, һәйбәт кеше? Әти аңлатып бирә.
Тукай бүләге лауреаты, «Онытылмас еллар» романы авторы Ибраһим Гази,
ди. Тегесе аның саен аптырап, «Үзе язучы, үзе төбенә кара олтан суккан ак
төстәге киез итек кигән», дип, сәер елмаеп, нидәндер шикләнеп, икеләнеп баш
кашый... Фатиры суыграк торгач, аягына авылда бастырган җылы итек киеп
җибәргән булган атаклы әдип, әтинең яшьлек дусты. Кайткач та теге мокыт:
«Язучы башы белән ямаулы киез итек кигән кешене күреп кайттым Казанда,
мең шөкер!» – дип сөйләп йөргән. Аның карашынча, хак гыйлем әһеле ничек
инде ямаулы гади итек-читек өстерәп йөрсен, ди. Җитмәсә, шәһәрдә, башкала
ташпулатында! Авылча борынгы, беркатлы, наданлык психологиясе…
«КУ» 07, 2026
Фото: Шедеврум ии
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев