Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бүген...

Саумы, Казан! Күз карасы сыман – кадерле син безгә, якын, затлы!

Меңьяшәр карт сыман Казан бүген,
Япь-яшь егетмени – җилдәй җитез,
Ак әбиләр кебек нурлы йөзле,
Җазибәле – сылу кызга игез...
Казан-кала!
Һәр урамың синең, һәрбер чатың
Тарих көен көйли.
Рәшә сыман, чорлар дәшеп тора,
Сулкылдата, аннан – имли, җөйли...
Альма-матер! Гыйлем үзәге син.
Һөнәр үзәге син – үзгәрәсең –
Яңарасың, һаман яшәрәсең,
«Булдырабыз без!» дип дәшәләсең.
Борынгылык белән Яңа заман
Киләчәккә синдә бергә атлый.
Саумы, Казан! Күз карасы сыман –
кадерле син безгә, якын, затлы!

 

«КУ» 07, 2026

Фото: Ләйсән Зарипова

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев