Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Кызылъярым

Баулы ягында урнашкан Бик матур бер авыл бар. Горурланып әйтә алам: Ул бит – безнең Кызылъяр.

Баулы ягында урнашкан
Бик матур бер авыл бар.
Горурланып әйтә алам:
Ул бит – безнең Кызылъяр.
Кызылъярым, туган ягым,
Данга төренгән җирем.
Күңелемдә гомерлеккә
Шиңмәскә аткан гөлем.
Җитәкләшеп тезелеп киткән
Ык ярларында өйләр.
Йөрәкләр җылысын сирпеп,
Нур чәчә тәрәзәләр.
Тирә-якта – биек таулар,
Диңгездер – иген-кырлар.
Челтерәп аккан чишмәләре
Җырлыйдыр мактап җырлар.
Күпме бөек кешеләрне
Авылым илгә биргән.
Фәнис абый Яруллинны
Кочагында үстергән.
Авылымның йөзек кашы –
Уңган, тырыш кызлары,
Оста куллы, киң күңелле
Чын йөрәкле уллары.


Зилә ГАМИРОВА

«КУ» 07, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев