Әдәби берләшмәләрдә
Яз сулышы
Яшәү өчен Ходай Биргән бар(ы)сын, Синең тормыш – Синең кулыңда.
Яз сулышы җиһанда,
Сизәсезме?
Кошлар тавышы килә,
Ишетәсезме?
Һәрбер аткан таңга
Сөенәсезме?
Булганына шөкер итеп,
Рәхмәт әйтәсезме?
Җирдә яшәү – бәхет бит ул,
Тоясызмы?
Йөрәк белән, ярсып,
Яратасызмы?
Хыялларга бирелеп,
Очасызмы?
Кайнар хисләр белән,
Янасызмы?
Яшәү өчен Ходай
Биргән бар(ы)сын,
Синең тормыш –
Синең кулыңда.
Егылып торып алга
Барасыңмы,
Үпкә саклап артта
Каласыңмы?
Бары-бары синең
Кулыңда.
Яз сулышы
Эльвира ӘХМӘТҖАНОВА
«КУ» 07, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев