Шигърият
Әрнешү
Буш офыкка торам карап, Йөрәккәем әрни канап. Серләшерлек адәм дә юк. Хөр җилфердәр әләм дә юк.
Бәхетсезләр балаларым,
Югалттылар Аллаларын.
Табыналар акчага тик,
Җаннан иман кача соң ник?
Әйттем: «Җансыз бөләр!» – диеп,
Көлде алар: «Юләр!» – диеп.
Баш очымда оча тилгән,
Берьялгызым юлдан киләм.
Нәфрәт-зарым телә күкне
Утлы камчы-яшен булып.
Сукмагыма ил тузаны
Тама күздән яшем булып.
Колагымда чыңлый аваз:
«Бер тиенлек синең вәгазь!»
Буш офыкка торам карап,
Йөрәккәем әрни канап.
Серләшерлек адәм дә юк.
Хөр җилфердәр әләм дә юк.
«КУ» 07, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев