Логотип Казан Утлары
Шигърият

Үзгәрешләр булып Вакыт ага

Вакыт ага үзгәрешләр булып, Үткән күчә бүгенгегә таба. Ни ул анда киләчәкне каплап, Тынны буып алып, күзне яба?

Вакыт ага үзгәрешләр булып,
Үткән күчә бүгенгегә таба.
Ни ул анда киләчәкне каплап,
Тынны буып алып, күзне яба?
Куркумы ул? Ахры. Үзгәрештән.
Кычытканнан үргән ятьмәләрен
Идел суларына салганына,
Елан башлы көймә килгәненә
Шөбһәләнеп карап алганына,
Карурманның көртлек-җанварларын
Җилкәсенә ипләп салганына...
Кайчан гына иде, диде Вакыт,
Инде бу җир кешеләре бүтән.
Елга ага – кан тамыры сыман.
Аңа төрле моңнар, ымнар сыйган.
Чит-ят түгел хәзер килгән кунак –
Сәүдәгәр ул, йә мөселман туган.
Болгар иле күтәрелеп килә –
Тынычлыгын саклый Казан-кирмән.
Төньягыннан Казансуы юа,
Көнчыгышта – җәелеп китә күлләр.
Болгар иле. Шәһәр, һөнәр иле.
Игенчеләр иле. Гөрли сәүдә!
Кан тамыры сыман – Бербөтенгә
Тормыш суты ага чал Иделдә.

 

«КУ» 07, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев