Логотип Казан Утлары
Хәтер

АВЫЛДАШЫМ ШӘРӘФИ

Габдулла Шәрәфи (Габдулла Шәрәфетдин улы Шәрәфетдинов) (1926–1997) – күренекле татар язучысы, 1972 елдан СССР (ТАССР) Язучылар берлеге әгъзасы. Татарстанның (1976) һәм РСФСРның (1986) атказанган мәдәният хезмәткәре.

Габдулла Шәрәфи (Габдулла Шәрәфетдин улы Шәрәфетдинов)
(1926–1997) – күренекле татар язучысы, 1972 елдан СССР (ТАССР)
Язучылар берлеге әгъзасы. Татарстанның (1976) һәм РСФСРның
(1986) атказанган мәдәният хезмәткәре.

Габдулла Шәрәфи – минем авылдашым. Безнең
авылда алар нәселеннән ике гаилә яши иде. Бүгенге
көндә авылда Габдулла абыйлар нәселеннән булган
Нәҗметдин аганың оныгы Марат Нәҗметдинов
гаиләсе яшәп ята. Маратның әтисе Надыйр абый
алтын куллы кеше иде, сиксәненче еллар ахырында,
Габдулла абыйның бертуган энесе Рәшит абыйга,
хәрби хезмәттән соң отставкага чыгып, туган якларына
әйләнеп кайткач, үзләре күршесендәге буш яткан
җирдә бакча өе сыманрак йорт салып биргән иде.
Рәшит абый күбесенчә җәйләрен шунда кайтып яшәп
ятты. Ул да вафат булгач, йортны сүтеп, аның урынына
Надыйр абый үзенә остаханә корып, столярлык эшләре
белән шөгыльләнә башлады. Такта яру станогы сатып алды, буралар бурады.
Колхоз таралгач, бу аның өчен бер дигән файдалы һәм табышлы шөгыль иде.
Надыйр абый да, Рәшит абый да, гомумән, бу нәсел ир-атлары авылда алтын
куллы осталар, алтын коючылар булып танылган кешеләр иде. Аларның Олы
Битаманда яшәүче бер абыйлары Мәннәф, тимерчелектә эшләп, корычтан
зиннәтле бизәкле коелмалар ясавы белән, ә өенә кайткач алтыннан бизәнү
әйберләре, муенсалар, алкалар, йөзек-чулпылар эшләве белән танылган
оста иде. Менә шушы тырыш, куллары эш рәтен белгән Надыйр абыйның
бабасы Камалетдиннең бертуганы булган Шәрәфетдин абзый 1936 елда,
колхозга керергә теләмичә, авылдан Казанга күченеп китә. Ул чакта аның
улы Габдуллага 10 яшь була. Авыл мәктәбендә укый башлаган Габдулла
Казанның 80 нче, 11 нче, 12 нче мәктәпләрендә укып, җидееллык белем
ала. Соңгысында ул әдәбият укытучысы Шакир Нигъмәтуллин оештырган
әдәби түгәрәккә йөри. Түгәрәк утырышларында Шакир абыйлары балаларны
язучылар белән еш очраштыра торган була. Бу очрашуларда Габдулла
Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Хәсән Туфан, Гадел Кутуй, Мирсәй Әмир,
Сәхаб Урайский, Әминә Бикчәнтәева, Хәй Вахитларны күреп үсә. Үзе дә
шигырьләр яза башлый. Бер түгәрәк утырышында ул шәриктәшләренә
үзенең «Батыр егет» дигән шигъри әкиятен укый. 1941 елда бу әкиятне «Яшь
ленинчы» газетасында бастырып та чыгаралар. Шул елны сугыш башлана.
Җиденче сыйныфны гына тәмамлаган Габдулла заводка эшкә урнаша. Ә унсигез яше тулгач, 1943 елда сугышка китә. Аны Ерак Көнчыгышка, япон
самурайларына каршы сугышка җибәрәләр. Биредә ул Монголия далаларын,
Хинган тауларын, Гоби чүлен кичә. Сугыштан соң үз башыннан кичкәннәрне,
гомумән, японнарга каршы сугышларда совет солдатлары күргән хәлләрне,
авыр сугыш юлларын тасвирлаган, совет солдатының батырлыгын күрсәткән
«Сусыз дәрья» исемле повестен иҗат итә. Шул беренче җитди әсәре белән
үк укучылар, җәмәгатьчелек алдында популярлык казана. Аның бу повесте
«Через большой Хинган» дигән исем белән рус теленә дә тәрҗемә ителә
һәм ике тапкыр – Казанда һәм Мәскәүдә басылып чыга. Сугыш, авыр солдат
хезмәте аның өчен җиде елга сузыла. Габдулла абый һәм аның белән бергә
Көнчыгыш фронт юлларын кичкән полкташлар – галим, филология фәннәре
докторы Вахит абый Хаков, җырчы Габделхак абый Шаһиев үзара аралашып,
истәлекләре белән уртаклашып яшәделәр.
Габдулла абыйны каләмдәшләре ни өчендер балалар язучысы дип йөртә
иде. Миңа калса, болай билгеләү бигүк төгәл түгел, чөнки мин өч яшьтән
ун яшькә кадәр баланы гына бала дип исәплим. Шуннан зуррак бала инде
ул үсмерлек чорына кергән була. Габдулла абыйның үз фикере дә шулайрак
иде. Чөнки ул сугыш елларында әле үсмер генә егет була, ундүрт яшендә,
аяк астына тартма куймыйча буе да җитмәгән тимер кырдыру станогы
артына баса. Аның белән бергә кырдырган тимерләрне ташучылар арасында
10-11 яшьлек малайлар да күп була. Сугыш башланганда 10-11 яшьтәге
әти-әниемнең сөйләүләре буенча да, алар инде сугышка киткән әтиләрен,
абыйларын алыштырып, колхоз эшенә җигелгәннәр ул елларда. Габдулла
абыйның балалар өчен дигән хикәя-повестьлары нигездә җәнлекләр,
хайваннар турында. Ә алар турында язу бит әле ул балалар өчен генә дигән
сүз түгел. Аның исеменә малай сүзе кергән «Күрше малае» дип аталган
әсәрендә дә, «Яшь ленинчы» газетасында басылган «Кәҗәләр, кыяр һәм
без» дигән хикәясендә дә, ныклабрак уйлап карасаң, балада актив тормыш
позициясе тәрбияләнү, әйләнә-тирә мохиткә, өлкәннәргә карата мөнәсәбәт
мәсьәләләре күтәрелә.
Габдулла Шәрәфи туган як табигате, аны саклау, сулыклар, хайваннар,
җәнлекләр, кош-кортлар язмышына багышланган повестьлар, хикәяләр
иҗат итте. Алар язучының «Аккошлар кайтыр әле», «Гомернең агышлары»,
«Тормыш арбасында» дигән китапларында дөнья күрде.
Гомеренең соңгы дистә елында миңа Габдулла абый белән еш аралашырга
туры килде. Пенсиягә чыгып, 65 яшьләрендә эштән киткәч, тормышында
гаять тә авыр, четерекле бер чорда, башын кая куярга белмичә аптырап,
тилмереп йөргән көннәрдә мин аны үзем ачкан «Әдәби җомга» газетасына
эшкә дә чакырдым. Газета ярты ел гына эшләп калса да, бу чор Габдулла
абыйга яңадан тынычланырга, тормышка кайтырга бик кирәкле, мөһим
булды. Бу елда аның кече улы Әнәс дөньядан китте. Университетның
журналистика факультетын тәмамлап, тормыш корып, бала үстерә башлап,
тормышта үз урынын тапты дип, әти-әнисен сөендереп йөргән көннәрдә
кайгы килде Габдулла абыйлар гаиләсенә. Әнәс ул чакта журналистикада
түгел, «Спутник» сәяхәтләр оешмасы директоры булып эшли иде. Узган
гасырның туксанынчы еллар башы. Илдә бандитизм, рэкет, азгынлык хөкем
сөрә. Бәйдән ычкынган яшьләр, төрле төркемнәр оештырып, бандитлык
белән шөгыльләнә. «Спутник» сәяхәтләр оешмасы аркылы да ул чор өчен күп
булып тоелган акчалар үтә торган булгандыр инде, күрәсең. Иртән хатыны, баласы белән саубуллашып, эшенә чыгып киткән Әнәсне, подъезд төбендә
үк харап итәләр. Бу хәсрәттән, йөрәге түзмичә, Габдулла абыйның хатыны да
вафат була. Үзе дә бик төшенкелеккә бирелә. Җитмәсә, армиядә кыскартулар
нәтиҗәсендә, хезмәт иткән җиреннән запаска җибәрелеп, Ерак Көнчыгыштан
гаиләсе белән Казанга, әти-әнисе йортына кайтып егылган олы уллары да
эш таба алмыйча каңгырып йөргән көннәр. Әллә ни зур хезмәт хакы алмаса
да, кеше арасында булу, каләмдәшләре белән аралашып яшәү Габдулла абый
өчен бик кирәк иде ул чакта.
Безнең авылдан Габдулла Шәрәфи исемле язучы чыгуын бәләкәйдән
белеп үстек. Тугыз-ун яшьлек чагыбызда безгә аның үзен күрү дә насыйп
булды. Җәй көне иде. Без, авыл малайлары, җәй җитсә, Ашыт буеннан кайтып
кермибез. Тирәнрәк җирдә су коенабыз, сайрак урыннарында майка белән
балык сөзәбез. Шыбырдап аккан су шомартып бетергән яшел таш асларына
кулны тыгып, яшеренеп ятучы эт балыкларын, җомбаларны эзлибез. Шулай
гөр килеп Ашыт буеның «парник асты» дип йөртелгән бер җирендә (колхоз
төзелгән елларда ул тирәдә яшелчә парниклары ясалган булган, чокырлары
әле хәзер дә саклана) балык каптырып ятканда, безнең шикелле үк, су буйлап,
ботинкаларын кулларына тоткан, чалбар балакларын тезгә кадәр күтәреп
куйган өч абыйның авылга таба менеп килүен күрдек.
– Ну, ничек, малайлар, балык бармы? – дип сорады берсе.
– Балык тирән суда, монда маймычлар гына, – дибез.
– Нишләп тирәндә тотмыйсыз соң?
– Кармак юк. Кул белән дә шәп эләктерәбез.
Шунда кәләпүшкә җыйган вак гәрләүләрне күрсәтәбез.
– Бу абыйны таныйсызмы? – дип сорап куйды берсе, ерык авызлысы.
– Ә мин сезне беләм! – дидем мин сорау биргән бу абыйга. – «Камырша»ны
язган Шәүкәт Галиев бит сез!
– Каян белдең?
– Китапта рәсемегез бар. Шуннан таныдым!
– Хәй, Габдулла, авылдашларың танымый да үзеңне, – дип, бу абый үзе
шикелле үк чандыр гына, бераз тәбәнәгрәк икенче абыйдан көлеп куйды.
Шунда абыйларның өченчесе, бераз бөкресе тырпаеп торганы сүзгә
кушылды:
– Китап укыйсызмыни? Ә «Кәҗәләр, кыяр һәм без» дигән хикәяне
укыганыгыз булдымы?
– Мин укыдым! – мин әйтәм. – Безнең авылдан чыккан язучы язган бит аны!
– Кем, кем?
– Габдулла абый Шәрәфи!
– Үзен күргәнегез юкмыни?
– Юк шул. Торган өй урыннарын да беләм әле мин аларның. Безнең мәктәпкә
каршы йортта торганнар.
– Шулаймы, Габдулла? – дип сорап куйды Шәүкәт Галиев дигәне үзе
шикелле чандыр иптәшеннән.
«Габдулла абый шушы була микәнни?» дип уйлап куйдым мин.
– Дөрес әйтә, – диде ул.
Шәүкәт Галиев, Илдар Юзеев һәм Габдулла Шәрәфи булып чыкты болар.
Соңыннан гына белдек, Олы Битаман клубында Габдулла абый Шәрәфинең
туган көне уңаеннан очрашуга кайтканнар икән. Ни өчендер, бәләкәй
булгангадырмы инде, безне бу очрашуга чакырмадылар ул чакта. Гади туган көн генә дә түгел, 40 яшьлек юбилее булган ул Габдулла абыйның, 1966 елның
29 июле.
Соңыннан, үзем Язучылар берлегенә кергәч, бу абзыйлар белән бергә
укучылар белән очрашуларга күп йөрергә туры килде. Рәфкать Кәрами
җитәкләгән пропаганда бүлеге оештырган очрашуларда Габдулла абый белән
берничә тапкыр үз районыбыз авыллары буйлап йөргәнебез дә хәтердә. Мүлмә,
Ямаширмә, Дөбьяз, Олы Битаманда булдык. Без, якташлар – Габдулла Шәрәфи,
Солтан Шәмси һәм мин – өчебез бер төркемдә идек. Битаманга кайткач,
үзебезнең туган авылга чыгып кундык. Габдулла абый Надыйр абыйларда
йоклады. Надыйр абый яккан мунчага кереп, хатыны Әнисә апа пешергән
тәмле сый-нигъмәтләрдән табын корып, озак кына гәпләшеп, күңелле итеп
утырган идек без ул кышкы кичтә.
Габдулла абый мине шулай ук балачагымнан, мәктәптә укыган елларымнан
ук белүе турында сөйләде. Иҗатымны да гел күзәтеп барган икән. «Син
мәктәптә укыганда «Яшь ленинчы»га, «Ялкын»га җибәреп торган шигырь-
язмаларыңны карап бара идем, – диде ул. – Хәкимҗан абыең (Хәкимҗан
Халиков була) миңа гел әйтә иде, синең авылдан бер малай шигырьләр яза,
безгә җибәреп тора, дип».
Хәкимҗан абый ул елларда башта – «Ялкын» журналында, аннары «Яшь
ленинчы»да эшләде. Миңа да хатлары күп килә торган иде, һәр хатыма, һәр
җибәргән шигырем турында җавап язмыйча калмый иде.
«Нишләптер, әллә оялчан, әллә бик горур малай булдың инде, Казанда мин
барлыгын белеп тә, мәктәпне тәмамлап, университетка кергәч тә, бер тапкыр
да яныма килгәнең булмады», – диде ул чакта Габдулла абый, бераз үпкә дә
белдереп.
Оялчанрак идем шул. Куркак идем. Әнигә охшаганрак. Усаллык, еллар
үткәч, шактый соңрак барлыкка килде, тормышның киртләч кыенлыкларын
күп ашагач...
Габдулла абый сугыш беткәннән соң да тагын биш ел армиядә хезмәт итеп,
1950 елда гына туган якка әйләнеп кайта. Аннары биш ел Казан заводларының
берсендә электромонтёр булып эшли. Кичке урта мәктәпне, аннары читтән
торып, Казан дәүләт университетының рус теле һәм әдәбияты бүлеген
тәмамлый. 1962 елга хәтле «Совет Татарстаны» (хәзерге «Ватаным Татарстан»)
газетасы редакциясендә бүлек мөдире була. 1962–1964 елларда Мәскәүдә
Югары партия мәктәбендә укып кайта. Яңадан элекке эшенә урнаша. 1967
елдан аның тормышы «Азат хатын» журналы белән бәйле. Биредә ул башта озак
еллар җаваплы сәркатип вазифасын башкара. Соңыннан редактор урынбасары
булып тора. Бер көтү хатын-кыз арасында эшләве җиңел булмагандыр дип
уйлыйм. Үзе зарланмый иде, бары тик кайчакларда: «Җиңгәң көнләшә бит,
Рафис энем», – дип көрсенеп куя торган иде. Булгандыр инде, көнләшерсең
дә, ун тавыкка берүзе баш булган әтәч ролендә яшәгәч...
Әйткәнемчә, Габдулла абый белән без аның гомеренең соңгы дистә елында
күп аралаштык. Аеруча өч якташ – Солтан Шәмси, Габдулла Шәрәфи һәм мин
якын дуслар булып киттек. Язучылар берлегенең Әдәби фонды директоры
булып эшләп йөргәндә, Тукай клубында Габдулла абыйның 70 яшьлек юбилеен
да үткәрдек әле. Каләмдәшләре белән бергә туган авылыбыздан да күп кунаклар
килде. Габдулла абый турында матур истәлекләре белән уртаклаштылар.
Күңеле бик булган иде. Ни кызганыч, җитмеше тулганнан соң озак яшәргә туры
килмәде аңа, гомере кыска булды – җитмеш бер яше тулыр-тулмас вафат булды. Яшәрлеге бар иде әле. Җитмеш яшенә ул үткән гомеренә йомгак ясагандай,
язганнарын барлап, «Тормыш арбасында» дигән китап бастырып чыгарды. Ул
вафат булгач, аны сагынып, мин «Арба» дигән шигырь дә яздым.

АРБА
Габдулла Шәрәфи вафатына
Исемең дә гади генә түгел –
Син адашы идең Тукайның.
И язучы авылдашым минем,
Син катына күчтең Ходайның.
Әллә ничек үтте синең гомер,
Сине язмыш шактый тукмады.
Түзалмады, ахры, нечкә йөрәк –
Хәсрәт чиген үткәч туктады.
Шактый тыйнак гомер кичердең син,
Күкрәк сугып чәпчеп йөрмәдең.
Язсаң ләкин, берәгәйле яздың,
Сүз эзләп кесәгә кермәдең.
Тел очымда торган сүзем булса
Әйталмыйча, ярып салырга,
Синең китапларны алам кулга, –
Туган телем сыйган аларга.
Соңгы тапкыр кайчан күрештек без?
Солтан*, син, мин – өчәү утырдык.
Син җитмешне түгәрәкли идең,
Солтан илле яшьтә, мин – кырык.
Әллә ничек кенә үтте гомер,
Инде син дә киттең арадан. –
Шыпырт кына, сиздермичә генә
Төшеп калдың гүя арбадан.
Син юк инде үзең, арбаң – бара.
Төрле-төрле уйлар уйлатып
Озак барыр әле синең арба,
Озак йөрер дөнья буйлатып.
Менә шундый дус абыем, авылдашым бар иде минем. Тыйнак, гаҗәеп
талантлы, әдәбиятыбызга йөзек кашы булырдай матур хикәя-повестьлар язып
калдырган язучы Габдулла Шәрәфи.


* Солтан – Солтан Шәмси.

 

«КУ» 07, 2026

Фото: архивтан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев