Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Тукай бүген яшәсә...

Юк, сокланмас! Каләмен ул Кылычы итәр иде, Безнең «сакау» телебезне Бик каты сүгәр иде.

Тукай бүген яшәсәме,
Ул нинди булыр иде?
Кулларында – ноутбук,
Йә «Айфон» тотар иде.
ВКонтактеда блог ачып,
«Шүрәле»не ул салып,
Меңләгән «лайк»лар җыеп,
Утырыр иде янып.
Джинсы киеп, түбәтәен
Башына кыңгыр салып,
Баулы урамнарыннан
Үтәр иде сызгырып.
Китапханәгә кереп чыгар,
Кызларын күрер иде,
«И татар хатыннары!» – дип,
Безгә сүз бирер иде.
Ләкин горур Тукаебыз
Тукталып калыр иде,
Смартфоннан күзен алып,
Ул моңсуланыр иде.
«Ник татарча сөйләшмисез?» –
Дип сорау бирер иде,
Телебезнең урыслашып
Баруын күрер иде…

Юк, сокланмас! Каләмен ул
Кылычы итәр иде,
Безнең «сакау» телебезне
Бик каты сүгәр иде.
«Туган тел»не безнең өчен
Яңадан язар иде,
Туган телебезне саклап,
Мәйданга басар иде.
Бүген яшәсә дә Тукай –
Чын Тукай булыр иде:
Безнең хиснең, безнең телнең
Сагында торыр иде.


Алсу ВАСИКОВА

«КУ» 07, 2026

Фото: Ләйсән Зарипова

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев