СУГЫШТА – ИЛ ӨЧЕН, ТЫНЫЧТА ТЕЛ ӨЧЕН КӨРӘШКӘН
Күренекле тел галиме, тюрколог, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Вахит Хаковның тууына 100 ел.
Күренекле тел галиме, тюрколог, филология фәннәре докторы,
профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Вахит Хаковның тууына
100 ел.
Татар энциклопедиясендә урын алган мәгълүматларга караганда,
булачак галим 1926 елның 16 августында, Буа районы Күзби авылында
дөньяга килә. Бөек Ватан сугышында катнаша, батырлыклары өчен II дәрәҗә
Ватан сугышы ордены һәм сугышчан медальләр белән бүләкләнә.
1949 елдан Буа районы мәктәпләрендә укытучы, уку-укыту бүлеге
мөдире булып эшли. 1960 елда Казан университетына эшкә килә һәм калган
бөтен гомерен шушы данлыклы уку йорты белән бәйли. 1989–1994 елларда
татар теле кафедрасы мөдире, бер үк вакытта, 1996 елдан, ТР ФАнең Татар
энциклопедиясе институтында эшли.
Хезмәтләре татар әдәби теле стилистикасына, сөйләм культурасына,
текстологиягә һәм мәктәптә матур әдәбият телен өйрәнү методикасына
карый. «Татар әдәби теле тарихы» монографиясендә беренче тапкыр татар
әдәби теленең үсеш тарихын һәм андагы мөһим күренешләрне яктырта, татар
һәм башка төрки телләрнең үзара генетик бәйләнешен ачыклый. VI–IX
йөзләрдәге борынгы төрки рун язуы истәлекләренә багышланган «Тел —
тарих көзгесе» хезмәтендә, тел белемендә беренчеләрдән булып, аларның
фонетика, грамматика һәм лексикасына чагыштырма-тарихи лингвистик
анализ ясый. «Татар әдәби теле диахрон һәм синхрон аспектларда» хезмәтләр
циклында татар әдәби теле тарихын чорларга бүлү мәсьәләләрен карый, аның
традицияләрен яктырта, сөйләм һәм язма формаларын тасвирлый. Шушы
хезмәте өчен 2006 елда Татарстанның дәүләт премиясенә лаек була. Ул
шулай ук югары уку йортлары һәм урта мәктәпләр өчен татар теле
дәреслекләре авторы.
Галим 2008 елның 20 июнендә вафат булды, туган авылында җирләнде.
2009 елдан алып, Казан университеты каршында ел саен «Хаков укулары»
дип аталган төбәкара фәнни-гамәли конференция уздырыла.
Вахит ага Хаковның Татарстан радиосы тарихында да якты эзе,
онытылмас эшләре бар. Ул 1975 елда «Тел күрке — сүз» тапшыруын
оештырып җибәрүчеләрнең берсе була һәм өч дистә ел дәвамында әлеге
тапшыру белән актив рәвештә хезмәттәшлек итә. Хәзерге вакытта безнең
фондта аның тарафыннан әзерләнгән дистәләрчә дәресләр, чыгышлар
саклана. Галимнең якты рухын искә алып һәм ул туплаган гыйлемне тагын
бер кат хәтердә яңартып, журнал укучылар игътибарына, 1980 елларда
эфирда яңгыраган “Гасырлар җәүһәре” дигән язмасы тәкъдим ителә. QR- код
ярдәмендә сайтыбызга кереп, әлеге тапшыруны тыңлагыз.
Фото: архив
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев