Логотип Казан Утлары
Повесть

Җилгә каршы (повестьның ахыры)

– Әти, син очарга өйрәндем дисең бит әле... – Әйе, улым, иҗат ул – очыш. – Мин дә очачакмын! – Бик яхшы, улым! Тик син нинди юл сайлаячаксың соң? – Мин музыкада очармын, әти. Мине дә сине таныган кебек танырлар, мин дә җиңәрмен, медальләрем дә булыр! – Бик яхшы, улым! Тик җиңү – җиңелүгә юл ул...

(Әсәрне башыннан укыгыз)

***
1973 ел иде ул. Ленинградка Франция йолдызы, бөтендөнья
пантомимасы легендасы Марсель Марсо килде. Ул биш җирдә биш
мәртәбә чыгыш ясады. Зөфәрләр төркеме барысына да диярлек
эләгергә тырышты. Монда аларга чаялык, ә бәлкем тылсым да ярдәм
иткәндер әле. Чөнки билетлар юк. Аншлаг. Халык тамашага эләгү
өчен ниләр генә кыланмый.
Ә ул чын мәгънәсендә тылсымчы иде. Буп-буш залга чыгып басуы
була, анда акылга сыймаслык хәлләр башлана. Кәттә сүзләр белән
тасвирлаганда – иллюзия, галлюцинация! Әйтерең бармы, мим күзгә
күренми торган дөньяда күзгә күренми торган әйберләр белән әллә
нәрсәләр эшли бит. Ә чынбарлыкта сәхнә буп-буш, анда җиһазлар да,
хәтта ишек тә юк. Ә мим ишекне ача, бусаганы атлый – бу гаҗәеп бер
нәрсә иде. Тамаша ахырында тылсымлы дөнья күз ачып йомганчы
юк була, халык башта моңсулана, ә тылсымнан айныгач, уч төпләре
кызышканчы кул чаба.
Их, юллары уңды да соң Зөфәрләрнең бу юлы! Әнә бит,
укытучылары Гри-Гурны сәхнә артына үтәргә һәм дустының
кулын кысарга күндерделәр. Ә ул кул кысышып кына калмаган,
студентлар белән очрашуга чакырган. Марсель Марсо очрашуга
риза дигәч, студентлар укытучыларын һавага чөйде хәтта! Ә аннары
инде барысы да үзеннән-үзе оешты. Алар шөгыльләнгән Беренче
бишьеллык исемендәге мәдәният йортының балет залы очрашу
өчен тәгаенләнде. Анда Зөфәрләрдән тыш, Ленинградның башка
студияләре дә чакырулы иде.
Ул көн килеп җитте!
Майҗамал әби мәдәният йортындагы хәлләрне күрсә, Кыямәт көне
җиткән, Яэҗүҗ белән Мәэҗүҗ дөньяга чыккан, дияр иде, валлаһи!
Ул кичтә әйтерсең лә бәләкәй генә балет залына Ленинградның бөтен
кешесенең үтәсе килгән. Халык ташкынына каршы милиция көчсез
иде. Зөфәргә хәтта яшь кенә лейтенантны коткарырга туры килде.
Күз алдында таптап үтерә яздылар бит бичаракайны.
Әллә шинеле чабуына сөртенеп китте, ул абынып егылды һәм кире
тора алмады. Ә акылыннан шашкандай кыланган халык залга аны таптап үтә башлады. Әйтерсең лә идәндә адәм баласы түгел, юлны
бүлеп, бүрәнә ята. Мескен милиционер, кулы белән башын каплап,
хәрәкәтсез калды.
Зөфәрнең бары берничә секунды бар, йә коткара ул аны, йә күрәләтә
таптап үтертә. Берзаман ул ачы тавыш белән акырып җибәрде. Халык,
мимик костюм кигән берәүнең кычкыруына сискәнеп, шым калды.
Ул шунда ук егетне сөйрәп торгызды да стенага терәде. Ярый әле
паузаның бик кыска булуын икесе дә чамалады. Алай да Зөфәр яшь
милиционерны кисәтергә кирәк тапты.
– Тик кенә тор! Селкенсәң, икебез дә харап булабыз.
Егет буйсынды. Зал шул мизгелдә тулып, аяк атларлык урын
калмады. Милиционер аңына килгәндә, үзен коткарган егеттән
җилләр искән иде.
Ул арада студия студентлары Марсоны уратып алды. Зөфәр дә
алар арасында иде. Танылган мим каушап калганын сиздермәскә
тырышып, тәрҗемәчегә нидер аңлата башлады. Тәрҗемәче сүз алды:
– Хөрмәтле ленинградлылар! Сезгә игътибарыгыз өчен бик зур
рәхмәт! Ләкин Марсо бүген студентлар белән шөгыльләнергә килде,
ә сезнең белән ул, һичшиксез, аерым очрашачак әле! Аңлавыгыз өчен
бик зур рәхмәт сезгә!
Шуннан соң гына зал акрынлап бушый башлады. Ә иң соңгы
кеше булып залдан Зөфәр коткарган милиционер чыкты. Марсо, ул
чыгып киткәнче, аның аркасыннан карашын аера алмады. Шинельдә
ярылып яткан аяк эзләре кыргыйлыкка ишарә, бу куркыныч та, моңсу
да иде. Моны барысы да күрде, барысы да аңлады һәм башын аска
иде. Тылсымчы, кинәт кул чабып, студентларны айнытып җибәрде.
Ул, уртага чыгып, һәр укучысын күздән кичерде. Сөлектәй егетләр,
сылу кызлар аның командасын көтә иде. Менә ул бер бик үк гади
булмаган элемент күрсәтте. Әйләнәгә баскан егет-кызлар бердәм
рәвештә аны кабатлады. Марсо катлаулырак элемент тәкъдим итте.
Студентлар биремне янә җиңел башкарып чыкты. Бу хәл берничә
тапкыр кабатлангач, ул гаҗәпләнүдән туктап калды. Тәрҗемәчесе
аша аралаша башлады.
– Мин бүген берничә тапкыр гаҗәпләндем. Аның берсе
гаҗәпләнүдән бигрәк тетрәнү булды, икенчесе – соклану. Мин бүген
үк теләсә кайсыгызны труппама алам. Сез шулкадәр әзерлекле!
Залдагылар дәррәү көлеп җибәрде. Мастер тагын аптырап калды.
Ярдәмгә Гри-Гур килде. Ул алман телендә (Марсо алманча да бик
яхшы белә иде):
– Мастер, без күптән сезнең система буенча шөгыльләнәбез, –
диде. – Шуңа күрә алар әзерлекле...
Марсо елмайды. Аннан Зөфәр Марсо адымы дип истә калдырган
адымны эшләп күрсәтте.

Студентлар берәм-берәм шул адымны эшләп күрсәттеләр. Чират
Зөфәргә җитте. Әллә каушап калды инде, Зөфәр ялгышты. Мастер аңа
якынлашты. Ул аңа яңадан аңлатты һәм ымнар ярдәмендә каушама,
синең барысы да килеп чыгачак дигәнне аңлатып, янә уртага чыгып
басты. Зөфәр яңадан кабатлады. Бу юлы ялгышмыйча. Марсо шундый
итеп елмайды ки, әгәр залда берәр экстрасенс булса, һичшиксез,
аңардан нур агылганын күрер иде. Мастер шул дәрәҗәдә якты кеше
иде: залдагы һәр студент аңа гашыйк булды. Зөфәрнең исә бәхеттән
күңеле тулып ташкан иде. Әгәр канаты булса, мөгаен, ул күккә очар
иде инде.
Марсо адымы ниндиме? Ул аның «Җилгә каршы» дип аталган
сәхнә номерының бер өлеше. Мим артка таба атлый, әмма алга барган
кебек хәрәкәтләр ясый. Җилгә каршы, якты йөз белән... Бераздан
бу адымның башка исеме барлыкка килер һәм ул эстрада җырчысы
Майкл Джексонның визит карточкасына әйләнер. Вакыттан алдарак
йөгердек бугай, Беренче бишьеллык исемендәге мәдәният йортының
балет залына, студентларыбыз янына әйләнеп кайтыйк әле. Чү, ул
бушап калган икән инде. Монда җыелган кешеләр шатлык хисләре
кичергәнгә, бинага да ниндидер бер рәхәт тынлык иңгән иде.
Икенче көнне алар Мастерны озатырга булдылар. Барысы да
вокзалга җыелды. Салкын иде, ни дисәң дә, кыш якынлаша бит.
– Французга мондый һава торышында бик рәхәт түгелдер... – дип
куйды кайсыдыр. Күңелдән генә барысы да Марсо өчен борчыла иде.
Шунда кемдер, Верочка килә, диде. Борылып карасалар, Верочкалары
килә, ә кулында термос белән фарфор чынаяк ялтырый. Килә-килешкә
үк:
– Ул күшеккәндер, термостан каһвә ясап бирербез, эченә җылы
йөгерер ичмасам... – диде.
Кайгыртучанлыгы өчен кызны дәррәү мактарга тотындылар.
Ул арада Марсо күренде. Аңа буы күтәрелгән чынаякны суздылар.
Марсо рәхмәт йөзеннән башын иде һәм вагон баскычына күтәрелеп,
каһвәдән авыз итте. Студентларның сораулары да, теләкләре дә күп,
ә минутлар санаулы...
Марсо яшьләргә, бөтен мөмкинлекләрен кулланып, телләрне
буташтырып: «Сез тылсымлы жанр белән дуслаштыгыз, ул бик көчле,
әмма яклауга мохтаҗ, саклагыз аны...» – диде. Яшьләр аңладылар һәм
кулларын йөрәк турысына тидереп алдылар. Тылсымчының күңеле
булды. Барысының да сабыр касәләре тулышкан иде.
Вагон акрын гына кузгала башлады. Марсель, ым-ишарә белән
«чынаякны алыгыз» дип күрсәтте. Студентлар исә кирәкми дип, кул
болгадылар. Шул мизгелдә вокзал тылсымлы күренеш шаһитына
әйләнде. Марсель вагон тоткасына тотынып, проводница аша үрелде
дә, аз гына чүгәләп, Вера ягына чынаякны ташлады. Вера исә савытны уң кулының ике бармагына шундый матур итеп эләктереп алды һәм
балериналар сыман чүгәләп куйды. Эчемлекнең ник бер тамчысы
җиргә түгелсен!
Марсель Марсо киң итеп елмайды, ә күзләре моңсу иде. Ул баш
бармагын тырпайткан йодрыгын өскә күтәрде. Бу «сау булыгыз,
дуслар», ә Верага «булдырдың», дигән сүз иде.

***
Зөфәр самолёт иллюминаторына күз салды. Үзалдына: «Тормыш
– әнә шул җилгә каршы бару инде ул», – дип сөйләнде һәм хәтерендә
Марсога бәйле тагын бер истәлекне яңартты.
Күңеленең кителгән чагы. «Әбигә хат килде» картинасын Татарстан
Рәссамнар берлеге рәисе Харис Якупов ошатып бетермәде. Янәсе, бик
гади тема. Ул аңа КамАЗ эшчеләрен ясарга тәкъдим итте, ә Зөфәрнең
ана теленнән яздырмаганнары өчен Шәдке, Күки авылларының ак
яулыклы әбиләренә рәхмәт әйтәсе килде. Шулай итеп кылкаләм
ком белән ышкып юылган сап-сары идәнле, догалы авыл йортын
сурәтләде. Сул якта – ап-ак итеп акшарланган кашагалы мич, уң
якта – ак эскәтерле дәү өстәл. Түрдә – зәңгәр япмалы карават, анда
чәчәкле яулыгын туздырып бәйләгән, ап-ак оекбаш кигән, кулларын
тезләренә салган әбекәй утыра. Янындагы яланаяклы, ак күлмәкле
малай тырышып-тырышып әбекәйгә килгән хатны укый. Хат гарәп
имләсендә язылса, әбекәй үзе дә укыр иде дә бит, кирилл хәрефләрен
тәки өйрәнмәде шул. Нәсел дәвамчылары гарәпчәгә төшенмәде.
Шулай ике арада упкын барлыкка килде. Малай тырышып-тырышып,
шул упкынның бер ягын икенчесе белән тоташтырып басма сала.
Әбекәй аны бик дикъкать белән тыңлый. Хатта, без исән-сау
дигәннәр, тиздән кайтырбыз, дигәннәр...
Зөфәр елмаеп куйды. Җитәкче яратмагач, ул бу картинаны кача-поса
тиз арада ясады. Ни гаҗәп, Мәскәүдә узган «Зур Идел» күргәзмәсендә
ул резонанс тудырды. Аны газеталарга бастырдылар, китапларга
алдылар. Картинаны хәтта Россия Мәдәният министрлыгы сатып
алырга теләде. Ләкин Харис абыйсы сатарга ирек бирмәде.
Аннан картинаның күргәзмә тормышы башланды. Ә бервакыт
Менделеевскиның мәдәният бүлеге җитәкчесе шул картинаның
күчермәсен ясавын үтенде.
Остаханәдә янәдән әнә шул картинаны ясап утыра иде ул. Рәссам
үз эшендә булсын, ә без остаханәгә күз йөгертеп алыйк әле. Аның
бер диварында түшәмгә кадәр үз куллары белән ясалган, китаплар
авырлыгыннан сыгылган киштә тора. Бәләкәйдән чират торып акча
эшләп, китап сатып ала-ала җыела башлаган байлык инде бу. Аннан
икенче дивар. Анысына картиналар сөяп куелган. Ул картиналар
тиздән бүлмә уртасына кадәр чыгып җитәр, мөгаен. Түрдә – ике тәрәзә. Аның бер почмагында түшәмнән идәнгә кадәр төшеп торган
киндер тукыма, гомер азагында ул орден-медальләр белән тулачак.
Димәк ки, Майҗамал әбинең төше рас киләчәк. Шушы минутларда
Зөфәрнең күңелендә бөреләнгән уй белән дә бүлешик әле. Нияте
чынга ашса, (ә ул чынга ашачак), бу аның беренче сатылган картинасы
булачак. Аның акчасын ул әнисенә кайтарып бирәчәк. Тиененә кадәр!
Зөфәр рәхәт итеп елмаеп куйды. Әни Сәмәркандтан кайткан яулыкка
ничек сөенгән иде, бу юлы да сөенер, дип уйлады ул. Сөенәчәк,
билгеле. Күзләреннән шатлык яшьләре тамачак, әмма акчаны
алмаячак. Зөфәренең мөстәкыйль тормыш корыр чагы җиткән ич.
Зөфәр тәрәзәгә күз ташлады. Эңгер төшкәнче эшләячәк әле. Бүген
кояш болытлар артына посып ялындырмый. Бүлмәдә «Маяк» радиосы
эшләп тора. Тавышы кысып куелса да, ни сөйләгәне аңлашыла.
Берзаман Зөфәр сискәнеп китте. Кылкаләмен куеп, ашыга-ашыга,
радионың тавышын ачарак төште. Ни ишетсен: Мәскәүгә гастрольгә
Марсель Марсо килгән! Ул тиз-тиз җыена башлады. Вокзалга
барырга, кичекмәстән Мәскәүгә билет алырга кирәк!
Бу хатирәдән җанны моңсулык биләде. Мәскәүгә барып җитсә
дә, Эстрада театрына үтә алмады ул. Ник бер билет калсын, ник
бер юл ачылсын! Өстерәлеп диярлек вокзалга төшүдән башка чара
калмаган иде. Поездда да «Маяк» эшли иде. Әйтерсең, Зөфәрнең
уйларын ишеткәннәр, Марсо турында яңалык бирәләр! Тукта, чү,
ни ди? Танылган француз мимын cәхнәдән авыр хәлдә хастаханәгә
эвакуацияләгәннәр, диме? Зөфәрнең тыны кысылды. Төн җитеп килсә
дә, аны йокы алмады. Казанга кайткач та, Марсо турында нинди
дә булса хәбәр ишетергә тырышып гаҗиз булды. Радио көне-төне
эшләде, төрледән-төрле газеталар алды. Ниһаять, хәерле яңалыкка
тап булды.
Исән! Улы Батист Франциянең президент самолётында әтисен
Парижга алып киткән. Ә аннары беренче интервьюсы чыкты:
атаклы мим совет табибларына гомерен саклап калган өчен рәхмәтен
җиткергән, терелгәч, советлар иленә гастрольгә киләм, дигән. Әмма
аның бу теләге чынга ашмады.
Зөфәр мәмрәп йоклап яткан улының башыннан сыйпады.
Үзгәреш җилләре канатында аларның улы Әнвәр, хатыны Гүзәл
белән Берлинга, энекәше Шамилгә кунакка барышлары. Әллә алдан
сизенеп, ник дигәндә гаилә башлыгының азмы-күпме күрәзәлеге дә
бар, әллә башка сәбәпләр белән юл буе Марсо турында сөйләшеп
бардылар. Аэропортта исә энесе абыйсын Марсель Марсо чыгышына
билетлар белән каршы алды.
Германиянең берләшкән мәле. Фаат абый оясында үскән ике
лачынның очрашкан мәле. Менә зур гына компания – Зөфәр, хатыны
һәм улы, Шамил хатыны Уте һәм гаилә дуслары белән атаклы мим концертына баралар. Юл уңаенда чәчәк сатып торучы ханымнан бер
кочак чәчәк алалар. Уте аны берничә гөлләмәгә тигезләп бүлә.
Зал тын кала, пәрдәләр ачыла, тылсым башлана. Кызганыч, беренче
пәрдәдән соң бәләкәй Әнвәр әнисенең кочагында йокыга тала. Вакыт
алмашынуы, ерак юл үзенекен итә. Әтисе ягымлы тавыш белән:
– Йоклама, улым, тагын кайчан күрерсең шундый зур артистны,
– дисә дә, малайның йокысы ачылмый.
Концерт тәмам булгач, Зөфәр чәчәк тапшырырга сәхнәгә күтәрелә.
Чәчләре чаларган мимга улына әйткән соравын бирә:
– Сез мине хәтерлисезме?
Марсо юк дип башын чайкый.
– Гри-Гур, Ленинград...
Кинәт тылсымчының йөзе яктырып китә. Таныйм дип баш кага
да озын буйлы егетне кочаклап ала. Ни дисәң дә, иҗат кешесенең
хәтере шәп инде аның. Ә Марсо – талантлы иҗат иясе.
Кайтырга чыктылар.
– Абый, мим таныды, дисең, ә кәефең кырылган төсле.
– Таныды, Шамил. Мин Германиядә тамашачы кырысракмы әллә
дип уйлап барам әле. Бездән кала беркем дә чәчәк бирмәде. Ул бит
бөек артист...
Алар икенче көнне тагын шундый ук зур компания белән тамашага
бардылар. Бу юлы немецлар уянган иде кебек. Концерттан соң
Мастерны чәчәккә күмүләрен күреп, Зөфәрнең дә кәефе булды.
***
– Әти, син очарга өйрәндем дисең бит әле...
– Әйе, улым, иҗат ул – очыш.
– Мин дә очачакмын!
– Бик яхшы, улым! Тик син нинди юл сайлаячаксың соң?
– Мин музыкада очармын, әти. Мине дә сине таныган кебек
танырлар, мин дә җиңәрмен, медальләрем дә булыр!
– Бик яхшы, улым! Тик җиңү – җиңелүгә юл ул...
Ир белән хатын, елмаешып, бер-берсенә карадылар.
– Канатың нык булсын, улым!
– Канатың парлы булсын!..

Тәмам.

 

«КУ» 07, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев