Сикәлтәле юллардан казанышларга
Профессор Р.А.Юсупов менә шулай күп еллар буена илебездәге иң күренекле югары педагогика уку йортының бердәм коллективының тырышлыгы белән, үзен аямыйча, бөтен егәрлеген, акыл көчен җигеп, бай тәҗрибәсеннән файдаланып, уңышлы җитәкчелек итә, вузның шанлы тарихын яңа казанышлар белән баетуга, данын тагын да күтәрүгә ирешә, республика һәм Россия мәгарифенең тарихында якты эз калдыра. Шул ук вакытта гаять актив, игелекле иҗтимагый эшләре белән республикабызның гуманитар тормышын алга җибәрүгә үзенең лаеклы өлешен кертә.
Шөкер, мохитебездә, үзебез аралашкан, бергә яшәгән, эшләгән затларыбыз
арасында яхшы кешеләр, күркәм шәхесләр күп. Без алар белән көндәлек
тормышта даими рәвештә очрашып торганлыктан, үзара якынаябыз, бер-
беребезне ярыйсы ук беләбез. Һәрхәлдә, беләбез дип уйлыйбыз, әмма кайчакта
кайберебезне, төрле сәбәпләр аркасында, бик үк белеп тә бетермибездер.
Һәркем – катлаулы шәхес. Руслар бу уңайдан «Чужая душа – потёмки» дип,
юкка гына әйтмиләрдер.
Без, Казан педагогика университетының һәм Казан федераль
университетының татар теле кафедраларында хезмәт иткән галим-мөгаллимнәр
бер-беребезне яхшы ук беләбез. Әмма шулай да безнең арада аеруча мәртәбәле,
хөрмәтле хезмәттәшебезнең тормыш юлын, казанышларын күз алдыбыздан
уздырып, башкаларга да бәян итсәк мәслихәт булыр дигән карарга килдек.
Бу хезмәттәшебез – безнең университет кешеләренә генә түгел, бөтен
Татарстанның укымышлы затларына һәм хәтта республикабыздан читтә
яшәүче күп милләттәшләребезгә мәгълүм зат – Рүзәл Абдуллаҗан улы Юсупов.
Татар халкының күркәм улы дип тартынмыйча әйтерлек бу затның
тормышы, кичерешләре, фән өчен милләтебез хакына кылган бихисап игелекле
гамәлләре үрнәк тә, күп яктан гыйбрәтле дә, һәм алар белән танышу беркемне
дә битараф калдырмас, һәркемгә файдалы булыр.
Гомумән алганда, кешеләр тормышы күп очракта каршылыклы була, ягъни
ул, бер яктан, авырлыклар, кыенлыклар, югалтулар, хәсрәт-кайгылар белән
барса, икенче яктан, аның уңышлы, казанышлы, шатлыклы чаклары да була.
Халык мәкалендәгечә: бер михнәтнең – бер рәхәте. Бу каршылыклы фәлсәфи
күренеш Рүзәл Юсупов тормышына да хас.
Рүзәлнең бала чагы һәм яшьлеге бик авыр шартларда уза. Алар – гаиләдәге
бер яшьтән алып ун яшькә кадәрле дүрт малай, ул чактагы меңләгән балалар
кебек, сугыш елларын авылда әниләре белән генә көн күрергә дучар ителә.
Әтиләре сугышта фронтта, алар да, илдәге миллионлаган балалар һәм аналар
кебек, ул елларда ачлы-туклы, ямаулы кием, чабата-агач башмак киеп яшиләр.
Ашаган ризыклары, нигездә, бәрәңге, сепаратордан чыккан сөттән умач уып
пешерелгән аш. Ипи әтиләре, яраланып, сугыштан кайткач кына күренгәли
башлый, анысы да угычтан уган бәрәңгегә аз гына он кушып пешерелгән,
лыҗгырдап торган ризык була.
Рүзәл, ике абыйсы, бер энесе белән бергә, сугыш афәтләренең барысын
да татып үсә. Яз көне, басуда кар эрегәч, кәлҗемә дип йөртелә торган күмәч
пешерү өчен, өшегән, черегән бәрәңге җыеп кайту, чирәм чыккач, кузгалак,
акбаш, какы һәм башка төрле үлән нигъмәтләре белән туклану, һәртөрле өй
эшләрен башкару, үсә төшкәч, каникул вакытында колхоз эшләрендә катнашу
– кыскасы, булачак күренекле галим-академик сугыш вакытындагы һәм
сугыштан соңгы михнәтле тормышның ачысын-төчесен татып үсә.
Рүзәл өчен тормыш сынаулары, ул җидееллык авыл мәктәбен тәмамлагач, берүзе Казанга барып, кооперация техникумында укыганда да дәвам итә.
Техникумның тулай торагы булмый, кеше фатирларында яшәргә туры килә.
Яшәү чыганагы – стипендия генә. Авылдан бернинди дә ярдәм юк. Стипендия
алгач, яшәү өчен шул җитә дип уйлаганнардыр, ахрысы. Ничек җиткергәнен
Рүзәл үзе генә белә: иртән-кич ипигә маргарин ягып чәй эчү, көндез техникум
ашханәсендә аш һәм ботка, итсез, әлбәттә, анысына акча җитми. Җылы аш
булгач, ярый инде...
Уку рус телендә. Авылдагы татар мәктәбенең VII сыйныфын тәмамлап
килгән малайга русча укуның «рәхәтлекләрен» онытырлык булмый.
Имтиханнарны «дүрт»ле, «биш»ле билгеләренә генә тапшырырга кирәк.
Бер генә предметтан «өч»ле алсаң, икенче сессиягә кадәр, димәк, ярты ел
стипендиясез яшисең, ягъни яши алмыйсың.
Тырыша Рүзәл, бик тырыша. Өч еллык техникумны тәмамлап, товаровед
дигән белгечлек алгач, 17 яше дә тулмаган малай-егетне Курган өлкәсендәге бер
райпотребсоюзга эшкә җибәрәләр. Андагы кыен хәлләр, маҗаралар турында
Рүзәлнең китапларында язылган: сөйләп тормыйбыз.
Яше җитеп, Рүзәл армиягә китә. Хезмәте Әфган чигендәге Памир
тауларында, аннары Сталинабадта (хәзерге Дүшәнбе шәһәрендә) уза. Армия
хезмәте гомумән җиңел булмый, чик буе гаскәрләрендә аеруча. Бу сынауларда
да сынмый егет. Хезмәтен уңышлы тәмамлап, туган ягына – Казанга әйләнеп
кайта. Кайтканда инде холкы шактый ныгыган, дөньяга, тормышка карашы
җитлегеп килгән, авырлыкларга бирешмәскә күнеккән егет була. Һәм аның
ихтыяр көче, сүзендә торучанлыгы моннан алдагы гамәлләрендә чагылыш таба.
Беренчедән, ул данлыклы Казан университетына кереп укырга дигән катгый
карарга килә. Бу карарны гамәлгә ашыру аннан зур тәвәккәллек таләп итә.
Хикмәт шунда: Рүзәл, инде әйтеп киткәнчә, татар мәктәбендә VII сыйныф
кына укыган булса да, университетның татар филологиясе бүлегенә укырга
керергә ниятли. Ә анда керү өчен кабул итү имтиханнарын татар урта мәктәбе
программасы буенча тапшырырга кирәк була. Ә Рүзәл татар мәктәбенең
VIII–X сыйныфларында укымаган. Шуңа да карамастан, имтиханнар бирергә
батырчылык итә. Армиядән 3-4 айга алданрак кайтуы да файдага була. Ул
Казанга кайтып төшкәч тә, көн-төн утырып дигәндәй, VIII–X сыйныфлары
татар теле программасын үзләштерә. Имтиханнарын уңышлы бирә, бер
урынга биш кешелек конкурсны узып, В.И.Ульянов-Ленин исемендәге
университет студентлары сафына баса. Аның шундый зур тәвәккәллек белән
татар филологиясе бүлегенә укырга керүе киләчәктә туган тел белгече булу
теләге һәм үз милләтенең мәдәниятенә, теленә һәм бөтен рухи тормышының
иминлеген саклауга багышлау нияте белән, нык уйланылган максатлы гамәле
булган. Һәм чыннан да Рүзәл Юсуповның киләчәк тормышын, игелекле зур
эшләрен үз халкының туган теленә, мәдәниятенә, мәгарифенә һәм фәненә
хезмәт итүе, киләчәген татар халкының прогрессы өчен кирәкле зат булып
китүе шушы матур гыйлем йортында кирәкле белем алудан башлана.
Рүзәлнең Казан дәүләт университетында укуы – күпләр өчен күркәм үрнәк.
Ул укуының беренче көннәреннән үк җиң сызганып, бирелеп, һәрьяклы, ныклы
белем алуга һәм игелекле иҗтимагый тормышта актив катнашырлык шәхес
итеп әзерләнүгә керешә. Һәр сессиядә имтиханнарын барлык фәннәрдән дә
«биш»ле билгеләренә генә тапшыра. Шуның өстенә, аны беренче курста
ук үзе укыган зур тарих-филология факультетының комсомол секретаре
урынбасары, ә икенче курстан секретаре итеп сайлап куялар. Ул елларда комсомол бик актив иҗтимагый оешма була һәм күп игелекле эшләр башкара.
Рүзәл һәр көнне иртәнге сәгать сигездән университетта, кичләрен соң гына
кайта. Ял көннәрендә дә Лобачевский яки Республика китапханәсендә була.
Гел «биш»легә генә уку белән бергә зур җәмәгать эшен дә башкару кырыс
режимда яшәүне таләп итә. Рүзәлнең торган җире шәһәр читендә: посёлок
белән шәһәр үзәге арасында ике яки өч транспортта барасы, транспорт начар
йөри, озак-озак автобус көтәсе... Университет җитәкчеләре намуслы, тырыш
егетнең уңышларын күрәләр һәм югары бәялиләр: аңа, Россия Мәгариф
министрлыгы карары белән, университеттагы күп меңләгән студентлардан
өч-дүртесенә генә эләгә торган бик зур бүләк – Ленин стипендиясе билгеләнә,
һәм ул аны укуы тәмамланганчы алып килә.
Рүзәлнең зур казанышларының рух терәге була: ул укыган төркем егетләре-
кызлары сайлап алынган кебек: бөтенесе дә бик тырыш, барысы да уңган.
Соңыннан алар республиканың рухи тормышына лаеклы өлеш керткән
күренекле шәхесләргә әвереләләр. Равил Фәйзуллин – Татарстанның халык
шагыйре, парламент депутаты, Г.Тукай премиясе лауреаты, «Казан утлары»
журналының баш мөхәррире; Фарсель Зыятдинов – язучы, журналист,
профессор; Әнвәр Шәрипов – шагыйрь, профессор; Ленар Җамалетдинов –
галим, Г.Тукай премиясе лауреаты; Шәрифҗан Асылгәрәев – галим, фәнни
институтның директор урынбасары; Фирдәвес Гарипова – фәннәр докторы,
дистәләгән китаплар авторы; Флёра Баязитова – галимә, профессор; Роза
Ханнанова – республиканың Китап палатасы директоры; Лениза Галиева –
атказанган укытучы...
Академик Рүзәл Абдуллаҗан улы Юсупов, уку еллары турында сүз
чыкканда, группадашлары турында горурланып сөйли. Бердәм, дус булганнар.
Тырышып уку белән бергә, барысы да җәмәгать эшләрендә актив катнашкан.
Бу төркем Ленинград шәһәренә бушлай путёвка белән бүләкләнә. Авылга
ярдәм күрсәтеп, урып-җыю эшләрендә катнашкан чакларда халыкка бушлай
концертлар куеп йөриләр. Бу төркем үзенә күрә бер концерт бригадасын тәшкил
иткән. Үзләренең җырчылары да, биючеләре дә, музыкант-гармунчылары да,
алып баручылары, интермедия осталары да булган. Рүзәл зур факультетның
комсомол секретаре булса да, концертлардан һич кенә дә читләшмәгән: гармун
да уйнаган, биегән дә, концерт башланыр алдыннан тамашачыларга халыкара
хәлләр турында лекция дә укыган...
Ул елларда университет, факультет, кафедра җитәкчеләре укыту-тәрбия
эшләренә яңалыкларны кыю керткәннәр. Шундыйларның берсе Рүзәлләр
төркеме өчен дә файдалы булып чыга. Яхшы укыган актив студентларга,
теләкләренә карап, өченче курстан фәннәрнең билгеле бер юнәлеше буенча
индивидуаль план белән укып, өстәмә белгечлек алу мөмкинлеге бирү тәртибе
кертелгән. Рүзәлләр төркеменнән өч егет моннан уңышлы файдаланып, уңай
нәтиҗәләргә ирешкәннәр: төп белгечлекләреннән тыш, мәдәниятнең кайсыдыр
бер өлкәсеннән өстәмә белем – квалификация алганнар. Рүзәл, татар теле һәм
әдәбияты белгечлегенә өстәп, тәрҗемә нечкәлекләрен үзләштерә.
Бу яңалыкның тагын бер үзенчәлеге: индивидуаль план буенча укучы
студентларга дәресләргә ирекле йөрү һәм зачёт-имтиханнарны аерым тәртиптә
тапшыру хокукы бирелә. Моның нәтиҗәсендә Ленар, Рүзәл һәм Фарсель
бишьеллык уку планын дүрт елда үтәп чыгалар һәм өчесе дә радиода эшли
башлыйлар.
Рүзәлне күп еллар эшләп пенсиягә киткән Абдулла Төхфәтуллин урынына тәрҗемәче итеп алалар. Бу эш җиңелләрдән булмый. Рүзәл укыганда язып
тәрҗемә итәргә өйрәнгән, юка гына китаплар да тәрҗемә иткән була. Ә монда
турыдан-туры тәрҗемә итеп, хәбәрне эфирга тапшырырга кирәк була. Бу
һөнәрне тиз арада (Рүзәлне бер айлык сынау срогы белән алалар) үзләштерү
бер елда ике курс имтихан-зачётларын «биш»ле билгеләренә генә тапшырган
кешегә бик авырга туры килә. Артык зур киеренкелектән Рүзәлнең, берничә
тапкыр борыныннан кан китеп, күзләре сызлый башлый. Ләкин Рүзәлнең
кечкенәдән үк кыенлыкларга күнеккән булуы, зур ихтыяр көче җиңеп чыга: ул
бер айда текстны машинисткага әйтеп торып әйбәт кенә тәрҗемә итә башлый
һәм аны даими эшкә алалар.
Рүзәлгә бу һөнәре буенча озак эшләргә туры килми: берничә айдан аңа
җитәкчеләр Казан телевидениесенә редактор эшенә күчәргә тәкъдим итәләр.
Рүзәл, бу өлкәдә эшләү тәҗрибәсе булмаса да, ризалык бирә: ул татар һәм
рус телләрен яхшы белә, берникадәр журналист эшеннән дә хәбәрдар була,
газеталарга мәкаләләр язгалап тора. Телевидение журналистикасын үзләштерү
дә булачак галим, педагог һәм җәмәгать эшлеклесе өчен әһәмиятле, кирәкле
була.
Рүзәл Юсупов телевидениедә эшләвен тормышының мөһим чоры дип саный
һәм анда иҗтимагый-рухи яктан үсеше өчен җитди шартлар, мөмкинлекләр
булганлыгын икърар итә. Коллективны ул чакта хезмәтләренә җитди карашлы,
тәҗрибәле, күркәм журналистлар тәшкил итә. Телевидениенең җитәкчесе
зур тормыш юлы узган Хәйдәр Шакирҗанов, баш редакторы шулай ук
әзерлекле белгеч, таләпчән җитәкче Итфал Ихсанов, пропаганда тапшырулары
редакциясенең өлкән редакторы, филология фәннәре кандидаты Людмила
Пивоварова (аның улы Дмитрий Пивоваров – хәзер «Эфир» телевидениесе
журналисты), режиссёр Калерия Косарева редактор Рүзәлгә яңа эшне
үзләштерергә ярдәм итәләр. Һәм тиздән аларның «шәкертләре» уңышлы эшли
торган белгеч булып җитешә.
Ул елларда Казан телевидениесендә республиканың мәдәни-рухи
тормышында әһәмиятле урын тоткан Айрат Арсланов, Абдулла Дубин, Иркә
Сакаева, Рөстәм Нәбиуллин, Әминә Сафиуллина, баш режиссёр Гали Хөсәенов,
күренекле язучылар Туфан Миңнуллин, Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин
хезмәт итәләр.
Казан телевидениесендә эшләгәндә Рүзәл Юсуповның фикерләү офыгы,
дөньяга карашы киңәя, сәләте үсә, һәм бу дәвер булачак галим, җәмәгать
эшлеклесенең алдагы игелекле гамәлләре өчен бәрәкәтле җирлек була.
Рүзәл эшләгән редакциянең тематикасы бай: анда сәяси-иҗтимагый, тарихи-
революцион, хәрби вакыйгаларга, мәгариф, медицинага, хокук саклауга,
истәлекле даталарга багышланган тапшырулар әзерләнә. Редактор Рүзәл
Юсупов республиканың төрле районнарында, оешма-предприятиеләрендә
була, күренекле шәхесләр белән аралаша, үзенә әһәмиятле мәгълүмат туплый.
Ул тапшыруларның кайберләрен эфирда үзе алып бара; атна саен уздырыла
торган «летучка»ларда аларга анализ ясап бәя бирүдә катнаша. Шулай итеп,
аның язу-сөйләү осталыгы арта.
Һәм менә шулай өч елга якын әйбәт кенә эшләп йөргәндә, Рүзәлне
университеттагы диплом җитәкчесе, ул вакытта Казан педагогика институты
ректоры, күренекле галим-профессор Мирфатих Зәкиев, диссертация язып
яклау өчен, шушы уку йортындагы аспирантурага чакыра. Аның бу тәкъдиме
очраклы булмый: гел «биш»легә генә укыган, зур җәмәгать эшләре башкарган инициативалы егеткә зур өметләр баглый ул. Республикадагы һәм Россиядәге
мәктәпләрдә алга барган тормыш таләпләренә җавап бирерлек милли кадрлар
әзерләү өчен, сикәлтәле юллар узып өлгергән, җитди эшләргә әзерлекле
Рүзәл Юсупов кебек егетләрне бай тарихлы күренекле югары педагогика уку
йортында эшләргә җәлеп итү профессорның дөрес карары була.
Радио һәм телевидение дәүләт комитеты председателе Фаик Надыйров,
Рүзәлне җибәрәсе килмәсә дә, аның перспективасына комачауларга
ярамаганлыгын аңлап, редакторның теләгенә каршы килми. Һәм 1967
елдан Рүзәл Юсупов Казан педагогика институтының профессор М.Зәкиев
җитәкчелегендәге аспиранты вәкаләтенә ия була. Монда шул нәрсә игътибарга
лаек: Рүзәл, яшьтән үк алга карап эш итәргә күнеккән кеше буларак,
диссертация яклау өчен кирәкле өч фәннән кандидатлык минимумы дип
аталган җитди имтиханнарны телевидениедә эшләгәндә үк Казан педагогика
институтында тапшырып куйган була. Бу Рүзәлнең аспирантурада буласы
вакытка зур экономия ясарга – кандидатлык диссертациясен бер елда язып
бетереп якларга мөмкинлек бирә.
Р.А.Юсупов 1980 елда «Вопросы перевода лексико-фразеологических
средств с русского языка на татарский» дигән темага уңышлы рәвештә
диссертация яклап, «Филология фәннәре кандидаты» дигән гыйльми дәрәҗәгә
ирешә. Тиздән доцент була.
Ректор М.Зәкиев Рүзәл Юсуповны үзе җитәкләгән татар теле кафедрасына
укытучы итеп эшкә ала. Шул вакыттан бирле, дүрт дистә ел буена Рүзәл
Абдуллаҗанович, үзен аямыйча, укытучылар әзерләүгә, татар мәгарифен,
туган тел фәнен алга җибәрүгә хезмәт итә. Ул татар теле кафедрасында,
тарих-филология факультетында һәм институт күләмендә җиң сызганып
эшли, зур казанышларга, мул уңышларга ирешә. Дүрт ел факультетның
партия оешмасы секретаре була, декан урынбасары, декан булып эшли. Шул
ук вакытта, докторлык диссертациясе язып, аны Мәскәүдә СССР Фәннәр
академиясенең Рус теле институтындагы советта яклый. Бу эш – үзе бер
драматик вакыйга. Хикмәт шунда: Р.Юсуповның докторлык диссертациясе
рус һәм татар телләренең үзара мөнәсәбәтләрен философик категорияләр
белән бәйләнешле катлаулы темага язылган була («Общее и специфическое в
лексико-фразеологических средствах разноструктурных языков»).
Казанда бу темага яклау советы булмый. Рүзәл Мәскәүгә юл ала.
Ләкин мондый советның анда да юк икәнлеге мәгълүм була. Рүзәл үзенең
кандидатлык диссертациясен яклагандагы оппонентларының берсе – зур
галим, академик Әдһәм Тенишевка мөрәҗәгать итә. Бу гаять игелекле кеше
Рус теле институты директоры, академик Ф.Филинның үзе җитәкчелегендәге
советта, өстәмә рәвештә берничә төрки тел галимнәрен кертеп яклау («разовая
защита» дип атала) куярга ризалыгын ала. Мондый яклау өчен оештырылган
советны СССР хөкүмәте карамагындагы Югары аттестация комиссиясе генә
раслый. Бу карарны берничә ай көтеп, инде уңай нәтиҗә була дигәндә генә
Ф.Филин кинәт вафат була. Аның урынына яңа кеше билгеләгәнче, тагын
шактый вакыт уза. Ул арада Р.Юсупов диссертациясен яклату өчен расланган
оппонентларның берсен, хөкүмәт озакка чит илгә җибәрә. Аның урынына
икенче кешене билгеләү тагын шактый вакытны ала. Ниһаять, яклау көне
билгеләнә. Оппонентлар – зур дәрәҗәле, мәртәбәле галимнәр, шул исәптән
академик Н.Шанский.
Һәм менә кайчандыр татар авылында җидееллык мәктәпне тәмамлап киткән крестьян баласы Рүзәл Юсупов дини легендадагы сират күпереннән чыгуга тиң
сынау алдында тора: Мәскәүдә рус теленең союз һәм дөнья күләмендә мәгълүм
мәшһүр галимнәре каршында үзенең еллар буена җәфа чигеп әзерләгән
докторлык диссертациясен яклый. Диссертант дәрәҗәле совет алдында фәнни
хезмәтенең кыскача эчтәлеген бәян итә, аннары оппонентлары хезмәткә бәя
биреп чыгыш ясыйлар, һәм рус теленең корифейларыннан торган совет, яшерен
тавыш бирү юлы белән Кышкар авылы егетенең язмышын хәл итә. Аның ул
чактагы кичерешләрен үзе Юсупов хәлендә булган кеше генә аңлый ала. Һәм,
ниһаять, утырыш председателе тавыш бирү нәтиҗәсен игълан итә: совет Рүзәл
Юсуповка «Филология фәннәре докторы» дигән гыйльми дәрәҗә бирү турында
карар чыгара. Бу Рүзәлнең үз гомерендәге иң тирән кичерешләренең һәм иң
зур шатлыкларының берсе була.
Тиздән гыйльми дәрәҗә Мәскәүдәге Югары аттестация комиссиясе
тарафыннан раслана, берникадәр вакыттан шул ук орган яңа докторга
профессор дәрәҗәсен бирү турында да карар чыгара. Рүзәл Юсупов тулы
көченә, бөтен куәтен, дәртен, күңелен биреп, студентлар укыта, җәмәгать
эшләрендә актив катнаша. Студентлар, хезмәттәшләре аны хөрмәт итәләр. Ул
үзе дә аларга хәерхаһлы була.
Югары уку йорты педагогы укыту һәм тәрбия эше белән генә чикләнми: ул,
галим буларак, фән белән дә шөгыльләнә. Профессор Р.Юсупов, студентларга
лекцияләр укуы, практик дәресләр үткәрүе белән бергә, нәтиҗәле гыйльми
эшен дәвам иттерә. Фән докторы, профессор исеменә ирешкәннән соң аның
гыйльми иҗатының офыклары тагын да киңәя. Ул инде хәзер фәннең берничә
тармагындагы – тәрҗемә теориясендәге, телләрне чагыштырып өйрәнүдәге,
шуларга бәйле сөйләм культурасы дигән өлкәдәге һәм татар һәм рус телләрен
укытуга караган методика юнәлешендәге киң колачлы галим буларак,
гадәттәгечә, бөтен көчен биреп, фәнни мәкаләләр, китаплар, дәреслекләр
язып бастыра. Шул ук вакытта матбугатта, радио-телевидение аша чыгышлар
ясарга да вакыт таба.
Әмма Рүзәл Юсуповка укыту һәм фәнни эше белән генә шөгыльләнергә
насыйп булмый. Педагогика институты ректорын икенче эшкә күчерүләре
сәбәпле, аның урыны бушап кала. Яңа ректор кирәк! Һәм бу урынга
профессор Р.Юсупов кулай булыр дигән фикергә киләләр. Дөресен әйтик,
Рүзәл Абдуллаҗанович бу эшкә риза булырга атлыгып тормый: рәхмәт әйтеп,
әдәпле генә баш тарта. Ләкин ул чакта мондый җитди эшләргә кадрлар сайлап
алу белән шөгыльләнгән партиянең Татарстан өлкә комитеты секретаре
Рәис Беляев, Рүзәл белән үтемле итеп әңгәмә кора, аны бу эшкә алынырга
күндерә. «Син эшли алачаксың, без сиңа ышанабыз», – дип сүзен йомгаклый
ул. Мәскәүдә төрле министрлыкларда, Россия хөкүмәтендә һәм партиянең
Үзәк Комитетында берничә көн буена яңа ректорны билгеләү һәм раслауның
киеренке процедурасы башкарыла. Һәм Россия мәгариф министрының Рүзәл
Абдуллаҗан улы Юсуповны Казан дәүләт педагогика институтының ректоры
итеп билгеләргә дигән приказы игълан ителә.
Рүзәл Юсупов яңа вазыйфасының ни дәрәҗәдә җаваплы һәм катлаулы
икәнлеген яхшы аңлый. Ул, табигате белән, эшкә алынгач, аны бик яхшы итеп,
сынатмаслык дәрәҗәдә башкарырга өйрәнгән. Казан педагогика институты,
бер гасырдан артык элек Россиядә Санкт-Петербург һәм Мәскәү укытучылар
институтларыннан соң өченче булып ачылып, Идел буе, Урал һәм Көнбатыш
Себер өлкәләрен алдынгы белемле укытучылар, мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре белән тәэмин итеп торган, илнең зур абруйлы педагог-галимнәре
эшләгән мәртәбәле уку йорты була. Рүзәл шундый зур дәрәҗәле уку йортын
җитәкләү эшенә бөтен белемен, көчен җигеп, үзеңә шундый авыр, ләкин
мактаулы эшне йөкләгән кешеләрнең ышанычын акларлык итеп башкарырга
тиешлегенә инанып керешә. Шөкер, ул үзенең югары максатына, хәерле
ниятенә ирешә: үзенә кадәр дә алдынгылар исәбендә булган уку йортын 17
елга якын җитәкләп, бердәм, тату, тырыш коллективы белән берлектә, илнең
100 югары педагогика уку йортлары арасында беренчеләр сафына бастыруга
ирешә. Бу мәкаләнең максаты әлеге уку йорты турында күп итеп сөйләү
булмаганлыктан, аның зур казанышларын кыска гына итеп искәртеп китү
белән чикләнербез.
1986–2002 еллар Рүзәл Юсупов җитәкчелегендәге Казан педагогика
институтының реформа еллары була. Монда белем һәм тәрбия бирүнең яңа
методлары кертелә. Педагогларның эшләре, студентларның укулары өчен
җаваплылыкны көчәйтеп, булачак укытучыларның белем дәрәҗәсен күтәрүгә
ирешелә.
Заман таләбен исәпкә алып, мәктәпләр өчен бик әһәмиятле яңа белгечлекләр
әзерләү максатында яңа факультетлар, кафедралар, бүлекләр ачыла. Чаллы
шәһәрендә Казан пединститутының зур филиалы оештырыла.
Казан педагогика институтына, зур уңышлары нәтиҗәсендә, университет
статусы бирелә. Фән докторлары, кандидатларының, мактаулы укытучыларының
саны бермә-бер арта. Дүрт юнәлештәге докторантура оештырыла.
Педуниверситет галимнәре мәктәпләр, югары уку йортлары өчен һәр елны
дистәләрчә исемдәге дәреслекләр һәм уку ярдәмлекләре язып бастыралар.
Казан педагогика университеты студентлары Татарстан югары уку йортлары
арасында үзешчән сәнгатьтә, спортта, конкурс-ярышларда елдан-ел призлар
һәм Гран-прилар алып киләләр.
Университетның укыту-матди базасын ныгыту өлкәсендә дә нәтиҗәле
эшләр башкарыла. Шәһәрнең төрле җирләрендә таралып утырган унлап уку
бинасын, берничә тулай торагын, Яльчик күле буендагы спорт-сәламәтләндерү
лагерен, Победилово янындагы агробиология станциясен 90 нчы еллардагы
авыр икътисадый шартларда төзек, тәртипле хәлдә тоту җиңел булмый,
үзәктән килгән финанслау җитми. Вуз җитәкчелегенең акыл белән, тырышып
эшләве нәтиҗәсендә Казан педуниверситетының хуҗалыгы, укыту җиһазлары,
биналары вакытында ремонтланып тора. Шәһәр мэры Камил Исхаков
педуниверситетның Болак буендагы һәм Межлаук урамындагы матур биналары
күренешен мактап сөйләгән иде.
Зур уку йортының алдынгы булуында мөһим шарт – андагы педагог-
галимнәр, хезмәткәрләр һәм студентлар арасында мәдәниятле, итагатьле
мөнәсәбәтләргә, китап теле белән әйткәндә, уңайлы микроклиматка ирешү.
Коллективта сәламәт мохит булу шактый дәрәҗәдә җитәкченең идарә
итү стиленә бәйле. Бу мәсьәләдә ректор Рүзәл Абдуллаҗановичның бер бик
әһәмиятле сыйфатын әйтеп китми ярамас. Ул, институтка җитәкчелек итә
башлавының беренче көннәреннән үк, күп меңнәрчә кешеле коллективның
уңышлы эшләве, яшәве өчен төп шартларның берсе институтта (университетта)
тыныч, эшлекле, дустанә мөнәсәбәтләр булдыру дип игълан итә һәм моңа
ирешү өчен, үзенең тәҗрибәсен, акылын эшкә җигә. Коллективтагы үзара
кешелекле, итагатьле мөнәсәбәт гаделлеккә нигезләнгән. Ә гаделлекне
саклауда җитәкче үрнәк булырга тиеш. Бу мәсьәләгә килгәндә, институтта (университетта) ректор Р.Юсупов белән бер чорда эшләгән кешеләрнең берсе
дә аның кемгә дә булса карата гаделсезлек кылганлыгын белми. Без, Рүзәл
Абдуллаҗанович белән күп еллар бергә эшләгән бу язма авторлары, бу хакта
инанып әйтә алабыз.
«Җәмгыятьнең имин яшәве өчен иң кыйммәтле сыйфат – гаделлек», –
дип яза Р.А.Юсупов үзенең бер китабында. Абсолют гаделлеккә ирешү,
ихтимал, мөмкин булмаса да, сәламәт акыллы кешеләр, гаделлеккә омтылып,
аңа ирешергә тырышып яшәргә тиеш, һәм шулай гомер кичерәләрдер дә.
Дәүләтләргә карата гаделлек хакында сөйләгәндә, шул хакыйкатькә таянырга
кирәктер: демократик җәмгыятьтә гаделлек зуррак урын алып тора, демократик
принципларга нигезләнмәгән дәүләтләрдә гаделлеккә урын азрак була. Шуңа
күрә кешелек җәмгыятенең изге максаты демократия шартларында яшәү
булырга тиеш.
Хезмәттәш кешеләр коллективында гаделлек мөнәсәбәтләренә ирешү – бик
әһәмиятле бурыч. Бу бурычны үтәүнең нигезе шактый дәрәҗәдә җитәкченең
идарә итү стиленә бәйле.
Гаделлек хакындагы фикерен Р.А.Юсупов, үзенең җитәкчелек методына
бәйләп, болай дип әйтә:
«Минем, ректор булып эшли башлагач та, үземә куйган максатларым-ның
иң әһәмиятлеләреннән берсе үзебезнең коллектив кешеләренә карата гаделлек
принцибына нигезләнгән миһербанлылык, игътибарлылык һәм ихтирамлылык,
итагатьлелек сыйфатларына ия булу иде. Кешеләрне лаеклы затлар итеп санау
– һәркемнең изге бурычы. Бу җитәкчеләр өчен аеруча әһәмиятле. Югыйсә,
кайберәүләр, кечкенә генә түрә булып алсалар, үзләрен аерым бертөрле итеп
хис итә башлыйлар, башкалардан өстен итеп саныйлар һәм эш буенча үзенә
бәйле кешеләргә кимсетүле, түбәнсетүле карашта булырга күнегәләр. Бу
җитәкче кәнәфиенә утырган кешенең акыллылыгы түгел, әлбәттә, киресенчә,
психологик зәгыйфьлеге. Мин элек-электән кайбер түрәләрнең минем
кафедрада, минем заводта рәвешендә сөйләүләрен ошатмый торган идем: ни
өчен минеке булсын, безнеке, безнең дип әйтергә кирәк.
Һәркем – үзенә күрә шәхес, һәркемнең үз дөньясы, үз мохите, үзенең
хасияте, асылы, табигать тарафыннан бирелгән үзлекләре. Беркемнең дә,
никадәр генә зур урында утырган, дәрәҗәле зат булмасын, беркемне дә җитди
сәбәпсез, гаепсезгә кыерсытырга хакы юк. Башкалардан аерылып, тыштан
күренеп тормаган тыйнак кешеләрнең еш кына эчке халәте бай, гамәлләре
игелекле, сыйфатлары күркәм була.
Мактанып әйтүем түгел, мин үзебезнең институттагы (университеттагы)
һәр кешегә – профессор, доцентка, хезмәткәргә хөрмәт белән карадым, хатын-
кызлар белән, кем булуына карамастан, беренче булып исәнләшә, якыннан
белгән кешеләргә исеме, атасының исеме белән эндәшә идем. Коллектив
зур булгач, йомышлары белән күп кешеләр мөрәҗәгать итә. Аларны, кабул
итү вакыты түгел дип тормыйча, кабул итеп, үтенечләрен тыңларга һәм
ярдәм итәргә тырыша идем. Үземә килгән кешеләрнең гозерләрен, кайбер
түрәләр кебек, булмый, ярамый дип җиңел генә кире кагарга ашыкмадым,
мөмкинлекләрне табарга тырышып, кайчакта үземә авырлык килгәндә дә,
гозерле кешенең үтенечен канәгатьләндерә идем. Мәсьәләне берничек тә
уңай хәл итә алмаган очракта әңгәмәдәшем, минем кешенең йомышын үтәргә
тырышуымны күреп, рәхмәт әйтеп китә торган иде.
Җитәкченең хезмәткәрләре белән итагатьле итеп әңгәмә кора белүе дә мөһим. Бу мәсьәләдә дә мин кешеләргә ихтирамлы мөнәсәбәттә булу ниятендә
торып эш итә һәм хезмәттәшләремә дә әңгәмәдә чын педагоглык әдәбен
сакларга кирәклекне искәртә идем.
Минемчә, җитәкче әңгәмәдәшен игътибар белән тыңларга, үз фикерен аңа
итагатьле итеп аңлатырга, аны көчләп такмыйча, инандырырга тырышырга
тиеш. Әңгәмәдәшеңнең фикере үзеңнекенә туры килмичә, дөрес, хак
булса, аны кабул итү зарур. Оппонентың белән килешеп, фикеренә риза
булу җитәкченең абруен төшерми, киресенчә, аның объектив, гадел кеше
икәнлеген күрсәтә».
Рүзәл Абдуллаҗановичның җитәкчелек стиле чыннан да шундый иде:
ул гаделлек, хаклык ягында торды. Шуның өчен коллектив аны хөрмәт
итте, яратты. Җитәкче үрнәгендә үзара дустанә, тату, бер-береңә ихтирамлы
мөнәсәбәт булдыру, югары уку йортының эшләренә уңай йогынты ясагандыр
дип фараз кылырга нигез бар.
Казан педагогика университетының уңышлары белән бергә, табигый
рәвештә, аның җитәкчесенең дә абруе, дәрәҗәсе арта бара. Рүзәл Юсуповны
шәһәрнең, республиканың актив иҗтимагый тормышына җәлеп итәләр. Аны
Казан шәһәре советына депутат һәм мәгариф комиссиясенең рәисе итеп сайлап
куялар. Җитди, эшлекле, күренекле кешеләрдән торган бу комиссия шәһәр
мәгариф органнарының, уку йортларының нәтиҗәле эшләвенә шактый уңай
йогынты ясый.
Тиздән профессор Р.А.Юсуповка тагын да зуррак җәмәгать эшенә җигелергә
туры килә. Ул Татарстанның Югары Советына депутат булып сайлана. Бу
республика тарихында бердәнбер диярлек чын мәгънәсендә демократик юл
белән сайланган һәм Татарстанның мөстәкыйль үсешенә юл салган парламент
була. Рүзәл Юсупов җиде дәгъвачы кандидат арасында җиңеп чыга, һәм аңа
башта ук җитди эшләр йөклиләр: аны Югары Советның Мәдәният, мәгариф,
фән һәм милли мәсьәләләр комиссиясе (хәзер комитеты) рәисе һәм парламент
президиумы әгъзасы итеп сайлыйлар. 1990–1995 еллар чакырылышы
Югары Советына тарихи әһәмияткә ия карарлар кабул итү насыйп була. Бу
парламент республика тормышына мөстәкыйльлек юлы ачкан «Татарстан
Республикасының дәүләт суверенлыгы турында декларация», «Татарстанның
яңа Конституциясе»н, «Татарстан халыклары телләре турындагы закон» һ.б.
кабул итә. Р.А.Юсупов, җитди комиссия җитәкчесе һәм әзерлекле депутат
буларак, бу һәм башка бик әһәмиятле директив документларны, сессиядә
тикшерүгә әзерләүдә актив катнаша. Тел турындагы законны кабул итү өчен,
парламент сессиясенә тәкъдим белән доклад ясый.
Безнең халыкта йөкне тарткан атка өяләр дигән әйтем бар. Рүзәл Юсуповка
да яңадан-яңа иҗтимагый эшләр табылып тора. 90 нчы елларда милли
хокукларны киңәйтү максатында сәяси-иҗтимагый күтәрелеш, җанлану була.
Халык активлаша. Шуңа бәйле рәвештә, милли мәдәниятне, милли мәгарифне
алга җибәрү максатында, төрле җәмәгать оешмалары пәйда була. Аларга
җәмәгать тәртибендә ярдәм итү өчен, профессор Р.Юсупов кебек ике телне дә
яхшы белгән, гуманитар белемле, тәҗрибәле кешеләр кирәк була.
Республикадагы югары уку йортларында татарча укыту системасы
урнаштырыла башлау уңае белән, Татарстан вузларының ректорлар советы
карамагында милли-методик совет оештырыла. Аны җитәкләргә профессор
Р.Юсупов кулай кеше булып чыга, һәм бу эшне аңа тапшыралар. Совет
шактый әһәмиятле органга әверелә: педагог-галимнәре тарафыннан язылган дәреслекләр, уку ярдәмлекләренең кулъязмалары, нәшриятта бастырылганчы,
монда экспертиза узарга тиеш булалар. Шулай ук бу советка вузларда татарча
укыту мәсьәләләре буенча конференция, семинарлар уздыру вәкаләте бирелә.
Бу һәм башка кайбер эшләрне оештыру, әлбәттә, беренче чиратта советның
рәисенә йөкләнә.
Ул арада Рүзәл Юсуповны Бөтендөнья Татар конгрессының идарәче органы
составына да сайлап куялар.
Шуның өстенә, Казан педагогика университетында, башка төрле чит телләр
белән бергә, Көнчыгыш телләре нәтиҗәле итеп укытылуын исәпкә алып,
шушы вуз нигезендә «Татарстан – Гарәп илләре» дигән оешма төзеп куялар
һәм аның җитәкчесе вазифаларын да ректор Р.Юсуповка йөклиләр. Хәер, бу
оешманың күп эшләрен күркәм зат – гарәп теле белгече А.Михеев башкара.
Аяныч, ул вакытсыз вафат була.
Татарстанның Дәүләт суверенлыгы турындагы декларация кабул ителгәннән
соң республиканың икътисадый һәм сәяси мөстәкыйльлегенә юл ачкан бу
документны гамәлгә ашыру өчен зур эшләр башланып китә. Бу вакыйгалардан,
әлбәттә, депутат, профессор Р.Юсупов та читтә кала алмый. Аңа радио,
телевидение аша чыгышлар ясарга, газета-журналларда язмалар бастырырга
туры килә. Һәм милләтпәрвәрнең бу гамәлләре бушка китми: Татарстан
халкының күпчелеге референдумда үз хокукын яклап тавыш бирә.
Р.Юсуповның күп кенә газета-журналларда редколлегия әгъзасы булганлыгы
да – бу күркәм затның киң колачлы шәхес икәнлеген раслаучы дәлилләрнең
берсе.
Рүзәл Абдуллаҗан улы Юсуповның тагын бер иҗтимагый эше – аның
күп төрле һәм саллы гамәлләренең аеруча игътибарга лаеклысы – узган
гасырның 80 нче еллары азагында – 90 нчы елларның башында Россия
халыкларында милли җанлану һәм күтәрелеш чорында, Татарстанда
ирешелгән социаль-тарихи казанышларны саклап калырга һәм үстерергә
ярдәм итү максатында, республиканың үзенең сәяси партиясен оештыру
идеясе калкып чыга. Бу мөкатдәс идеяне гамәлгә ашырырга алынырлык
милләтпәрвәр шәхесләр дә пәйда була. Менә аларның берничәсе: Татар
Иҗтимагый үзәге җитәкчесе Марат Мөлеков, Казанның Киров районы
прокуроры Рәшит Вагыйзов, профессорлар Фарсель Зыятдинов, Фираз
Харисов, дәүләт эшлеклесе Николай Мышев, республика прокуроры
ярдәмчесе Гаял Мортазин, «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире
Хәлим Гайнуллин, язучы Кави Латыйпов, Казан педагогика университеты
ректоры, парламент депутаты Рүзәл Юсупов һәм башкалар. 1992 елның
22 гыйнварында Казан шәһәрендә уздырылган оештыру җыелышында
демократик юнәлештәге «Татарстан Республикасы партиясе» төзелү
турында карар кабул ителә. Аның җитәкче органы һәм рәисе сайлап куела.
Рәис итеп Рүзәл Абдуллаҗан улы Юсуповны сайлыйлар.
Бу партияне оештыру – Татарстан тарихында әһәмиятле вакыйгаларның
берсе була. Партия парламентта үзенең фракциясен булдыра, «Татарстан
Республикасы» исемле газетасын чыгара башлый, партиянең программасы һәм
уставы төзелә. Республика районнарының яртысыннан күбесендә башлангыч
оешмаларын төзегәч, партия республиканың Юстиция министрлыгында рәсми
рәвештә теркәлә һәм законлы статус ала.
Татарстан Республикасы партиясе хокукый дәүләтне ныгыту, демократияне
җәелдерү буенча шактый эшләр башкара. Рүзәл Юсупов ике еллап эшләгәннән соң үз теләге белән бу эшеннән азат ителә, аны партиянең шәрәфле рәисе итеп
билгелиләр...
Профессор Р.А.Юсупов менә шулай күп еллар буена илебездәге иң
күренекле югары педагогика уку йортының бердәм коллективының
тырышлыгы белән, үзен аямыйча, бөтен егәрлеген, акыл көчен җигеп, бай
тәҗрибәсеннән файдаланып, уңышлы җитәкчелек итә, вузның шанлы тарихын
яңа казанышлар белән баетуга, данын тагын да күтәрүгә ирешә, республика һәм
Россия мәгарифенең тарихында якты эз калдыра. Шул ук вакытта гаять актив,
игелекле иҗтимагый эшләре белән республикабызның гуманитар тормышын
алга җибәрүгә үзенең лаеклы өлешен кертә.
Рүзәл Абдуллаҗанович Юсупов киң колачлы бәрәкәтле гамәлләре, нәтиҗәле
педагоглык, административ һәм җәмәгать эшләре белән генә чикләнми. Ул
күренекле галим дә бит әле. Аның фән өлкәсендәге казанышлары да күп кешеләр
өчен үрнәк булырлык һәм сокландырырлык. Рүзәл Юсуповның гыйльми һәм
фәнни-популяр хезмәтләре филологиядәге җитди һәм бай мирасны тәшкил
итә. Аның 90лап фәнни-популяр китабы, газета-журналларда басылган төрле-
төрле темаларга багышланган 800гә якын фәнни һәм публицистик мәкаләсе
бар. Аларны махсус җентекләп өйрәнү сорала.
Академик Р.Юсупов төзегән «Тәрҗемә итү программасы»н, СССР
Мәгариф министрлыгы, Мәскәү һәм Ленинград типографияләрендә бастырып,
педагогика югары уку йортларына тәкъдим итә. Р.Юсуповның «Лексико-
фразеологические средства разноструктурных языков» дигән монографиясен
Евросоюз бастырып чыгарып кулланылышка кертә.
Рүзәл Юсуповның гаять күп санлы фәнни-популяр мәкаләләре, нигездә,
мәдәният, мәгариф, туган тел мәсьәләләренә багышланган булса да, бай
тормыш юлы узган, күпне күргән шәхеснең публицистика офыгы да бик киң:
ул яшәешнең күп төрле актуаль мәсьәләләрен күтәрүдә дә көчен кызганмый.
Сүзебезне йомгаклап, шуларны әйтү мәгъкуль булыр. Халкыбызның күркәм,
мәшһүр улы – олуг галим, академик, педагог, мәгълүм җәмәгать эшлеклесе,
күренекле публицист Рүзәл Абдуллаҗан улы Юсуповның узган гомер юлы
гаять бай һәм гыйбрәтле: ул хәзер дә, өлкән яшьтә булса да, гыйльми һәм
публицистик хезмәтләрен уңышлы дәвам иттерә. Һәр елны (үз акчасына)
русча-татарча икешәр (кайбер елны өчәр дә була) китап бастырып чыгара,
әһәмиятле темаларга шулай ук русча да, татарча да 30-40ар мәкалә бастыра,
радиодан дөрес сөйләм турында тапшырулар алып бара.
Без, аның күп санлы шәкертләре, хезмәттәшләре, могтәбәр аксакалыбызның
сау-сәламәт булуын һәм милләтебез иминлеге өчен әһәмиятле эшләрен уңышлы
дәвам иттерүен телибез!
Чулпан һәм Фираз ХАРИСОВЛАР,
педагогика фәннәре докторлары, профессорлар
«КУ» 07, 2026
Фото: Википедия сайтыннан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев