Өч кошым
Мин озаткач сине, озак көттем, Киткән юлларыңнан күзләдем.
Мин озаткач сине, озак көттем,
Киткән юлларыңнан күзләдем.
Синнән хәбәр алып кайтсыннар дип,
Өч кошымны очырып җибәрдем.
Беренчесе аның көчле иде,
Исеме аның – ныклы Ышаныч.
Кулларына илтеп тапшыр диеп,
Бирдем аңа зур корыч кылыч.
Көчле булсын, – дидем, – бирешмәсен,
Үзен, илен, – дидем, – якласын.
Кирәк икән, кылыч белән чыгып,
Дошманнардан безне сакласын.
Җиңеп кайтсын, – дидем, – алсу таңда,
Кара болытларны айкасын.
Исән-имин калсын берүк, – дидем,
Туган илгә юлын табалсын.
Икенче кош – Мәхәббәтем иде,
Йөрәгемнең иң-иң түреннән.
Очып бар да, кочып ал син аны,
Үбеп ал син, – дидем, – күзеннән.
Яу кырлары аша үткән чакта,
Күңеле туңса әгәр боз булып,
Исенә төшер, туган йортта аны
Без көтәбез сагынып, юксынып.
Соңгы кошым – Өмет атлы иде,
Шәмнәр булып янды төннәрдә.
Ян син, өмет, соңгы чиккә чаклы,
Рөхсәт бирмә аңа сүнәргә.
Син ярдәм ит аңа авыр чакта,
Бирешмичә алга атларга...
Ә мин көтәм кошларымның кайтуын,
Һәркөн саен чыгып юлларга.
"КУ" 07, 2026
Фото: magnific
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев