АЛТЫН БАЛЫК КИҢӘШЕ (ЮМОРИСТИК ХИКӘЯ)
Ханым йөгерә-атлый Зөягә төшеп җитүен сизми дә калды. Алтыннан колак кагасы килмәсә дә, куркуы җиткән иде, балыкны суга җибәрде. – Рәхмәт, ханым, – диде аңа алтын балык, – сүземдә торырга тырышырмын, шөбһәләнмичә әйт, ни телисең: затлы автомобильме, кәттәрәк квартирамы, йә булмаса зур гына хезмәт хаклы эш урынымы? Теләгең мөмкин кадәр тиз үтәлер.
Татар телендә нәшер ителүче өлкә газетасында дини-дидактик характердагы
берничә шигырь бастырган бер ханым квартирасы шәһәр үзәгендә урнашкан
йортка каршы супермаркетта, әллә ни майтара алмаслыгын белсә дә, зур
аквариумнан тере балык тотып үлчәтеп алды. Урамга чыгып, Зөя елгасына
якын булган ун катлы йортка борылып та өлгермәде, балык телгә килде:
– Ханым, мине Зөя суына җибәрсәгез, теләсә нинди өч теләгегезне үтәр
идем.
Ханым йөгерә-атлый Зөягә төшеп җитүен сизми дә калды. Алтыннан колак
кагасы килмәсә дә, куркуы җиткән иде, балыкны суга җибәрде.
– Рәхмәт, ханым, – диде аңа алтын балык, – сүземдә торырга тырышырмын,
шөбһәләнмичә әйт, ни телисең: затлы автомобильме, кәттәрәк квартирамы, йә
булмаса зур гына хезмәт хаклы эш урынымы? Теләгең мөмкин кадәр тиз үтәлер.
Ханымның каушавы басылган кебек булды, шулай да ул түбәнчелек
белән:
– Борчылуың өчен рәхмәт, сез әйткәннәрнең барысын да үз көчем белән
булдырдым, тик менә шигырьләрне генә Татарстан матбугатында бастырып
булмый.
– Авыррак мәсьәлә, бераз көтәргә туры килер, – диде дә, Зөягә чумды алтын
балык.
Азрак көттереп булса да, ниһаять, Казан журналларының берсендә бик
нык төзәтелгән бер шигыре басылып та чыкты ханымның. Бу аның күңелен
күтәрде, иҗат дәртен үсендереп җибәргәндәй итте. Өстәвенә, озын колаклар
өлкәнең кайсыдыр районыннан берәүне күптән түгел Язучылар берлеге әгъзасы
итеп кабул итүләрен дә китереп ирештерделәр. Бу хәбәр, аяклары карышуга
карамастан, тартып түгел, сөйрәп китерде ханымны Зөя ярына. Аның килүен
көтеп торгандай, алтын балык шундук су өстенә калыкты һәм:
– Йә, ни йомыш? – диде.
– Бераз уңайсыз булса да әйтим инде: монда иҗатлары минекеннән күпкә
калыш каләм тибрәтүчеләр дә берлек әгъзалары булып беттеләр, миңа да шуны
берәр ничек җайлаштыра алмассыз микән?
Алтын балык «җайлаштырырбыз» дип җавап кайтаруга суга чумып, юк
булды. Атна-ун көн дигәндә, ханымга Казаннан Язучылар берлеге әгъзасы
таныклыгы килеп тә төште. Казан матбугатында исеме бүтән күренмәсә дә,
мин – чын язучы, дип һавалануына чик-чама булмады. Аның каравы, хәзер өлкә
газетасында һәр язмасы бернинди тоткарлыксыз басыла башлады. Бу аның үз-
үзенә булган ышанычын ныгытты. Максатына әллә ни көч түкми ирешкәнгә,
теләген дә көчәйтте. Тора-бара берлек таныклыгы гына канәгатьләндерми
башлады ханымны, чөнки үзен берәү дә язучы итеп танымый кебек тоелды
аңа. Шуңа алтын балыкка соңгы теләген үтәүне сорап барганда, омтылышның
саллырагын уйлап куярга булды. Ханым нык адымнар белән Зөя ярына килеп басканда, алтын балык су өстендә йөзеп йөри иде инде. Бу юлы ул аңа авыз
ачарга да ирек бирмәде, ярсулы тавыш белән:
– Атаклы буласым килә! – дип ярып салды.
– Бик четерекле мәсьәлә бу, – диде алтын балык. – Беренчедән, күпчелек
йотылып укый торган әсәр язу кирәк, икенчедән, кимендә үз балаларың укый
белергә тиеш аны.
Гади генә итеп, таныласым килә, диясе урында, атаклы буласым килә, дип
җикеренгән ханымның ике кызыннан ник берсе ана телендә, уку-язу түгел,
сөйләшә белсен икән… Юк бит, белмиләр.
– Өйрәт, син бөтенесен дә булдырасың түгелме соң?
– Өйрәтер идем дә, халкы бер генә телдә сөйләшкән дәүләт тотрыклы,
мәңге таркалмый, дигән уйдырмага таянып, минем сезгә, ана телен өйрәнсәң
дә ярый, өйрәнмәсәң дә ярый дип, үз телемне тагу хокукым юк шул… Әмма
тылсым ярдәмендә нидер эшләргә мөмкин…
– Теләсә нинди өч теләгеңне үтим, диюеңне онытмаган булсаң, эшлә
әйдә!
– Нишләп онытыйм, онытмадым, тик ул очракта сез барыгыз да балыкка
әверелергә тиеш буласыз. Танылу артыннан кумасак та, безне бөтен дөнья
халкы белә. Билгеле, адәмнәрдән аермалы буларак, мин сезгә моны теләмим.
Шулай да зур дәүләтләрдәге аз санлы милләт вәкилләре белән безнең язмыш
арасында уртаклыклар юк түгел. Урбанизация, ассимиляция дигән булып, сезне
ишле халык йотса, безне дәү балыклар йота, күчмә кошлар, кайбер җәнлекләр
дә чит итми. Ә иң күп югалтулар адәмнәр, коралланып, траулерларда диңгезгә
чыккач башлана. Сезнең шикелле, милләт үз эченә бикләнеп яши алмый
дигән коткыга бирелеп, үз теләгебез белән йотылмыйбыз без, һаман ишәергә
тырышабыз. Ә сез ишәю урынына, барыбер йотып бетерәчәкләр дип, үрчемне
бөтенләй туктаттыгыз. Болай эшләргә һич тә ярамый. Америка ачмасам да,
киләчәгемне үземчә корыйм дисәң, балаларыңны үз телеңдә тәрбияләп, үз
халкыңның лаеклы вәкиле итеп үстерергә кирәк. Үз халкыңа, үз илеңә, үз
милләтеңә хезмәт итсеннәр алар. Ирешкән уңышларың, милләтеңә күрсәткән
зур эшчәнлегең нәтиҗәсендә генә абруй казанып, башка халыкларга да танылу
мөмкин булуын онытмасаң иде, ханым! Хуш, миңа мәрхәмәтле булуың өчен
зур рәхмәт, ә танылу-танылмау синең үзеңнән тора инде хәзер, – диде дә, алтын
балык су эченә кереп югалды. Ә ханым:
– Балыгына кадәр акыл сата башлады, аны тыңлаган мин юләр, койрыгын
болгамаса балык буламыни ул, – дип, иелгән башын югары күтәрергә
тырышып, зиннәтле ресторанга таба юл алды.
Ирек ФИРГАЛИЕВ,
Ульяновск өлкәсе, Чардаклы районы,
Абдулла авылы.
«КУ» 07, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: юмор
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев