Җилгә каршы (повестьның дәвамы)
– Төн узмаган, таң атмаган бер вакыт. Ишекне каты итеп дөбердәттеләр. Без ачмадык. Шуннан тагын да катырак дөбердәтә башладылар. Без ачмыйбыз. Берзаман тынлык урнашты. Шунда нәрсәдер тамган кебек булды. Карыйбыз: ишек астыннан өйгә ниндидер сыеклык керә. Нәрсә инде бу?
***
Очсыз-кырыйсыз күк! Канатсыз яратылган адәм баласын нишләп
шулкадәр ымсындыра икән ул? Хәер, тормыш баскан саен башлар
иелә, карашлар җиргә төбәлә, очу турындагы ләззәтле уйлар да
онытыла икән шул. Очу хыялы балаларда һәм бала җанлыларда гына
була ала. Ә Зөфәр бәләкәй әле. Аңа 6 гына яшь.
Юк, бәләкәй түгел ул! Әнә энесе – 3 яшьлек Шамил бәләкәй. Ә
Зөфәр укырга да, язарга да өйрәнде инде. Өлкәннәр өчен чиратта
торып, акча да эшли белә ул. Шул акчага китаплар алып, үҗәтләнә-
үҗәтләнә, фанилык гыйлемен туплый. Абыйсы Фердинант энесенең
бу гамәленә көлемсерәп кенә карый, кайчак ачулана да әле. Бу юлы
этеп үк җибәрде. Зөфәр аңа «Яшь конструктор» китабын тотып
килгән иде.
– Абый, бу рәсемне аңлатып бир әле, шушындый самолётны җыеп
карыйсым килә...
– Ник аяк астында бутала икән шушы?! Сиңа тагын самолёт
җыярга, бар, савыт-сабаны юып куй, әни кайтыр вакыт җиткән!
– Абый, юам, аңлатып кына бир инде... Бусын мин аңладым, бусы
белән теге рәсем чагышмый.
– Кит әле дим!
Абыйсы чебен кугандай селтәнде, ә бәләкәй, ябык малайга шул да
җитә инде, тигезлеген югалтып, лып итеп артына утырды. Шулчакны
ишек ачылып китте. Фердинант әнисе кайтканлыгын шәйләп алып,
Зөфәрне җитәкләгән килеш рапорт бирә башлады:
– Тауариш әни, Шамил йоклый, разришити Зөфәр белән урамга
чыгарга!
– Әй, дәҗҗал, туйганчы әрләп тә булмый бит сине, барыгыз инде,
бар. Кара аны, энекәшеңне рәнҗетмә, башкаларга да җәберләргә ирек
бирмә! Бүген – син, ә зур үскәч, ул сине яклар.
Әнисенең соңгы җөмләсе Фердинантны әллә нишләтеп
җибәрде, алай да сер бирмәде. Бу юлы хисләрен «йотарга» булды.
Ишегалдында исә малайларның «тах-тах, ты убит», «Гитлер капу-у-ут» дип кычкыра-кычкыра уйнаулары саруын кайнаткан уйларны
юкка чыгарды. Зөфәр инде үзенә мылтык әтмәлләгән, «Островский»
малайлары белән «дошман»га каршы сугышка әзер иде. Абыйсы
җиргә черт итеп төкерде дә: «Миннән калма!» – дип, гаражларга
таба йөгерде. Почмакта аларга һөҗүм кайтарырга туры килде.
Ярый әле күрше подъезд малайлары булышты, «тел» булулары да
бар иде. Эңгер төшкәнче атыштылар, аннары инде сарай түбәсенә
җыелыштылар. Бүген куркыныч әкият сөйләү чираты – Фердинантта.
Ул, үзенә төбәлгән унбишләп пар күзне күрмәгәндәй-сизмәгәндәй
еракка карап, сүз башлады. «Әти кебек итә», – диде эчтән генә Зөфәр.
Ә хикәят таныш һәм чыннан да куркыныч иде.
– Төн узмаган, таң атмаган бер вакыт. Ишекне каты итеп
дөбердәттеләр. Без ачмадык. Шуннан тагын да катырак дөбердәтә
башладылар. Без ачмыйбыз. Берзаман тынлык урнашты. Шунда
нәрсәдер тамган кебек булды. Карыйбыз: ишек астыннан өйгә
ниндидер сыеклык керә. Нәрсә инде бу?
– Нәрсә соң?
– Фердинант ишек төбенә килгән дә астына җибәргән!
Малайларга шул гына кирәк, китә көлеш, этеш-төртеш, тел чарлау.
Әмма ул дулкын ничек кинәт кузгалса, шулай кинәт тынып та калды.
– Сөйләп бетер инде, Фердинант.
– Ирек бирмисез бит.
– Ялындырдың чистый.
– Кан! Ишек астыннан кан агып керде!
Күз алларына китереп, бер төркем малай шым калды. Чынмы бу,
әкиятме, ышаныргамы, юкмы – әле тәгаен әйтерлек түгел. Хикәятнең
дәвамын көтәргә кирәк. Әмма шулвакыт бер малай: «Эчәсе килә», –
дип әйтеп куйды. Шул җитә калды, малайлар лимонад «каптырырга»
йөгерделәр.
Әйтәм бит, башкаланың Островский урамындагы бишенче йорт
иде бу. Зөфәрләр 12 квадрат метрлы подвал бүлмәгә Банк урамыннан
– әбисе белән бабасыннан күченеп килделәр, ягъни башка чыктылар.
Хәер, алар Үзбәкстаннан кайтканда, бабасы гүр иясе иде инде, ә ике
бүлмәле фатирда әбисе, Зөфәрләр гаиләсе, Солтан абыйсы, Рәфидә
апасы бергәләп көн күрде. Шуңа, бәләкәй генә булса да, үз куышың
булу барысы өчен дә зур шатлык иде. Зөфәрнең әнисе, бу фатирны алу
өчен яхшы эшеннән китеп, урам себерүче булып урнашты. Малайлар
әниләренә булыша һәм бу йортның бик күп серләрен белә иде. Ярый,
анысы соңрак, әлегә балык, әй лә инде, тәмле су «тотарга» киттек
бит әле. Шушы йортның подвалында склад һәм аның тәрәзәләренә
тимер рәшәткә тотылган иде. Малайлар ул тирәдән бер түгел, мең
үтте һәм бер башлысы әлүмин тимерчыбыктан ыргак ясап, шешәне
өстерәп алып була, дигән уе белән бүлеште. Ташбашларга җитә калды, чыбыгын да таптылар, берничә уңышсыз омтылыштан соң, тәки бер
шешәне өстерәп чыгардылар. Ул юлы артыгын кыланмаска булдылар,
«улов»ны куенга яшереп, гараж түбәсенә үрмәләделәр. Гөр-гөр килеп
табышны кулдан-кулга җибәргәндә, ул тирәдән каравылчы Мисбах
узды. Кемнән-кемнән, ну бер күзенә ак төшкән шушы агайдан шүрли
иде малайлар. Дурак дуамал иде ул, ачуын китерсәң, кулына ни туры
килсә, шуны томыра. Берәрсен имгәтермен дип тә курыкмый.
Бүген бер шешә белән генә туктамаска булдылар. Тагын берне,
аның артыннан икенчесен тартып чыгардылар. Алар шулкадәр
мавыккан иде ки, үзләренә таба ажгырып килгән Мисбахны шәйләми
калдылар.
– Одноглазы-ы-й, кач!
Сөрән салырга бераз гына соңга калдылар. Куркыныч бик якында,
янда гына иде инде. Одноглазый Мисбах, уйлап-нитеп тормыйча,
малайлар төркеменә очлы башлы көрәген томырды. Ташбашлар төрле
якка сибелде, ә Фердинант өлгерми калды... Малай башын тоткан
килеш егылып, тәгәрәпләр китте. Аңа карарга куркыныч иде: әле
генә «кан» дип өркетергә тырышкан малайның чигә турыннан кан
саркый, ул аны кулы белән каплагандай итә, үзе улый-улый тузанда
ауный. Зөфәр дә: «Абый, абы-ы-ый», – дип үксеп-үксеп елый иде.
Фердинант хастаханәдә озак ятты. Аннан икенче кеше булып
чыкты ул. Баш өянәге гомерлеккә калды. Өянәге кузгалганда, аның
күзенә чалынмау хәерле, ә башка вакытта ул үз эченә йомылган була.
Зөфәр элеккеге Фердинантны сагынып, аны сөйләштермәкче булып
карый да соң...
– Эшең беттеме әллә? Әнә Шамилне кара! – дигән кебегрәк
мөнәсәбәткә тап була.
Үпкәләүдән иңбашлары салынган Зөфәр, энекәше белән өстәл
астына корган «шалаш»ына поса. Монда Шамилгә төрле самолётлар
ясап күрсәтә ул. Кошлар кебек ирекле буласы килгәнгә, кешелек
очкыч уйлап тапкан дип, очкычлар тарихын сөйләп китә.
– Очасың киләме, Шамил?
Энекәше, авызын ерып, башын кага.
– Әйдә, мин сиңа очып күрсәтәм!
Алар, өстәл астыннан чыгып, курткаларын кияләр, Зөфәр шыпырт
кына әнисенең кулчатырын да алып килә. Парашютлы уен, табигый
ки, кулчатыр өчен кызганыч тәмамлана.
***
Ә Фердинант белән Зөфәр арасын абыстай гына бозды. Хәер,
Майҗамалның сүзе малайлар колагы өчен түгел, Фәрхиҗамалдан
сөенче алуы иде. Ананың уртанчы баласы өчен ут йотканын, никадәр
генә сиздермәскә тырышса да, сизә бит ул. Юлда тапканга, иң кирәкле чакта – беренче көннәрендә имезергә сөте булмаганга, хәлсезрәк
бичаракайның Зөфәре. Карынында, менә туам дип торган сабые
булган килеш, ире артыннан Үзбәкстанга ук чыгып китмәсә дә була
иде, әлбәттә. Хатынга тимәсләр иде. Хәер, кем белә, кем белә...
Гыймай бабай оныгы Фаат сүз йөртә торган кеше түгел анысы.
Әтәч дип тә әйтеп булмый аны. Ә инде әйтмәгән саен сикеренәләр
икән, ул чагында турыдан яра. Гәрчә үзенә дошман арттырганын
белсә дә. Бу юлы да җыелышта урыннан торып, «план», «норма» дип
кулын болгый-болгый сөйләгән цех җитәкчесен туктатты. Дөресрәге,
туктатырга мәҗбүр булды. Шома сүзләрдән теңкәсе корыганга түзеп
кала алмады.
– План-норманы үтәгән бар ла ул, начальствоның гына вәгъдәсендә
торганын күргән юк. Кайчан соңгы тапкыр получка бирелде?
Зал гөж килде. Фронтовик Фаат канатланып китте. Ул норма дип
ялсыз эшләү, эш хакының артмавы, эш шартларының сыйфатсызлыгы,
станокларның искерүе турында сөйләде.
Һәрвакыттагыча инде куштаннар аның авызын томаларга
тырышты. Калганнар, итәк тулы балаларын уйлап, дәшмәскә булды.
Фаат урынына утырды. Карашы авыр йодрыгында иде.
Шушы чыгыш гаиләнең астын өскә китерде дә инде. Аңа гаеп
өстенә гаеп өйделәр дә, почмакка тәмам китереп кыскач, эштән генә
түгел, шәһәрдән үк чыгып китәргә куштылар. Ир, улын җитәкләп,
авырлы хатынын ияртеп, Үзбәкстан якларына кузгалырга мәҗбүр
булды. Ни дисәң дә, бөтенләй ят җир түгел, тумачалар да бар. Хәер,
бер Фаат кына түгел, ул елларда тамагы ачкан татар интеллигенциясе
вәкилләре дә Үзбәкстан якларына зур өмет баглый иде. Уртанчы
уллары Зөфәр шушы юлда, Кыргызстан белән Үзбәкстан арасындагы
Төрек Сай тирәсендәге тауларда дөньяга килде. Ачлы-туклы сәфәр
сабыйның тәнен зәгыйфьләндерде, әмма рух иркенлеген, очарга
омтылышны чикли алмады.
Майҗамал ни диде соң әле? Абыстай, гадәттәгечә май кояшыдай
балкып, түргә узды. Самовар җырлавын беркавым тыңлап торды да
кинәт боегып калды һәм үтә дә моңлы мәкам белән:
«Туар кояш, тулган ай һәм унбер йолдыз
Шул төшемдә сәҗдә кылды миңа төп-төз,
Бу төшемне шулай күрдем, һичбер шиксез,
Йә, әткәем, шул төшемне юра имди...» –
дип, «Кыйссаи Йосыф»ны көйләде. Хәер, Майҗамалның, әйтәчәк
сүзенә карап, берәр әсәр көйләве табигый иде. Ул бәет тә, хәтта
Такташның «Мокамае» да булырга мөмкин. Майҗамал шифалы
тынлы, борынгы әдәбияттан хәзергесенәчә белеме булган зирәк карчык иде. Ул авыр хәбәрне дә йомшартып әйтә белер, шатлыкны
исә, сөенечен икеләтә арттырып җиткерер. Ә бүген, абыстайның
моңаеп калуын күреп, Фәрхиҗамал күңеленнән, хәерле хәбәр
ирештерсен иде, дип теләде хәтта. Ананың уйларын укыгандай
Майҗамал:
– Хәерле хәбәр белән кердем, Фәрхиҗамал, хафаланма.
Пәйгамбәрлегем булмаса да, юраганым юш килсен: Зөфәреңне төштә
күрдем. Сөлектәй егет булып җитешкән, күкрәге тулы орден-медаль,
имеш. Зур кеше булыр бу бала, Фәрхиҗамал. Ул чагында мин булмам
инде, сиңа шушы көннәрне күрергә насыйп булсын. Исеңә төшереп,
миңа дога кылырсың...
Ул чакта Зөфәргә чама белән дүрт яшьләр тирәсе булыр.
Абыйсының исә башлангычта укып йөргән чагы. Алар икесе дә бу
сөйләшүне ишеттеләр. Ишетми ни, ничек кенә карасаң да, шул бер
бүлмә бит инде ул! Менә шушы көннән Фердинант Зөфәргә карата
кырысланды кебек. Ә инде «Одноглазый»ның көрәк һөҗүменнән соң
туганына гына түгел, дөньясына ачулы булып калды.
Зөфәр ул хәлләрне еллар үткәч, ил агасы булгач та кайта-
кайта уйлый, абыйсын өзелеп-өзелеп сагына иде. Башта ул аның
усаллыгына үпкәли, гел ачулы булуына аптырый иде. Тора-бара
усаллашып, бер-бер нәрсә эшләп атмасын дип урап узарга өйрәнде.
Әмма усаллык артында куркынган, авырту-сызлаулардан арыган һәм
таяныр нокта тапмаган сабый торганын да чамалады. Күңеле белән
абыйсының каядыр адашып калган җанын да эзләп таба, әмма алып
чыга алмый изаланды... Кыска гомерле булды шул, Фердинант... Тәне
савыкса да, җаны савыга алмады. Хәерлегә булсын!
(Дәвамы бар)
«КУ» 07, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев