Логотип Казан Утлары
Бәян

Кояшта – сагыш төсе (бәяннең дәвамы)

Флүзә, чишенеп, тирәсендә бөтерелгән улын читкәрәк кагып, әкрен генә әбисенә күтәрелеп карады. – Фидаил... Кайтканмы соң?.. – Кайтмаган шул, калган... – Әбисенең тавышы калтыранып чыкты. – Шушы су сөлегедәй хатынын тагын ятим хәлендә яшәтә бит, адәм тәганәсе!

(Әсәрне башыннан укыгыз)

IV
Әле генә таң ата, «ә» дигәнче кич җитә...
Гомер агышы шулай икән – җан тынычлыгын көенечләр күмеп
китә, баш очын сырып алган борчу болытларын сөенечләр алыштыра.
Моңа каршы төшеп тә булмый, үзгәртер көч тә юк, ниндидер серле
сукмактан барасың да барасың. Яшәү кануны шулай диләр инде.
Чынлыкта бу яшәешнең бер кануны да юк. Күзлеләр барыр юл
табалмый интегәләр, күзле килеш тәмам сукырга әйләнеп бетәләр,
зиһенлеләр кылган сәер гамәлләренә хисап бирә алмыйча, шыр тилегә
әвереләләр, ахмакка саналган бәндәләр, барысын шаккатырып, әллә
нинди акыллы эшләр кылып куялар, белемлеләр, булган гыйлем-
зирәклекләрен файдаланыр урын тапмыйча, наданның наданына
гына язган хикмәтләр ясап куярга мөмкиннәр. Ач күзеңне, дөнья
бу! Кеше бу дөньяга ни өчен килгәнен белмәгән кебек, бер мәлдә
ни өчен китеп барырга тиешле икәнен дә белми, сәбәбенә төшенә
алмый – чөнки аның сәбәбе юк.
Кеше – табигать баласы дип өйрәтә иде мәктәптә укыганда Ягъсуп
абый Мортазин. Аның дәресләрен бик яратты Флүзә. Ягъсуп абый
ятимлектә үскән, кыерсыту-кагылу, мохтаҗлыкларга дучар булган,
тамак ялына авылдан авылга көтү көтеп йөргән, ниләр генә күрмәгән
дә ниләр генә кичермәгән, барысына да түзгән, ничек итсә иткән,
кеше булып каласы килү теләген бер генә минутка да җуймаган – мең
бәлаләр белән Казанга барып өлгәшкән, рабфак тәмамлаган, аннан югары белем алып, туган ягына мәктәпкә укытучы булып кайткан
ачык йөзле абзый иде. Озак та үтми аны Флүзә укыган мәктәпкә
директор итеп билгеләделәр. Мәнле мәктәп директоры булу өстенә, ул
укучыларның иң яраткан мөгаллиме дә иде. Үзе күпне күргән кеше,
гадәттә, кырыс, башкаларга карата хәтта рәхимсез дә була. Ягъсуп
абый йомшак күңелле, балаларның күңеленә җәрәхәт салмаска
омтылган, һәр балада шәхес ята дигәнне алга сөрүче тирән белемле,
үз эшенең чын остасы булган укытучы иде.
Берсендә, инде Әмәкәйгә килен булып төшкәч, аның язуын күргән
ферма хисапчысы, тел шартлатып, бу кадәр матур язуың, белемле
башың белән, нишләп сыер савып йөрисең, хет сатучылыкка укысаң
да, якты дөньяга чыгар идең бит, дигән иде. Хисапчы кыз – Гадиләнең
сүзләренә әллә ни исе китмәде кызның, бары укытучыларына рәхмәт
әйтәсе килүдәндер, Флүзә мәктәбен, укытучыларын хәтеренә алып,
мактанган шикеллерәк: «Безне чын укытучылар укытты! Ягъсуп абый
үзе генә дә алтын бәһасенә торырлык!» дигән иде.
Гадилә бермәл сүзсез торды, аннан ачулы тавыш белән:
– Укытучы – укытучы инде, аның чыны, ялганы булмый, – дип
куйды.
Ни өчен ачуы килгәнен чамалый иде Флүзә – Гадиләнең әтисе
озак еллар мәктәптә укытучы булып эшләде. Хезмәттәшләренә дә,
укучыларга да, авыл халкына да югарыдан карап яши, һәр сүзеннән
үзенең башкаларга караганда өстен икәнен сиздереп алу җаен тапмый
калмый иде. Карашы үтне сытардай, сүзләре зәһәр; ачуы килгән
кешеләрне партия, коммунистик әхлак, Ленин-Сталин исемнәре белән
халык алдында рисвай итеп ташлау аңа берни тормый иде. Шуңа аның
теленә эләкмәскә тырышалар, аннан куркалар, әмма үзенә хөрмәт юк
иде. Гадилә, «синең белән тел чарлаган мин җүләр», дигәндәй, яшь
киленнең сүзләрен тыңлап бетермәстән, кулын селтәде дә, җенләнеп
китеп барды. Соңгы елларда, Сталин фаш ителгәч, әтисе авызын
чамалап ача башлаган иде, Гадиләгә дә шул гадәте йогып өлгергән
булса кирәк. Коега төкермә, суын эчәрсең, шушы халык белән яшәргә
хөкем ителгән икәнсең, холкыңны бераз авызлыклау зыян итмәс.
Кеше – Табигать баласы дигәнне гел ишетеп тора Флүзә. Мәктәптә
укыганда, коридор түренә Мичурин сүзләре язып эленгән зур шигарь
тора иде: «Без табигатьтән рәхимлекләр көтеп тора алмыйбыз,
аларны аннан алу безнең бурыч!» Килделе-киттеле җөмлә сыман
тоелса да, аңлашылган кебек – Кеше дигән җан иясе үзенә тиешлесен
Табигатьтән тартып-талап алырга тиеш! Вәссәлам! Аллаһ яралткан
дөнья бу! Табигать – ул өстән, серле көч тарафыннан булдырылган
һәм һәрчак үтәлә торган какшамас кануннар белән идарә ителә.
Кешенең гомер юлын уйласаң, анда канун дигән нәрсәнең сыңар
хәрефе дә юк. Шулай булгач, ул ничек Табигать баласы булсын инде?..

Флүзә эш арасында уйланып, исләре китеп тора. Фидаилне әйт
инде, армиядан кайтуына кайчан, җылы өйне, хатынының кайнар
куенын, баласының «әттә!» дип муенына сарылган газиз мизгелләрне
ташлап, «абыйны күрәсем килә» дип, тагын чыгып кит инде...
Абыйсын сагынадыр, билгеле. Тик моңарчы бу кадәр сагынуны бер
дә сизенмәгән иде хатын – Флүн белән Фидаил, бертуган булсалар
да, бергә үсмәгәннәр.
Әниләренең беренче ире холыксыз, дуамал бер ир булган.
Малайларның әниләрен кыерсыткан, кул күтәргән, ахыр чиктә
Рәхмәтулла карт, кызын җәбер-золымнан аралап, өенә алып кайтырга
мәҗбүр булган. Тик кияү дигәне, ачу алырга башка җай тапмыйча,
хатын-кызга карата иң авыр нәрсә – олы малаен үзендә калдырган.
Килеп малаен күреп йөрергә дә рөхсәт итмәгән, баштарак әниләре
барып караган, килгән саен ире яу ясап, хатынны кыйнап, әллә нинди
кабих сүзләр әйтеп, авыл капкасыннан чыкканчы камчы белән ярып
куып барган.
Әниләре озакламый икенче хатыны үлеп, дүрт бала белән ялгыз
калган күрше авылдагы бер иргә кияүгә чыккан, анда Фидаилгә
урын табылмаган. Шулай итеп, Фидаил, әтиле килеш – әтисез, әниле
килеш – әнисез, абыйлы килеш – абыйсыз, әби-бабай тәрбиясендә
үскән. Шушы кызганыч ятимлекнең бер дөмбередер инде, егет үзенә
тынычлык таба алмый, нидер эзләнә, каядыр ашкына, аны кайдадыр
кемдер колач җәеп көтеп торадыр дип уйлап, бәргәләнә, теңкәләнеп
җәфа чигә иде. Моны Флүзә сизенә, әмма Фидаилнең, үзе акылга
килмичә, кеше сүзенә колак салып, тыныч тормышка кайтмаячагын
да чамалый иде. Шуңа күрә абыйсын күрергә ашкынган ирен әллә
ни тыярга да тырышмады, барысын, сөйләшеп, җыелган үпкә-
рәнҗешләрен бушатсын, анда да дөнья малын өеп куймаганнардыр,
кая барсаң да бер кояш, кара сакалың кая барсаң, артыңнан калмаячак,
Караганда яклары хакында ишеткәне бар Флүзәнең, дала, ком бураны,
сусызлык... Ире күңелен утыртып, кайтып җитәр әле дип өмет итә иде.
...«Җизнәң кайткан. Өченче көн...» Бу хәбәрне төшке ашка кайткач,
әбисе җиткерде. Хатынның йөрәген сызып, уй үтте: «Ә Фидаил?! Ул
кайда? Әллә, юлда бер-бер хәл булып, җизниләрендә һушка килеп
ятуымы?..»
Флүзә, чишенеп, тирәсендә бөтерелгән улын читкәрәк кагып, әкрен
генә әбисенә күтәрелеп карады.
– Фидаил... Кайтканмы соң?..
– Кайтмаган шул, калган... – Әбисенең тавышы калтыранып
чыкты. – Шушы су сөлегедәй хатынын тагын ятим хәлендә яшәтә
бит, адәм тәганәсе! Ни калган аңа ул Караганда якларында? Гүпчим
ямьле җир түгел ди бит ул. Җиңгәң үткән ел кайтуында зар елады. Ни
ашарга ризык табуы үлеш, ни суы юк. Җил чыкса, күз ачкысыз ком бураны куба, ди. Үзе Фидаилне чакырып, хат язган. Тегесе, барып,
күреп кайтыйм дип киткән иде, менә күргән инде – абыйсы белән
җиңгәсе ай-ваена карамый алып калганнар. Син, бер ара табып,
җизнәң янына үзең барып сораштыр, кызым. Безгә барысын да сөйләп
тә бетермәгәндер. Бу хәбәрне дә кеше аша гына җиткерде, киленгә
килеп сөйли алмыйм, кыенсынам, дип әйтә ди.
Флүзәнең шөбһәләнүе бушка булмаган икән. Фидаилнең,
абыйларында калганын белгәч, ничектер җиңел дә булып куйды
әле. Исән-имин, сау-сәламәт димәк, бер кайтмаса, бер кайтыр, юлны
бикләп куймаганнар лабаса!..
Соң гына, фермада эшләр тәмамлангач, Флүзә җизнәләре яшәгән
Таш урамга ашыкты.
Яшь киленне күргәч, җизни кеше каушап китте, йөзенә кызыллык
йөгерде. Килен басынкы гына сәлам бирде, ишек төбендә тукталып
калмакчы иде, апасы йөгереп килеп, аның сырмасын салдырырга
кереште:
– Әйдә, балам, түргә үт, ашым да пешкән, тәлинкәләргә бүлми
тордым, менә-менә килеп керерсең сыман тоелды. Шулай булмый
соң... Ир бирмәк – җан бирмәк, ди, теге шайтан малай тагын сине
ялгыз калдырып, ком бураны себерергә калган бит. Җизнәң сөйләр
әле, анда капчыгы белән акчалар түлим дип, тезләнеп ялынсалар да,
бара торган җир түгел икән бит, җәһәннәм оясы ди.
Апасы сөйләп бетергәнен сабыр гына көтеп торган җизнәсе өстәл
янындагы урындыкка килеп утырды:
– Да... Калды... Җиңгәң бик тырышты. «Укытам, кеше итәм, монда
акчаны көрәп алучылар бар», – дип чатнап тора. Фидаил кызыгып
китте. Абыең да артык каршы төшмәде. Ерак җирдә туганнарсыз
яшәве аңа да кыендыр. Ни рәхәт күрде ул холыксыз атасында
яшәгәндә. Сугу-кагудан башка бер нәмә дә күрмәде. Менә чыгып
олаккан инде. Шул китүдән үскән авылына кайтып күренгәне юк,
шулай да безнең янга кайтып китте. Болай акыллы егет, ну хатыны
баш анда, аның сүзеннән чыкмый инде, хет чукынып кит, шуңа
күнеккән хәзер. Хатыны сүзе генә сүз аның өчен. Шулай да була
икән... Фидаил кайнеш шофёрлыкка укып, акча эшләп кайтам, авылда
гидай булып йөрисем килми диде. Мин каршы килеп маташтым да,
тыңлатып булмады. Тагын... – Җизнәсе ниндидер мөһим сүз әйтмәкче
иде, шып туктап калды.
Флүзә апасының җизнәсенә күз кысуын шәйләде.
Җизни сүзне икенчегә борды:
– Ярый, калганын хат язышып, үзегез аңлашырсыз. Рәхмәт, үзең
килдең, сезгә барырга дип кузгалам да кире утырам, өч көн җәфа
чиктем. Гаебем бар шикелле сизәм. Мин бармасам, Фидаил дә юлга
кузгалмас иде бәлкем. Нинди җен котырткандыр, чыгып киттем бит. Ул юлда күргән хикмәтләрне сөйләсәң, шаккаткыч. Бу илдә тиз
генә тәртип булмас. Бөтен ил таралып ята. Кайчан җыя башларлар,
анысын белгән юк...
Аштан олы булмыйлар. Флүзә ашыгып кына капкалады да,
тәлинкәсен өстәлдән алып, казан янындагы өстәлгә куйды.
– Рәхмәт апа, җизни! Билгесезлек үтерә... Болай башы исән икән...
Фидаилнең хәлен белдем, имин йөрсен. Хат язармын, адресы бар
бит, – дип, өйгә, улы янына кайтып китте. Хәзер аның бердәнбер
юанычы үсеп килүче Филис улы иде.
Рәхмәтулла бабайга Фидаилнең бу гамәле нык тәэсир итте булса
кирәк, урын өстенә егылды. Фидаилнең әнисенә хәбәр салдылар.
Киленнең йөзенә сагыш сарылган, күрше авылдан килеп җиткән
әни кешегә күтәрелеп тә карамады, фермадан кайтуга өй эшләренә
кереште. Киленнең болай йөрүе бер дә ошамады бианайга. Үчлекле
рәвештәрәк:
– Килен, син нәмә, йөк өстендә сәнәксез калган печәнче хатын
сыман, аптырашта йөрисең? – диде ул, бер ара җай табып. Әби
белән бабайның килен өчен өзелеп торганнарын белә иде, аларга
ишеттерәсе килмәде. – Иреңне тота алмагансың икән, мин гаепле
түгел, ирләрне аны бау белән бәйләп тотып булмый. Күзләре кай
якка карый, аяклары шул якка тарта. Кайтуына кайчан, тагын чыгып
киткән.
Флүзә эндәшмәде.
Биана һаман тел чарлавын белде:
– Эндәшмисең... Әйтергә сүзең булмагач ни.. Гаеп үзеңдә! Алай
бик кара коелып йөрер булсаң, кайт та кит, ата-анаң күрше авылда
гына, кире борып чыгармаслар. Малаең да үсеп беткән, тиздән
кул арасына керә башлар, – дип, килен алып кайткан суны казанга
шаулатып салып куйды. – Сине монда тоткан кеше юк, уйла, баш
шуның өчен бирелгән. Инде әткәй-әнкәйгә йөк булып, биш еллап
яшисең. Җитмәсә, балаң бик тиктормас икән, минем галушка
көл салып куйган әнә. Утлы булса, кычкырып янарга кала монда.
Тыйгысыз икән, Фидаил бер дә мондый түгел иде. Әллә соң, мин
әйтәм, атасы башкамы, дим.
Флүзә ачу белән генә карап алды да, авызын ачып сүз әйтмичә,
фермага чыгып китте.
Эштән кайтуга, бианасы яшәгән авылына китеп барган. Рәхмәтулла
бабай киленен күргәч, яктыра төшеп, торып утырды, хәлсез тавыш
белән аны үз янына чакырды, әкрен генә сүз башлады:
– Кызым, берүк шул дивана хатынның сүзенә карый күрмә. Үзе
дә рәхәт күрмәде, балаларына да шундый язмыш тели, ахры. Әйтте
диярсең, Фидаил кайтачак, кайтмаса, барып алып кайт, аның бер ояты
да юк, сез Аллаһ каршында да, бәндә каршында да закунный ир белән хатын. Балагыз томыраеп үсеп килә. Фидаилнең иләслеге үтәчәк,
дөнья бәясе егет булачак ул. Әйтте диярсең... Гомерем төгәлләнеп
килә, кызым, гаиләгезне саклагыз, нигезне саклагыз. Тамырыгыз
шушы авылда берексен, бәхет үзе эзләп таба кешене, аны юллап
йөрисе юк…

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 07, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев