Шигърият
Син
Җирлисең бит ана телең – мәнсез син... Яхшысы да, яманы да син...син...син.
Кунакчыл син, ачык йөзле, гөлле син,
Кысылса да хокукларың – илле син.
Һәркайсына балдай татлы телле син,
Пәһлеван син, корычтай нык билле син.
Көн-төн эштә, йорт-җирең нык, хәлле син,
Җиде ятны туйдырасың әле син.
Коръәнле син, шәмаилле, динле син,
Тик таркаусың, оешмассың инде син.
Бүлгәлиләр тарихыңны – җансыз син,
Эндәшмисең, тел йоткансың – гамьсез син.
Бик көнчелсең, шуның белән ямьсез син,
Җирлисең бит ана телең – мәнсез син...
Яхшысы да, яманы да син...син...син.
«КУ» 07, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев