Логотип Казан Утлары
Шигърият

Уңмаган эш хикмәте

«Оешмаган затлар бездә оекбашның уңын сулга иртүк бутап кияләр». Гамьсез түрә яңа көнне шулай башлар…

Күреп торам, ашкын дөнья, күреп торам:
гелән дәгъва итеп яши ил-көнең.
Нигә икән, дия күпләр, озак кына
эше уңмый кайбер дәүләт иренең?
Сәбәп кайда, сере бармы, хикмәт нидә –
шушы хакта ничә белгеч уйлана.
Компьютерлар гөжли фәнни үзәкләрдә,
тәрәзләрдә төне буе ут яна...
Анык төстә әйтеп бирә диндар әби,
(зирәклектә, йәгез, кемнән ким алар?):
«Оешмаган затлар бездә оекбашның
уңын сулга иртүк бутап кияләр».
Гамьсез түрә яңа көнне шулай башлар…

 

«КУ» 07, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев