Җилгә каршы (повесть)
– Сула!.. Балам, сула!.. Әни тавышы... Әни тавышы бит бу! Зөфәр көч-хәл белән авырайган керфекләрен селкетте. Әйбәтләп күрә алмаса да, баш очында түм- түгәрәк яктылык эленеп торганын, анда әнисенең шәүләсен шәйләде. Иреннәрен ялаштырып, бик авырлык белән генә: «Әни-и-и...» дип сузды.
Рәссам, Бакый Урманче һәм Габдулла
Тукай премияләре лауреаты, СССР спорт
мастеры, мим, тормыш остазым –
Зөфәр Фаат улы Гыймаевка багышлыйм.
Рухы шат булсын!
– Сула!.. Балам, сула!..
Әни тавышы... Әни тавышы бит бу! Зөфәр көч-хәл белән авырайган
керфекләрен селкетте. Әйбәтләп күрә алмаса да, баш очында түм-
түгәрәк яктылык эленеп торганын, анда әнисенең шәүләсен шәйләде.
Иреннәрен ялаштырып, бик авырлык белән генә: «Әни-и-и...» дип
сузды. Калганын теле белән әйтә алмады, әнисенә аңы белән тоташты:
– Әнием, бәгърем, син мине гафу ит... Гафу ит, яме? Мин бит син
кайгырырсың дип уйламадым. Минем бит очасым килде. Очасым!..
Кое төбендә яткан бәләкәй генә гәүдәгә әллә ничә пар күз төбәлгән
иде. Малай дүрт санын таратып салгач, өстәгеләр бермәлне югалып
калдылар. Әйткәнне ишетми, селкенми дә бит. Инде хәзер нишләргә?
Кое бик тар, зурлар сыярлык түгел. Бу сабыйны алар әнә шуңа
төшерделәр дә. Юкса эше дә авыр түгел, чиләккә балчык тутырып
торырга гына кирәк.
– Кабахәтләр! Комсызлар! Харап иттегез бит баланы, үтердегез
бит!
Хатын, ачыргаланып кычкыра-кычкыра, күршесенең күкрәген төяргә тотынды. Тегесе тораташ булып каткан, хатынга бернинди
каршылык та күрсәтми. Каршылык булмагач, хатын, аптырап,
кыйнаудан туктап кала. Көрәш өчен икеңнең теләге кирәк шул. Теләк
берьяклы булганда, йодрыклар үзеннән-үзе языла.
Хатынның ире, үзен-үзе кочаклап, читән буена чүгәләгән. Хатын
аңа килеп ябышмакчы була, әмма ирнең иреннәре дерелдәгәнен
күреп, үзе дә яңа чабылган үләндәй сыгылып төшә. Ул инде бернәрсә
дә ишетерлек, аңларлык хәлдә түгел. «Ходаем, Фәрхиҗамалга нәрсә
дип әйтермен? Туганкаем алдында ниләр дип кенә җавап бирермен?..»
– дип пышылдый.
Ә Зөфәр инде кое төбендә түгел, ул алар арасында йөри. Бәләкәй
куллары белән Гөлбостан апасының маңгаена сибелгән чәчләрен
рәтләп куя, аннары Рәшит абыйсы янына чүгәли, бер кырыйга
өелешкән малайлар янына килеп, аларны тыңлап тора. Аннары, эче
пошып, кое янына килә. Чүт кенә читтәрәк балчык өеме. Әллә ни
зур түгел түгелен, әмма аның хезмәте бит! Күкрәгенә шатлык хисе
тула, бөтен тәненә таралырга гына өлгерми: аны әллә нинди авыр
хис алмаштыра. Үзе авыр, үзе өшетә, үзе әллә кайларга өстери...
Күрше абыйсы буш чиләкне бер төшерә, бер менгерә: «Зөфә-ә-әр,
тотын чиләккә, тотын!» – дип кычкырып куя. Зөфәргә кызык: соң ул
бит монда, ничек чиләккә тотынсын? Ул бит күптән чыкты! Чү, биш
сумлык эшләмәде бит әле! Тугыз чиләгең 10 тиеннән күпме була соң
әле? 90 тиен... Тагын берне чыгарсаң да, бер сум гына була. Җитезрәк
эшләргә кирәк. Ул чиләккә килеп ябыша, чиләк белән бергә карашы
аска төшә һәм... имәнеп китә. Кое төбендә... Ул ята!
Бермәлне аңгыраеп калган халык айнып киткәндәй була һәм
бу казадан чыгу юлын эзли башлый. Берничә ир коеның авызын
зурайтырга кирәк дигән фикергә килә. Икенчеләре каршы төшә: казый
башласаң, комлы-ташлы балчык убылып, малайны күмеп куярга
мөмкин. Тагын нишләргә белми аптырап калалар. Шул вакыт кемдер:
«Олан селкенә!» – дип кычкырып җибәрә. Бу юлы инде кое янына
берничә генә кеше килә. Җирнең убылуы бар дип, халык читтәрәк
тора. Коега иелгән башлар бер ым да чыгармый. Димәк, кое төбендә
бернинди үзгәреш юк. Шул чакны кычкыручы күземә күрендеме икән
дип көрсенеп куя. Аңа кайтарып җавап бирүче юк, башларын гына
чайкыйлар... Их, син, өмет, шулай шартлап өзелерсең микәнни? Инде
күпне күргән, Нәмәнганның аяусыз кояшы тәэсирендә тәннәре җир
төсенә кергән, бит-кул тиреләре эт каешына әйләнгән ил агаларының
да күзендә яшь җемелди.
– И сабый, үзенә кабер казыган бит...
Тирә-юнь ахылдый, ухылдый. Шулчак Рәшит ага: «Туктагыз! Тын
калыгыз!» – дип кычкырып җибәрә. Урамда әтәч кычкырган, тавык
кыткылдаган тавышлар гына кала.
– Бак, күзләрен ачты!
Шуны гына көткәндәй, кое тирәсендә ыгы-зыгы купты.
– Төшер чиләкне!
– Балам, тотын бауга, тотын! Ничек булса да чиләккә утырырга
тырыш!
Зөфәр чиләккә утырганчы шактый вакыт уза әле. Әмма дә үҗәт
икән, үзе башын да юньләп тота алмый, ә чиләккә утырып чыга
алды!
Урам җиңел сулап куйды. Рәшит агалары, баланы кочаклап,
ихаталарына йөгерде. Аның артыннан, такмаклап-такмаклап Аллага
рәхмәтләр яудыра-яудыра, күршесенең күкрәген тукмаган хатын –
Гөлбостан титаклады:
– Бар икәнсең, Аллам, мең шөкер... Әлхәмдүлилләһи шөкер!
Малайны сәкегә салдылар. Гөлбостан җиңги өстенә йомшак кына
чүпләм юрган китереп япты, мендәрен төзәткәндәй итте. Аннары
яулык очын кабып, иреннән:
– Өстән-өстән генә сулый, әллә филшер чакыртыйкмы? – дип
сорады.
– Акылыңа кил, хатын! Филшер чакырып, башны катыр җибәрмәкче
буласыңмы? Баланы җир астына төшереп харап итә яздык. Әллә һава
җитмәгән аңа, әллә берәр газ чыккан... Чамалыйсыңмы эшләр кая
барганын? Без генә түгел, күршеләр дә китәр бит!
Хатын телен тешләде. Нәрсәдер исенә төшкәндәй, аш-су ягына
чыгып китте. Әйләнеп кергәндә, кулында артсыз урындык иде. Аны
сәке кырыена куйды да, шунда утырып, малайны күзәтә башлады.
Зөфәр күзен ачса, ул янында булырга тиеш ләбаса.
Шулай бераз утырганнан соң ул боргалана башлады. Аннары
авырлык белән генә торып, билләрен угалап, янә аш-су ягына чыкты.
Зөфәрнең сулавы бик зәгыйфь иде.
Ул арада болдырда ыгы-зыгы кубып алды. Ишектән бер-бер артлы
Рәшит, күрше Абдул, Гөлбостан җиңги керделәр. Ирләр Зөфәр янына
ук килделәр. Абдул, иелә төшеп, малайның тынын тыңлады.
– Йоклый. Иншә Аллаһ, иртәгә уяныр, үз аякларында йөреп китәр.
– Амин!
– Иншә Аллаһ, шулай булыр.
Ирләр сүзсез генә басып тордылар. Аннан Абдул нидер исенә
төшергәндәй кесәләрен актара башлады.
– Онытып торам, Зөфәргә эш бае, – дип, Рәшиткә биш сумлык
сузды. Тәңкә акча Рәшитнең учын кыздырып алгандай булды. Ул
аны кайнар бәрәңге тәгәрәткәндәй бер кулыннан икенчесенә күчерде.
– Күктән төшкән малайга, – дип елмайды күршесе.
– Күктән төшкән малайга, – дип көрсенде Рәшит.
Ә бит ул, чыннан да, аларга күктән төште.
***
Зөфәр өн белән төш арасында адашып калган иде. Әнисе аңа
һаман да нәрсәдер эшләргә куша, әтисе Фаат каш астыннан гына
усал-усал карап куя. Менә бермәлне ул, кулларын болгый, малайга
якыная башлый. Күз ачып йомганчы килеп тә җитә, селтәнеп торып
яңагына чабып та җибәрә.
– А-а-а...
Зөфәр ыңгыраша, ата якасыннан эләктереп алып: «Каян алдың
бу акчаны? Урладыңмы? Урладыңмы дим мин сиңа? Әйт!» – дип
селкепме-селки. Малайның тыны бөтенләй туктап калгандай була,
маңгаена тир бәреп чыга.
Зөфәрнең ыңгырашуын ишетеп, янына Гөлбостан җиңги килеп
җитә. Тир бәреп чыккан маңгаена кулын куеп, «саташа» дип уфтана.
Ә Зөфәрнең әтисенә, урламадым, дип әйтәсе килә. Теле генә
әйләнми. Кычкырасы килә – тавышы чыкмый. Муеныннан атасының
кулын алып атасы килә – куллары күтәрелми.
Әгәренки теле әйләнсә, урламадым, ул акчаны эшләп алдым,
дияр иде. Казанда алар яшәгән йорт янында гына китап кибете бар.
Анда һәр чәршәмбе яңа китаплар, грампластинкалар кайта. Халык
анда кибет ачылырга өч сәгать кала чиратка баса. Билгеле инде, бер
кешенең дә гомерен чиратта үткәрәсе килми. Шунда үзләре урынына
Зөфәр ише малайларны яллыйлар. Алар бер сәгатенә илле тиеннән
чират тотарга риза булалар. Малай шулай акча эшли дә китап сатып
ала. Китап белән җенләнгән лә ул! Укырга кергәнче дәреслекләрне
дә укып куясы килә әле. Ул шулай булыр да. Әнә шулай бар да
уйланылган эздән тәгәри иде, әтисе кесәсеннән тиеннәрне табып
алып кына җырны бозды. Вәт күзләреннән утлар чыгарды ул яңагына
чабып җибәреп! Зөфәр еламады түлке. Елак түгел ул. Ялгыш кына
ыңгырашты инде, анысын эчендә калдыра алмады.
Тукта, чү, ул бит боларны бер кичерде, нишләп яңадан яңаклары
яна, тын алулары авыр соң?
– Әти-и-и, мин кайда-а-а?
Менә бу юлы Зөфәр биреште, елагандай итте, күз яшьләре генә
чыкмады. Әтисе дәшмәде.
– Нигә мине коега салдыгыз, әти?..
Шунда әтисе эреп юкка чыкты, аның урынына абыйсы пәйда
булды. Аның күзләре усал ялтырый иде.
– Тумыштан зәгыйфь бит син, кулыңнан бер эш килми, сиңа таба
бер төчкерсәм, очып китәсең, чирләшкә!
– Мин чирләшкә түгел!
Зөфәрнең иреннәре дерелди иде. Гөлбостан ни эшләргә белмичә
угаланды, угаланды да, касәгә чәй ясап алып килеп, шуны малайның
иреннәренә тидерә башлады. Малай тынычлангандай булды.
Караса, абыйсы боз-туңдырма сузып тора. Бөтен йөзе-бите балкый,
күзләрендә дә шатлык чаткылары биешә.
– Абый, нигә син мине ачуландың?
– Җүләр, нишләп ачуланыйм мин, мә, аша, алайса эреп бетә.
Татлы тәмнән малайның тәненә хәл кереп киткәндәй булды.
– Абый дим, син мине ачуланасыңмы? Әти ачулана микән?
– Юк, дидем бит. Әйдә, уян инде, артыкка китте.
***
– Артыкка китте.
Малайның хәлен белергә кергән күрше Абдул агай, көрсенеп, әнә
шулай диде. Гөлбостан еламсырап:
– Өченче сутка инде... – дип өстәде.
Сизелер-сизелмәс кенә сулаган Зөфәрнең йөзләре агарып, болай
да ябык куллары тире белән сөяккә генә калган иде.
– Сәмәрканд базарына барам дип очынып йөргән бала бит ул... «Менә
акча эшлим дә әнигә яулык алам. Ул яулыкны алгач, әни ачуланмас»,
– дигән иде бит ул. Әнисенә әйтмичә очканына эче пошты...
Гөлбостан үзалдына әнә шулай сөйләнә иде.
Сәмәрканд!
Зөфәрнең аңына әллә каян әнә шул сүз үтеп керде, баш миенең бер
почмагына яшеренгән гүләп торган базар, аның рәтләре һәм аркылы
бауларга эленгән аллы-гөлле яулыклар сурәте җанланды. Менә бит
ул Үзбәкстанга нәрсә өчен килгән иде! Яулык аласы бар бит аның!
Әнисен сөендерәсе бар!
– Агай, аллы-гөлле яулыгың күпме тора?
– Сиңа биш сумга бирәм.
Зөфәр кулын кесәсенә тыкты. Чү, чалбар кесәсе тишек икән бит!
Тишек һәм буш... Димәк, акча төшеп калган. Их, булмады бу!
Малай ыңгырашты. Хәсрәткә чумган өлкәннәргә шул җитә
калды: Гөлбостан оланның иреннәрен чылатты, ире: «Улым, уян,
күп йокладың!» – дип, гәүдәсен селкетергә кереште. Күрше Абдул,
аптыраганнан: «Улым, эшләгәнең өчен биш сумны алып кердем», –
диде.
Авырлык белән булса да Зөфәр күзен ачты. Карашы белән
Гөлбостан апасын эзләп табып, иреннәрен кыймылдатты. Апасы:
«Эчәсең киләме?» – дигәч, көч-хәл белән башын селкетте.
– Йа Аллам, йә рәсүл, күзләрен ачты!
Гөлбостан шулай такмаклый-такмаклый, касәгә яшел чәй агызды.
Җылымса чәйне Зөфәр башта кашыктан, аннан инде касәдән йотлыга-
йотлыга эчте.
Ирләр елмаешып, аны күзәтә, хатын шатлыгыннан нәрсә эшләргә
белми иде. Менә ул аш ягыннан матур бер савыт тотып керде.
– Коры сөт бу, улым. Чәеңә болгатып эч.
Зөфәр чәенә болгатып тормады, коры сөтне кашыклап ашый
башлады. Касәгә инде өченче тапкыр чәй агыздылар.
– Болайга киткәч, була бу!
Күршенең күңеле тулганлыгы йөзенә чыккан иде, ул китү ягын
карады. Хуҗалар аны озата чыкты.
Шабыр тиргә баткан Зөфәр сәкедә ятып калды. Озак та үтми,
күктән төшкән малайның мәрттән кайтуы турындагы хәбәр бөтен
урамга таралды. Бу көннәрдә моннан да юньлерәк хәбәр була да
алмый, мөмкин дә түгел иде.
(Дәвамы бар)
Гөлинә ХИСАМЕТДИНОВА (ГЫЙМАДОВА) (1978) – язучы, журналист; Татарстан
Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре. Казанда
яши.
«КУ» 07, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев