Логотип Казан Утлары
Газиз тавышлар

ЧОРЛАР БЕЛӘН ЭШ ИТТЕ, ҮЗЕ ДӘ БЕР ЧОР ИДЕ

Тарих фәннәре докторы, Татарстан фәннәр академиясенең мөхбир- әгъзасы, республикабызның атказанган фән эшлеклесе, фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясе лауреаты Фаяз Хуҗинның тууына 75 ел.

Тарих фәннәре докторы, Татарстан фәннәр академиясенең мөхбир-

әгъзасы, республикабызның атказанган фән эшлеклесе, фән һәм техника

өлкәсендәге дәүләт премиясе лауреаты Фаяз Хуҗинның тууына 75 ел. Ул

1951 елның 1 августында дөньяга килгән, 2026 елның 14 июнендә, юбилеена

нибары ай ярым вакыт калып килгәндә, бакыйлыкка күчте.

Галим зур гыйльми мирас калдырып китте. Хезмәтләре халкыбыз

тарихының төрле чорларын колаxлый. Шулай да безнең аңа иң олы

рәхмәтебез Казанның 1000 еллыгы белән бәйләнгән. Ул вакытта академик

Миркасыйм Госманов җитәкчелегендәге галимнәр төркеме шушы датаны

дәлилләү өчен эш алып бардылар, ә инде археология юнәлешендә йөкнең иң

авыры Фаяз Хуҗин өлешенә тиде. Шуңа күрә дә журнал укучылар

игътибарына без аның белән 2021 елда яздырылган әңгәмәнең нәкъ шушы

темага караган урынын тәкъдим итәргә булдык. Әңгәмәдән бер өзек:

“Мин мәшһүр архелолог Альфред ага Халиковның традицияләрен

дәвам итүче буларак танылдым. Ул Биләрдә, Алабугада, Чаллыда, башка

урыннарда тикшеренү эшләре алып барды, ә менә Казан аның өчен

шатлыклы мизгел була алмады, чөнки ул аның 800 еллыгын үткәрү өчен бик

тырышып йөреп тә, максатына ирешә алмаган иде. Шуңа күрә 1000 еллыкка

әзерлек башлангач, мин үземне гаеплерәк итеп тойдым, чөнки бу датаны мин

түгел, Альфред ага исбатларга тиеш иде кебек. Ләкин язмыш шулай язган: ул

65 яшен 1994 елның май аенда тутырды, июльдә вафат булды. Аның урынына

аның шәкерте буларак һәм шәһәрләр, авылларда тикшеренү алып барган

тәҗрибәле археолог буларак мине билгеләделәр.

Без бит эшне Казанның яшен ачыклыйбыз дип башламадык. Кремльдәге

биналар бик искергән иде, аларны реставрацияләүгә керештеләр. Әлбәттә,

ремонт эшләре җир казусыз гына була алмый. Теге вакытта 800 еллыкны 

үткәрттермәүләре әйбәтрәк тә булган икән. Бу турыда сөйләшкәндә әйтә

торган сүзем бар: Алла бар ул! 800 еллыкны юкка гына тыеп калмаган Ул,

бераз көтегез, әле сезнең 1000 еллык булачак дип, шул юлдан җибәргән. Бу

датага ышанмаучылар әле дә бар, имеш, ул сәясәт белән бәйләнгән. Әмма

моны археологиядән бик ерак булган кешеләр генә әйтә ала. Ә галимнәр

ышана. Чөнки Кремльне казый башлагач, бик борынгы әйберләргә юылккач,

әһә, минәйтәм, болар архелогларны гына кызыксындыра торган табылдыклар

түгел, беренчедән, үзебезнең халык нык кызыксына, икенчедән, мең еллык

турындагы хәбәр бик тиздән Мәскәүгә дә барып җитәчәк. Уйлаштык та,

безнең эшебез һәркем өчен ачык булырга тиеш, дигән фикергә килдек.

Мәскәүдән, Петербургтан абруйлы археологларны чакырдык, башка рус

шәһәрләреннән дә килделәр. Без җәй буе казыйбыз, анда катнашырга читтән

килгән археологларны да чакырабыз. Кыш буе табылдыкларны өйрәнәбез,

анализлыйбыз һәм йомгаклап, бөтен Россиядән, чит илләрдән килгән

галимнәр катнашында фәнни конференция оештырабыз. Эш барышында дүрт

конференция үткәрелде. Аларны мин зур доклад балән ачып җибәрә идем.

Һәм безнең фәнни табышларыбызның барысы да Казанга 800 ел гына түгел,

ә бәлки мең ел икәнен дәлилли башлады. Баштарак без үзебез дә бераз

аптырап калдык, әмма фән сәясәттән өстенрәк булып чыкты...”

Инде, әйдәгез, галимне рәхмәт белән искә алып, әлеге язманы тыңлыйк.

 

Фото: Википедия сайтыннан 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев