Логотип Казан Утлары
Шигърият

Елъязмада – тарих сурәтләре

...Вакыт белми тып-тын агышларны, Язмыш җиле кайчак каты ора. Идел-йортка әманәтен йөкли Орышлардан өнсез калган Болгар.

...Вакыт белми тып-тын агышларны,
Язмыш җиле кайчак каты ора.
Идел-йортка әманәтен йөкли
Орышлардан өнсез калган Болгар.
Һәм яңадан туа гаярь җырлар.
Харитага үтә япь-яшь Казан.
Казан кирмәнендә тарих үзе
Елъязмачы булып Сүзләр яза:
«Югалырга насыйп югалачак,
Сакланырга насыйп сакланачак.
Синең исмең данлы җырлар белән,
Шанлы көннәр белән капланачак...»
Казан инде кирмән генә түгел,
Әмир, мәликләрнең пайтәхете.
Күпме ханнар ул тәхеткә килгән –
Кемнәр каһәр тапкан, кем – бәхетен?
Мәгърур йөргән бу калада нугай –
Абруй-аты булган Нурсолтанның.
Кырымлылар килгән күтәрергә
Үзгә сүзен Сафагәрәй ханның...
Мәскәү яклы ханнар килеп киткән –
Кем озакка, кемдер азга гына.
Сугыш җиле ничә тапкыр үткән –
Якынайтып Сүзне азагына.
...Һәм кемнеңдер Сүзе өзелеп киткән,
Тынып торган, өнсез торып торган.
Тотык киткән Сөембикә сыман,
Кемнәрнеңдер тамырлары корган…

 

«КУ» 07, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев