Логотип Казан Утлары
СҮЗ КОДРӘТЕ ХАЛЫКЛАРНЫ БЕРЛӘШТЕРӘ

Яулык

Ак яулыклы ана дога кылса, Фәрештәләр басыр күч сырып...

Их, яулыксыз йөрибез шул, кызлар,
Бар ирләрен илнең аздырып,
Бар ирләрен илнең мескен итеп,
Соңгы иманыннан яздырып.
Ә бит нинди ирләр булган элек
(Мин ишетеп беләм җырлардан)!
Ил терәге ирләр туар микән
Ярымшәрә хатын-кызлардан?!
Илдә мәхшәр хәзер, шул мәхшәрнең
Булыр микән берәр туктары?!
Яулык ябынмаган хатыннарның
Карашында иблис уклары.
Яулык ябынмаган кыз-кыркынны
Аяр микән ирнең азгыны?!
Шулмы инде илнең күрәчәге,
Шулмы хәзер безгә язганы...
Яулык ябынмаган хатын-кызлар –
Мәчекәйме ул без, убырмы...
Яулык ябынмаган аналарның
Догалары кабул булырмы?
Ә бит бар гамебез сыйган аңа,
Ябай әйбер түгел ул яулык,
Аның көче, аның хасияте
Җәһәннәмнән калкан булырлык!
Ак яулыклы ана дога кылса,
Фәрештәләр басыр күч сырып...
Яулыкларсыз йөр(е)мик без, кызлар,
Илнең бәрәкәтен очырып!..

 

«КУ» 07, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев