Кояшта – сагыш төсе (бәян)
Фидаил әбисе-бабасы тәрбиясендә үскән ятим егет иде. Шулай дисәк, дөрес булыр, чөнки әнисе исән-имин булса да, ул беренче киявеннән аерылып кайткан һәм, малайны бабасы белән әбисе карамагына тапшырып, бәхет эстәп, башка авылга кияүгә китеп барган.
Беренче бүлек
Тормыш арбасы
Авыр димим сине,
җиңел димим,
үлчәп булмый сине Замана.
Утыз яшькә җиткән егетләрнең
икенче кат чәче агара.
Кадыйр Сибгатуллин
Факил САФИН (1954) – шагыйрь, прозаик; Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге
Дәүләт премиясе лауреаты. «Саташып аткан таң» роман-трилогиясе, «Биек тауның
башларында», «Гөлҗиһан» һ.б. китаплар авторы. Чаллыда яши.
I
Һәр иртәдә шулай...
Җилкапканы чыккач, өй ягыннан бала тавышы килмиме дип,
беразга тукталып, колак салып тора яшь хатын. Җыйнак гәүдәсенә,
түгәрәк йөзенә, очраган кешеләрнең һәркайсына рәхим-шәфкать нуры
сибеп, һәр җан иясенә сәлам биргән уңайга елмаеп җибәрергә әзер
иреннәренә, керфекләрен тыенкы гына күтәреп офык ягына караш
ташлап алуларына, иртәнге дөнья йөзенә тутырып карарга оялучан
күзләренә багып, белмәгәннәр аны яшүсмер кыз дип кенә уйлый
торганнардыр, ә ул – Әни кеше, тупырдап торган малай үстерүче
Ана! Бер мәлдә шул уйдан үсенеп, дәртләнеп китә, икенче мизгелдә
күңел түрендә, җанын бимазалап, әллә нинди томанлы кичерешләр
бөтерелеп йөгерешергә тотына, хәерсез уйлар татлы сөенеченнән
мәхрүм итеп, яшь әни сагыш утларында яна башлый. Куанычлы һәм
гасабилы уйлар арасында бәргәләнеп үтә аның көннәре. Яшьлек хисләре ташыган күңеле язгы көн кебек әле кояш сыман балкып,
тирә-юньгә нурлар сибә, әле түгәрәк йөзен күгелҗем болыт каплап
ала. Күрәсең, кеше дөньяга аяк басып, ак белән караны бераз аера
башлаган, балигълыкка дәгъва кылган дәверендә, аның акыл күзе
дөньяны башкача кабул итәдер – бу дәвердә Тормыш, Гомер, Гамь
дигән гыйбрәтле дә, гаҗәеп тә сүзләр белән аталган Көнитешне
барлык җитдилеге, бөтен төсмерләре белән аңлап бетерү мөмкин
дә түгелдер, боларны гадәти Барлык дип кабул итүче яшүсмерләрдә
була торган халәт чыгып бетми нәзберек холыктан. Яши-яши,
абына-сөртенә, сөенә-очына, елый-көлә кертә акылны адәм баласына
Тормыш дигән кырыс агай.
Улы Филис дүртенче яшь белән бара, көндезләрен үзе эштә чакта
әбисе белән бабасы карамагында кала малай. Болай артык тыйгысыз
булмаса да, яшь бала тынгысызланып-көйсезләнеп тә аладыр инде,
әби белән бабай – сабыр кешеләр, яшь киленгә зарланып, йөрәгенә
тиярлек сүзләр әйтеп бимазаламыйлар. Улы, әнисе эштән кайтып
керүгә, куанычыннан нишләргә белмичә, бөтен дөньясын онытып,
әнисе кочагына атыла. Хатын да нәни улын сагынып өлгергән,
бишмәтен дә салып тормыйча, баланы күтәреп ала да күкрәгенә
кыса. Улыннан килгән җылылык бөтен тәненә тарала, изрәтә, барлык
арыганлыклар шул секундта юкка чыга, башларны рәхәт әйләндереп,
җанга ямь биргән иң кадерле нәрсә – берни белән дә чагыштырып
һәм алыштырып булмый торган үз балаңнан бөркелгән татлы ис!
Галәмендә муенга сарылган балаңнан аңкыган истән дә тәмлерәк ис
юктыр, дөньяда бала тәненнән мизгел эчендә синең күкрәгеңә үтеп
кергән җылыдан да рәхәт җылы юктыр, дөньяда балаңның кысып
кочаклаган хәлендә «Әнием кайтты!» дип әйткән сүзләреннән дә
назлырак, ягымлырак сүзләр юктыр, яныңда уралып йөргән газиз
балаңның тавышыннан да кадерлерәк тавыш юктыр ул!
Филис ни сәбәптәндер бүген иртә уянды...
Гадәттә, таң беленер-беленмәс чакта, хатын эшкә киткәндә, улы
таралып йоклап кала иде. Улының уянып, киерелеп-сузылып яткан
чагын бик күрәсе килә иде аның. Җылы юрган астыннан шуып
чыгып, күз ачып-йомганчы, әнисе янына атылып, «башымнан
сыйпап, битләремнән үбеп ягымлы эндәшер» дип өметләнеп торган
мәлләре күз алдына килеп, йөрәге сулкылдап тибә башлый иде,
андый чакта нидер эчтән яндырып, өтеп ала. Шушы рәхәт чакны
күптән күргәне юк инде Флүзәнең, торып, аягына басуга, тиз генә
киенеп, капкалап, фермага йөгерә. Бала игътибарсыз калмыйдыр
анысы, үз каннары бит – йә әбисе, йә бабасы баланың уянганын сизеп
алсалар, иркәләп-үсендереп, «улым, иртә бит әле, йокла», дия-дия,
читкә атылган юрганын ипләп кенә кабат өстенә ябып куялардыр.
Бала исә, бер уянып, күзен ачкач, кабат йокы әвененә китми инде, идәнгә сикереп төшеп, сәке башына әнисе җыеп-хәстәрләп куйган
киемнәренә тотына торгандыр. Шушы мәлдән өйдә ул «патшага»
әйләнә дә куя. Иң беренче аяк астында уралып йөргән песигә ирек
бетә, әлеге җан иясе малайның тинтерәтүләреннән качып, мич
башына атылып менә һәм, кайчан аны эзләп килер микән дип, мич
пәрдәсе читеннән малайның һәр кыланышын, һәр адымын күзәтеп
ята башлый. Өйдәге бәрәннәр яшен тизлегендә түр почмакка барып
өелешәләр, янып торган күзләрен төбәп, шушы кечкенә «патшага»
карап катып калалар. Малайның көне шулар белән уйнап, сөйләшеп,
куышып үтәчәк. Бабасы маллар караган чакта, үзе белән, әлбәттә,
оныгын алып чыгып, саф һавада йөреп тә керәчәкләр әле. Филис тик
торуны белми, андый баланы сәрсән диләр, бабасына булышам дип,
әле сәнәгенә, әле тырмасына, әле көрәгенә килеп ябышачак. Бабасы
малай өчен дип, кечкенә сәнәк, көрәк тә ясап биргән иде югыйсә,
малай үзен кечкенә итеп күрүне бер дә өнәми, зурракка барып ябыша,
бабасы ни эшләсә, шуны кабатларга омтыла.
Күңеленә килгән шушындый уйлар Флүзәнең җанын айкап үттеләр
дә йөрәк түренә барып утырдылар, күзенә яшьләр тыгылды.
Бала тавышы ишетелми... Әнисе чыгып киткәндә, яшь коя
башлаган иде, тиз тынычланганмы, әллә ишетелеп кенә бетмиме?..
Урам буйлап үтәсе итмәде, түбән очка илткән тыкрыкка борылды.
Төнлә йомшак кар яуган, хатынның үткән сукмагыннан ялгыз эз
сузылып калды. Түр башка җиткәч, шып туктады, ниндидер сәер
тойгы бер адым атларга ирек бирми иде. Нинди уйлар биләп алганын
да искәрми, җаны каядыр ашкынган сыман, шәфәкъ алсулыгы
таралган офык үз ягына тарта шикелле, юеш, әчкелтем салам исе
аңкып торган торак күңелне кайтара, аягы ферма ягына һич тартмый.
Иртәрәк кузгалды бугай. Сәгатен дә чамалап булмый, Рәхмәтулла
бабайның үз сәгате, үз вакыты. Өйдә сәгатькә карап түгел, Рәхмәтулла
картның вакыты белән тормыш бара – монда бетмәс-төкәнмәс
көндәлек эшнең үз тәртибе, үз җае. Картының бер карашы җитә – әби
ашарга әзерләп өлгертә, өстәлгә парлары бөркелеп торган бәрәңге
тутырган табак менеп кунаклый, самовар кайнап чыга, баздагы
катык менеп җитә. Аллаһка шөкер, ашарга иркен торалар. Ашап,
амин тотып кузгалгач, ял итеп торыш юк, Рәхмәтулла карт ихата
арасында кайнаша, малларны карый, коедан су алып кереп, казанга
җылытырга сала. Авылның гадәти тормышы шул – очы-кырые
күренмәгән көндәлек мәшәкать, нигез корып, йортка аяк басканнан
бирле үзгәрми торган, күнегелгән яшәеш әвәрәсе. Малай бабасы
тирәсендә тулганып, пәлтәсенә салам, печән сарып, ишегалдында
аунап, карга батып беткәч, ай-ваена карамыйча, өйгә кертеп куела.
Инде әбисе чираты – баланы күздән яздырсаң, бетте диген, әле
кичә генә песине тотып, казандагы суга салып куйган. Мәченең ачы мияулап, казаннан шаулап килеп чыгуын күреп, әбинең һушы китә
язды. Ярый әле малларга эчерергә дип салган суның җылынып кына
килгән чагы булды. Шул җылынуы җитә инде, тик өй эшләре белән
мәшәләнеп, онытылып китеп, суның кайнап чыккан чагы да була,
шундый мәл булса, песисез кала иделәр. Мондый да тычкан тота
торган йорт сакчысын тагын каян табасың ди? Аның кадерен бик
беләләр бу өйдә.
Флүзәнең күңеле ачылып китте – гаҗәп, тыкрыкның аргы
башыннан туган авылы Сөякәй күренеп тора икән бит! Моңа кадәр
искә дә алганы юк иде. Хәер, тыкрыктан сирәк үтелә, моннан
якынрак булса да, каршыга кинәт эт-мазар килеп чыгар төсле. Авыл
өсте кап-караңгы, шикләндерә. Бары тик ферма ягында, каравылчы
йорты тирәсендә генә ут шәйләнә. Ә менә Сөякәй ягыннан ниндидер
серле яктылык сирпелгән сыман. Хатынның йөрәге җилкенеп тибә
башлады, ике авыл арасы чакрым ярым тирәседер, әгәр йөгереп-атлап
үтсә, унбиш минут бара, унбиш минут кайтырга вакыты бар, туып-
үскән өйләренә кереп, әнкәсе куйган чәйне эчәргә өлгерә бит әле ул!
Бар булмышын сагыш актара, җаны каядыр ашкына, бу талпынышны
тыяр көч юк иде, ул, йөгәнсез уйга бирелеп, ашыгыч адымнар белән
ике авыл арасыннан аккан Калмия буена төшеп китте, җәй көне
маллар туплауга җыела торган Атауны үтеп, Сөякәйгә баручы юлга
чыкты. Ярый әле кар ишеп яумаган, аяк атлаулары җиңел, өйдә аны
әнкәсе көтеп тора торгандыр кебек, өйгә килеп керүгә әнкәсенең
кочагына сарылып, бер генә мәлгә булса да, аның күкрәгенә башын
салып торыр иде... Аның хәлен әнкәсеннән башка кем аңлар?..
Иртәнге сыек караңгылык тагын да юкара төште, хәер, күңелен
җилкеткән якты хыяллар яктырта иде аның юлын әлеге минутларда..
Флүзә килен булып төшкән Әмәкәй якын-тирәдә зур авыллардан
санала. Бу авыл егетенең сиңа күзе төшүе, вәгъдәләр беркетеп,
никах укытып, үз йортына алып кайтуы Сөякәйдә үскән кыз-кыркын
арасында дәрәҗә санала иде. Флүзәгә шушы авылдан Фидаил исемле
егетнең күзе төште. Көн саен кич, клубка чыккач, артыннан озата
килә. Егет артык күп сөйләшми, әмма кызны үзенә ярәшергә теләге
барлыгын һәр ымы, сүзе белән сиздереп тора. Флүзәнең әле кияүгә
чыгарга бер дә исәбе юк, бердән, мәктәпне тәмамлап, яңарак кына
фермага эшкә урнашты. Яшь бозаулар карый. Әтисе колхоз рәисе,
башка яшьтәшләре авылдан чыгып таешу ягын карасалар да, яхшы
билгеләренә генә укыган кыз, бу хакта сүз кузгатырга да курыкты.
Кызы чыгып китсә, кешеләрнең күзенә ничек карарга тиеш ди
рәис? Юк, булырга мөмкин хәл түгел бу. Әнә Наил абыйсын һөнәр
алырга дип ФЗУга алып киткәннәр иде, аның өчен дә тавышланып
йөрүчеләр булды. Сугыштан кайткан фронтовиклар, әтисе әйтмешли,
әтчәйниләр, бер-бер гаеп табып, якага килеп ябышырга гына торалар, әтәчләнүчеләр, күкрәк кагучылар күп. Сугышта нинди батырлыклар
эшләгәннәрдер, анысын үзләре белә, кайтучылар харап кыланалар
инде. «Сугыш кешенең күңелен имгәтә, җанын зәгыйфьли», – ди
Рәхмәтулла бабай. Ул үзе дә япун сугышында булган икән, андагы
хәлләрне сөйли башласа, котлар оча. «Берүк сугыш кына чыга
күрмәсен, яу купса, яшенә-картына карамый, рәттән кырып сала»,
– дип, әбисе дә йөрәктә дөрләгән ут өстенә йомычка ыргытып тора.
Шунысы кызык, инде биш еллап яшиләр, Флүзә әбинең исемен белми.
Рәхмәтулла бабай аңа «карчык» дип кенә дәшә, күрше-күләннәр,
якын итеп Матур әбекәй диләр. Болай карап торуга әллә ни чибәрлеге
юк инде әбинең, әмма теле йомшак, һәркемнең күңелен күрерлек
игелекле сүз тапмыйча калмый. Күңеле ямьле кеше матур күренә шул!
Әле унҗидесе генә тулып киткән кызның кияү куенына керү
турында уе бөтенләй юк иде, чынын әйткәндә, тормышка чыгу ике
ятып, бер төшенә дә кермәде, һәркемгә таныш хис – яшьлек чорын
ничек тә озаккарак сузасы килә иде аның. Эштән арып кайтылса да,
кич чыгып, яшьтәшләре белән күңел ачып алырга өлгерә, шул җитә
тагын, клуб идәнендә тузан кубарып биеп, уйнап арыгач, тизрәк өенә
ашыга. Күрше авылдан Фидаил исемле егет артыннан йөри башлагач,
кыз хисләр өермәсе эчендә югалып кала язды. Егет тәүдә аңа ошап ук
бетмәде. Кыюсыз күренгән иде, кыюсыз, җебегән кеше белән дөнья
алып баруның ни икәнен кыз, ни гаҗәп чамалый – тормыш арбасына
җигелгәч, йә икесе дә дилбегәне үз кулына ала алмыйча, адәм
рисваена калалар, йә килен төшкән көннән ир җәмәше алдында үзе
ныклы йорт хуҗасына әйләнеп, бөтен дөнья йөген үз сыртына сала.
Башка юл юк. Тормыш арбасында җебегәннәргә урын табылмаячак,
алар арба артыннан теркелдәргә тиешле мәхлуклар гына. Егет тел
чарлап, авызыннан кошлар очырмаса да, кызга ияләшкәч, ачылды
тагын, кыюланып та китте, беләкләре дә көчле, бер кысып кочакласа,
башлар әйләнеп, күз алдында утлар уйнап ала, янында көчле егет
булганда, кызлар үзләрен бәхетле һәм яклаулы хис итәләр. Егет озакка
сузмады, өйләнү хакында сүз кузгата башлады. Тәүдә кыз бу сүзләрне
үзен яулап алырга теләп, егетнең тел чарлавы дип кенә кабул итте,
«юк уйлар белән хыялланып йөрмә!» дип, ачулы җавап биргән иде.
Бердән, кияүгә чыксаң, белә бит инде, мондый «вичер»гә йөрүләргә
нокта куела, ә ул бик тә биергә ярата, шаян да, чая да, сүзгә тапкыр кыз
бала, аны иптәшләре рәис кызы булганы өчен түгел, башкалар янында
бер дә борын чөеп йөрмәве, һәрчак иптәшләренә ярдәм кулы сузарга
әзер булуы өчен үз итәләр, Флүзәдән башка «вичер»ләрнең яме
калмаячак та бит инде! Җай чыккан саен, Сөякәй яшьләре Фидаилгә
бәйләнеп алалар: «Егет, безнең чибәркәйнең башын әйләндереп
йөрмә, сиңа бирергә дип үстермәдек без аны! Әнә, Әмәкәйдә клуб
тулы кызлар, берсен алып кайтып куй әбиең белән бабаң янына», – дип чәтрәнләп торалар. Җитмәсә, яшь яклары да тигез түгел, егет
егерме дүртенче яшенә кереп бара, кызга унсигез дә тулмаган. Ник
моңарчы бер кыз тапмаган үзенә? Әмәкәй кызлары эре шул, борчак
сиптерергә яраталар. Егетләре дә, чиләгенә күрә капкачы дигәндәй,
мактанчыклар, үзләрен әллә кемгә куялар. Авыллары турында сүз
чыкса, һаваланып: «Әмәкәй базар тоткан авыл, заманында волость
үзәге булган, тирә-якка данлыклы сала!» – дип, мең кат кабатлыйлар
инде.
Фидаил әбисе-бабасы тәрбиясендә үскән ятим егет иде. Шулай
дисәк, дөрес булыр, чөнки әнисе исән-имин булса да, ул беренче
киявеннән аерылып кайткан һәм, малайны бабасы белән әбисе
карамагына тапшырып, бәхет эстәп, башка авылга кияүгә китеп
барган. Сирәк кенә кайтып күренгәли, анда да малайга катарлык
сүз тапмый. Фидаилнең иң якын кешеләре дә үзен карап үстергән
Рәхмәтулла карт белән әбисе иде. Ул аларны әткәй, әнкәй дип үсте.
Егет булгач кына, мәсьәләне төбеннән аңлагач, «бабакай», «әбекәй»гә
күчте, әмма барыбер алар аңа алыштыргысыз ата-ана иделәр.
Язмышка шулай язылгандыр инде, көннәрнең берсендә Әмәкәйгә
килен булып төшүен сизми дә калды Флүзә. Фидаил ипле егет иде,
Флүзәгә чынлап гыйшык тотты булса кирәк, килен булып төшкәч,
күңелен төшерерлек кәлимә авыр сүз дә әйткәне булмады. Рәхмәтулла
карт белән әби дә килен дип өзелеп торалар, улларының шундый
чибәр, уңган кызның йөрәген яулап алуына сөенеп бетә алмыйлар иде.
Аеруча Рәхмәтулла карт үз итте Флүзәне. Яшь килен иренчәк түгел,
туктаусыз эштә, хәрәкәттә, килен булып төшүнең икенче көнендә
үк фермага эшкә йөгерде. Кайтып керсә, зарлануны белми, йорт
арасында үзенә шөгыль таба. Кыскасы, өйгә нур керде Флүзә белән.
Киленнең эшкә һәвәслегенә куанып, Рәхмәтулла карт, ак сакалын
сыпырып, йөз җыерчыкларына якты нурлар таратып: «Бәрәкалла,
кулыннан гөлләр тама бит!» – дип куя иде.
Йорттагы ике өлкән кешегә таяныч булып яшәгән егетне, нәкъ
шуны сәбәп итеп, армиягә алмый йөргәннәр икән. Килен булып
төшүенә тугыз айлар тулып киткәч, Флүзә тупырдап торган малай
алып кайтты. Аңа Филис дигән исем куштылар. Ни өченме?
Күршеләрендә генә бик уңган, акыллы Филис исемле малай үсте,
армиядән соң укырга керде, каникулларга авылга кайтса, бөтен кеше
соклана үзенә. Эчми, тартмый, кечеләрне кече итә, олыларны зурлый
белә. Эшчән, каникул чорында да тракторга утырып, ярты колхозның
эшен эшләп китә. Әтисе Газизҗан абзый белән әнисе Рауза апаның
бәхетенә үскән егет иде ул. Флүзә белән Фидаилнең шундый акыллы
малай үстерәселәре килде.
Уллары Филис тууга, Фидаилне военкоматка чакырдылар. Хәрби
комиссариат хәйләкәр эш йөртә икән, бала туганчы, егетне хезмәткә чакырмый торалар, чөнки, белеп булмый, яшь килен чыгымчылап,
картларны ташлап, бөтенләй аерылып, кире кайтып китүе дә бар.
Ә инде бала тугач, яшь ананың барыр җире юк, «шушы йортка
береккән» дип, ирен армиягә чакырып та куялар. Совет хөкүмәте
алдын-артын карап эш йөртә, алдатмый! Фидаил белән дә шулай
булды: 1959 елның язында, яшь тә унсигез көнлек малаен, хатынын
калдырып, армиягә алып киттеләр яшь ирне.
Фидаилне армиягә озатканда, әтисе Мирзахәниф, киявенә үгет-
нәсихәт тә биреп алды. Ул үзе фронтовик, яраланып кайтып, иң
авыр елларда колхоз рәисе булып эшләде, сүзен сеңдереп әйтергә
өйрәнгән.
– Малай кеше җир йөзенә туу белән язмышына язылган бурычын
үтәргә әзерләнә башлый. Бурычы җитди, дөнья яралганнан бирле
йөкләнеп, бүгенге көнгә кадәр үзгәрешсез саклана. Балигъ булган ир-
егет саклаучы һәм яклаучы ул! Аның ил-гавам каршында беркайчан
да искерми, тузмый торган өч бурычы бар: беренчесе – нигезне
таркатмый саклау, икенчесе – гаилә бөтенлеген саклау, өченчесе – ил
иминлеген саклау. Һәрбер ир үзенә йөкләнгән бурычны намус белән
үтәсә, ил-көннәргә тынычлык, җан көрлеге иңәчәк. Шул бурычның
берсен – ил иминлеген сакларга китәсең, кияү. Акылыңны алдан йөрт,
калган ике бурычыңны үтәргә тиешлегеңне онытма! Өйдә калган
һәммә җан иясе синең яклавыңа мохтаҗ, аларның башка таяныр
кешеләре юк. Аларны саклаучы да, яклаучы да, таяныч та бары тик
син генә!
...Гомер агышын тыя торган көч юк. Көн артыннан көн, ай
артыннан ай, ел артыннан ел үтте. Тормыш арбасы туктауны белми,
өлгерәсеңме син аңа, юкмы, күзенә ак-кара күренми, берчак ава-түнә,
берчак келтерәп кенә баруын белә. Авып-таралып бетте дигәндә, янә
үз сукмагына төшә, силәсенә ныклап тотынмаган яки тотынырга
өлгермәгән күпме бәндә егылып төшеп кала ул Тормыш арбасыннан.
Беркемнең ай-ваена карамый, үз көенә тәгәрәп барган арбаны
куып тотып, утыра алсаң ярый да... Шул төшеп калудан, күңелләре
сулыгып, Тормышка кул селтәп, бөтенләй өметсезлеккә бирелүчеләр
аз түгел. Ач күзеңне, дөнья бу!
Флүзә иренең кайтуын ашкынып көтте. Башта өч елга дигәннәр иде,
инде өч елы да тулды, дүртенче елның яртысы үтеп бара, Фидаилнең
кайтып керә алганы юк. Нигәдер тоткарлыйлар. Алай хатларны бик
матур яза, аларны укыгач, күңел түрләре яктыра. Фидаилне әйт,
болай артык сүзгә хирыс булмаган егет, хат яза башласа, башларны
әйләндерерлек сүзләр таба, Флүзәне сабыр итәргә чакыра, «түз,
акыллым, озак калмый, кайтып җитәрмен, икегезне дә сагындым»,
дигән сүзләре, күңелне юатып тора да инде.
Филис инде йөгереп йөри, теле ачылып бетте, бер сөйләнә башласа, теле-телгә йокмый, әллә нинди әкиятләр уйлап чыгара,
бабасына, әбисенә сөйли, аларның тыңларга вакытлары булмаса,
песигә, бәрәннәргә сөйләргә маташа, тегеләрнең тыңларга исәпләре
юк шул, малай ачуланып, аларны йомшак куллары белән чәпләп
тә алырга күп сорамый. Бабасы белән ишегалдында йөрергә
ярата, бабасы ясап биргән кечкенә сәнәк белән сарыкларга печән
кертешкән була. Үзе шук та, сөйкемле дә – карап туйгысыз чагы.
Улының күзләренә карап алса, Флүзә имәнепләр китә – шундый
акыллы караш анда, кемгә охшагандыр, аңлатып та булмый хәтта.
Бәхете булсын балакайның!.. Фидаил генә боларны күрә алмый
әлегә.
...Сөякәйдә аны йозак эленгән ишек каршы алды. Ишекне
бикләп йөрү юк инде, болай гына, кеше керсә, өлкәннәрнең эштә
икәнен белдерү максатыннан эленгән йозак ул. Капка төпләренә
җиткәндә күңел ярсуы да чигә төшкән иде инде. Ник дип шулай
ашкынып килде инде ул монда? Кияүгә киткән кыздан йорттагы
табагач та курка ди, аны кем көтә? Барган җиреңдә аш бул да, таш
бул! Борынгыдан калган теләк тә, таләп тә шул кияүгә чыккан
кызга. Әткәсе ферма-каралтылар тирәсендәдер, әнкәсе дә ашыгып
чыгып чапкандыр – фермада хисапчы булып эшли. Сеңлесе
Сәрия мәктәптә укый, уянырга иртәрәк, йоклый әле. Ул уяныр
вакытны чамалап, әнисе тиз генә өйдән урап китәчәк – төпчек
кызыйны барысы да яраталар, аны мәктәпкә озатып калулары
үзе бер күңеллелек! Әбисе Сәрбиҗиһанны, ураза ае дип, күрше
авылдагы туганнары алып киткәндер инде. Гадәттә, ел саен шул
хәл кабатлана – үзләре ураза тота алмаганнар, намазлык өстеннән
төшмәгән карчыкларны алып китеп, ай буе кунак итәләр, савап
эшлиләр... Флүзә, йозакны биктән сак кына алып, ишек өстендәге
билгеле урынга куйды, өйгә кереп, лампага ут элде. Бераз утырды
да, кайту ягына кузгалды. Көтеп торса, әнкәсен дә күрергә булыр
иде, әмма вакыт тар шул, эшкә кайтып җитәргә кирәк, кыз, күп
уйлап тормастан, почмактагы чиләктән чүмеч тутырып, салкын
чишмә суын алып эчте дә, лампаны өреп сүндереп, ниндидер
җиңеллек белән өйдән караңгы урамга чыкты, бөтен уйларын
читкә куып, килгән юлыннан кире йөгерде.
Бала көннән-көн үсә, һәр көнне бер хикмәт ясамый калмый. Бүген
иртән Филис, әнисе эшкә киткәндә уянып, сикереп идәнгә төште дә
әнисенең итәгенә сарылып, җибәрми торды. «Әнием, китмә, китмә»,
– дип еламсырап, артыннан чыкмакчы булып, ишеккә ташлануы да
гадәти хәл түгел иде. Әбисе тотып калмаса, яланөс салкын урамга
да чыгып китәргә әзер иде малай...
Флүзә адымын тагын да тизләтә төште. Колагында улының:
«Әнием, кайт инде!» дигән тавышы чыңлап тора…
(Дәвамы бар)
«КУ» 07, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев