Логотип Казан Утлары
Повесть

Җилгә каршы (повестьның дәвамы)

Зөфәрнең башында план туды! Ул яңадан чират торып, акча эшләячәк тә, русча китаплар сатып алачак. Аннары 2нче сыйныфның рус теле дәреслеген! Ул барысын да алдан укып куячак! Ул сыйныфта рус телен иң яхшы белүче булачак! Күрсәтәм әле мин сезгә «чаплашка»ны!

(Әсәрне башыннан укыгыз)

***
– Шыттырасың, әти-и-и!
– Ышанмыйсыңмы?
– Юк! Аэропортка алай җиңел генә үтеп булмый!
– Ул хәзер кат-кат тикшерү узасы. Элек алай түгел иде бит,
самолётка да кыр буйлап үзеңә тәпилисе иде.
– Чынмы-ы?
– Чын!
– Шуннан?
– Әбиегез, ягъни минем әнием, Гөлбостан апасын самолётка
озатырга чыкканда, без Шамил белән урамда уйный идек. Кулчатырны
парашют итеп сикергәч, өс-баш юеш, пычрак инде. Әни белән апаны
күрдек тә, уеныбызны онытып, алар янына йөгердек. Аэропортка
баралар икән. Аэропортка, аңлыйсыңмы! Без очарга хыялланган
ике малайга шул җитә калды, безне дә алыгыз, безне дә, дип ялына
башладык. Чын самолётлар карыйсы килә бит.

– Иярттеләрме?
– Әни безне ияртергә теләгән иде, әмма өс-башыбызны күреп,
бармыйсыз, дип кырт кисте.
– Их, ә минем әни безне алыр иде!
Зөфәр улына сөеп карады да хикәятен дәвам итте:
– Энекәшем Шамилгә: «Ела, син еласаң, безне ияртәчәкләр», – дим.
Юк бит, еламады. Шуннан без сиздермичә генә аларның артларыннан
бардык. Берничә урамны җәяүләп баргач, алар Тимер юл вокзалына
килеп чыгачак, аннан икенче троллейбуска утырачаклар. Әни апасы
белән шулкадәр мавыгып сөйләшә, безнең ияргәнне шәйләми дә
калды. Аннары күрделәр инде. Безне кире өйгә озатырга вакытлары
калмаган иде, шунда троллейбус та килеп туктады.
– Ну син, әти, партиза-а-ан!
– Партизанлык алда әле, улым. Күз алдына китер: самолёт янында
беркем дә юк, җитмәсә трап та куйганнар. Әниләрнең бездә гаме юк.
Шамилнең кулын әнигә тоттырдым да менеп киттем. Бөтен җирен
карап чыктым, инде төшим дигәндә тәрәзәдән монда таба агылган
халык ташкынын күреп алдым. Аяк астында буталмаска дип, бер
урынга кереп утырдым. Берзаман яныма бер ир килеп утырды.
«Әтиең беләнме?» – ди бу миңа. Әйе, дип баш кактым. Шуннан башка
бәйләнмәде, утыру белән йоклап та китте. Ул вакытта балаларга
билет алырга кирәкми иде, шуңа минем белән башка кызыксынучы
булмады.
– Ничек курыкмадың, әти?
– Белмим шул, улым. Бәлкем курыкканмындыр, истә генә
калмагандыр. Бәлкем самолётта Гөлбостан апа барлыгын белгәнгә
курыкмаганмындыр. Мин аны берәр сәгатьтән соң эзләп таптым.
Аһ итте. Аннары, ярар, кунак булырсың дип, ул да язмышка күнде.
Самолёттан төшереп калдырып булмый бит инде...
– Әби синең юклыкны белгәч нишләде икән?
– Елый-елый эзләгән, улым... Шамил, күккә төртеп, абый анда
дип күрсәтсә дә, аңа ышанучы булмаган. Баламны урлаганнар дип,
бик кайгырган әни. Без Үзбәкстанга өч самолётта очтык. Ташкентка
оча торган самолётка ут капкач, Сызраньга төшәргә мәҗбүр булдык.
Апа, ни хикмәт, әнигә, Үзбәкстанга барып җитеп, берничә көн узгач
кына, «Зөфәр минем белән тчк», – дип, телеграмма сукты. Ул чакта
анда мине күктән төшкән малай дип йөртәләр иде инде. Мәрттән
кайтканның икенче көнендә үк Сәмәрканд базарына барып, әнигә
яулык алдык. Балчык чыгарып эшләп тапкан акчага. Әни ул яулыкны
кергән бер кешегә Зөфәрем бүләге дип күрсәтә иде. Монысын син
беләсең инде.
– Беләм, әтием....
Казан аэропорты 1924 елның 26 июненнән бирле эшли. Ул башта Горки авылы тирәсендә (хәзерге Идел буе районының «Горки»
районы) урнашкан була. Безнең героебыз Зөфәр Гыймаев самолётта
1957 еллар тирәсендә оча. Бу вакытта инде Арча кырында яңа
аэропорт төзелә. 1950 елларда беренче «АН-2»ләр кулланышка
кертелә. Ә 1955 елдан аэропортка Тимер юл вокзалыннан 2нче
номерлы троллейбус йөри башлый. Соңрак троллейбус маршруты
Елга портына кадәр озайтыла. Илленче елларда очыш отрядлары
да үсә. Әйтик, 1952 елда унике «ПО-2», өч «АН-2», ике «Як-12»
самолёты булган 168 нче авиаотряд төзелә. 1957 елда Казан отрядына
«Ли» һәм өр-яңа «Ил-14» самолётлары тапшырыла. Зөфәр кайсы
самолётта очкандыр, хәзер инде фаразларга гына кала...
***
– Бик матур булган, акыллым. Мөгаен, зур рәссам чыгар үзеңнән.
Мария Павловна салам сыйраклы шушы укучысын бигрәк тә
күңеленә якын алды. Тырышлыгы, пөхтәлеге өчен генә түгел,
ниндидер тарту көченә ия булгангадыр, мөгаен. Ә бит аны уку елы
башланырга берничә көн кала исемлектән сызып атканнар иде. И,
кызган иде шул чакта укытучы!
– Безнең 39нчы мәктәп эшче балаларына да, түрә балаларына да
караш бертөрле булганга данлыклы! Сез Зөфәр Гыймаевның әти-
әнисенә, балагыз беренче сыйныфка кабул ителде, дидегез. Ни өчен
ул исемлектә юк?
– Кызмагыз, Дәминова! Гыймаев – башлы бала, аны теләсә кайсы
мәктәпкә кабул итәчәкләр. Ә безнең мәктәптә, белгәнегезчә, беренче
сыйныфтан ук инглиз теле укытыла. Малай тарта алмаячак. Аның
урынына башка укучыны кабул иттек. Гыймаевның әти-әнисенә
кичекмәстән хәбәр итегез.
– Яхшы, хәбәр итәрмен. Шушы мәктәптә абыйсы яхшы укыса
да, директор уртанчы балагызның хәленнән килмәс дигән фикердә,
диярмен. Ләкин бүгеннән мин бу мәктәптә эшләмим!
Директор авыр хәлдә калды. Түрәгә биргән вәгъдәсен дә боза
алмый, көчле укытучысын да югалтырга хакы юк. Дәминова туры
сүзле, мәгариф бүлегендә эштән китү сәбәпләрен сораша башласалар,
ул дөресен әйтәчәк. Уф, бу хакта уйлыйсы да килми хәтта! Аннары
нәрсә буласы билгеле: аны эшеннән статья белән куачаклар.
Ул елны беренче сыйныфка тиешледән күбрәк баланы кабул
иттеләр. Зөфәргә исә мәктәптә үз урынын яулар өчен шактый
тырышырга туры килде. Дөрес, матур язу дәресеннән иң яхшы
укучы иде ул. Инглиз алфавиты белән дә тиз дуслашты. Ә менә рус
теле дәресендә шактый интегә иде. Нәфисә апасы яшәгән Күкидә,
әнисенең туган авылы Шәдкедә ял иткәндә русчасын тәмам онытып,
такыр башлы татар малае булып кайткан иде шул.

– Гимаев, выйди к доске!
Зөфәр артыннан, «чаплашка, выходи», дип үртәп калдылар.
Малайның гарьләнүдән зиһене таралды һәм укытучының гади генә
сорауларына да җавап бирә алмады.
Зөфәр мәктәптән берүзе генә кайтты. Юлда очраган кибетләрнең
язуларын укып барды, игълан баганаларын да игътибарсыз
калдырмады. Тагын бер тыкрык һәм аларның йорты күренәчәк. Китап
кибете янында су буе чират. Шунда бер юан гына апа: «Малай, әй,
малай!» – дип кул изәде. Зөфәр аптырап туктап калды.
– Минме?
– Ну син инде, син.
– Акча эшлисең киләме?
– Килә!
Зөфәрнең башында план туды! Ул яңадан чират торып, акча
эшләячәк тә, русча китаплар сатып алачак. Аннары 2нче сыйныфның
рус теле дәреслеген! Ул барысын да алдан укып куячак! Ул сыйныфта
рус телен иң яхшы белүче булачак! Күрсәтәм әле мин сезгә
«чаплашка»ны!
Дәресләр иртәрәк беткән көннәрдә Зөфәр чират торып акча эшли
һәм бераз җыелган саен, китап сатып ала башлады. Дөрес, элек
тә чират тора һәм әҗеренә китаплар ала иде ул. Әмма самолётлар
турында, конструктор китапларын, рәсем ясау «самоучка»ларын.
Хәзер аңа рус телен үзләштерергә кирәк! Максаты булгач, малайның
атлап йөрешләренә кадәр үзгәрде. Такта янында да үзен кыю тота,
укытучылар да аны үрнәк итә башладылар. Ә бер көнне тәнәфестә
«чаплашка» дип үртәгән малай туктатты. Диварга терәп: «Нәрсә,
селәгәй, борыныңны күтәрәсеңме?» – диде.
– Мин сиңа булыша алам, ал кулыңны.
Зөфәрнең күзгә карап әйткән сүзеннән малай аптырап калды. Аңа
«җибәр» дип ялыналар, кайбер маңкалары елап та җибәрә иде бит.
Ә бу үзен бик тыныч тота. Карашы җитди, үз-үзенә ышанганы әллә
каян сизелеп тора. Малай шиккә калды. Әмма сер бирмәскә тырышты.
Читтәгеләр сизмәсә дә, Зөфәр аның бирешүен тойды һәм сизелер-
сизелмәс кенә елмайды.
– Ничек булыша аласың син миңа?
– Аңламаган темаңны аңлата алам.
– Аңламаган теманы энеңә аңлат, ә миңа өй эшен эшләп бирсәң
дә җитә.
Малай җиңел сулап куйды. Куштаннары уртасында, күрдегезме,
бусын да җиңдем, дигән кыяфәт чыгарып, кулын кесәсенә тыгып
кәпрәеп басып калды. Ә Зөфәр шул көнне спорт белән дуслашырга
дигән максат куйды. Бу дөньяда үзеңне акыл белән дә, йодрык белән
дә якларга кирәк. Ә теге малайның «җиңү» ләззәте озакка бармады. Контроль эшен иң начар эшләүче ул иде бит. Үртәүчене дәрестән
соң алып кала башладылар.
Их, дәрестән соң калуның хурлыклары...
Зөфәргә дә татырга туры килә аны. Атнасына ике мәртәбә
факультатив буларак кергән татар теле дәресенә кала ул. Рус малайлары
аларны тагын «чаплашка» дип үрти. Шуңа татар балалары да дәрестән
качу ягын карый. Зөфәр дә качар иде, әнисеннән ояла. Әнисе эшләгәндә,
шундый матур моңлы көйләр көйли. Кич утырганда, тылсымлы
әкиятләр, шигырьләр сөйли. Майҗамал әби дә керсә, хәтта әтиләренең
телевизор кабызырга рөхсәт бирмәвенә үпкәләүләре дә онытыла. Ул
чакта аларның фатиры телевизорсыз, радиосыз да тылсым белән тула.
Бүген татар теленә бармаска микән әллә дип икеләнеп калган мәлдә,
кылт итеп менә шушы кичләр искә төшә. Бармаса, аларга хыянәт
иткән кебек була. Бара Зөфәр, татар телен дә тырышып өйрәнә! Хәер...
Өйрәнер иде, укытучының фәндә гаме булса. Әмма ул татар теленә
булган карашка буйсынган һәм дәресенә бармак аша гына карый иде.
Зөфәр өчен татар теле бишеге булып һаман да әнисенең Шәдке, Нәфисә
апасының Күки авыллары калды.
Авыл кала малаен әллә нишләтте. Көн дә кәҗә сукмагыннан яланаяк
инешкә йөгерә, кояш астында бәбкә, кичке салкын төшкәнче сыер
саклый торгач, аяк үкчәләре ярылып бетте, куллары чебиләде, тән
тиресе чуен төслегә әйләнде. Киемнәре дә ташка үлчим: майкалары
күлдән маймыч сөзә-сөзә ләм төсенә керде, ыштаннары кыскарды,
күлмәкләренә ямаулыклар кунды. Ә менә тоемлау дигәне катлауланды:
малай тынлыкның куелыгын, төсләрнең катлаулылыгын, таңның,
шәфәкънең, эңгернең һәм башка күренешләрнең аһәңен ишетә
башлады. Эх, дөньяны үз күзләре белән күрсәтәсе иде кешеләргә!
Хәйран калырлар иде билләһи, хәйран калырлар иде...
Аклы ситсы күлмәгеңнең
Якаларын кем уйган...
Әнә Нәфисә апасы тагын Зөфәрне елата торган җырны җырлый.
Хәер, Нәфисә апасының моңлы тавышын ишеткәч, аның гел күңеле
тула. Әйтерсең лә күңеле белән ерак ата-бабаларына барып тоташа
да, алар хәсрәтен үзе аша үткәрә.
Һәр җәйдә ул әнә шулай чеп-чи татар малаена әверелә...
***
Мария Павловнаның юраганы юш килде. Зөфәр Казан сәнгать
училищесына, аннары Ленинград сәнгать академиясенә укырга керде.
Шул елларда ул җилгә каршы баруның нәрсә икәнен аңлады. Ә аңа кадәр?
Зөфәр, абыйсы Фердинантның, ишек астыннан өйгә таба кан саркып керде, дип сөйләгән хикәятен беркайчан да исеннән чыгармый.
Чыгарырсың ди, бар! Курыкты бит ул анда! Абыйсы малайларны
куркытырга тырышып, булган хәл турында сөйләгәндә, әтисе Фаат өчен
курыкты. Соң бит әтисеннән өйрәнде ул гәүдәне төз тотып, җилгә каршы
барырга! Әнә шул көннән башланды түгелме соң инде барысы да?..
...Таң алдыннан ишек кактылар. Подъездда аларның ишеге иң
якыны, шуңа андый борчуларга күнгәннәр дә иде инде. Ачмый
калырга да була иде. Әмма әтисе ачты. Ишекнең теге ягында яралы
ир басып тора иде. Пычак кадаганнар булса кирәк. Атканнар микән?
Шулай бугай, башкача булса, бу кадәр канга батмас иде.
Ике ирнең карашлары очрашты. Вакыт бик санаулы иде. Йә
булышырга, йә ишекне шапылдатып ябарга. Балалары хакына
бәладән баш-аяк дип, кире борылырга була. Шулвакыт яралы бер
якка янтая башлады. Ава! Ул чик – бусаганы атлап, аңа егылырга ирек
бирмәде. Тагын берничә минуттан алар фатирда иде инде. Шунда
яралы әтисенең шикләрен таратырдай сүз әйтте.
– Мин – фронтовик...
Әтисе өчен фронтовик бандит була алмый. Моны әнисе дә аңлады.
Атыла-бәрелә канны туктату эшенә кереште. Шытырдап, ак бүзләр
ертылды, чәйнек кайнады, ә фронтовик ыңгырашмаска тырышты. Ә
бит ярасы тирән иде.
Тагын ишек дөбердәтәләр! Бу юлы каты итеп. Сабырсызланып.
– Ачыгыз, милиция!
Яралы кунак юынгычка таба елышты. Әтисе чаршау-ишекләрне
төзәткәләп чыккач, ишекне барып ачты.
– Гражданин, бу тирәләрдә ул-бу сизмәдегезме? Ишек
шакымадылармы?
– Юк, начальник. Бар да тыныч.
Милиционер ышанып җитмәде булса кирәк. Башын аш бүлмәсе
ягына ымлап:
– Нишләп ут яна? – дип сорады. Шикләнерлек тә шул, шәһәр
уянмаган иде әле.
Шуны гына көткәндәй, аш бүлмәсеннән каушаган Фәрхиҗамал
килеп чыкты. Милиционерга күтәрелеп карамыйча гына бүген соңга
калынды, дип сөйләнә-сөйләнә киенә башлады.
– Хатын урам себерә минем, – диде Фаат, милиционерның сораулы
карашын эләктереп алып.
– Аңлашылды. Гражданка, ят әйбер, тавыш, йә булмаса эзләр
күрсәгез, хәбәр итәрсез, – диде милиционер һәм урамга юнәлде.
Урамда эзләр җитәрлек иде. Караңгылык чигенгән саен алар
ачыграк күренә. Аларны беренче Зөфәр күрде. Юрган астында
милиционер чыгып киткәнне көчкә көтеп җиткереп, сикереп торып
киенде дә, әнисенә ияреп, урамга атылды. Эзләр туп-туры аларга алып бара. Ничек әнисе күрмәгән соң аларны? Канлы эзләр алай
күп түгел, мөгаен, яралы хәл алырга дип сөялеп торган һәм диварны
канга буягандыр. Зөфәр кирпеч кисәге алып, кан тапларын ышкырга
кереште. Берсен юк итте, икенчесен, ә ишегалдыннан урамга
борылгач, эзләр юкка чыкты. Яралы күктән төшмәгән бит инде
аларга?.. Ә бәлки машинада булгандыр. Зөфәр юл уртасына чыгып,
эзләрне өйрәнә башлаган гына иде, әнисе чакырып алды.
– Башка миңа иярмә, балам. Синең эшең энекәшеңә күз-колак
булу, ишеттеңме?
– Мин бит сиңа булыштым, әни.
– Булыштың, балам, булыштың. Әмма күрми калсаң, яхшырак
буласы иде...
Фронтовикның закон белән нинди каршылыклары булгандыр,
алар белмәде. Әтисе сорашмаган, үзе әйтмәгән. Зөфәр белән әнисе
әйләнеп кергәндә, ул юк иде инде.
Алар шактый вакыт узгач кына очрашты. Өйдә Фердинантның баш
өянәге кузгалган чак, шуңа Зөфәрнең бер дә кәефе юк. Ишегалдына
бер-бер артлы берничә «Волга» килеп туктаганда, ул, Шамилне
җитәкләп, футбол кырының бер читендә басып тора иде. «Волга»дан
чыгып, туп-туры аларга таба килгән кешене Зөфәр шундук таныды.
Бу ул иде! Яралы! Фронтовик!
Ир, артыннан ияргән кешеләргә борылып, нидер ымлады, тегеләр
аннан аерылып калдылар. Ул малайларның башыннан сыйпады һәм
Зөфәрнең кулын кысты. Боларны күзәтеп торган урам малайлары «аһ»
итте. Тегеләр машиналарына утырып киткәч, Зөфәр белән Шамилне
чорнап алдылар да сорау арты сорау яудырырга тотындылар. Әмма
Зөфәр аларга Фердинантның теге куркыныч әкиятен искә төшермәскә
булды. Үз әкиятен дә сөйләмәде. Елмаеп тик басып торды. Кулында
исә бүләк пәке ялтырый иде.
«Кешеләрне күңелең белән сизәргә кирәк. Күңел дөрес юлын
күрсәтә ул. Безнең ярдәм итми чара юк иде. Әгәр күңеле чиста икән,
төнге кунакның ил алдында да, Алла каршында да исеме чиста булыр».
Зөфәргә әтисе шулай дигән иде. Әтисе, эчке сиземләвенә таянып, җилгә
каршы басты шул чакта. Җилгә каршы басып, авыр хәлдә калган яралы
фронтовикны ышыклады. Ул кешенең намусы чиста булса кирәк, юкса
шуның кадәр дуслары булмас, түшендә медальләр ялтырамас иде.
Мөгаен, яхшы кешедер ул. Ничек булса булды, Зөфәрнең шул көннән
ишегалдында абруе бермә-бер үсеп китте.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 07, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев