12 (декабрь), 2024
ШИГЪРИЯТ ҺӘМ ЧӘЧМӘ ӘСӘРЛӘР
Луиза ЯНСУАР. Яратуның чәрдәкләре оча җилгә... Шигырьләр. .................. 3
Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА. Без андый малай түгел. Повесть. ...........................8
Ренат ХАРИС. Тагы бер союзник. Поэма. ........................54
Нәзифә КӘРИМОВА. Озын-озак язмышлар. Повесть-истәлек. .................. 59
Алисә ЗАРИПОВА. Кышкы салкыннарны яз назына төреп... Шигырьләр. .......112
Зиннур ХӨСНИЯР. Әллүки. Роман. ..................................116
«ОЯСЫНДА НИ КҮРСӘ...» ӘДӘБИ КОНКУРСЫ
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Бүләккә – әти. Хикәя. ............149
КАРДӘШ ХАЛЫКЛАР ӘДӘБИЯТЫ
Нурлан КАЛЫБЕКОВ. Тирмәмнең эче балкый... Шигырьләр. ....................159
ХАТЛАР ЯЗДЫМ УТЫРЫП
Хатларда да безнең язмыш (Равил ФӘЙЗУЛЛИН архивыннан). ...............162
ӘБҮГАЛИСИНА МӘГАРӘСЕ
Илдус ЗАҺИДУЛЛИН. Мәгърифәтченең көнкүреш шартлары турында замандашлары. ....170
Фотоархив: Нәкый Исәнбәтнең тууына – 125 ел.
Сәхифәне Миләүшә ХӘБЕТДИНОВА әзерләде. ........177
ЗАМАНДАШЫБЫЗ
Руфия МӨХЕТДИНОВА. Тормышның матурлыгыннан көч алам!...........179
ГАЗИЗ ТАВЫШЛАР
Беренче гармунчы. (Фәйзулла Туишевның тууына – 140 ел). ...............181
Варисларга васыять. (Нәкый Исәнбәтнең тууына – 125 ел).
Сәхифәне Нәсим АКМАЛ алып бара......................182
Әдәби сканворд. Рәис ГАБДУЛЛА төзеде. ........... 183
2023 елда «Казан утлары» журналында басылган әсәрләр исемлеге..........184
Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан. ..................190
-
Без андый малай түгел (повесть)
Өйдә ни көткәнен сөйләп тормыйм. Юк, юк, сорамагыз да, сөйләмим. Капка төбендә полиция машинасы торганны да, әнинең елый-елый косметикасы юылып беткән күзләре нинди сәер төскә керүе турында да, безнең өйдә Марьвасиловнаның аптыраган кыяфәттә әрле-бирле йөренүен дә – берсен дә сөйләмим -
Шундый тын
Пышылдыйм учыңа исемең. ...Һәм кайта ярату – өенә. -
Ноябрь аеның җиңүчеләре билгеле!
Котлыйбыз! -
Сөю фасыллары
Карларны сихерләп, зур таулар өйдерә, Йөрәкне бәллүрдәй боз белән төрдерә, Күңелне мамыктай йокыга күндерә. -
Без андый малай түгел (повестьның дәвамы)
Басмадан әллә ни ерак түгел карт өянке бар – Самат аны Казан белән бер яшьтә ди, каян беләдер. Менә шул. Казан белән бер яшьтәге өянке астында безнең үз урыныбыз бар. Кармакларны салып куярга бик җайлы анда: калкавычлы башын суга ыргытасың, ә сабын яр читендәге икегә аерылып торган төп уртасына кыстырасың да балык чиерткәнен көтеп утырасың. -
ӘЛЛҮКИ (романның дәвамы)
Хәтмулла монда урыс булып санала, аның татар икәнлеген беркем дә белергә тиеш түгел. Моның үзенең җитди сәбәбе бар. Татар башы белән нигә чучка көтеп йөри дигән кызыксыну уянырга мөмкин, ә болай читләрнең башына татар чучка көтәр дигән фикер килмәс һәм качкын Хәтмулланың монда икәнлеген шайтаным да белмәс. -
Мин анда чәчәкләр үстерәм
Тора ул мең төсле төсмердән. (Һәм безне беркем дә сөрмәгән!) Мин анда чәчәкләр үстерәм. -
Без андый малай түгел (повестьның дәвамы)
Безнең песинең әле бер тапкыр да тычкан тотканы, гомумән, тычкан күргәне юк. Вәт бүген мастер-класс күрсәтсен әле! Сэм икенче кат идәнендә койрыгын җәеп, ялкау гына йокымсырап ята иде, аны кочаклап, ук шикелле, беренче катка томырылдым. Анда... идән уртасында кечкенә туп шикелле йоп-йомры тычкан йөри, диван өстенә менеп баскан әнинең күзләре атылып чыгардай булып ачылган, йөзе агарган әти, үз гомерендә беренче тапкыр күргәндәй, идәнгә карап каткан. -
Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)
Шунда кымыз ясый торган җиргә бер яшь егет килеп кергән дә: «Саумысыз, Мостай агай!» – дип, әткәй белән ике куллап күрешкән. Шуннан соң бу Сания апа аптырап карап торган да әткәйгә ташланган: – Нигә телең юкмыни соң синең? Нигә башта ук үзең әйтмәдең шуны? Авыз ерып, тик торасың. Телдән язган икән берәү. Үзе язучы ишшу! Шушы хәлдән соң Сания апа белән әткәйнең дуслыгы күрешкән саен ныгый гына барган. -
Тормыш дәресләре
Һәр очраган кеше – укытучы, Билге куючысы – син үзең, Гомер азагында имтиханда Кызармасын бары тик йөзең!