Без андый малай түгел (повестьның дәвамы)
Безнең песинең әле бер тапкыр да тычкан тотканы, гомумән, тычкан күргәне юк. Вәт бүген мастер-класс күрсәтсен әле! Сэм икенче кат идәнендә койрыгын җәеп, ялкау гына йокымсырап ята иде, аны кочаклап, ук шикелле, беренче катка томырылдым. Анда... идән уртасында кечкенә туп шикелле йоп-йомры тычкан йөри, диван өстенә менеп баскан әнинең күзләре атылып чыгардай булып ачылган, йөзе агарган әти, үз гомерендә беренче тапкыр күргәндәй, идәнгә карап каткан.
Әнинең исеме «матурым» яки Әти ничек итеп тычкан тота
Әти белән әни эшкә бармаган көн – минем өчен бәйрәм. Алайса, алар
иртән чыгып китәләр, кич арып-талып кайтып керәләр, бер-беребез белән
юньләп күрешмибез дә. Көнем гел Саматларда үтә. Тикмәгә генә Сәрия
апа, мине эләктереп дуылдатып сөйгән чагында: «Безнең өченче сөягебез
бит син, әйме», – димидер, аның кочагыннан ничек ычкынырга белми тартылганымнан кычкырып көлә-көлә. Ярар, үзләре гаепле. Юкса, мин дә,
Самат та башка малайлар шикелле җәйге лагерьга барырга теләгән идек.
Әти дә риза иде. Сәрия апа бит... «Әнә урман, әнә су – лагереңны бер якка
бәреп ега! Мин көн буе өйдә. Йөрсеннәр шунда күз алдында. Әминәне дә
җәйгә бакчага илтмим, абыйлары белән уйнасын рәхәтләнеп», – диде дә
мине дә үзләренә «уллыкка» алды да куйды.
Әтинең кайда эшләгәнен әйттемме әле сезгә?.. Юктыр. Чөнки кайда
икәнен үзем дә белмим. Бөтенләй үк белмим түгел инде, ул эшләгән
оешма өйләргә су кертү белән шөгыльләнә. Ничек гади генә аңлатыйм
икән? Әти сөйләвенчә, коелар казыйлар, торба сузалар, шул торбадан суны
кешеләрнең өйләренә, мунчаларына тоташтыралар. Аның эш урынында
бер дә булганым юк, офислары Казан үзәгендәге биек бер йортның беренче
катында урнашканын гына беләм. Әти әйтә, җәй көне урак өсте безнең, тын
алырга да вакыт юк, ди. Берәр атнага ял алып булса, Төркиядән булса да
урап кайтыр идек, ди. Тугызынчы яшем китте инде, әле минем Төркияне
бер дә күргәнем юк! Саматныкы да. Ә менә Илшат абыйның анда булганы
бар! Сөйлә әле дип тинтерәтсәк тә, елмая да бер үк сүзне генә кабатлый:
«Анда диңгез, анда су күп!» – ди. Хи, су монда да бар инде ул, Ноксага
төшәсең дә яланаяк рәхәтләнеп аркылы-торкылы йөрисең...
Әнинең Гөлназ исемле икәнен әйткәнмендер. Ул педи... педи... Юк,
балалар врачы түгел... Ничек соң әле... Педикул... Юк, юк... Педикюрист!
Әти шулай ди инде, әни генә ошатмый алай диюен. Кызларның, апаларның
битләрен, керфекләрен, кул-аяк тырнакларын матурлый торган үзәктә эшли
минем әни. Врач шикелле, ак халат, маска киеп! Үзе дә шундый матур ул,
гел карап кына торасы килә. Шуңа да әти аңа гел «матурым» дип дәшә,
бәләкәй чакта мин әнинең исеме шулай дип уйлый идем.
Шимбә, якшәмбе көннәрендә алар икесе дә ял итәләр, мине бәхет баса!
Өчебез бергә булганда, шундый рәхәт! Сәрия апа нинди генә тәмле әйберләр
белән сыйламасын, әни пешергән кузгалаклы йә гөмбәле ашка, макаронга йә
казылык турап кыздырган йомырка тәбәсенә, әни ясап биргән үләнле чәйгә
берни дә җитми! Ул өйдә булган көнне кояш безнең тәрәзәләрдән бөтен
бүлмәләргә кереп тула. Ял көннәрендә хәтта Сэм да елмаеп кына йөргән
шикелле. Әти әйтә, песиләр елмая да, көлә дә белми ди, белмәс! Сэмның
күперенке мыекларына, өскәрәк кайтарылып торган авыз читләренә, шаян
кысылган күзләренә чыккан елмаюны ничек күрмәскә була? Ул гөлләргә су
сибеп йөргән әнинең аякларына сырпаланып китә, аннан диван аркасына
сикереп менә дә телефонын карап утырган әтинең җилкәсенә тәпиләрен куя.
Бу ялда әти ишегалдына атынгыч ясап куярга булды. Тип-тигез итеп
кыркылган яшел газон өстендә чәчәк түтәлләреннән башка кыска буйлы
ике алмагач кына үсә, шулар арасында селкенеп утырырсыз дип, урынын
да билгеләп куйды. Мин дә аның янында тирәләп йөрим: җирдә яткан
төрле зурлыктагы тимер торбаларны тоткалап карыйм, әти миңа сварка
аппаратының нигә кирәклеге турында сөйли.
Бакча ягына караган тәрәзә ике якка ачылган иде, чебен кермәсен өчен
куелган тимер челтәр аша әнинең еламсыраулы тавышы ишетелде:
– Нази-и-и-и-и-иф!
– Әү, матурым? – Әти, эшен калдырып, тәрәзә буенарак килде.
– Залда тычкан йөри! Кер тизрәк!
– Песи бар бит, тотсын!
– Ке-е-ер, мин куркам! – Әнинең ис... истерикасы башланырга итә иде.
Әти, башын чайкап, кулындагы такта кисәген терраса идәненә куйды
да өйгә юнәлде, мин дә, аның мускуллары кабарып торган беләкләренә
эчемнән генә соклана-соклана (минем әти нинди көчле!), артыннан атладым.
– Әллә миңгерәүләнгән иде ул – алпан-тилпән йөри, менә моннан,
плинтус буеннан кереп китте! – Әнинең сулышы ешайган, маңгае тирләп
чыккан, бармаклары сизелер-сизелмәс дерелди.
Әти диван астына иелде, мин песине эзләп чаптым.
– Сэм! Сэм!
Безнең песинең әле бер тапкыр да тычкан тотканы, гомумән, тычкан
күргәне юк. Вәт бүген мастер-класс күрсәтсен әле!
Сэм икенче кат идәнендә койрыгын җәеп, ялкау гына йокымсырап ята
иде, аны кочаклап, ук шикелле, беренче катка томырылдым.
Анда... идән уртасында кечкенә туп шикелле йоп-йомры тычкан йөри,
диван өстенә менеп баскан әнинең күзләре атылып чыгардай булып
ачылган, йөзе агарган әти, үз гомерендә беренче тапкыр күргәндәй, идәнгә
карап каткан.
– Сэм, давай! Безгә дошман кергән! – Эх, бу хәлне Самат күрми кала
инде – шуңа эчем поша иде. Видеога да төшереп җитешеп булмас микән?
Песине тычкан өстенә диярлек ыргыттым – ничек каптырганын күрәсем
килә иде. Тик песи, утка пешкәндәй чиный-чиный, тычканга түгел, башта
диван өстенә, аннан баскычка сикерде. Аның тизлеге белән чагыштырсаң,
космоска очып китүче ракета ташбака булып тоелырга мөмкин.
Ул арада тычкан, бу хәлгә исе киткәндәй, юнәлешен үзгәртеп, баскычка
таба борылды. Песи, аңын җуйгандай, башта күзләрен йомды, аннан
баягыдан да яманрак тизлек белән әллә туп-туры икенче катка ук сикерде
инде – секундның кайсыдыр өлешендә бөтенләй күздән югалды. Мин аны
эзләп урап төшкәндә, әти дошманны почмакта торган тузан суырткычның
таягы белән уңышлы рәвештә юк иткән иде. Их, барысы да шундый
коточкыч тиз булды – бер мизгелне дә телефонга төшерергә өлгермәдем.
Әнине тынычландыру тычканны юк итүгә караганда авыррак булып
чыкты. Башта ул аякларын идәнгә куярга куркып, диваннан төшмичә
утырды.
– Мин куркам! Мин җирәнәм! Мин куркам! – Кара, кайчагында
Әминәдән дә уздыра икән минем әни, югыйсә зур бит инде ул. Бәләкәй
генә тычканнан ничек куркырга була?
– Өй ишеген ачык калдырып йөрисез дә керә инде ул тычкан, керми
нишләсен... – Әти үз батырлыгыннан үзе айнып бетә алмый бугай,
нервыланган шикелле.
– Песи булган өйгә тычкан керәмени, кеше көлкесе... – Әнинең тавышы
һаман калтырый.
– Шәһәр песиләре үзләре тычканнан курка, күреп торасың... Дүрт стена
арасында, дөнья күрми яшәсәң шул инде ул. Бакчага да чыкканы юк бит
аның.
– Чыксын, тәпиләрен үзең юып кертәсеңме соң?
– Тәпиен юмасак, идәнне юарбыз.
О-о-ох, башлана... Уч төбе кадәр генә тычкан шундый зу-у-у-ур сөйләшүгә сәбәпче булсын, имеш. Ул сөйләшү ничек дәвам итәр иде, тик
шул минутта капкада домофонга бастылар һәм әти белән әни, авызга су
капкандай, кисәк шып булдылар.
– Тиллу-у-у! Тиллу-у-у! Тилу-у-у-у-у-у-у-у-у-у!
– Ур-ра! – Бездә әле видеодомофон булмаса да, урамда Самат басып
торганына шигем юк. – Самат килде!
– Агылый белән тагылый... – Әнинең тавышы йомшарды, үзе көлемсерәп
куйды, тик идәнгә күз төшерүгә, аякларын тагын да җыебрак диван
аркасына елышты.
Мин Саматны каршы алырга чыгып киткәндә, әтинең мәче башлы йөнтәс
башмакларны әнигә сузып:
– Мә, матурым, боларны кисәң, бер тычкан да якын килми сиңа, – дип
көлгәнен ишетеп калдым.
Мин кунакка җыенам яки Киткәнче үк өйне сагынам
Без кунакка җыендык. Саматның дәү әтисе белән дәү әнисе Болгар дигән
шәһәрдә яши икән. Вәт. Илшат абыйның ялы булгач, атна уртасында шунда
кайтырга булганнар.
– Бу ишәй белән кушайны ничек аерасың, – диде Сәрия апа, мине дә
үзләре белән ияртергә булып.
Тиз генә план да төзеп куйды: минем әти белән әни дә атна азагында
Болгарга барырга, анда кунак булырга, экскурсиядә йөрергә, Идел буенда
балык тотарга, көймәдә йөрергә тиеш булды.
– Кит инде, шушыңа тиклем Болгарны бер барып күргәнегез булмасын
инде, – дип, аһ-ух килде Сәрия апа, әти белән әнигә уйлап торыр өчен
вакыт калдырмыйча. – Чит илгә чыгып чабарга әзерләр, борын төбендәге
Болгарга аяк басканнары юк! Андагы тарих соң... Ярар, йөз ишеткәнче бер
күрүең хәерле. Киләсез булгач, киләсез!
Ярты елга кунакка китүеммени: кич әни зур кара рюкзакка миңа бер
кочак кием тутырды.
– Кинәт салкынайтса, җылы кофтаңны салдым. Яңгыр яуса, алмашка
кара кроссовкаңны куям. Футболкаң ярты көнгә дә чыдамый, алыштырып
тор... Әллә үзебез белән генә барысыңмы? Кешегә мәшәкать ясап... Ярар,
җыенгач, барырсың инде... Әдәпле тот үзеңне. Өйдә чабышып уйнамагыз.
Иделдә су Нокса ише түгел, якын килә күрмә... Назиф, әллә ялларда үзебез
белән генә барыр микән соң?.. Ярар инде... Тегендә-монда менеп, кул-
аягыңны сындыра күрмә... Күршедә умарта бар диде Сәрия апаң, корт чага
күрмәсен... Калынрак курткаңны да салыйм микән әллә...
Әни әллә миңа әйтә, әллә үз-үзе белән сөйләшә – аңламассың, җавап
та көтеп тормый – үзе сөйли, үзе төрә-төрә киемнәрне тутыра. Әти,
телефонында кешеләрнең сторисларын карап, ял итеп, диванда яткан
җиреннән, башын калкытып-калкытып куя.
– Матурым, кышкы пәлтәсен салырга онытма, яме, – диде ул, бик тә
җитди итеп.
– Көлеп ят менә. Ул бүген утыз градус. Хәзер җәйне белеп буламыни –
боз да китереп явар, пәлтә дә кирәк булмас димә.
– Улым, армиягә киткәндә, пажалый, әниеңне дә ияртеп барырга туры килер болай булса... – Әти миңа ни өчендер шелтәлерәк караган шикелле. –
Егет бит син, нәрсә кирәк – шуны эләктер дә әллүр кунакка.
– Әнине тыңламаска өйрәтеп ятасыңмы олы башың белән? – Әнинең
тавышы башка ноталарга күчә барганы сизелә.
– Тыңламасын димим. Үз башы белән дә уйларга өйрәнсен! Гел әни
әзерләгәнне көтеп, әзергә бәзер яши алмас.
– Син гел шулай, киресен әйтмәсәң... – Әни шкафтан алган җылы
куртканы кире тыкты, ишеген шапылдатып япты.
Бәхеткә, аның беренче катта калган телефоны шалтырады да куерырга
иткән болытларны шунда ук таратты да куйды. Әти яткан урыныннан торды
да, без озын тәнәфестә кыңгырау шалтырауга ашханәгә ничек йөгерсәк,
шундый тизлек белән баскычтан аска томырылды:
– Хәзер, матурым, үзем алып менәм, – дигәне инде зал ягыннан ишетелде.
Жәлке, Илшат абый безне, мин күзаллаганча, «КАМАЗ»ында түгел,
күп гомерен гаражда үткәргән ак «Рено»сында алып бара булып чыкты.
Багажникта, ул әйтмешли, энә төртерлек урын да юк иде: минем зур дигән
рюкзак андагы төенчекләр, карбызлар, кавыннар, чиләкләр, самокатлар
арасында бәләкәй генә булды да куйды.
Сәрия апа һәр әйберне тотып-барлап, кат-кат тикшереп чыкты.
– Бер капчыкта киптерелгән ипиләр булырга тиеш, салынганмы?
– Самат, калдыр дим бу самокатны, анда иске вилсәпитләр җитәрлек.
– Әминә, кул-аяксыз бу курчакларны нигә дип тутырдың, балакаем?
– Илшат, буш күкәй савытларын тәки алмагансың...
– Булат, синекендә ватыла торган нәрсәләр юкмы?
– «Пятёрочка»га туктап, берәр капчык күмер аласы булыр, сыяр микән...
Юеш салфетка белән руль, бардачок тирәләрен сөртеп маташкан Илшат
абый нәкъ минем әти шикелле уфылдап:
– Әйе, Болгарда кибет тә, күмер дә беткән, – дип, авыз эченнән бик
әкрен генә мыгырданды.
Әллә каян ишетеп тора Сәрия апа, ярты гәүдәсе белән багажник эченә
кереп киткән җиреннән:
– Ярар, алайса, шунда туктарбыз, – дип, тиз генә аның белән ризалашты.
– Сәрия, минем кармакларны тыктыңмы? – Илшат абый, бу юлы
кычкырып, шулай дип сорады, тик Сәрия апа аны ишетмәде. – Сиңа әйтәм,
кармаклар бармы?
– И-и, анда кармакка урын калмады бит... – Сәрия апа, таза гәүдәсенең
бил булырга тиешле урынына ике кулын куеп, Х хәрефенә охшаган
аякларын биетеп, аптыраган төстә багажникка карап торды.
– Калмас менә... Дүрт кармакны да өскә генә куй, сынарлык булмасын! –
Кара, Илшат абый усал да була белә икән, кычкырмаса да, тавышы белән дә
ялт тыңлатырлык. Алар Сәрия апа белән нык охшаган: икесе дә зур гәүдәле,
тазалар. Илшат абыйның футболка астыннан, карбыз тыгып куйгандай,
корсагы да бүлтәеп тора. «Анысы минем авторитет аның», – ди Илшат
абый, безгә күз кысып.
Ниһаять, урнаштырасы әйберләрне җыеп бетерделәр. Без өчәүләп
арткы утыргычка кереп чумдык. Уртага, кечкенә кәнәфигә, каеш белән
каптырып, Әминәне утырттылар. Башындагы киң кырлы ак эшләпәсе
аңа җайлы итеп терәлеп утырырга комачаулый иде, тик әнисе күпме генә әйтмәсен, тәки салырга ашыкмады кызый. Башын каз шикелле
алгарак сузып, эшләпә астыннан әле миңа, әле Саматка карап ала-ала,
кукраеп утыруын белде. Илшат абый, машинаны кабызгач, артка
борылып:
– Ну, малайлар, кузгалдыкмы? – дип гадәтенчә күз кысты.
– Хе. Мин малай түгел! – диде Әминә, әтисенә, шуны да белмисеңмени
дигән шикелле, күзләрен зур ачып, шаккатып төбәлеп.
– Кит аннан!.. Кузгалдык, алайса, кызлар! – Монысын янындагы Сәрия
апага карап әйтте Илшат абый.
Бистәнең һәр урамы безгә хәерле юл теләп озатып калды. Әти белән
әни иртәдән эштә иде, алар ике көннән соң безнең янга кунакка кайтырга
тиешлеген белсәм дә, бу минутта кисәк кенә ямансу булып китте. Шар
шикелле ак башлы чәчәкләргә күмелгән капка төбеннән, үзебезнең өй
яныннан узып барганда, инде хәзер үк әти-әниемне, Сэмны сагынырга
өлгерүемне аңлап, эчемнән әллә нәрсә сызылып үтте. Чөнки мин аларны
бик ярата идем.
(Дәвамы бар)
«КУ» 12, 2024
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев