Логотип Казан Утлары
Повесть

Озын-озак язмышлар (повестьның ахыры)

Каенатам Мостай Кәрим турында истәлекләр язганда, ул үзе дә янымда булды сыман. Мин тагы бер мәртәбә аның колачка сыймаслык иҗатын иңләргә омтылдым, аның хисләре белән хисләндем, аның халәтенә кереп, уй-фикерләрен, хәсрәт-кайгыларын, шатлык-сөюләрен күңелем аша үткәрдем. Ләкин аның таланты серенә дә, күңел тирәнлегенә дә төшенеп җитә алмадым.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

Әнкәй бакыйлыкка күчте
Минем каенанай 2002 елның 15 декабрендә бакыйлыкка күчте. Әткәй
аны бик авыр кичерде.
«Кайгың авыр, әмма еламыйсың,
Синең кебек түзем ир сирәк.
Еламавым сабырлыктан түгел,
Еларга да, дустым, көч кирәк...»
Әткәй бу куплетны әнкәйнең вафатыннан соң 10 көн узгач язган.
Әткәй төше
08.02.03. «Күпме вакыт бу дәфтәргә кагылмадым, – дип яза әткәй
көндәлекләрендә. – Рауза киткәннән соң вакыйгаларның, төрле хәлләрнең
мәгънәсе кимеде. Шуңа күрә кулга каләм алу авырлашты. Каләм түгел,
әйтерсең тимер казык күтәрәм.
Узган төнне беренче тапкыр Рауза төшемә керде. Ниндидер урман
аланында очраштык. Ул шундый тыныч, мин дә борчуларсыз, эчемдә сагыш
кына, имеш. Ул миңа гади бер хәбәр әйткән кебек әйтә куйды:
– Мостай, мин бит икенче иргә чыктым, – ди.
Мин дә артык хафаланмый гына сорыйм:
– Әйбәт кешеме?
– Әйбәт кеше. Подполковник, – ди.
– Бәлки кире кайтырсың?
– Юк инде, Мостай, миннән башка гына яшәргә тырышыгыз, – ди.
Мин урман буйлап киттем. Өстемдә – солдат шинеле. Эссе. Яшь
чагыбыз, имеш. Ир белән хатын икәнебезне дә беләбез.
Бераз баргач, мин яңадан аңар тап булдым. Тагы чакырдым.
– Юк инде, – диде.
Башкача сүз булмады. Елау-сыктаусыз аерылыштык.
Кайчандыр Прометей авызыннан әйттергән сүзләрнең мәгънәсе яңадан
аңыма килде:
«Көннәремнең канатлары сынды,
Сүнде безнең оя,
Йолдызлар да җем-җем нурлар түгел,
Йомма яшьләр коя».

Көндәлекләрдә соңгы язма
20.04.05. «Бу көннәрдә Бельгиядән Чыңгыз Айтматов шалтыратты.
Кәефе бик әйбәттән түгел шикелле. Миннән сорый: «Ничек яшисең?» –
ди. Җаваплыйм: «Бик дәртле түгел. Башлыча хезмәт ияләренең күп санлы
үтенечләре белән генә дөнья көтәм», – дидем. Чынгыз көлмәде».
Димәк, Чыңгыз Айтматов әткәйнең хәлен аңлаган.
Шагыйрь сере...
Каенатам Мостай Кәрим турында истәлекләр язганда, ул үзе дә янымда
булды сыман. Мин тагы бер мәртәбә аның колачка сыймаслык иҗатын
иңләргә омтылдым, аның хисләре белән хисләндем, аның халәтенә кереп, уй-фикерләрен, хәсрәт-кайгыларын, шатлык-сөюләрен күңелем аша
үткәрдем. Ләкин аның таланты серенә дә, күңел тирәнлегенә дә төшенеп
җитә алмадым. Барыбер аның күпмесендер үзе белән алып китүе дөрестер
дә. 85 яшьлек юбилеен уздырганда, үзенең чыгышында әткәй болай дигән
иде: «Кешедә, җаны күкләр белән тоташкандай, дөньяларны яктыртып
җибәргән гаҗәеп бер мизгел булып ала. Шул мизгел бәхет дип атала.
Мин инде шундый яшькә җиттем, вәгъдәләр үз урынын васыятьләргә
тапшыра. Ләкин мин һәрвакытта да Башкортстанга, Россиягә һәм үземә
тугры калачакмын дип вәгъдә бирәм. Һәрбер мөртәтлек үзеңә хыянәттән
башлана. Бу хакыйкатьне мин бик иртә үзләштердем. Шуңа күрә артка
борылып карасам да, минем оят булырдай гамәлем юк... юк диярлек...»
Берничә көннән, кунакларны озатканнан соң, каенсеңлем Әлфия
әткәйдән:
– Нишләп чыгышыңда «юк диярлек» дип әйттең? – дип сорады.
– Минем бөтен серемне белергә телисезмени? Анысы инде барып
чыкмас – мин бит шагыйрь! Серләремне үзем белән алып китәрмен...
Шулай итеп, иҗатына төшенеп беттек дип уйласак та, серләренә төшенеп
бетеп булмый шагыйрьнең. Һәм ул кирәк тә түгел. Ул безгә серлелеге белән
кадерле. Бәлки киләчәк буыннар, аның иҗатын, тормыш юлын, кешеләргә
булган мөнәсәбәтен өйрәнеп, серләрен ачар... Шагыйрь Мостай Кәрим дә
киләчәк кешесе дип уйлыйм. Аның иҗат серләрен ачу – киләчәк эше. Ә ул
үзенең хәйләле, мөлаем елмаюы, кайгыртучанлыгы, саф күңеле, искиткеч
кешелеклелеге белән без исән чагында һәрвакыт безнең белән булачак.
Безнең күңелләрдә мәңге яшәячәк кадерле әткәебез, картатаебыз.
«И шагыйрем,
Син үләннән түбән!
И шагыйрем,
Таудан олысың!
Заманыңның зирәк хәкиме син,
Заманыңның сукыр колы син.
И замана,
Туган балаңмын мин.
И дөньякай, ятим кешеңмен.
...Гомер ахшамына җиткән чакта
Шушы дөреслеккә төшендем».

Тәмам.

 

«КУ» 12, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев