Логотип Казан Утлары
Повесть

Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)

Көндәлекләрендәге бер язмасында әткәй Уфада үзе яшәгән фатирлар турында язып, анда килгән кунакларны, данлыклы шәхесләрне, вакыйгаларны да искә алып китә. Шундый гади нәрсәләр турында язылган бу истәлек ни өчендер рус телендә. Минем аны укучыга татар телендә тәкъдим итәсем килде.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

Көндәлекләрдән

15.10.97. «Бу атнада Ромен Роланның «Истәлекләр»ен, Фёдор
Шаляпинның «Гомер турында повесть» китабын, Зәки Вәлидинең
«Хатирәләр»ен караштыргалап утырдым. Әгәр дә 30-40 еллар элек бу
китапларны тырышып өйрәнгән булсам, шул ук вакытта шушы бөек
шәхесләрнең эшләгән эшләренең күләмен һәм эчтәлеген күз алдыма китерә
алсам, үтә кыйммәтле сабаклар үзләштерер идем. Хәзер үз-үземә шелтә
генә ишетәм. Извлёк бы урок, теперь извлекаю укор. Укор за то, насколько
тощ и хил итог моих усилий, своего труда. Обидно! Биш көннән соң миңа
78 тула».
Мостай әйткән: «Народ России верит двум вещам: сплетням о высшей
власти и обещаниям, лживым посулам той же власти. Без веры не живём!»
16.02.98. «Без кичерешләрдән, күңел тетрәнүләреннән сакланырга
тырышабыз, гомеребезне саклыйбыз, янәсе. Ә бит сәламәт агачларның
яфраклары давылларга да бирешмиләр, хәтта ныгыйлар. Ул яфракларны
кортлар гына һәлак итә ала. Адәмне кичерешеләр түгел, үкенечләр какшата.
Әй, агалар гамьсез кар сулары,
Әй, куана сабый елгачыклар,
Әйтерсең лә алар гомерлеккә,
Хәтта мәңгелеккә юлга чыккан.

Мин дә шулай бастым сукмагыма,
Юлның очы юк дип, имештер дә...
Юл башланган икән, азагы бар,
Кирәк шуның белән килешергә».

Туган тел һәм хакимият

Милли республикаларда ил башлыгы үзенең туган телен белергә
тиешме? Бу турыда бәхәсләр дә бара, каршылар да бар. Милли телне
белүнең бернинди әһәмияте дә юк диючеләр күбәя. Алга таба милли
республикаларның нигезенә салыначак нәрсә түгелме бу? Шуның хакында
әткәй, тарихи чынбарлыкны китереп, үз фикерен белдерергә омтыла:
«1714 елда Англиядә патша итеп куярлык кеше тапмыйлар. Шуннан
алар тәхеткә немец кешесен китереп утырталар да аңар Георг I дигән исем
бирәләр. Ул инглизчә бер авыз сүз дә белмәгән, өйрәнергә дә теләмәгән. Бу
хакта үзенең «Бөтендөнья тарихына караш» дигән китабында Җавахарлал
Неру: «Англия патшасы инглиз телен белми!» дип шакката. Аның улы
Георг II дә инглиз телен чак кына аңлаган. Хәзерге заман теле белән әйтсәк,
сүзлек белән генә. Ул патшаларның халыкта эше булмаган, халык та аларны
бар дип тә белмәгән. Бу – Урта гасырлар тарихы. Хәзер бездә тәхеткә
үрмәләүчеләр, ягъни Башкортстан президенты урынына дәгъва итүчеләр –
тел, мәдәният, республиканың төп халкының психологик тормыш рәвешен
белү ягыннан телсез дә, саңгырау да».

Заманча җырларга караш

Каенатай тормышның һәр чагылышына үз бизмәне белән бәя бирә торган
иде. Бәлки кемнәрдер аның белән килешеп бетмәс. Ләкин мин аның күзләре
белән күрергә өйрәндем. Минем үземнең дә бизмән бар, ләкин акыллы
үрнәк булганда, үлчәү җиңелрәк.
Заман җырлары турында никадәр тәнкыйть! Ләкин андый җырлар бетми,
күбәя генә. Җырчылар турында әйтеп тә торасы юк. Әткәй болай дип язган:
«Заман җырлары турында уйланам. Ә күңелемдә «Биеш», «Сәлимәкәй»,
«Буранбай», «Колый кантон», «Сандугач», «Түрәкәй», «Сибай»,
«Таштугай», «Ашказар» һ.б. Татар, рус җырлары да колагымда яңгырый.
«Тәфтиләү», «Уел», «Кара урман», «Сарман», «Степь да степь кругом»,
«Есть на Волге утёс», «Славное море священный Байкал». Бу җырларның
сыны, гәүдәләнеше исе, төсе, хәйран калырлык моңы бар. Һәрберсенең
асылында тирән драматизм ята. Бөтенесе дә күз алдына килеп баса.
Хәзерге җырларның күпчелеген тыңлау – төбе тишек бокалдан шәраб
эчү шикелле. Шәрабны сосып аласың, авызыңа җиткәнче түгелеп бетә.
Әлеге җырлар да күңелгә җиткәнче һавада шартлап юк була.
Андый җырларның ике генә сүзе бар:
Беренчесе: яратам, яратам, яратам, яра, яр...
Икенчесе: әниемне сагынам, сагынам, сагынам, сагын...
Кешеләрне бер-берсе белән якынайта, оештыра торган җырлар бетеп
бара. Әгәр дә мәйданда, табында яшь-җилкенчәк бер-берсенә кушылып
җырлый икән, алар ихтыярдан бер-берсенә теләктәшлек, якынлык күрсәтә.
Ягъни аларның күңелләрен моң берләштерә».

Мостай әйткән: «Поэзия – это как балет. К ней поздно приходить нельзя,
просто невозможно. Поэзия – это удел молодости, даже юности. Только
с той разницей, пришедший в поэзию в юности, там может остаться на
долго. В балете – нет».

Халык шагыйре

10.05.02. «Аралбаев шалтырата. Киңәш сорады. Рәми Гариповның
«Китап» нәшриятында чыгып яткан әсәрләр җыентыгында шундый
раслау бар икән: «Мостай Кәрим ул башкорт халык шагыйре түгел,
аңа «Башкортстанның халык шагыйре» дигән исемне дөрес биргәннәр,
«Башкорт халык шагыйре» дигән исемне алыр кешегә өметебез бар», –
дигән икән. Әйбәт өмет.
Кадим әйтә: «Бу нәрсә четерекле түгелме?» – ди. Мин шунда җавап
бирдем: «Минем нинди шагыйрь, кем шагыйре булуым турында фикер
бар икән, шулай калсын. Әйтүеңчә, китапның баш редакторы шушы
текстны калдыру ягында икән, димәк, минем турында бүген дә фикер
төрлелеге бар. Син дә икеләнәсең... Шулай калсын», – дип кабатладым.
Киләчәктәге урынымны билгеләү минем хәстәрем түгел. Бу инде башкорт
җәмәгатьчелегенең, зыялыларның интеллектуаль дәрәҗәсенә, нинди
карашлар, нинди бәһаләр һәм үлчәүләр белән хөкем йөрүенә бәйләнгән.
Бәлки ул чакта безнең фәлән-фәләннәр югары өлгедә исәпләнер. Моңа
дәгъва итүчеләр байтак. Ул рух, акыл, талант биеклеген, шушы бәһа
бирүчеләрнең дәрәҗәсенә тап килүе бик ихтимал. Талант талантсызлыкны
бервакытта да күккә күтәрми, сыйпаса, аркасыннан сыйпап куя, ә
талантсызлар талантсызлыкны күккә чөя, ул моның белән үзен дә чөя,
үзен раслый».
***
Әткәйнең XXI гасыр башлангач язган көндәлекләрендә рус телле язмалар
ешрак күзгә ташлана. Күрәсең, теге яки бу язманы планлаштырганда, ул
русча уйлагандыр. Мин аларның берничәсен тәрҗемә итеп бирсәм дә,
кайберләрен ничек язса, шулай калдырырга булдым. Чөнки бер язучы
дустым: «Хәзер инде русча укымаган, аңламаган кеше юк. Калсын рус
телендә», – дип киңәш итте.

Көндәлекләрдән

7.09.01. «Боже! Как потрясающе сказал однажды Фазиль Искандер:
«Совесть – это реальность Бога». Я всю свою сознательную жизнь
поклонялся этой реальности Бога. Ибо оно, это божество во мне. С ним я
обращаюсь без посредников. Посредники нужны тем, кто убог и ущербный
духом. В этом отношении я себя убогим не считаю».

Дача чәчәкләре

Каенанам шактый вакыт урын өстендә авырып ятты. Кайвакытта иң
якыннарын да танымый башлады. Әткәйнең шуңа йөрәге сызлана иде.
Кайчагында әнкәй, ачылып китеп, берәр нәрсә сөйләсә, әткәй чиктән ашып
куана иде. Көндәлектән бер өзек:
7.09.01. «Олег (кияү) белән дачага барып кайттык. Анда кот юк. Чөнки анда без юк. Әле коелырга өлгермәгән кура җиләген бер стакан җыеп
алдым, әле шиңәргә өлгермәгән соңгы чәчәкләрдән букет ясадым. Кайткач,
чәчәкләрне Раузага тоттырып, иснәтеп карадым. Озак иснәп торды. Шуннан
җиләкләрне каптырдым. Байтак капты да болай диде: «Син мине бик
зурладың бит әле. Рәхмәт».
Кичә шаярып аңар: «Син минем княгиням бит», – дидем. Ул да җавапсыз
калмады: «Әгәр сиңа кияүгә чыкмасам, княгиня була алмас идем», – диде.
Аңы шулай кайсы вакыт ачылып китә. Шул чакта сүзе гаҗәеп мәгънәле
була».

Язучы һәм театр

Әткәйнең көндәлекләрендә хастаханәдә ятканда язган истәлекләре
байтак кына. Күрәсең, беркая барасы түгел, вакыт та бар, сәламәтлеге авыр
булса да, чыдарлык булгандыр инде. 30.10.01 язган истәлекләре. Датага
караганда, әле яңа гына аның туган көне узып киткән көннәр икән...
«Минем палатага Нурия Ирсаева – М.Гафури исемендәге театрның бик
талантлы артисткасы (прима) кереп утырды. Зарлана. «Театрның хәле әйбәт
түгел», – ди. Мин уйланып калдым. Театрның бу көнгә төшүе Исрафиловтан
башланды. Беренче елларда бик әйбәт, талантлы спектакльләр куйды. Үзен
зур художник итеп раслады. Соңгы елларда ваклана төште, вак кәмит,
«шаккатыргыч» тамаша белән мавыкты. Башкаларның фикере белән
исәпләшмәс булды.
Шулай да Исрафилов белән Хановны кире кайтарырга иде театрга.
Әгәр алар, мәсәлән, хоккеистлар булса, зур акчалар түгеп кайтарырлар иде.
Артистның бәһасе түбән шул. Шашкада уйнап, чемпион булган бер кыз бала
турында доклад саен сөйлиләр, әдәбият, музыка, җивопись, театр турында
бер сүз дә юк. Шундый заманага җиттек, күрәсең. Хәер, бу җәһәттән Мәскәү
бөтенләй мәгарәдә яши. Ризык табулары да мәгарәдәгечә – көпә-көндез
аталар, шартлаталар, яндыралар, үтерәләр».

Көлмәч

«Нурия сөйләгән бер көлмәчне (анекдотны) язып калдырмый ярамас.
Менә ул», – дип тәкъдим иткән әткәй. «Көлмәч» сүзе миңа бик ошады әле.
«...Бик алдынгы сыер савучыны диңгез буена ялга, курортка җибәргәннәр.
Урап кайткач, ире сорый икән:
– Син анда, Фаягөл, ир-ат белән чуалып йөрмәдеңме? Ул курорт дигәне
адәмне аздыра икән диләр...
– Кит моннан! Ничек башыңа шундый уй килә дә телеңнән шундый
сүз чыга! Оятың бармы чак кына? Рәнҗеттең нахакка! – дип, ирен өтеп
ала хатын.
Ире гафу үтенә. Кич була. Балалар йоклап китә. Болар түшәккә ята.
Татлы мәхәббәт минутларын кичерәләр. Шуннан Фаягөл дөньясын онытып
әйтеп сала:
– Иии... Үзеңнекенә җитәме соң инде!..»
Халык сүзе – Аллаһ сүзе түгел...
«Халык сүзе – Аллаһ сүзе» дип әйтүчеләрне тыңларга кирәкми. Чөнки
халык төркеме тилеләр белән бер.

Авторы: Алкуин (735–804), Англия тарихчысы.
Тулысы белән килешәм: Мостай Кәрим (1919 –...)
«Халык төркеменә йогынты ясыйсы килгән кеше шарлатанның шар
яруына мохтаҗ».
Генрих Гейне (1797–1856).
Бу, күрәсең, безнең В.В.Жириновский турында аның чыгышларына
кадәр 150 ел алдан әйтелгән.
Мостай әйткән: «Миннән еш кына «Синең хәтер начар түгел. Нәрсәдән
икән?» дип сорыйлар. Нәрсәдән түгел, нәрсә өчен дим эчемнән генә.
Миңа үземнең тумышым белән бары тик Чишмә районыннан икәнлегемне
онытырга ярамый. Соңгы елларны мин моны ныграк сизә башладым. Үземә
карата гына түгел, күп нәрсәгә карата шулай».

Ялганламасаң – ышанмыйлар!

Бервакыт Чишмә Сабан туенда Келәшнең бәйрәм шаукымы белән бераз
кызып алган бер төркем ирләре Мостай Кәрим янына килгәннәр.
– Без – синең якташларың! Танымыйсыңмы әллә? Мин – Талип малае.
Син аның турында язган идең. Ә ул – Әсгать улы. Синең белән ачыктан-ачык
сөйләшергә булдык әле. Син безне мыскыл итеп язгансың бит. Нигә инде
безнең гаиләне ярлы, фәкыйрь, ачлы-туклы яшәгәннәр дип язарга иде? Син
бит Келәш турында барысын да бутап бетергәнсең. Сугышлар инде башка
урамда булган иде ул чакта. Сукыр карчык гел икенче тыкрыкта яшәде.
Авылдашлар берәм-берәм үзләренең ризасызлыкларын белдерә
башлаган. Авыл совете рәисе бу хәлләрне күреп, әткәйгә ярдәмгә омтылган.
– Әйтсеннәр, әйтсеннәр, туктатма, – дип тынычландырган аны әткәй.
Аннан соң авылдашларына борылып: – Егетләр! Минем язмаларда уйлап
чыгарылганы да, булмаганы да бик күп. Әгәр дә мин аларны уйлап
чыгармасам, укучы миңа ышанмас иде. Шулай итеп, язучыларга алдашырга
да туры килә. Гаепләмәгез... – дигән.

Көндәлекләрдән

30.03.01. «Апрель килеп җиттеме, татар язучыларының (шагыйрьләрнең
бигрәк тә) миңа булган мәхәббәтләре кабына да китә. Менә язның көче
нинди илһамлы! Яз тылсымы күңелләрне шулай җилкетә икән дисәм...
Апрель аенда Казанда Тукай премиясенә бәйге башлана икән! Карасаң,
әлеге мәхәббәт бәйгедә катнашучыларда уяна икән. Алар турында бер
кәлимә сүземне Комитетка язып җибәрүгә ишарә ясыйлар. Бөтенләй
томана түгелбез, ишарәне аңлыйбыз. Күңелемә ошаган әсәрләр турында
фикеремне йә Тукай комитетына, йә Шәймиевка язып җибәрәм. Быел да
ишарә ясаучы булды».

Уфа йортлары

Көндәлекләрендәге бер язмасында әткәй Уфада үзе яшәгән фатирлар
турында язып, анда килгән кунакларны, данлыклы шәхесләрне,
вакыйгаларны да искә алып китә. Шундый гади нәрсәләр турында язылган
бу истәлек ни өчендер рус телендә. Минем аны укучыга татар телендә
тәкъдим итәсем килде. Ул фатирларның барысы да миңа да бик якын,ирем үскән, ирем торган, үзем килен булып төшкән урыннар. Димәк, анда
минем дә җан җылысы калган. Алар тарих. Әткәй белән әнкәйнең танышкан
йорты – ул минем өчен дә газиз. Анда тормасам да. Мин ул йорт хакында
күпме ишеткән, күпме язган. Мин тормаган, ишетеп кенә белгәне Свердлов
урамы, 49 йорт. Шул йортта ирем белән бергә уйнап үскән малайлар гомер
буе безнең дусларыбыз булды. Әткәй язмасы:
«Кинәт кенә Уфада үзем яшәгән йортларны искә төшерә башладым.
1928 елда авылдашларда кунганым бар иде. Егор Сазонов исемендәге
урамның 113нче йорты иде ул. 1935–1937 елларда педрабфакта укыганда,
Карл Маркс урамындагы 31нче йортка урнашкан тулай торакта яшәгән
идем. Аста ипи кибете иде. Инде пединститутта укыганда, Гоголь
урамындагы 11 йортта бер ел тулай торакта яшәдем. 1938 елның августында
Вәли Нафиков белән Достоевский урамындагы 47 йортка фатирга күчтек.
Ул ике катлы агач өй иде. Без икенче катта яшәдек. Хәзер ул йорт юк
инде. Без Рауза белән шул өйдә таныштык, 1941 елның апрелендә шул
ук йортта өйләнештек. Безнең фатир хуҗасы Һәдия апа Раузаның әтисе
белән бертуган иде. Шул йорттан мин фронтка киттем. Сугыштан соң
да мин шул йортта яшәдем. 1947 елның сентябрендә безгә өч бүлмәле
фатирның ике бүлмәсен бирделәр. Бараклар шикелле төзелгән, Свердлов
урамындагы 49нчы йорт иде ул. Хәзер инде ул йорт та юк. 1953 елның
декабрендә хөкүмәт безгә Ленин урамындагы 65нче йорттан өч бүлмәлене
бирде. 1958 елның ноябрендә Обкомның беренче секретаре З.Н.Нуриевның
турыдан-туры фәрманы белән безгә дүрт бүлмәле фатир бирделәр. Аның
зур залы гына 35 квадрат метр иде. Нуриев шул чакта болай дигән иде:
«Күп кенә күренекле мәдәният, әдәбият эшлеклеләре Уфага килгәндә,
синдә кунак булалар. Синең йортың иркен булырга тиеш». Без анда төп-
төгәл 40 ел яшәдек. Ул йортның стеналары минем күп кенә дусларымның,
дәрәҗәле кунакларның тавышларын, шәүләләрен саклый торгандыр. Анда
Константин Симонов, Рәсүл Гамзатов, Чыңгыз Айтматов, Сабит Муканов,
Кайсын Кулиев, Хәсән Туфан, Давид Көгелтдинов, Әсхать Мөхтәр, Зөлфия,
Сергей Михалков, Гомәр Бәширов, Гариф Ахунов, Әбдиҗәмил Нурпеисов,
Михаил Дудин, Мирзо Турсун-Заде, Дмитрий Павлычко, Геворг Эмин,
Яков Ухсай, Татарстан президенты Минтимер Шәймиев, Шукрулло, Лев
Константинович Богуш (академик) төркем-төркем булып татар, украин,
чуваш, азәрбайҗан, таулы алтай, казакъ, Ленинград язучылары киләләр
иде. Чит илләрдән дә килгәләделәр, бәлки алай атказанган булмасалар да,
күренекле мәдәният һәм әдәбият эшлеклеләре иде.
1999 елның гыйнварында без Әлфияләргә якын булыр өчен Энгельс
урамындагы 5нче йортка күчендек. Раузаның авыруыннан соң (инде
5 ел) үземә генә көнкүрешне алып бару авырайды, Әлфиягә бигрәк тә.
Яңа фатирга әкренләп ияләнәбез. Иске фатирыбызда 40 ел гомеребез
торып калды, дуслар белән аралашу рухы калды. Биредә андый мохит юк.
Стеналары салкын, алар минем дусларымның күңел, җан җылысы, рухлары
белән җылытылмаган шул.
Мин Раузаның күңелен күрер өчен еш кына җыр чыгарып, аңар әйтәм:
Агыйделнең аръягында
Көтү-көтү боландыр.

Көн-төн сине уйлый-уйлый,
Диваналар буламдыр».

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 12, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев