ӘЛЛҮКИ (романның дәвамы)
Хәтмулла монда урыс булып санала, аның татар икәнлеген беркем дә белергә тиеш түгел. Моның үзенең җитди сәбәбе бар. Татар башы белән нигә чучка көтеп йөри дигән кызыксыну уянырга мөмкин, ә болай читләрнең башына татар чучка көтәр дигән фикер килмәс һәм качкын Хәтмулланың монда икәнлеген шайтаным да белмәс.
Пал Палыч
Рәимов шофёрына машинаны туп-туры Пал Палыч капкасына таба
борырга кушты. Теге чакта авылдан шәһәргә күчкән уннан артык гаиләне
Пал Палыч ярдәме белән кире кайтара алдылар. Дөрес, алар калада
төпләнеп өлгермәгәннәр, кемдер вакытлыча тулай торакка урнашкан,
кайсыдыр туган-тумачасына сыенган.
Русин заманында иң һәйбәт урында урнашкан авыл булган. Якында гына
мул сулы һәм күп балыклы Русалка елгасы җәйрәп ята, аның аргы ягында
калын урманнар башланып китә. Андагы җиләкне җәй башыннан алып
августка кадәр җыеп бетермәслек иде. Аннан соң гөмбә чоры башлана.
Балык тоту исә җәен генә түгел, кышын да өзелеп тормый. Бер заманны
Русин урманына кайсыдыр оешма агулы калдыкларын яшереп күмгән.
Урман күзгә күренеп корый башлады һәм урманнан соң Агымсуга коючы
Русалка да саега, кибә барды. Нәкъ шул елларда елгада балык кимегәч,
гөмбә беткәч, авыл халкы шәһәр ягына карый башлады. Завод ачылуга,
тизәккә җыелган чебеннәр кебек тагын Касыймга килеп тулдылар.
Рәимовлар яңарыш дип йөргән чакта, Пал Палыч авылдан халык китә
дип тормады, монда төпләнде. Дөресрәге, остазы һәм ватандашы Френк
шулай теләде. Ул аларның сиксәненче еллар уртасында башланган уртак
эшен дәвам иттерергә тиеш иде. Данил Френк сүзенә каршы килә алмады
Пауль Вольфганг – Рәсәйдә Павел Павловичка, аннары Пал Палычка
үзгәргән шымчы.
Тик һаман аңышып җитә алмый әле: алар монда нефть эзләргә тиешме,
төрки-татарның тарихына кагылышлы тарихи документлармы, әллә
Коммунистлар партиясенең яшерен алтын запасларынмы? Бәлки, барысы
бергәдер?..
Буталды Пал Палыч. Дөресрәге, Рәсәйдәге соңгы еллардагы томанлы
вазгыять бутады бугай аны. Хәер, әлеге томанның артында ул башы-аягы
белән гашыйк булган гүзәл Сарби да бар түгелме соң?!
Ниятләрнең кайсы да күбрәк ышандыра, немец милләттәшләре юк белән
йөрмәс – алтындыр төп максат... Өстәвенә Френкның үзеннән тиз арада
яңа күрсәтмәләр алырга тиеш иде ул.
Элек Русалка биләгән дымлы, ләмле җирләрдә күп итеп кәбестә чәчтерде
Пал Палыч. Завод салыныр алдыннан булды бу хәл. «Йокыдагы» агент
буларак, аңа көтәргә куштылар.
Әлегә ни теләсә, шуның белән шөгыльләнсен, утыртсын, үстерсен, чучка
асрасын, тик уяу булсын, һәр нәрсәдән хәбәрдар булсын, күргән-белгәнен,
ишеткәнен теркәп барсын. Уянгач, һәммәсе дә кирәк булыр.
Мәгълүм ки, теге чакта ук Френк тәкъдиме белән Россия немецын
Алмания разведкасы үз штатына алса да, мондагы КГБ исә Пал Палычны
«үзенеке» иткәч, Сарби аңа шаяртып, «двойной» агент дигән була. Белми
ул Пал Палычның «тройной» икәнлеген. Әлбәттә, монысы ул махмырдан
баш төзәтә торган «Тройной» одеколон белән бәйле түгел... Итальян галиме
әлеге одеколонны составында өч төрле компонент булганы өчен шулай дип
атаган: лимон, бергамот һәм нероль дигән матдәләрдән тора «Тройной».
Россиядә һаман да шул «өч борын» күздә тотыла.
Агентлыгының өченче тармагы шәхси мәнфәгать белән бәйле. Җае
чыгуга, барысын да төп башына утыртып, Сарби һәм хәзинә белән ерак
чит илгә качарга ниятли ул. Иранны сайлады. Анда ЦРУ да, МИ-6 да бик
борын тыга алмый.
Өстәвенә, Сарби әнисен бик сагына иде.
Төсле кәбестә үстерә башлау фикерен Пал Палыч конспирация өчен
махсус уйлап чыгарды. Чын ниятен, ягъни өченче яшерен максатын беркем
дә белергә тиеш түгел.
Күзгә күренеп кибә барган елга буйларына теплицалар куйдылар, анда
кыяр, помидор, борыч яшелчәләр үстерергә керештеләр. Ә төсле кәбестә
исә заманында алтын коючы һөнәрен үзләштергән Павел Павловичны,
чыннан да, алтынга күмеп ташлады! Әлбәттә, зирәк Павел үзе шундый
хәбәр таратты. Мәгълүм булганча, чын «бизнесын» яшерү өчен... Кыскасы,
яман шешкә каршы шәп дәва булып чыкты ул кәбестәләр. Баштарак аны
патшалар сые буларак кына күпләп ала башлаганнар иде, яман шеш дәвасы
икәнлеген белүгә, кәбестәгә сорау бермә-бер артты.
Авыл халкы да рәхәт тормышта гомер итә башлады...
Әлеге бизнес хакында күрше-тирә бистә-шәһәрләрдә ишетеп алдылар.
Бер көнне таң белән Пал Палычның ике катлы коттеджы каршысына
пароход хәтле озын «Мерседес» килеп туктады. Аннан беренче булып ак
халатлы юан түти төште, аның артыннан күзлекле ябык ир-ат чыкты.
Касыйм янындагы Русинда тыныч тормыш бетте диярлек. Икенче көнне
авыл кырыенда атышлар булды. Мондагы җирләрнең яңа хуҗасы Паратов
белән бандит Ермолай кешеләре атышкан дип сөйләделәр.
Пал Палыч «Урлап кына мантып була икән бу илдә!» дигән алтын фикер
белән «бакыр кою» заводыннан алтын чәлдерү эшен активлаштырды.
Бабасыннан өйрәнгән металл кою һөнәре бик уңай булды әле. Алтынны яңа
калыпларга салган чакта аңа күп итеп бакыр куша, коелманың авырлыгы
үзгәрми, ә «артып» калган алтыннан яңа «кирпеч-коелмалар» ясый һәм
аны итәк астыннан гына шудыра. Бу коелмалар – саф алтын!.. Иң кызыгы
шул: тикшерүчеләр дә угрының бу серен белмиләр, һәр тикшерү нәтиҗәсе
завод өчен уңай тәмамлана иде!..
Тик ул чын алтын коелмалар белән бу илдә берни майтара алмыйсың.
Пал Палычның башы отыры котырып эшләде. Ул коелмаларны үзләре качачак илгә – Иранга озатырга! Аннан соң үзләре дә койрыкларын сыртка
салырлар. КГБны да, «үзенеке»ләрне дә төп башына утыртыр «Тройной»!
Тик Сарби гына карышмасын инде. Әгәр ул китәбез дисә, Пал Палыч бу
илдә бер көн дә тормаячак!.. Йә, йә, Палыч, эшләт башыңны. «Талант не
пропьёшь» дип руслар бик дөрес әйтә. Димәк, син әле акылыңны эчмәгән.
Френк кушкан тагын бер эше уңышлы булырга тора Пал Палычның: ул
әйткән фольклорның эзенә төште, аның килеп чыгышы Ханкала шәһәре
янындагы авыллар белән бәйле. Табышмак очы тәгаен шунда булырга
охшаган иде. Солтан Хәйдәров аның мәгънәсен русчага тәрҗемә итеп бирде:
«Татар говорит «бисмилла», это слово из молитвы, а у русского – «помилуй»
то же самое». Тик Пал Палыч әлегә төшенеп бетми: нинди хәзинәгә ачкыч
икән бу юллар? Френк булгач, әлбәттә, сүз тарихи документлар турында
бара торгандыр, төркиләр тарихына бәйле кулъязмалардыр әле. Теге чакта
Рәимов үз акчасына аны кызы Бану белән Ханкала якларына җибәрде, ул
да кулына шундый ук такмак тоттырган иде түгелме соң?! Һәм нигә аның
бер очы аларның Касыймы белән бәйләнгән?.. Ә бабасының васыятенә
боларның нинди катнашы булыр икән?
Мондагы тормыш гел шундый сорау-табышмаклардан тора. Бер
табышмакны ул хәзер үк чишәргә ниятләде һәм төн ката чиркәүгә китте.
Сарби сөйләп торды, имеш, Хәтмулла көтүче белән Тукаш чиркәү
астыннан килеп чыккан табылдыкларының бер өлешен бүген шунда
бикләп калдырганнар. Үзенең төрки телләр галиме икәнлеген беркайчан
да онытканы юк иде Пауль Вольфгангның. Бу фәнне өйрәнү теләге
бабасы белән бәйле икәнлеге мәгълүм инде. Гитлер белән бергә СССРга
каршы сугышта катнашкан аның Рудольф бабасы. Ул оныгына гел сөйли
торган иде, Йоханнар (Иваннар) илендә татар дигән халык яши. Аның
васыятьнамәсендә дә сүз нәкъ шул хакта бара булып чыкты! «Алар белән
төшеңдә дә күрешергә язмасын! Шундый куркусыз, кыю халык!» дип
башланып китә иде ул. Менә шул халыкның менталитетын өйрәнәсе иде дә
балаларыңны да шулар үрнәгендә тәрбиялисе иде! Шулай итсә, киләчәктә
Германия бөтен дөньяны яулап алачак, имеш... Йоханнар иленә нәфрәт
уятырга теләгән бабасы оныгында андагы төрки-татар кавеменә карата
мәхәббәт кенә уятты. Пауль бабасының татарлар турында язган җөмләсен
немец матбугатына да бастырып чыгарды, шуннан соң әлеге гыйбарә
Рудольф Вольфганг авторлыгында дөнья буйлап таралды... Галим-тюрколог
Данил Френк исә аспирантында төрки-татар теленә карата мәхәббәт уятты.
Френк – аның остазы гына түгел, ул Паульның мәхәббәте Сарбиның әтисе
дә. Хатыны Сарбиназ белән хәзер Иранда яшиләр, Френк Иранның биниһая
бай китапханәсендә казына, төрки-татар кавеме хакында яңа хезмәт яза.
Иранга китүләренең дә төп сәбәбе шул иде.
Касыйм чиркәве астына яшерелгән тарихи документлар да төрки-
татар тарихы белән бәйле икәнлеген ишетте Пауль-Пал Палыч. Аның
диссертациясенә шәп материаллар бик тә кирәк иде. Айныган чакларында
уйлады ул моны. Һәм шулчак башы капылт аязды: таярга кирәк моннан!
Металл коючы кулдашы Клещёв дәвам итсен аның эшен, серләрен ул аңа
өйрәтеп калдырыр! Бандит Ермолайга да шулай дип әйтер, Клещёв белән
таныштырыр. Заводтан алтын урлауның сере ярдәмчемдә дияр…
Пал Палычның иң сөенгәне галим Фазыл Шәриф белән танышу булды.
Менә ичмасам күзен ачты аның археолог! Пауль Панкрац-Вольфганг
язган докторлык диссертациясе белән бар төрки дөнья кызыксына икән!
Монысын ук көтмәгән иде ул.
Пал Палычның башындагы «алтын фикерләре» 999,9 пробалы алтыннар
кебек башына бәла алып килмәячәге дә аксиома иде. Дөньяда фәнни
гыйлем бик көчле хәзер, моны беркайда да кире какмаячаклар, бу Пауль
Вольфгангка – алтын металлын коючы остага, тюрколог галимгә шөһрәт
кенә алып киләчәк!
Пауль Вольфганг кызу-кызу атлап, чиркәүгә таба китте. Бистә читендә
моңаеп утырган лютеран чиркәве яныннан узганда, шул диндәге Пауль
куырылып килде, һәм бу халәте аның киләчәк ниятләрен бөтенләй икенче
юлдан борып җибәрәчәк иде әле. Башына яңа фикер килде, һәм ул күңеле
булып елмаеп куйды; шуның белән аяк атлаулары да җиңеләйде, җирдән
очып бара башлады. Кичтән аракы чөмермәгәч, баш чиста, акылы саф иде.
Хәер, моннан соң аракыны башка авызына да алмаячак инде ул… Монысы
тәгаен, чөнки тәртипкә күнеккән немец гадәтләре, кан тамырлары буйлап
аккан арийлык мәсләге аңа ирек куймас. Тик чиркәүгә барганчы Тукашны
эзләп табарга ниятләде. Язучы бит ул. Аңа кирәкле мәгълүматны, бәлки,
ул белә торгандыр?..
Абрар Паратов игезәк сыңарын эзли
«Пётр Беренченең кәефе нилектән бүген болай яхшы икәнлеген
Меньшиков яхшы белә: яңа кораб патшага аеруча ошады. Әнә ул очлы
борыны белән Аксу елгасының дулкыннарын ничек ярып бара; кәеф
шәплекнең дә сәбәбе шул. Коломна пристаненда патшага кушылган
генерал-адмирал Апраксин да, кенәз Кантимер дә нәкъ шул фикердәдер.
Тик бер патшабикә Екатерина Алексеевна гына дәшми, акчарлаклар
тавышын тыңлый-тыңлый, үз алдына елмаеп бара чибәр хатын. Чөнки
генераллардан аермалы буларак, аның үз фикере: тиздән иренә илле яшь
тула, ни әйтсәң дә, түгәрәк дата. Кәеф күтәренкелекнең дә сәбәбе шул
дип фаразлый ул. Тик патша инде байтактан дәшми-сөйләшми, карашын
әле яр буенда калган шәһәр-авылларга төбәп уйланып бара, әле күзләре
кораб бортын чыбыклаган дулкыннарга төбәлә. Патша вакыт-вакыт үз
алдына елмаеп куя. Яраннары һәм хатыны аның кәефе шунлыктан шәп
дип уйлыйлар. Менә Пётр капылт сискәнеп китте һәм, ерактан ук Касыйм
шәһәрен матурлап, зурлап торган мәчетне күргәч, ашыгып чукынырга
кереште. «Господи, прибежище был еси нам в род и род. Прежде даже
горам не быти и создатися земли и вселенней, и от века, и до века Ты еси».
Апраксин белән Кантимер бу хәлдән телсез-авызсыз калдылар, Меньшиков,
күрәсең, моңа игътибар итмәгән иде, ул кораб борынындагы озын кәнәфидә
тыныч кына ни турындадыр патшабикә белән гәпләшеп утыра. Иделгә
төшеп, Ханкалага барып җиткән көннәрендә Пётрга нәкъ илле яшь тула.
Күрәсең, бәйрәмне ни рәвешле оештыру хакында сөйләшәләр. Меньшиков,
әңгәмәсен бүлеп, Апраксинга нидер әйтмәкче иде, тегенең патша янында
агарынып-күгәренеп басып торганлыгын күргәч, патшабикәдән гафу сорап,
алар янына ашыкты. Апраксин, ниһаять, телгә килде, тик барыбер юньләп кенә ни булса да аңлата алмады. Меньшиков шулай ук багана булып каткан
Кантимергә борылды. Тегесе каушавыннан һәм куркуыннан патша да
ишетерлек итеп:
– Всемилостивейший Государь, чиркәү дип уйлап, ялгыш мәчеткә карап
чукынды! – диде ул, бу хәлгә беренче нәүбәттә үзен гаепле санагандай.
Моны белеп алган Пётр бармагын тешләде һәм беравыктан ачу белән
тамагын кырып алды да аты-юлы белән сүгенеп:
– Немедленно уничтожить это... сооружение! – дип кычкырды. Яраннары
корылган пушканы мәчеткә таба бордылар...»
Тукаш Усман хикәясенең шушы урынында нокта куйды да каләмен өстәл
өстенә тәгәрәтте. Пётр Беренче турында (татар журналисты буларак, ни
яманнан, ни яхшыдан әйтерлек сүз юк!) язасы килми, каләме үк карыша
хәтта! Бәлки Хәтмулла шәкерт хакында, аның башыннан кичкәннәре
турында берәр очерк сырларгадыр?! Тукаш ошбу фикереннән үзе дә
җанланып китте, кыюлык иңде егеткә. Тик шул мизгелдә үк күңелен яңа
курку алды: обком Абтюк шуның өчен аны эзәрлекли башласа? Өстәвенә
Хәтмулланың кайда качып ятканлыгы да фаш ителәчәк! Шәкертне
Паратовлар малае эзли. Әгәр ул Денис Паратов кулына төшсә, барысының
да эшләре харап булачак...
Әүвәл Хәтмулланың үзе белән киңәшмичә булмас дигән катгый фикергә
килде ул бу юлы һәм дивар кырыендагы үзенә дигән сәкегә сузылып ятты да
түшәмгә карап тын калды. Бар гәүдәсе сызлый бүген, төнлә күп эшләнгән,
чиркәүнең ярты нигезен казып бетерә язды бит! Җен көчләре бар икән
үзендә! Нигез кирпечләрен казып чыгару бер нәрсә, аны чокырга ташып
яшереп тә куйды, өстен балчык белән каплады да бит әле. Күз кабаклары
авырайганнан-авырая бара, үтереп йокысы килә. Тиздән Хәтмулла шәкерт
төшке ашка кайтырга тиеш. Әнә, еракта чучка куган тавыш ишетелә.
Тукаш үз алдына көлеп куйды: вәт тиле димә инде син аны, дуңгыз көтүен
чыбыркы белән көтмәсә! Озын таяк аларга, юан башлы озын таяк. Хәер,
суксаң да, сизми бит аны дуңгыз хайваны, катырак итеп танавына төртсәң
генә инде.
Аптыраганнан Пётр патшаның татарга кылган яманлыкларын исенә
төшерде. Яшьтәше Сәрдәрдән күрмәкче ул да тарих өйрәнергә керешкән
иде. Борынгы төркиләр тарихыннан башлады. Һуннардан алып. Баһадур,
безнең эрага кадәр икенче гасырда Төньяк Кытайда дәүләт төзегән, ул
тирәдәге халыкны, бигрәк тә кытайларны, дер селкетеп торган. Аннан соң
Атилла. Аның баһадир бабасы римлыларны тезләндергән. Аларның гади
халкын коллыктан азат иткән! Аурупага дин биргән! Ләкин бүгенгә таба
килгән саен, бигрәк тә унбишенче гасырдан соң, татарның тарихы данлы
түгел. Явыз Иван, Пётр Беренче җелеген суырган төрки-татарның. Пётр
биш мең татарны Петербург каласын төзергә җибәрү турында махсус указ
чыгара. Сазлыкка, коточкыч авыр хезмәткә, үлемгә җибәрүгә тиң указ.
Шуннан өркегән илле мең татар калмык, башкорт далаларына качып киткән.
Тагын да арырак мөселман татарны чукындыру хакында указ чыга. Күпме
челпәрәмә килгән язмышлар, күпме күз яше! Казанда флот төзегән дип
мактыйлар ул канечкеч һәм авыру патшаны. Соң, мактамый ни, ул анда
тагын илле мең татарны мәҗбүриләп эшләтә бит! Күбесе шунда кырылып
бетә. Лашманчылары әле тагын өстәвенә…
Сәрдәр, тарихны яхшы белсә дә, шыр тиле, шул канечкеч патшага
Ташкалада һәйкәл куярга дигән фикер белән янып йөргән булды.
Сарматыннан торып, болгатмакчы була татар дөньясын! Анда Кирилл
белән сугышып ятулары җитмәгән! Тукаш алар хакында мактап, очерк
язарга барган иде. Сыйныфташларының үзара ничек талашуларын күргәч,
тизрәк аннан таю ягын карады. Солтан күптән Касыймга чакыра инде.
Алар Рәимов белән Башкаладан ерак түгел генә зур эшләр маташтырып
ятканга охшаган. Шуларга көч-куәт биреп торыр ичмаса!.. Хәйдәровның
адресын исә Ясминә белә икән. Солтан исемен ишетүгә, Гафият тузынып
алган иде башта, бигрәк тә аның ачуын әллә кайдагы, әллә кайчангы
Солтанның адресы хатыны Ясминәдә булуы чыгырыннан чыгарды. Тик
Ясминә аптырап калмады, тиз суытты. «Рәимовның кызы Бануны беләсең
бит инде, шуннан сорармын дигән идем. Әтисенең адресын гына белә
торгандыр әле, – дип куйды. – Солтан белән бергә эшлиләр бит!» – диде.
Гафият, Бану сүзен ишетүгә, телен тешләде. Ясминәсе, Мариҗан дип
тә төрттерсә, бөтенләй харап буласын сизде, кысылмауны яхшырак күрде.
Тукаш Касыймга килгәч, яңа маҗарага тап булды. Дөресрәге,
Хәтмулладан мәчет нигезенә салынган чиркәү хакында ишетте дә шуның
нигезендәге гарәпчә догалар язылган ташларны булса да казып алырга
уйлады. Язып әлегә әллә ни майтарганы юк, ичмасам, дөнья шаулатырлык
берәр җүнле гамәл кылыр. Аннан соң бу хакта Ханкала матбугатында зур
мәкалә бастырыр. Даны дөнья буйлап китәр! Шул рәвешле танылырга
уйлаган Ханкала журналисты иде Тукаш Усманов.
Тукаш бу бер генә бүлмәдән торган бәләкәй йортның галанка миче
янында яткан плакатка текәлеп торды да аны урам якка, йортның стенасына
кадаклап кую нияте белән урыныннан кузгалтмакчы булды. «Да здравствует
новая Великая Россия!» дигән озынча ак тасма аңа килгәннән бирле
тынгылык бирми, плакатның идәндә буш буяу банкалары, балта, чүкеч кебек
эш кораллары, юынтык чиләге, юылмаган кәстрүл, табалар янында аунап
ятуына баядан бирле эче поша. Батып барган кояшның кызгылт нурлары
бердәнбер сыңар тәрәзәдән плакатның язуларына төшкәч, андагы язу тагын
да ачылып, елык-елык килеп тора. Күрәсең, күптән түгел язылган, беркавым
урамда эленеп торганга да охшаган, чөнки дүрт читендә әле күгәрергә дә
өлгермәгән кадаклар да тырпаешып тора. Беркөнне Хәтмуллага: «Әйдә,
кадаклап куйыйк моны ферма өе каршысына!» – дигән иде, тегесе кул
гына селтәде һәм беравыктан әйтеп куйды: «Дөрес язылмаган дип, клубтан
куптарып алып кайтып ташладылар аны», – диде. Сүзләренә ачыклык та
кертте: «Россия» урынына «Российская Федерация!» – дип язарга кирәк
булган икән. Сарби Даниловна рәссам малайга шундый текст биргән дә
булган. Тегесе, урын җитмәде дип, үз белдеге белән кыскарткан, кыскасы,
«Федерация»гә урын калмаган», – дип өстәде.
«Хаталы икән шул», – дип көрсенеп куйды Тукаш. Югыйсә хәзер
адым саен, сүз саен «федерация», яңача тормыш-яшәеш дип сөйләшәләр.
Регионнарны федерациядән аерылып чыкмагыз дип кыстыйлар, төрле
вәгъдәләр бирәләр.
Чыбыркы шартлаткан тавыш якынайганнан-якыная барды. Тукаш
Хәтмулла кергәндә йоклаганга салышып ятарга уйлаган иде, тик тегесе
ишек катында ук булып чыкты, күзләрен дә йомарга өлгермәде. Ул, башын күтәреп: «Хәтмулла, Хәтмулла шәкерт, синме ул анда?» – дип сорамакчы
булган иде, ләкин кинәт исенә төшеп:
– Хотя, ты што ли? – диде.
Хәтмулла монда урыс булып санала, аның татар икәнлеген беркем
дә белергә тиеш түгел. Моның үзенең җитди сәбәбе бар. Татар башы
белән нигә чучка көтеп йөри дигән кызыксыну уянырга мөмкин, ә болай
читләрнең башына татар чучка көтәр дигән фикер килмәс һәм качкын
Хәтмулланың монда икәнлеген шайтаным да белмәс. Кече Паратов эзләтә
аны. Хәтмулла шәкертне шул иблис эзәрлекли. «Менә кем язмышы хакында
язарга кирәк!» – дип сөенеп уйлады Тукаш, капылт урыныннан сикереп
торып. Мизгел эчендә йокысы да качты.
– Мин, мин, тагы кем булсын инде, – дип җаваплады Хәтмулла керә-
керешкә. – Мә, менә Сарби Даниловна ашарга биреп җибәрде.
Ул кәгазьле төргәкне өстәлгә куйды.
– Чучка ите булса, ашамыйм түлке!
Хәтмулла киемен салып чөйгә элә-элә:
– Чучка бүген Сарбиның үзеннән дә артмас, кунагы бар, – диде ул аңа
каршы.
– Нинди кунак тагы, ментлар түгелдер бит?
– Поп, яңа поп җибәргәннәр Русинга. Шуны кунак итә Сарби Даниловна.
Әлеге хәбәр Тукашны ток суккандай итте: чиркәү нигезен казып бетерә
алмый, кирпечләрне чыгарырга өлгерми дигән сүз бит бу!
Хәтмулла шәкерт аның куркулы карашыннан ни уйлаганын белде һәм
тыныч тавыш белән:
– Кара төндә чиркәүдә нишләсен ул? Бер яшь кенә нәрсә шунда
поп дигәннәре. Төнлә чыгып йөрергә курка да торгандыр әле! – дип
тынычландырды. – Аннары үзе үк, әлеге сүзләренә каршы килгәндәй, «хәер,
бүген төнлә чиркәү эчендә нәрсәдер бик каты кыштырдады, дөбердәде,
куркуымнан арбаны ташлап, чак качып китмәдем. Күселәр дигән уй гына
тынычландырды күңелне», – дип, вәсвәсә салды.
Тукаш, хуҗа янында болай кырын ятуны яхшысынмыйча, торып утырды
да сыңар конфоркалы газ плитәсенә калай чәйнек утыртты.
– Син, чынлап та, алтынчы бабаңнан ары шәҗәрәңне белмисеңме,
Хәтмулла? – дип сорады, өстәлгә Сарби биргән нигъмәтләрне тезә башлаган
өйдәшеннән.
– Хотя! Хотя! Бернинди мулла да, Хәтмулла да юк!
– Ник котың алынды ул хәтле, эт тә юк бит монда?!
Нәкъ шулчак урамда Хәтмулланың эте өреп куйды, икесе дә сагайдылар.
– Әнә, күрәсең, эт бар бит! Эт булгач, башкасы да булыр. Белмим
шул алтынчы бабамны. Бишеченсе Вәкъкас атлы, безнең Туксабага Саба
ягыннанмы, әле Себердәнме кайтып төпләнгән бугай.
– Син бит мулла, башка бабаларың да имамнар булгандыр инде? Гадәттә
шулай була...
– Була пычагым, әти гап-гади тракторчы иде минем. Хәтмулла бераз
тын торды, аннары авыр сулап: – Ну түлке үзе башлы кеше иде. Укыган
булса мәгәр. Заманында мәктәп тә эләккән булса диюем! Сугыш вакыты
шул. Барысы да тамак кайгыртып йөргән.
Урамда эт өргән тавыш кабатланды.
– Әллә, чынлап та, кемдер йөри инде? Кыс әле тизрәк лампаның
филтәсен, ә! Җәһәтрәк бул инде!
Өй эчендә караңгылана төште, эт өргән тавыш тынды.
– Син минем шәҗәрәне эшләп бирерсең бит инде, име? – дип куйды
Хәтмулла, болай да тонык тавышын тагын да сүндерә-кыса төшеп.
– Миутын оста аңа, – дип куйды Тукаш. – Чуракан укытучыны әйтәм.
Хәтмулла әлеге хәбәргә бик сөенде:
– Бүген-иртәгә килә ул монда! – диде ул шатлыгын яшермичә. Чуракан
исеме Тукашның ачуын кабартты.
– Укытучы дип тормыйм, йөзенә бәреп әйтәм әле мин аның!
– Кызмале! – диде Хәтмулла аның бу сүзенә каршы. – Зөләйха апа үзе
киткән ди бит аннан. Балалары юк. Нишләсеннәр.
Ләкин Тукаш һаман бирешергә уйламый.
– Солтан күзенә ничек күренер икән ул монда? – диде. Бу Хәтмулла бер
дә ачулана белми. Тагын җайларга тырыша:
– Сәрвәр үзе гашыйк булган ди ул Чураканга! Зөләйха апасы авыр
чагында аны сыендырган! Миргалидән аерылгач, бусагасыннан уздырган!
Ә ул!
– Ышан син туганыңа!
– Туганлык галәмәтләрен аңлап бетереп буламы соң? Ни дисәң дә, кан
кан шул инде...
– Сәрвәр белән Зөләйха кан туганнар түгел ди Чуракан.
– Ул Чураканны да чакыртыйк әле монда, – дип куйды Хәтмулла шәкерт. –
Аның остазы да бар, гел шуның белән киңәшеп тора ул, – дип өстәде.
– Беләм, Фазыл Шәриф дигән олуг тарихчы хакында әйтүең. Мин каршы
түгел, – диде Тукаш.
(Дәвамы бар)
«КУ» 12, 2024
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев