4 декабрь 2024 яңалыклары
-
4 декабря 2024 - 17:00
Әти кеше иткән егет без
Татар кайда да үзенең уңганлыгы, булганлыгы белән дан тота. Пермь краеның Көнгер районында урнашкан Тор – төбәктәге татар авылларының берсе. -
4 декабря 2024 - 16:00
Вакытлы
Тик телим язмыштан сорарга: Кабатла ул төнге буранны! -
4 декабря 2024 - 15:00
Без андый малай түгел (повестьның дәвамы)
Безнең песинең әле бер тапкыр да тычкан тотканы, гомумән, тычкан күргәне юк. Вәт бүген мастер-класс күрсәтсен әле! Сэм икенче кат идәнендә койрыгын җәеп, ялкау гына йокымсырап ята иде, аны кочаклап, ук шикелле, беренче катка томырылдым. Анда... идән уртасында кечкенә туп шикелле йоп-йомры тычкан йөри, диван өстенә менеп баскан әнинең күзләре атылып чыгардай булып ачылган, йөзе агарган әти, үз гомерендә беренче тапкыр күргәндәй, идәнгә карап каткан. -
4 декабря 2024 - 14:00
Мин анда чәчәкләр үстерәм
Тора ул мең төсле төсмердән. (Һәм безне беркем дә сөрмәгән!) Мин анда чәчәкләр үстерәм. -
4 декабря 2024 - 13:00
Кәнфит бирәм! (хикәя)
Йокы бүлмәсе ишегеннән чыккан төтен исе Шәмсенур әбинең борынына килеп керде. Яшисен-яшәгән, ашыйсын-ашаган булса да, тереләй утта янып үләсе килми. Оныкчыклар бигрәк кечкенә шул әле, ут-күз белән уйнауның нинди хәвефкә китерүен аңламыйлар... -
4 декабря 2024 - 12:00
Олуг максатым
Олуг максатым – өскә күтәрү, Йөрәкләр аша нурдай үткәрү, Бүленмәс, бердәм татар исемен! -
4 декабря 2024 - 11:00
ФРАНЦУЗ ТЕЛЕНДӘ НӘШЕР ИТЕЛГӘН «ХӘЗЕРГЕ ТАТАР ПРОЗАСЫ АНТОЛОГИЯСЕ»НӘ (ПАРИЖ, 2021) КҮЗӘТҮ
Европада татар әдәбияты белән кызыксыну бармы? Француз телендә Парижда басылган «Хәзерге татар прозасы антологиясе» бу сорауларга җавап булып тора. -
4 декабря 2024 - 10:00
Сыналу
Зур сынаулар сагалаган, көткән безне дә. Сыналабыз. Бу сынаулар бетмәс тиз генә. -
4 декабря 2024 - 09:00
ӘЛЛҮКИ (романның дәвамы)
Хәтмулла монда урыс булып санала, аның татар икәнлеген беркем дә белергә тиеш түгел. Моның үзенең җитди сәбәбе бар. Татар башы белән нигә чучка көтеп йөри дигән кызыксыну уянырга мөмкин, ә болай читләрнең башына татар чучка көтәр дигән фикер килмәс һәм качкын Хәтмулланың монда икәнлеген шайтаным да белмәс.