Вакытлы

Ышанма карларга, бу аклык –

Вакытлы сөенеч, дисең дә...

Ә минем кайчандыр кыш буйлап,

Икәүләп йөгергән исемдә.

 

Исемдә... буранлы төн аша

Җаннарда табылган җылылык...

Ел да бер хис миндә: тәү кардан

Үткәнне үтенәм юксынып.

 

Беләм бит югыйсә, үткәндә

Син дә юк, мин дә юк, буран да...

Вакытлы, диюең хаклыдыр –

Көчем юк артыгын юрарга.

 

Тик телим язмыштан сорарга:

Кабатла ул төнге буранны!

Мин риза соңыннан мең кабат

Ялгызым урарга урамны...

 

Буранны... Ул төнне... Хисләрне...

Сөюдән баш җуйган икәүне...

Алар бит бәхетле – белмиләр

Бу мизгел вакытлы икәнне...

 

"КУ" 11, 2020

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: