Кәнфит бирәм! (хикәя)

Өстәл янында тәмләп чәй эчкән Шәмсенур әбине ачыргаланып кычкырган бала-чага тавышы сискәндереп җибәрде. Ул урыныннан торырга теләде, ләкин аяклары гына аңа буйсынырга теләми иде. Соңгы вакытларда аякларының тыңламый башлавы берничә мәртәбә булды инде. Алар тик торганда гына, тез турыннан катып калалар, тик тезләрне җайлап кына ике кул белән ышкый торгач, Шәмсенур әби тагын берни булмагандай атлап китә. Соңгы елларда авыл урамында бала-чага тавышы кимеде. Кул астындагы берәр нәрсә белән тәрәзә пыялаларын чәлпәрәмә китереп, бөтен көчеңә кычкырсаң да, тавышыңны ишетүче табылмаячак. Килене Фәнүзә фермада, ә улы Мансурның кич җитмичә өйгә кайткан көне бөтенләй юк. Телефон трубкасы белән ара да югыйсә дүрт кенә метр, аннан да файдаланып булмый – буе җитми!

Йокы бүлмәсе ишегеннән чыккан төтен исе Шәмсенур әбинең борынына килеп керде. Яшисен-яшәгән, ашыйсын-ашаган булса да, тереләй утта янып үләсе килми. Оныкчыклар бигрәк кечкенә шул әле, ут-күз белән уйнауның нинди хәвефкә китерүен аңламыйлар. Кычкырсаң, аларны куркытуың бар, ашыгудан бернинди файда да юк. Шәмсенур әби бисмилласын әйтеп ике кулы белән тезләрен угалый башлады: «Әй, Аллам! Ут-күзләр зыяныннан, хәвеф-хәтәрләрдән үзең саклый күр!» – дип туктаусыз догаларын укыды. Башка чакларда «Аятел-көрси»не укыгач, буыннар язылган кебек була иде бит! Бүген аның да файдасы сизелми.

Шәмсенур әби җайлап кына урындыгыннан идәнгә шуып төште, терсәкләренә таянып йокы бүлмәсенә таба шуышты, җайлап кына ишекне ачты:

– Гөлнурым – күз нурым! Монда кил әле, күрше Фәүзия апаңны гына чакырып кер, кәнфит бирер идем үзеңә!

– Әбием, нинди кәнфит бирәсең? – дип, Гөлнур, өлкәнрәк оныкчык, йокы бүлмәсеннән килеп тә чыкты.

– Суыткычтагы иң тәмле кәнфитне үзең сайлап алырсың. Тик башта Фәүзия апаңны чакыр! Әбинең аяклары авырта, дип әйт! Илнурны да үзең белән иярт! Яланаяк көенчә генә йөгерсәгез дә ярый, тизрәк кенә булыгыз!

Балалар бүлмәдән чыгып йөгерү белән Шәмсенур әбигә җиңелрәк булып калды. Ичмасам оныклар исән калыр! Әле ярый, күршедәге Фәүзия эштән кайтып җиткән! Атыла-бәрелә, тыны бетеп, ул өйгә килеп керде, караватта җыелмый калган калын юрган белән ялкынны төреп сүндерде. Балалар агач идән такталары өстендә кәгазь кисәкләренә ут төртеп, учак якканнар икән. Әле ярый идән паласлары бер читкә җыеп куелган, идәнгә ут кабарга өлгермәгән иде.

«Учак»ны сүндергәч, Фәүзия Шәмсенур әбигә аягына басарга ярдәм итте. Аяклар, берни булмагандай, тагын атлап киттеләр...

Флёра МӘРДАНОВА. Тукай районы Күзкәй авылы

 
"КУ"" 3, 2017
Фото: pixabay
Теги: хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: