Логотип Казан Утлары
Милләттәшләр

Әти кеше иткән егет без

Татар кайда да үзенең уңганлыгы, булганлыгы белән дан тота. Пермь краеның Көнгер районында урнашкан Тор – төбәктәге татар авылларының берсе.

Татар кайда да үзенең уңганлыгы, булганлыгы белән дан тота. Пермь краеның Көнгер районында урнашкан Тор – төбәктәге татар авылларының берсе. Аның тарихы языла башлауга да инде 460 елдан артык вакыт узган. Биредә мең ике йөзләп милләттәшебез гомер итә. Алар элек-электән бал, балавыз, колмак сату белән шөгыльләнгән булсалар, бүгенге көндә яшелчә үстерәләр, умарта тоталар һәм терлек үрчетәләр.

Төзүче йортлар гына төземи
Алмаз әфәнде Хавыев, башка авыл балалары кебек үк, кече яшьтән хезмәт тәрбиясендә үскән. Ул чорда йортта мал асрау, бәрәңге, чөгендер үстерү кебек эшләр гадәти күренеш булып исәпләнә бит.
– Без гаиләдә өч малай үстек. Үземне белә башлаганнан бирле гел әти артыннан ияреп йөргәнемне хәтерлим. Бу – Советлар Союзы таркалган, кеше үз йорты белән яшәгән, хуҗалык тоткан чор. Җәй буе печән әзерләдек, күпләп бәрәңге утырттык.
Үзебездән артканны заготконторага тапшыра идек, – дип хатирәләрен барлый Алмаз әфәнде. – Әти фермада зоотехник булып эшли иде. Шуңа күрә безнең ешрак мал-туар тирәсендә маташуыбыз да гаҗәп түгел. Җәй кердеме, өчәүләп бозау көттек. Ә менә атларны аеруча яраттык без. 
1994 елда ачылган хезмәт кенәгәмдәге беренче вазифам да «конюх» дип язылган.

Алар хакында халыкта «ат җене кагылган» дип сөйлиләр. Әче таңнан малкайлар янына йөгереп, мәктәпкә киткәнче беренче эшләрне төгәлли андыйлар.
– Атлар ихтыяр көчебезне ныгытты, шул ук вакытта ике кулыбызга бер шөгыль дә булды. Сабантуйга әзерләнү, арбаларны ремонтлау, дирбияләрен барлап тору – барысын да эшләдек. Әле хәтта Авыл хуҗалыгы академиясендә укыганда да ташламадык бу
мавыгуны, – дип искә төшерә Алмаз әфәнде.
Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр бит. Атларны сөйсә дә, бакчаларында күпләп бәрәңге, кыяр, чөгендер кебек яшелчәләр үстерү белән мавыкса да, кечкенәдән төзүче булырга хыялланса да, Алмаз Альберт улы инженер- механик булырга карар кыла. «Без мәктәпне тәмамлаган чорда документларны бер уку йортына гына тапшырып була иде. Башка вузларда конкурстан үтә алмам дип уйладым», – ди ул бүген. Ә укуда сынатмый героебыз. Параллель рәвештә читтән торып бухгалтерлык исәбе һәм аудит нигезләрен дә үзләштерә. Академияне ике дипломлы белгеч булып тәмамлый. Аннан соң аспирантуда белем ала, бүгенге көндә техник фәннәр кандидаты. Бер карасаң, фән кешесе булып, ак күлмәк, кара чалбардан гына йөрисе дә бит. Бүре баласын бүреккә салсаң да, урманга карый, диләр шул. Туганнан җирдә, мал-туар арасында үскән егет үз авылына кайтып төпләнә.
– Шунысы аяныч: безнең курста җитмешкә якын кеше укыды. Ә авыл хуҗалыгында мин берүзем генә эшлим. Укучылар югары классларда укыганда ук, үзләренең киләчәге турында уйланырга, һөнәрләр турында күбрәк мәгълүмат тупларга тиеш дип саныйм.
Монда инде әти-әнинең дә, мәктәпнең дә әһәмияте зур, – ди ул.

Вакытны дөрес бүләргә кирәк
Кулына кирпеч тотып, биек-биек бина-йортлар төземәсә дә, Алмаз Альберт улы Пермь крае авыл хуҗалыгы тармагы үсешенә шактый өлеш кертә. Кулына диплом алган белгеч фермер хуҗалыгы төзи. Төп максаты – туган як кырларын буш тотмау, авылдашларын үз җирендә эшле дә, ашлы да итү була аның. Моңа кадәр экзотик нигъмәтләр булып саналган яшелчәләрне бүген теләгән һәркем татып карый ала.Кәбестәнең генә дә ниндие
юк! «Гади кәбестәне бөтен кеше үстерә. Әмма мәшәкате күп, бәясе түбән. Алынасың икән, хезмәтең рәхәтлек тә, файда да китерергә тиеш», – ди эшнең җаен да, бәясен дә белгән Алмаз әфәнде. Хуҗалык бүгенге көндә үз продукциясен Россиянең эре сәүдә
челтәрләре аша тарата. «Уңдырышлы туфрагыбыз, эшсөяр хезмәткәрләребез белән әллә нәрсәләр үстереп була да бит, әлегә безнең халык яңалыкны бик тиз кабул итә алмый», – дип елмая алдынгы карашлы җитәкче.
Тәүлектә – 24 сәгать. Бу вакыт, бер карасаң, күп тә түгел кебек. Әмма дөрес бүләсең икән, әллә ниләргә ирешергә була. Тор колхозын узган гасырның 90 нчы елларыннан бирле җитәкләгән Наиф Нәҗип улы Назин моны яхшы аңлый. Шуңа күрә үзе лаеклы
ялга киткәндә, хуҗалык итү дилбегәсен яшь белгеч Алмаз Хавыев кулына тапшыра. Инде менә ел ярым дәвамында яшелчәчелек белән терлекчелекне берләштереп алып баралар.
Күркәм нәтиҗәләр күрсәтергә өлгергән хуҗалыкны барысы да мактый. Шунысы игътибарга лаек: коллективтагы йөз кешенең күбесе – милләттәшләребез. «Уңышның сере нидә?» – дип кызыксынам әңгәмәдәшемнән. «Тиешенчә эшли башлаганбыздыр
инде», – ди ул, елмаеп.
Хуҗалыктан кеше өзелми. Россиянең төрле төбәкләреннән тәҗрибә өйрәнергә киләләр. Алмаз Альберт улы да гел яңалыкка омтыла, яшь белгечләрне авылга җәлеп итү юлларын эзли. Нәтиҗәсе дә юк түгел. Бүгенге көндә хуҗалыкта эшләүчеләрнең күбесе – яшьләр.


«Авыл тыюлык булып кала алмый!»
«Эшегезне дәвам итүчеләр булырмы?» – дип кызыксынам тормыш иптәше Нурия ханым белән ике ул һәм бер кыз тәрбияләүче Алмаз әфәндедән. «Һөнәрне үзләре сайлар инде, иң мөһиме – туган телләрен белеп, халкыбызның гореф-гадәтләрен
өйрәнеп үссеннәр иде», – ди ул.
Тор мәктәбендә тәрбия эше тулысынча татар телендә, фәннәрне укыту ике телдә алып барыла. Телевизор йогынтысымы, балалар гына кайчак үзара аралашканда, русчага күчә икән. Шулай да гаилә, мәктәп кулдан килгәнчә, милли рухны сакларга
тырыша.
– Әмма һәр эштәгечә телне саклау мәсьәләсендә дә бердәмлек кирәк. Авыл гына телне саклап кала алмый. Чөнки ул элеккеге рәвешен югалткан инде. Йолалар үткәрелми. Без үскәндә, кырда чәчү эшләре беткәч, Сабантуйлар үткәрү, аннары бергәләп печән чабу, кышка утын хәстәрләү бар иде. Бүген, кызганычка каршы, бу
хезмәтләргә ихтыяҗ юк дәрәҗәсендә. Шуңа күрә дә авылга тыюлык итеп карарга, тел язмышын аның белән генә бәйләргә ярамый, – ди Көнгер шәһәре һәм районының Татар-башкорт милли-мәдәни үзәге җитәкчесе, Пермь крае татарларының Милли- мәдәни мохтарияте идарәсе әгъзасы Алмаз Альберт улы. Аның фикеренчә, телне саклау мәсьәләсендә дәүләт, гаилә һәм мәктәп берләшергә тиеш. Һәрберебезгә уйланырга җирлек бар.

 

"КУ" 06, 2021

Фото: pixabay

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев