Шигърият
Сөйгән ярга
Кышкы салкыннарны яз назына төреп, Күңелемдә урын алдың син.
(романс)
Кышкы салкыннарны яз назына төреп,
Күңелемдә урын алдың син.
Тәүге мәхәббәтем, сөйгән ярым минем,
Гомерлеккә бул тик миңа тиң!
Син – минем бәхетем, күкләрдә язылган,
Гел бергә, мәңгегә дип ата һәрбер таң.
Синең назлы караш, серле елмаюың
Әсир итте минем күңелне,
Кулны-кулга куеп, күзгә-күз карашып,
Үткәрик лә бергә гомерне!
«КУ» 12, 2024
Фото: unsplash
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев