Шигърият
Тап
Күбәләккә тимәгез сез, очсын әле! Үтсен әле караңгыны, бар диварны.
Күбәләккә тимәгез сез, очсын әле!
Үтсен әле караңгыны, бар диварны.
Үз кояшын табар өчен туа һәркем
Бәхетенә таба сала сукмакларны.
Кояшына очкан мәлдә томырылып,
Күбәләккә лампа уты төште кинәт.
Кояш диеп алданды ул – беркатлы җан,
Очып барып бәрелде дә янды канат.
Яшәвенә дәлил булып бер тап калды,
Булалмады күбәләккәй кояш ише.
Берәү килеп килешсезне сөртеп алды,
Гүя таплар калдырмаска тиеш кеше.
Алисә Зарипова
«КУ» 12, 2024
Фото: unsplash
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев