Логотип Казан Утлары
Повесть

Без андый малай түгел (повестьның дәвамы)

Мунчадан чыксак, хикмәт: Нәсимә апа да, Сәрия апа да, култык астына тавык кыстырып, тыз-быз чабышалар – бакча артыннан лапас тирәсенә ташыйлар үзләрен. Тавыклар, үлгән кебек, башларын салындырганнар, тавыш-тыннары юк. Монда кием пычрату турында уйлап торырга җай юк иде, нәрсә булганын беләсе килеп, без бая гына җырлый-җырлый тамак туйдырып калган тавыклар янына торып чаптык.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

Ишек белән очып була яки Без урламый гына кирпеч алып кайтабыз

Икенче көн матур башланды. Иртән үк без йоклаган бүлмәгә елмаеп
кояш карады. Ачык тәрәзәдән тәмле алма исе кереп тулды. Ишек астыннан,
борыннан кытыклап, коймак исе ургылды. Тормас җиреңнән сикереп
торырсың. Бүген минем әти белән әни дә кунакка кайтырга тиеш! Кичә,
йокларга ятканда, мин әтинең сөтле чәй төсендәге пижамасын, әнинең мәче
башлы башмакларын күз алдына китереп, аларны сагынырга өлгерүемне
аңладым. Әз генә вакыт үткән югыйсә, ә минем бик тә аларны күрәсем,
борынымны терәп, кочакларына сыенасым килә. Югыйсә кунакта бик-
бик рәхәт! Шунысы кызык: монда беркем дә тик тормый, гел нәрсә дә
булса эшләп йөри икән. Фәрит абый белән Илшат абый өйгә ашарга гына
керәләр. Нәсимә апа: «Кияү бар чагында моны төзәтеп куегыз, тегесен
менгерегез, монысын төшерегез» – дип, аларга һаман эш табып тора.
Сәрия апа яшелчә тозлый, варенье ясый, ашарга пешерә, палас юа – ул да
бөтерелеп кенә тора. «Әни янына сыйланырга гына кайтмыйлар инде», –
дип көлә үзе. Нәсимә апа мунча яга, ит турый, күршеләренә кереп чыга –
аның утырып торганы бөтенләй күренми. Без дә уйнап кына йөрмибез:
корт чүпләргә бүтән чыгармасалар да, Самат белән помидор сабакларын
бәйләдек, мичкәләргә су агыздык, ярылган утынны матур итеп өеп куйдык.
Монда телефон тотып утырасы килми: урамда да бик рәхәт. Әминәгә
тиклем, аякларына чалыштырып кигән сандалиларын салып тормый гына
өйдән урап чыга да, кечкенә чиләккә су салып, баскычны юып алган була.
Гел эшләп кенә торалар икән дип уйлый күрмәгез тагын! Урманга кереп,
качышлы уйныйбыз; ком тавында без ясаган машина юлларын, күперләрне
күрсәгез! Тагын бер яңа уен таптык: бакча янындагы лапас түбәсендә
үзебезгә штаб ясадык. Бик биек түгел ул, Әминә дә баскычтан үзе менеп
төшә. Без уенчык автоматларны шунда яшердек, пластик шешәләрдән
бинокль ясадык. Әминә өйдән чынаяк, тәлинкәләр, киптерелгән кырлыган
яфраклары алып чыкты. «Иван чәй» диде аны Нәсимә апа, алар гел шуны
чәй итеп кайнатып эчә икән. Әминә дә, чынаякка яфрак, су салып куя да,
без түбәдә шуыша-шуыша разведкадан кайтканда, кояшта җылынып, чәй
әзер дә була.

Лапасның зәңгәргә буялган ишеге гел ачык тора, эчтә берни дә
юк. Нәсимә апаның тавыклары җәй көне бакча артында, челтәр белән
әйләндереп алынган утарда яши икән.
Олылар күрмәгәндә, без бу ишеккә эчке яктан асылынып, чиратлашып,
рәхәтләнеп атынабыз. Без дигәч тә, алай да Әминәнең буе җитми анда,
җитсә, гел шунда җилфердәп торыр иде. Ул безгә кызыгып карап кына тора.
Саматның чиратында беребез дә көтмәгән хәл булды.
– Әминә, кара, син болай итә алмыйсың! – Самат, маймыл шикелле
аяклары белән үрмәли-үрмәли, ишек буйлап менде, аны кырт селкетеп,
атынырга тотынды. Мин аның ишек белән бергә ничек итеп һавага очканын,
аннан җиргә төшеп утыруын күрми-аңышмый да калдым. Керфек йомып
ачкан арада ишек җирдә ята, Самат, тәхеттәге падишаһ шикелле, ишекнең
нәкъ уртасында утыра иде.
– Вот это тррю-ю-ю-ю-юк! – диде Әминә, әллә куркудан, әллә абыйсына
сокланудан кисәк кенә русчалап.
Самат үзе, тиз генә ушына килә алмыйча, шул халәтендә утыра бирде.
Өйдән чыгып килгән Илшат абый безгә карады да ни сәбәпледер ялт кына
кире борылып кереп китте, аннан тагын пәйда булды.
– Аяклы казалар!.. Мин сезне теплица буендагы ишекне сөйрәп
килгәнсез дип торам тагын...
Ишек өчен маңгайга эләгә алмый калды, чөнки Илшат абый ишекне
торгызып, урынына куярга маташканда, без өчәүләп урманга чыгып сыздык.
Саматның терсәге матур гына булып сыдырылуны күрмәмешкә салышсак,
ишек маҗарасы шуның белән тәмамланып та өлгерде.
Урманда кулга тәпәчләр тотып, разбойниклар булып чабышып
уйнаганда, Әминәнең бармагына шырпы кадалды. Аңа дөнья яңгыратып
чырылдарга шул җитә калды. Әллә кайчагында бик оста итеп хәйләли
инде ул: авыртмаса да, шулай шәрран яра, аның янында булашуыбызны
шундый бер кинәнү белән карап тора. Үз тирәсендә бөтерелеп йөрүебез
бик ошый, ахрысы.
– Ал! – Сәрия апаның копиясе бу Әминә, юешләнергә өлгергән
керфекләрен челт-мелт китереп, бармагын минем күз төбенә үк күтәреп,
әмер бирүен ишетсәгез. Булат та дими, абый да дими. «Ал», имеш... Урта
бармагында үзе дә рәхәтләнеп тартып чыгара алырдай шырпы кисәген ә
дигәнче юк иттем, кызыйның шунда ук авызы ерылды.
Тәпәчләрне ташлап, урманнан чыктык – яңа шөгыль кирәк иде. Уң як
урамда кемдер нидер төзергә җыена, ахрысы: бер-берсе өстенә өелгән
цемент капчыклары, такталар, күзне кызыктырырдай аксыл-сары ком
тавы, матур итеп тезелгән көрән кирпечләрне күргәч, безнең аяклар шул
тарафка атлады.
Ял көне булгангамы, эшләүче кеше заты күренмәде. Ком тирәли башта
разведчиклар шикелле әкрен генә урап чыктык. Учка алып, агызып карадык:
шундый коры, Сәрия апаның иләгеннән он сибелгән шикелле генә түгелә.
– Әйдә, окоп ясыйбыз! – Самат шулай диюгә, бая ишеккә үрмәләгән
җитезлек белән икебез дә ком тавына ташландык. Әминә бер читтә калшаеп
утырган, чит-читләре сытылган, төсе җуелган зур чиләкне өстерәп килде:
башка уенчык булмагач, шунда йә чәй кайнатырга, йә аш пешерергә
җыенуыдыр.

Без тау түбәсен ике кул белән көри-көри шактый зур окоп казып мәш
килгәннән соң, бая гына бик матур булып утырган тау күзгә күренеп ямен
җуйды: җәлпәкләнеп, шәлперәеп калды. Аны ничектер күркәмрәк кыяфәткә
китерәсе иде бит...
Минем күзем капчыклар артында торган мичкәгә төште, тиз генә йөгереп
карап та килдем. Мичкәнен яртысында су бар, шәп! Суны безнең окопка
ташысак, менә дигән кое булачак!
– Әминә, чиләкне бир, кое ясыйбыз.
– Бирмим, анда пылау пешә.
– Ооо, пешкән инде. Давай, ашыйбыз да аннан су ташыйбыз.
– Кашык юк. – Әминә иренен кыегайтып уйга калды.
– Бар! Менә! – Мин җирдән яфрак өзеп алдым – Нәсимә апа кичә генә
бакчада бака яфрагы дип күрсәтте, гел кашыкка охшаган.
– Һе. – Кызый чиләктәге ком, вак таш, яшел үлән, тагын әллә нәрсәләр
тутырылган «пылау»га карады. Безнең кашык белән шуа торган түгел шул.
Саматның башы җитте:
– Пылауны кул белән ашыйлар. Менә, кара! – Пылауны учы белән
чумырып алды да, ашаган кыяфәт ясап, сеңлесенең кәефен күтәргәннән
соң, чиләкне бушатмакчы булды.
– Булат ашамады-ы-ы!
Уф, бу кызларның көен көйләгәнче, әти әйтмешли, чыннан да, чәч
агара икән... Ничек кирәк алай Әминә әзерләгән пылаудан авыз итеп, аны
юмалап, комны бушатып, мичкәгә барыйк дисәк, чиләкнең төбе ярык икәнне
абайладык. Безнең план өзелде.
– Дәү әнинең чиләген алып киләбез! – Саматның ике күзе юеш карлыган
шикелле ялтырады.
– Мужыт үзебезнең комлыкта кое ясарбыз? – Минем телдән шул сүз
тәгәрәде. Анда су да, чиләк тә бар, ни дип кабат монда килеп йөрергә...
Шулай хәл иттек тә. Нәүмизләнеп калган окопка, боегып янтайган иске
чиләккә «пока» дип кайтып китәргә булдык.
Шулчак Самат:
– Дәү әти кичә кирпеч кирәк диде, баз ясарга. Әнә кирпеч! – диде,
бармагы белән тип-тигез тезелгән кирпечләргә күрсәтеп.
– А-а-а. Аны машина белән генә апкайтып була!
– Әтинең машинасы бар бит. Пока апкайта торыйк. – Самат кире
борылды, эшлекле кыяфәттә ике кулын биленә куеп, өем тирәли урап
чыкты. Зәңгәр шакмаклы шортигы кендегеннән аска шуып төшкән дә мәзәк
булып түгәрәк корсагы тырпаеп тора. Иртән кигәндә ак булган футболкасы,
комда ауный торгач, минеке кебек үк исеме билгесез бер төскә кергән.
Без башта икешәр кирпеч күтәреп кайтмачы идек, ләкин Әминә: «Мин
дә апкайтам!» – дип өзми-куймый тинтерәтергә тотынды.
– Авыр ул, күтәрә алмыйсың! – Самат та, мин дә үгетләргә маташтык
үзен.
– Күтәрәм! Бир!
Кире кызның кулына берне тоттырдык та, үзебез дә берешәр кирпеч кенә
алырга булдык. Чөнки бераз баргач, кызыйның барыбер: «Мин арыдым!» –
дип чәрелдисен, аның кирпечен үзебезгә алырга кирәк булачагын
чамаладык.

Ни гаҗәп, кирпечне күкрәгенә кысып, мыш-мыш килеп атласа да,
маңгаена бөрчек тир бәреп чыгып, әледән-әле борынын тартып барса да,
кызый зарланырга ашыкмады. Шулай да ул миңа нишләптер кызганыч
тоелды. Булышасым килеп:
– Әминә, давай, мин күтәреп барам, – дип ярдәм кулы сузарга булдым.
– Юк, үзем! – Вәт тискәре бу!
– Әзрәк күтәрәм дә аннан сиңа бирермен.
– Юк, үзем!
Шулай диде дә аһылдап кычкырып та җибәрде. Безнең өчлекнең һәрчак
алдында барган Самат, борылып, сеңлесенә карады.
– Как всегда инде!
Кирпеч, Әминәнең кулыннан тәгәрәп, аның аягына килеп төшкән
икән. Кызчык, сул аягының бармакларына күрсәтеп, «ы-ы-ы-ы-ы» дип
ыңгырашырга тотынды.
– Абы-ы-ый! Авырта-а-а!
– Елама! Әйттек бит сиңа күтәрмә дип.
– Авырта-а-а-а! – Кызчыкның күзләреннән яшь тамчылары бәреп чыкты.
– Басып кара. Атлый аласыңмы? – Саматка доктор булу килешер иде.
Ике куллап корсагына терәп барган кирпечне җиргә ыргытты да, иелеп,
сеңлесенең бармакларын бик ипләп кенә тотып карады ул.
– Юу-у-у-ук!
– Менә болай итеп барып кара. – Самат сул аягын җирдән сөйрәп, уңына
янтаеп, әкрен генә йөреп күрсәтте.
– Авырта-а-а!
Бераз башны эшләткәннән соң, Әминәне күтәреп кайтудан гайре юл
юк икәнен аңладык. Аны җиргә утырттык та, сукмактан тайпылып, урман
читеннән берәр такта кисәге эзләргә тотындык. Такта булмаса да, юан гына
агач ботагы тапкач, сөенечебез эчкә сыймады. Әминәне шунда утыртып,
агачны икебез ике яктан тотып кайтырга булдык. Өйгә кайтып җитәлмәгән
кирпечләрне сукмак читенә куеп, кире килеп аласы иттек. Ләкин Әминә
барында барысы да без теләгәнчә генә буламы соң инде?! Кызый аягына
төшкән кирпечне һич кенә дә калдырып китәргә теләмәде, апкайтам дип
кочаклап торуын белде. Саматның: «Йә сине калдырабыз, йә кирпечне», –
дип ультиматум куюына да һич исе китмәде аның:
– Булат мине дә, кирпечне дә күтәрсен! – дип, сөзеп кенә миңа карап
куйды.
Нишлисең... Самат белән икебезне муеннардан кочкан Әминәне таякка
утыртып, култык астына кирпечне кыстырып, капка төбенә кайтып
җиткәндә, Самат та, мин дә шыбыр суга баткан идек.
Шунысына гына аптырадык, Әминәне әкрен генә җиргә бастыруга, ул:
– Әни, дәү әни, кара, минем аяк авырта, мине күтәреп апкайттылар! –
дип сөрән сала-сала, чатыр чабып йөгерә-йөгерә өйгә кереп китте.
– Ну бу Әминә! – Самат аның артыннан йодрык күрсәтергә генә өлгерде.

Каникулда китап укыйбыз яки Безне видеокамерадан күрәләр

Кирпеч вакыйгасы алай гына үтеп китмәде... Майкасын салып, теплица
тирәли нидер эшләп йөргән Илшат абый янына сөенечле хәбәр җиткерергә кергән идек югыйсә. Бирегә кайтып җитү бәхетенә ирешкән бердәнбер
кирпечне күрсәтә-күрсәтә, теге урамда кирпечнең «муре» икәнен бер-
беребезне бүлә-бүлә сөйләгәндә, Илшат абыйның йөзе сүрәнләнде.
– Тәк... Өч кирпеч алып кайтмакчы идегез, шулаймы?
– Әйе, сөйләдек бит инде, әти.
Саматның ирене турсайды. Бер сөйләгәнне кат-кат сорый Илшат абый,
юкса, ишетеп тора.
– Хуҗасы юк дисез инде.
– Беркем дә юк анда, әти.
– Беркем булмаса... Кеше әйберен алу нәрсә дип атала? Йә, йә...
Ник тындыгыз? – Илшат абый күзләрен кысып, гел безнең укытучы
Марьвасиловна шикелле, тишәрдәй булып карады.
– Ы-ы-ы.. ну-у-у... – Безнең тел бәйләнде.
– Йә, әйтегез, сез бит башлы малайлар.
– Без бит... өчне генә... – Тагын шыбыр тиргә бата башладык.
– Мин сездән ничәне алдыгыз дип сорамыйм. Кеше әйберен! Рөхсәтсез
алу! Нәрсә дип атала дим?
– Это... Это... урлау.
– Димәк, сез караклар булып чыгасыз? – Эх, бу Илшат абый. Әллә кая
китереп терәде.
– Юу-у-у-ук... – Самат та, мин дә пошаманга төштек.
– Ничек юк булсын? Сез хуҗасы юк дип, аннан кирпечләрне урлап
кайткансыз. Хәзер менә артыгыздан полиция килсә, ни диярсез? Без
урламадык, сорамыйча гына алдык диярсезме? Шул урлау булып чыга
бит барыбер... Эх сезне... Хәзер, иң башта, алып кайткан кирпечегезне дә,
юлда калганнарын да аккурат кына урынына илтеп куясыз. Аннан кайту
белән китап шкафыннан Тукайның «Су анасы» әкиятен табып, монда
алып чыгасыз, минем янда икегез дә икешәр тапкыр кычкырып укыйсыз!
Шылдымы?
– Шылды... – Җәйге каникулда бер дә китап укып утырасы килми иде
дә, тик мондый гына җәзага ничек тә түзәргә туры килер. Чыннан да,
полиция килеп җитсә...
Кирпечләрне, Саматның әтисе әйткәнчә, аккурат кына урынына илтеп
куеп, өйдән матур рәсемле китапны тотып чыкканда, бездә бераз өмет
уты бар иде: Илшат абыйның мәрхәмәте килер дә, безгә ике түгел, бер
генә тапкыр укырга рөхсәт итәр дип уйлаган идек. Ләкин үз сүзеннән
сантиметр да чигенмәде: башта Самат, аннан мин чиратлашып укый торгач,
Су анасының алтын тарагын урлап качкан малай турындагы әкиятне дүрт
тапкыр тыңлаганыбызны аңладык. Әкиятнең азагын, «Мин дә шуннан
андый эшкә кыймый башладым, «Йә иясе юк!» – дип, әйберләргә тими
башладым» дигән куплетын Илшат абый хәтта җыр итеп җырларга да
мәҗбүр итте. Югыйсә хуҗасы юк дип, кеше әйберсенә беркайчан да тияргә
ярамаганын болай да аңлаган идек...
Тик... полиция барыбер килде. Без хәтта ачык тәрәзәдән чыгып качарга
да өлгермәдек.
Пилмән, тәмле кыстыбый белән сыйланып, аннан бер табак сливаны
бөкләп куйганнан соң, караватка авып, Самат белән телефонда уйнап
ята идек. Шуның белән мавыкканга инде, капка төбенә машина килеп туктаганын да күрми калганбыз. Күргән булсак... әнә, бакча ягында да
тәрәзә киерелеп ачык тора – тот та сыз шуннан...
– Малайлар! Чыгыгыз әле монда! – Сәрия апаның тавышы безне зал
ягына торгызып чыгарса... Ишек төбендә полиция киемендәге бер апа, бер
абый басып тора. Алар артында Саматның дәү әтисе, дәү әнисе, Илшат
абый. Әминә генә күренми.
Бетте баш! Мине төрмәгә алып китсәләр, әти белән әнине күрми калам
икән! Алар бит бүген кайтып җитәргә тиешләр. Кайтырлар да, «Булат
кайда?» – дип сорарлар. «Аны полиция төрмәгә алып китте», – дияр Нәсимә
апа. Әни кычкырып елый башлар, әти кашын җыерып, өстәлгә бармаклары
белән тукылдап алыр... Шуларны күзаллап, үземне дә, әти белән әнине дә
кызганудан чүттән генә күзгә яшь тулмады. Бигрәк инде, бер кирпеч өчен...
Без бит урлыйбыз дип түгел...
– Менә шушылар инде безнең малайлар... – Сәрия апа «безнең» дигәч,
эчкә аз гына җылы кереп китте. Мужыт полиция кешеләре үзләре Сәрия
ападан куркып, чыгып таярлар әле. Безнең Казанда, әйткәнем бар бит,
урамдагы усал Рекс та курка аннан...
– Шулар шул... – Яшь кенә апа, безгә текәлеп карый-карый, зал
уртасындагы зур өстәл янына кереп утырды. – Йә, утырыгыз әле сез дә.
Чәй эчәргә җыенгандай, бер якка шушы «кунаклар» утырды, икенче якка
Самат белән без чүмәштек. Шулчак, кухнядан кулына карбыз кисәге тотып,
Әминә дә килеп чыкты. Карап-карап торды да, карбызлы кулы белән минем
футболка җиңенә тотына-тотына, янәшәдәге урындыкка менеп утырды.
Опека органыннан дип, исемнәрен әйтеп таныштырсалар да, ишетсәм
дә, мин аларны ишетү белән онытып та җибәрдем. Чөнки уем, һаман әти
белән әни кайтканда, үземнең аларны күрә алмаячагым турында гына иде.
– Бик күңелсез хәл, бик күңелсез... Балаларга мәңгелек ут турында
мәктәптә дә сөйләп торалар юкса, кай җирләре белән тыңлыйлардыр...
Бер дә кирпеч исе килми әле монда... Безнең колак шомрайды.
Сүзләреннән аңлашылды: баксаң, болар безне кирпеч урлаганга түгел,
кичә мәңгелек ут янында чыбык белән уйнаганга эзләп килгәннәр икән!
– Видеокамерада бу балалар ап-ачык күренә, кемгә кунакка кайтканнарын
ачыклау кыен булмады...
Без дәшми генә әлегә башны иеп утырабыз, Сәрия апа, безнең янга
басып, ипле тавыш белән генә тегеләрне җөпләп-җөпләп тора.
– Йә, малайлар, сез анда нәрсә эшләргә җыенган идегез соң? – Яшь апа
алай бик үк усал итеп тә сорамый.
– Чыбык... яна микән... дип карамакчы идек.
– Уйнамакчы идек.
– Сосиска пешермәкче идек, ә безнең сосиска булмады. Вәт! – Әминә
чатнатып шулай дигәч, яшь апа башын тотты.
– Ужас!
– Юк инде, малайлар утның чынмы-юкмы икәнен генә тикшермәкче
булганнардыр... – Әлегәчә сүзгә кушылмаган абый шулай дигәч, Сәрия
апа да: «Шулай, шулай, шулай, шулай», – дип кабатлады.
Безнең исем-фамилияләрне, кайда, кайсы мәктәптә укуыбызны
сорашып, бик озаклап безгә дә, олыларга да патр... патриотик тәрбия сәгате
үткәргәннән соң гына чыгып китте алар.

Безнең кай җиребезгә нәрсә эләккәнен аңлагансыздыр. Бер генә тапкыр
да түгел...
– Нүжәли мәңгелек утның нәрсә икәне турында бер дә сөйләгәннәре юк? –
дип, Фәрит абый кайта-кайта сорады. – Вәт замана! Алайса, сез безнең
батырлар турында да, кешеләр тынычлыкта яшәсен дип, сугышта үлеп
калганнар турында да берни белмисез дигән сүз бит. Үзегез ил сакчылары
буласы егетләр!
– Менә, бабай, сиңа эш: оныкларга сөйлә тарих турында. Телефонда
утырып, надан кала бит алар болай барса... Безнең дә гомер әллә ничек үтә,
балаларның акылы турында уйларга да вакыт тапмыйча... – Илшат абый,
башына каты уй төшкән кешедәй, бу юлы бик җитди иде.

Әти белән әни кайта яки Тавыклар исереп йокыга тала

Бераздан ишегалды гөр килә иде. Минем әти белән әнине дә монда
туганнары шикелле кочаклап каршы алдылар.
– Булат безнең малайга әйләнде, шулай булгач, сез дә туган инде, туган, –
дип кетер-кетер килде Нәсимә апа, әнине аркасыннан сөеп.
– Тот әле, Назиф энекәш, егетләр кулын, – дип, әтинең кулын озаклап
селкеп торды Фәрит абый.
Әти минем колакны угалап күрешкән булды, әни, озак кына җибәрми
торып, кочагына сыендырды. Бигрәк инде, әллә-ә-ә-ә кайчаннан күрешмәгән
кешеләр шикелле... ну миңа бик рәхәт иде, чын!
Тагын да рәхәте – читлегенә утыртып, Сэмны да алып кайтканнар!
– Чит кешеләргә калдырып булмый, чыгып югалса дип куркам, – дип
акланырга маташкан иде әни, Нәсимә апа кул гына селтәде.
– Күңелең киң булса, бөтен нәрсә сыя, бер аптырама, – диде ул. –
Читлектә тотма, йөрсен рәхәтләнеп. Песидән ни зыян...
Сезгә сер итеп кенә әйтәм: зыянны күрсәтте инде Сэм күрсәтүен. Зал
ягындагы тәрәзә төбенә менеп алоэ гөлен бәреп төшерде. Шкаф түбәсенә
сикереп, вай-файны өзеп төште. Фәрит абыйның иске күлмәге тирәсендә
иснәнеп йөргәч, шул тирәне юешләп куйды. Раковина янындагы стаканны
идәнгә төшереп ватты... Калганнарын әйтеп тормыйм... Олыларның
бертуктамый гөр-гөр килеп сөйләшүләре, табын янында озаклап утырулары
да сезгә кызык булмас.
Болгар тыюлыгына барырга, аннан Идел буена төшеп, көймәдә йөрергә,
шашлык пешерергә дигән пунктлардан торган күңелле кич көтелә иде –
барыбыз да шуңа әзерләнеп йөрибез. Безгә мунчада юынып чыгарга, чиста
киемнәрне кияргә дигән әмер бирелде. Аһа, чиста кием кигәч, комлыкта
аунамаска, лапас түбәсенә менмәскә дигән сүз бит ул. Ә безнең вакыт бар
әле, кызлар шикелле, тәти киенеп, кулны тезгә куеп, капка төбендә утыра
алмыйбыз ла без!
Бакчада зу-ур тәгәрмәч эчендә яшелчәләргә сибәргә дигән су җылынып
тора – башта шунда чыбык йөздереп ярыштык. Бер төрле уен тиз ялкыта
бит ул, тагын нишләргә дип торганда, теплица янындагы чиләккә күз төште.
Нәсимә апа анда әллә катык, әллә эремчек салып куйган – әчкелтем исе
борынны кытыклый.
– Әйдә, тавыкларны ашатабыз!
– Әйдә!

Бакча артындагы тавыкларга Нәсимә апаның беркөн ашарга салганын
карап торган идек: шундый кызык ул тавыклар, кыт-кыт дип җимгә
ташланалар, үзенең авызында бар килеш, башкасы авызындагысына
үреләләр. Ул арада үзенеке җиргә төшә, анысын икенче тавык эләктереп
китә. Күзәтеп торсаң, бер тамаша!
Чиләкне икебез бергә тотып, тавыклар янына чыгып киттек. Алар, безне
күрүгә, өскә ташланырдай булып чабып килеп тә җиттеләр. Колаклары
төшкән иске кәстрүлгә, тагаракка чиләкне чак бушатырга өлгердек.
Тавыклар яу шикелле шунда өерелделәр. Бер кабалар да, башкалар
күрмәсен дигәндәй, шунда ук читкә торып чабалар. Тагын кәстрүл янына
йөгереп киләләр. Кызыл кикрикле, чуар койрыклы әтәч кенә, аларга үз
телендә нидер сөйләп, акыл өйрәтергә маташа бугай да, аны ишетүче-
тыңлаучы гына юк. Ахыр чиктә әтәч моны үзе дә аңлады, ахры, «кыки,
кыки» дия-дия, үзе дә башы белән тагаракка чумды.
Буш чиләкне бакчага, урынына чыгарып куйдык та, яңа кызык эзләп,
урамга таба юнәлдек. Тик безне тәрәзә аша Сәрия апаның тавышы куып
тотты:
– Юынмадыгызмыни һаман? Марш мунчага!
Без бит тыңлаучан балалар: борылдык та, чиста киемнәрне тотып,
юынырга кереп киттек.
Мунчадан чыксак, хикмәт: Нәсимә апа да, Сәрия апа да, култык астына
тавык кыстырып, тыз-быз чабышалар – бакча артыннан лапас тирәсенә
ташыйлар үзләрен. Тавыклар, үлгән кебек, башларын салындырганнар,
тавыш-тыннары юк.
Монда кием пычрату турында уйлап торырга җай юк иде, нәрсә булганын
беләсе килеп, без бая гына җырлый-җырлый тамак туйдырып калган
тавыклар янына торып чаптык.
Минем әти белән әни дә шунда читтә шаккатып басып торалар, майкасын
алдын артка кигән Илшат абый тавыклар тагарагы тирәсендә кайнаша. Ә
тавыклар... тавыклар аклы-кызыллы юрган булып, бөтенесе хәрәкәтсез
сузылып ятканнар. Бары әтәч кенә, койрыгын әле дерт-дерт селкетеп, әле
тамагы тыгылган кешедәй хәлсез гырылдап, сәер итеп бертуктаусыз йөренә.
Аның күзе сукырайган бугай, әле бер җиргә килеп бәрелә, әле икенче җиргә.
– Әллә келәткә төлке кереп буганмы үзләрен? – Минем әнинең зәңгәр
күзләре шаккатудан зу-ур итеп ачылган.
– Гөлназ, матурым, келәт түгел, утар бу, түбәсе юк, күрәсең бит. – Әти
аның биленнән тоткан килеш, әкрен генә колагына шулай диде.
– Сиңа көләргә булсын... – Әни әтигә бераз үпкәле карап куйды.
Ул арада Нәсимә апага ияреп, Фәрит абый да килеп җитте, тавыкларны
иелеп-иелеп, тоткалап карады. Иелеп, хәтта тагарактагы без бая китереп
салган суны да иснәде әле ул.
– Әбисе! Нәрсә ашаттың тавыкларга?
– Нәрсә, нәрсә... Нәрсә булсын... Көндәгечә, бодай сиптем дә төйгән
бәрәңге ашадылар. Хараплар булганнар, әй, суеп та җитешмәдек... – Нәсимә
апа аһ та ух килә, Фәрит абыйның гына йөзе тыныч күренә. Менә алар
Илшат абый белән бер-берсенә карашып алдылар, Илшат абый да иелеп
тагаракны иснәде. Нидер уйлап, күзе белән безне эзләп тапты.

– Ташбашлар! Килегез әле! Монда кердегезме бүген?
– Кердек.
– Сезнең эш түгелме?
– Без... ни... ашаттык кына...
– Тәк. Ни салдыгыз монда?
– Чиләктәге катыклы суны. Теплица яныннан.
– Ай Аллам! Памидурларга сибә торган суымнымы? Тавыкларгамы? –
Нәсимә апа, бот чабып, тагын аһ-ваһ килүен дәвам итте. – Сабагы нык
булсын, памидурлары каралмасын дип, чүпрәсен, катыгын, ачыган сөтен
кушып сибә идем...
– Карале, Сәрия, помидорга шулай чүпрә суы сибәләрмени? – Минем
әни тавыклар турында онытып, Сәрия ападан помидор турында сорашырга
тотынды.
– Булган икән, алайса, хәлләр. – Фәрит абый үз тирәсендә бәрелеп-
сугылып йөргән әтәчнең койрыгын эләктереп: – Син маладис, аякта
калгансың, үзебезнең брат! – дип, аны мактап алды. – Әбисе, лапаска
ташыган тавыкларыңны кире китереп куй, айныгач йөгереп йөрерләр.
– Бу агылый белән тагылый монда кайтып та тынгы бирми икән, – дип,
гаепле йөз белән елмайды әни, Нәсимә апага карап. Шул арада миңа каш
астыннан гына шелтәле карап куйды.
– Алар ни, явызлык белән түгел бит. Бала-чага барысын каян белеп
бетерсен…

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 12, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев