Рәдиф Гаташның Равил Фәйзуллинга язган хатлары
Монда язучылар аз. Гел гаилә членнары яки чит һөнәр кешеләре. Каян алалар путёвканы, һич аңламассың. Безнең язучыларга юк. Төп яхшы корпуста Мәскәүдән килгән кыз-хатыннар яши – язучылар булса, бер хәер иде. Кызык дөнья!
20 июль, 1975 ел,
Гагра.
Дорогой... әй лә, Кадерле дус Равил эль Габдрахман Фәйзулла!
Бу мин әле – шул Гаградагы Рәдиф. Ни хәлләрдә яшисең? Казандамы?
Сиңа зур үтенечем бар: монда мин шәп белорус шагыйре Рыгор Бородулин белән
таныштым. Шагыйрь һәм Есенин, Райнис, Лоркаларны тәрҗемә иткән егет. Күп телләр
белә, эрудит. Оригинальный кеше. Татар поэзиясе белән таныштырдым. «Суровая
нежность»ны җибәр әле монда, ә? Танышсын иде. Тәрҗемә итәр иде. Гомумән, «яшь
татар шагыйрьләре»н җибәрерсең дигән иде, автограф та яз, яме!
«Лит. Россия»дә Коркин мәкаләсен һәм синең кичә турында информацияне укыдым.
Әйбәт.
Монда эссе. Юеш була бүлмәләрдә. Кәгазь гел юеш тора. Су коенам диңгездә.
Казакътан Айтен исемле шагыйрь бар. Ул сине белә, китабың (русча) бар анда. Ул –
шагыйрь һәм тәнкыйтьче.
Монда язучылар аз. Гел гаилә членнары яки чит һөнәр кешеләре. Каян алалар
путёвканы, һич аңламассың. Безнең язучыларга юк. Төп яхшы корпуста Мәскәүдән
килгән кыз-хатыннар яши – язучылар булса, бер хәер иде. Кызык дөнья!
Сочины карадым. Сухумига барырга исәп. Көннәр тиз уза. Казан да сагындыра
башлады. Әллә ниләр булгандыр кебек... Ә бер хат та килми.
Мин 5 августка кадәр булам, тиз салсаң, бандеролең килеп җитәр.
Гаиләң ничек?
Күп сәлам!
Рәдиф.
7 август, 1975 ел.
Равил!
Кайтуга (5 июль) хатыңны алдым, рәхмәт.
Көтелмәгәнчәрәк иде бу хәл – тәкъдим.
6ысында Союзда Гариф абзый очрап, алып кереп сөйләште. Аңлатты хәлне: Гәрәй,
Фаил (бусы, әлбәттә, более чем оригинально, ә?!) үтмәгән икән. Зәкигә җибәрде, ә ул
приказ да язып куйды – 11еннән (дүшәмбе) эшкә...1
Алдан белмәгәч, уйландым, икеләндем, вакыт та сорадым (киңәш-табышка), алар:
«Обком белән хәл ителгән, чигенергә юл юк», – диделәр. Шулай итеп...
Зур эш, җаваплы эш инде. Малайлыкны, хәтта либеральлекне онытырга туры килер.
Сезнең (синең) ярдәмгә өметләнәм инде, дустым!
Тизрәк сине күрәсем килә. Кайтканнан бирле барып йөрим, син гел генә
Займищедамыни?
Менә бу хатны ящигыгызга салам, шунда звонок биреп карыйм...
Мин шимбә, якшәмбедә Аккошта булам инде. Син китабың белән мәшгульдер
инде, күрәсең.
Күрешкәнчегә кадәр,
Рәдиф.
«КУ» 12, 2024
Фото: unsplash
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев