Логотип Казан Утлары
Повесть

Озын-озак язмышлар (повестьның дәвамы)

Әткәй дачаны бик ярата иде дип бер генә тапкыр әйтмәдем инде. Икенче катта каминлы бүлмә – әткәйнең кабинеты иде. Ләкин мин аның без барда ул кабинетта язып утырганын хәтерләмим.

Әсәрне башыннан укыгыз

Фетка ияреп

Көндәлекләрдә бүгенге көн хәбәрләре генә түгел. Узган, күптән
тарих булган елларның, көннәрнең ялтыраган энҗеләре булып, көндәлек
тәсбихына тезелгән.
9.06.95. «Көн җылы. Кояшлы. Кошлар да сайрашып туймый. Күке
кычкыра. Карлыгачлар бала очыра. Кичә матур гына яңгыр яуган иде.
Дөнья бүген ямь-яшел. Күңел дә күшекми. Моннан нәкъ 57 ел элек
язылган «Беренче тамчылар» дигән шигырем исемә төште. Аны Фетка
ияреп язган идем. Башта «Фетка ияреп» дигән аңлатма да бар иде. Хәзер
хәтерләмим инде, кайсыдыр редактор ул аңлатманы алып ташлады,
ләкин аның китергән дәлиле исемдә калган: «Нишләп сиңа беркем
белмәгән, беркем күрмәгән Фетка ияреп йөрергә? – диде. – Җитмәсә,
берәр боярдыр әле. Комсомол башың белән шуңа ияреп йөрергә сиңа ни
калган? Үзең алдан барып, бүтәннәрне иятергә тиешсең син. Фетыңны
сызып ташла». Сызып ташладык. Бу турыда онытып йөрдем, хәзер искә
төште. Уңайсыз булып китте, хилаф эш кылгандай сиздем үземне. Әле
биш томлыкны әзерләгәндә төзәтим дигән идем, кул селтәдем. Шул
тикле гомердән соң төзәтү аңлашылмас та. Хәер, ул шигырьдә Фетның
шаукымыннан башка әллә ни юк. Шулай да «тегендә» баргач, үзеннән
гафу сорарга туры килер».
Әткәй дачаны бик ярата иде дип бер генә тапкыр әйтмәдем инде.
Икенче катта каминлы бүлмә – әткәйнең кабинеты иде. Ләкин мин аның
без барда ул кабинетта язып утырганын хәтерләмим. Күбрәк верандада
эшли иде. Икенче катта китапханә, бала-чагалар шаулаша, шуңа күрә
аулаграк урын сайлагандыр инде. Ә икенче каттан, чынлап та, гүзәл
манзара ачыла. Ерактарак Келәш яклары булса, якындарак ак каен урманы,
гүзәллек. Алар мәңге онытылмаслык, аңга уелып, үзгәрмәслек пейзаж
булып истә калган.

Наҗар турында уйланулар

16.07.95. «Тышта бик озак йөрдем. Соңгы карлыган, кура җиләге, чия
бөртекләрен өзеп каптым. Сәер уй килде. Тагы бер елсыз мин аларны
агачларыннан, куакларыннан өзеп ала алмаячакмын... Наҗар Нәҗми Җиңү
бәйрәме көннәрендә Союзга ветераннар җыелышына йөрми иде. Быел
килде. Минем яныма утырды, чак кына эчте дә: «Быел килдем әле, – диде
боегып. – Ихтимал, соңгысы булыр». Мин әле чия җимешләрен өзгәндә,
Наҗарның шул сүзләрен хәтерләдем. Хәзер инде гомерләр озын-озак еллар
белән исәпләнмәячәк. Бу хәл өркетми дә, хафага да салмый. Дөньяның
фанилыгы күптән мәгълүм инде».

Наҗар абый

Әткәй көндәлегендә Наҗар абыйны да искә алган... Минем дә аның
белән очрашу келт итеп искә төште.
Мин соңгы тапкыр Наҗар абый белән Казанда очрашкан идем.
Бөтендөнья татар конгрессы оештырган чараларның берсе иде ул. Фәннәр
академиясендә узган ул очрашуда халык бик күп иде, фойеда аны уратып
алган делегатлар арасында Наҗар абыйны күреп алдым. Ул вакытта
каенатай белән аның арасындагы низаг суына төшкән иде шикелле. Мин
аны ерактан ук күреп исәнләштем. Таныды кебек. Ләкин аның күзләрендә
мине танып сөенү шатлыгын күрмәдем. Миңа да үпкәсе бар микәнни дип
уйладым да, баскычтан икенче катка менеп китим дисәм, арттан Наҗар
абый кычкыра:
– Нәзифә, синме ул, нигә минем белән исәнләшмисең? – ди.
Баскычтан кире төшеп, аның янына килдем.
– Исәнләшкән идем, Наҗар абый, сез минем белән исәнләшмәдегез
кебек тоелды, – дидем.
– Ничек инде исәнләшмим ди! – дип, Наҗар абый мине кочаклап алды
да аңа гына генә хас көлүе белән кеткелдәп көлеп җибәрде. Илгизне,
балаларны сорашты.
Кабат миңа аның белән очрашырга туры килмәде. Каенатай белән
Наҗар абый арасындагы аңлашылмаучанлык байтакка китсә дә, яшь чактан
бирле килгән дуслыкның алай тиз генә юкка чыкмасын мин сизенә идем,
әлбәттә. Анда бит бер кеше гомере узган. Наҗар абый соңрак, сугыштан соң
өйләнгән. Аларның ничек өйләнүләре, туйлары турында каенанамның да
сөйләгәне бар иде. Наҗар абый белән Флорида апаның баш кодасы булган
кеше Мостай Кәрим. Зәп-зәңгәр күзле, сары чәчле, бик акыллы кызлары
Алсуны без бик ярата идек. Хәзер дә яратабыз, аралашабыз. Әткәйнең
хәтта кечкенә Алсуга багышлап язган шигыре дә бар. Берәү генә дә түгел,
берничә.
23.03.98. «Наҗарның 80 яшьлек юбилеена барырга җыенам, ихлас
барам, бергә уздырган еллар, тату, дус яшәгән еллар хакына (алар нәкъ
50). Ямансу, үкенечле, әлбәттә. Канатланып, очып барыр идем бит,
әүвәлгечә булса».

Иң сүгелгән кеше

«Минем тарафтан иң еш сүгелгән кеше – мин үзем, – ди торган иде
каенатай. – Башкортча да, урысча да сүгенмим. Халыкара телдәге бер сүзне
әйтәм: «Идиот!» Аны ычкындырыр өчен сәбәпләр чыгып тора. Әмма кеше
алдында ычкындырмыйм. Үземә ачуым нык килсә дә, тыелам. Ышанып
куюларыннан шүрлим».
Дөрес эшләгән бит. Дошманнарга да эш калдырырга кирәк. Барысын
да үзең эшләп бетерергә димәгән.
Мостай әйткән: «Если правители и политики будут строить заборы
между странами, то поэты должны прорубить хотя бы лазейки, коли они не
смогут предотворить деяния правителей».

Кем шагыйрьрәк?

Әткәйнең көндәлекләрендә язган дата белән язылган вакыйгалар арасында
дистәләрчә ел узган булуы мөмкин. Элегрәк булган вакыйгалар бүген искә
төшеп, күңелне шул заманнарга кайтара.
18.09.95. «Мине Язучылар союзына 1939 елның февралендә алдылар.
Безнең буын күмәк идек. Өлкәнрәкләрдән – Мәлих Харис, Вәли
Нәфиков, Наҗар Нәҗми, Якуп Колмый, Зиннәт Котип, кечерәкләрдән –
Гали Ибраһимов, Рәис Габдрахманов, Кәтибә Кинйәбулатова, Фәүзия
Рәхимколова, Сабир Кинякәй... Шулар арасыннан бер мине аерып алдылар.
Мөгаен, «шагыйрь» дигән төшенчәгә якынрак булганмындыр. Күрәсең, шигырь
язган өчен генә түгел, шагыйрь булырга өмете бар кешене Союзга тәкъдим
иткәннәрдер. Әмма ул чакта да, хәзер дә үземне иң шәбе булганмындыр дип
уйламыйм.
Парадокс булса да әйтим, минем иҗатымны кабул иткән кешеләр генә түгел,
миңа кырын күз белән караган әдипләр дә миңа ярдәм итте. Беренчеләре мине
дәртләндерде, икенчеләре җилкендерде. Икенчеләре рәтендә Зәйнәп Биишева
белән Әнвәр Бикчәнтәевка мин ихлас рәхмәтлемен».
Мостай әйткән: «Сначала люди создают Богов, приносят им жертвы, потом
приходят обыватели, приносят Богов себе в жертву. Так всегда».
«Шундый җыр бар:
«Сандугачлар ояда,
Оялары пыяла.
Сандугач баласы кебек
Шат яшәек дөньяда».
Сандугач – моңлы кош. Шуңа күрә шат түгелдер димен. Моңлы затлар шат
булмый».

Михаил Дудин – дядя Миша

Фронтовик, Ленинград шагыйре Михаил Дудин белән Мостай Кәрим
1947 елда, Мәскәүдә яшь язучылар киңәшмәсендә таныша. Ул форум
аларның күпләре өчен язмышларын билгеләгән очрашу булып чыга. Мостай
анда Рәсүл Гамзатов, Вероника Тушнова, Геворг Эмин белән беренче
тапкыр очраша, үзенең тәрҗемәчеләре булачак Елена Николаевская,
Ирина Снегова белән таныша. Фронтовик Михаил Дудин белән алар бер-
берсенә магнит кебек тартылалар. Кочаклашып күрешәләр. Шунда Дудин:
«Аңламыйм, нигә дип мине бирегә чакырдылар икән? Миңа бит инде
30 яшь», – ди. Чөнки күбесенә 22-27 яшь була.
Дудин фронтны үткән башкорт шагыйренең җитди авыру икәнлеген аңлап
ала. Мостайның үпкәсендәге мина кыйпылчыгы үпкә чирен китереп чыгаруга
сәбәпче була. Шул вакыт Дудин, бөтен эшен ташлап, Мостайның шигырьләрен
тәрҗемә итәргә тотына. Автор белән киңәшеп эшләр өчен Михаил Дудин
Ленинградтан Келәшкә килә, әткәйләрдә яши. Гаиләдә бу турыда еш искә
алалар, бер кызыклы хәл турында да сөйләгәннәре бар иде.
Җәй көне була бу. Дудин үзенә йокларга урынны сәндерәдә печән
өстенә җәяргә сорый. Беркөнне иртән Михаил Дудин колагына ниндидер
бөҗәк кергәнне сизеп уянып китә. Тиз генә сәндерәдән төшә дә, бөҗәкне чыгарырга ниятләп, башын янтайтып, бер аягында сикерергә тотына. Бу
хәлне күргән нәнәй куркып кала. Йөгереп өйгә керә дә әткәйне уятырга
тотына:
– Мостафа, Мостафа дим, тор әле! Урысың котырган бит!
Шул тикле сикерүгә бөҗәк колакта калмый, дядя Миша бөҗәктән котыла,
ләкин көлеп сөйләрлек маҗара кала.
Михаил Дудин шигырьләрне тәрҗемә итеп бетерә һәм ул «Цветы на
камне» дигән исем белән 1949 елда дөнья күрә.
– Син бигрәк тиз тәрҗемә иттең, – дип гаҗәпләнә Мостай, – ничек
шулай булдыра алдың?
– Мин синең өчен курыктым. Китабыңны күрми калырсың дип уйладым,
шуңа ашыктым, – ди Михаил Дудин.
– Рәхмәт, дустым, – дигән Мостай Кәрим. – Син ашыкмасаң, доктор
Богуш тәвәккәлләмәсә, китеп баруым да ихтимал иде шул.
Әткәйнең «Өченче көн тоташ кар ява» дигән шигырен дә рус теленә
Михаил Дудин тәрҗемә иткән:
«...Тяжёлый снег идёт три дня.
И ноет рана у меня.
И с ним осколок заодно,
Он превратился в боль давно».
Михаил Дудин Уфага 1954 елда тагы килә. Һәрвакыттагыча башкорт
шагыйрьләренең әсәрләрен тәрҗемә итә. Чөнки Башкортстан 1954 елда
Мәскәүдә булачак башкорт әдәбияты һәм мәдәнияте декадасына әзерлек
башлый.
Ул вакытта каенанай хастаханәдә була. Аның кайтуына бөтен гаилә
белән, әлбәттә, дядя Миша катнашында, «Татлы хыяллар» («Грёзы») дип
аталган махсус стенгазета чыгаралар. Анда әткәй шигырьләре, Михаил
Дудин такмаклары, соңгы хәбәрләр, фотолар урын ала. 37 елдан соң,
каенанайның 70 еллыгын, әткәй белән әнкәйнең алтын туйларын котлап,
оныклары – Тимербулат белән Нияз бу стенгазетаның икенче санын
чыгардылар. Монысы 1991 елның 1 мартында чыкты, ул «Яңа татлы
хыяллар» («Новые грёзы») дип аталган иде. Димәк, гаилә традициясе
дәвам итә…

Сөенче!

Рәсүл Гамзатовны дуслары «бәхетле язмышлы» дип әйтә торган
булганнар. Аңар нәрсә эшләсә дә, килешкән. Ул үзе дә моны кире какмаган.
Көлкегә калырлык, малайлыктан чыкмаган гамәлләре белән дусларын
шаккатырырга яраткан. Мәскәүдә кунакханәдә бергә утырганда, Михаил
Дудин:
– Минем тәрҗемәдә Мостайның рус телендәге беренче шигырьләр
китабы иртәгә дөнья күрәчәк! – дип әйтеп куйган.
Мостай Кәрим ул вакытта Мәскәү больницаларының берсендә үпкәсенә
операциядән соң дәваланып яткан була. Бу хәбәрне ишетүгә, Рәсүл Гамзатов,
Кавказ егетләренә хас дәрт белән атылып-бәрелеп, кунакханәдән чыгып
йөгергән. Аның Мостайга бу хәбәрне беренче булып җиткерәсе килгән.

Такси белән больницага килсә, анда беркемне дә кертмиләр, көндезге
йокы сәгате икән. Ике дә уйлап тормыйча, Гамзатов ачык тәрәзәдән сикереп
тә кергән, палатага авыруның хәлен белергә кергән докторга килеп тә
бәрелгән! Бу егетнең тәрәзәдән сикереп керүенә сүз әйтерлек хәлләре дә
калмый, өчесе дә көләргә тотынган. Доктор чыгып киткәч, Рәсүл:
– Өлгердем! – дигән, бәхетле елмаеп.
– Нәрсәгә шулай ашыктың? – дип сораган аптыраган Мостай.
– Сөенче! Иртәгә китабың чыга! Дудиннан алданрак әйтәсем килде! –
дигән дусты өчен шатланган Рәсүл.

Ау мылтыгы һәм дүрт папирос

Фронтта вакытта әткәйнең якташлары белән очраклы очрашу мизгелләре
дә булган. Венгрия өчен барган сугышларда 3нче Украина фронтына
кергән 57нче армиянең хәрби советында, Башкортстаннан генерал Галиян
Галиев та була. Бу хакта беренчеләрдән булып Габдулла Әхмәтшин белеп
алган. (Габдулла абый да – язучы, Мостай Кәрим белән сугышта, фронт
газетасында бергә эшләгән якын дусты.)
Яңгырлы кичләрнең берсендә алгы сызыктан кайткан Мостай Кәрим
штабта кунып калырга ниятли. Һәм ул якташ генерал белән танышып та
ала. Хәрби корреспондентны яхшы гына ашаталар, эчәргә тәкъдим итүче
булмады дип искә алды әткәй. Иртәгесен Кәримов генералдан тәмәке
сорарга батырчылык итә. Тегесе башланмаган «Казбек» тартмасын ача да,
дүрт папиросны алып калып, калганын якташына суза:
– Юлга җитеп торыр!
«Юлга җитүен җитәр, дусларга да калуы икеле» дип уйлап куя
журналист. Шулай да рәхмәт әйтеп ала да редакциягә юл тота.
...Күп гомерләр узгач, сугыштан соң алар тагы очраша. Монысында да
шул Габдулла абый генералның өй адресын табып алган була. Алар Мостай
белән икесе, алдан хәбәр итми-нитми, өйлә алдыннан генералның ишеген
кагалар.
Генерал инде ул вакытта отставкага чыккан була, обкомда инструктор
булып эшли. Табын коралар, өстәлгә тәмле әйберләр чыга. Җиңү өчен
тостлар да әйтелә. Шагыйрьләр шигырьләрен укый. Хуҗаның күңеле гел
йомшап китә. Ул аларның икесенә дә бүләкләр чыгара. Габдуллага менә
дигән генерал каешы эләгә, Мостайга трофей табышы – винчестер – ау
мылтыгын суза генерал.
– Мин аучы булмасам да, шундый кыйммәтле бүләкне башымны иеп
кабул итәм, – ди шагыйрь, рәхмәтләр әйтә. Ләкин китәр алдыннан генералга
болай ди:
– Хәзер көпә-көндез урамда мылтык күтәреп йөрү уңайсыз, иртәгә кич
килеп алырмын.
– Ихтыярың, – ди генерал, – тик башта шалтырат.
Икенче көнне, кичне көтеп алган Мостай, генералга шалтырата.
– Кичә алырга кирәк иде! – ди генерал. – Бүген инде мин кире уйладым.
Поэмаңны язгач әйтерсең, ул вакытта сөйләшербез, – ди ул.
– Әһә, дүрт папирос... – дип уйлап куя шагыйрь.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 12, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев