Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мин анда чәчәкләр үстерәм

Тора ул мең төсле төсмердән. (Һәм безне беркем дә сөрмәгән!) Мин анда чәчәкләр үстерәм.

Икебез өчен дә бер үк Күк.
Мин анда чәчәкләр үстерәм.
Һәм көләм синең һәр сүзеңнән.
Һәм йөрим болытлар өстеннән.
Икебез өчен дә бер үк Җир.
Ул Җирдә юк алыш, юк сагыш.
Юк чикләр. Юк читләр. Юк бикләр.
Бомбалар. Атом-төш нурланыш.
Икебез өчен дә бер үк Җан.
Тора ул мең төсле төсмердән.
(Һәм безне беркем дә сөрмәгән!)
Мин анда чәчәкләр үстерәм.

 

«КУ» 12, 2024

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев