Ялгызлык
Җан сөйгәнем, сиңа олуг хөрмәтем! Синсез миңа дөньяның юк һиммәте!
Җан сөйгәнем, сиңа олуг хөрмәтем!
Синсез миңа дөньяның юк һиммәте!
Һич, һичкайчан аерылмасын уртак юл,
Без – куш йөрәк, минем кулда синең кул!
Тәкъдир миңа корды тозак, яманлык:
Кара мәче юл кискәнгә алдандык.
Шул чакларда тик үз җаен уйлашып
Йөрде гүя бар еланнар, сайрашып.
Кайберәүләр бик белгән гайрәт белән
Артыбызда атышты гайбәт белән.
Шул чакларда китми минем янымнан
Сыйпадың син башым түгел, җанымнан!
Шуңар беләм хак бәһаңне, алтыным!
Алмаштырмам сиңа дөнья алтынын!
Җан сөйгәнем, сиңа олуг хөрмәтем!
Синсез миңа дөньяның юк һиммәте!
Нурлан Калыбеков
Фәнил ГЫЙЛӘҖЕВ тәрҗемәсе
«КУ» 12, 2024
Фото: unsplash
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев